3 нче сыйныф.
Тема: Антонимнар.
Көтелгән нәтиҗәләр.
Предмет нәтиҗәләр: Антонимнар белән танышу.
Метапредмет нәтиҗәләр: Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү. Чагыштыру, анализлау, нәтиҗә ясау; билгеле тәртиптә төркемли белү. Үз фикереңне формалаштыру; парларда эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фикере белән килештерә белү, төркемнәрдә эшли белү.
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:Тырышлык, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү.
Дәреснең тибы: Яңа материалны өйрәтү дәресе.
Материал:.Дәреслек.
Җиһазлау: проектр, презентация, күрсәтмәлекләр.
Сингапур структуралары.
Дәрес планы.
Дәрес барышы.
I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру.
1.Дәрескә әзерлекне тикшерү.
2. Уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы.
Хәерле көн, минем дусларым!
Хәлләрегез ничек?
Укучылар.
Без тату, дус яшибез,
Укыйбыз һәм эшлибез.
Бергәләшеп уйлыйбыз,
Бергәләшеп уйныйбыз.
Менә бу экрандагы кояшка карагыз әле. Ул сезгә карап елмаеп тора.
-Әйдәгез без дә әлеге кояш кебек елмаеп бер-беребезгә хәерле көн телик. Каршы дустыбызга елмаябыз һәм хәерле көн телибез. Җилкә дустыбызга карап елмаябыз, хәерле көн телибез.
-Укучылар, бүген бу кояш безнең юлыбызны яктыртып, ярдәм итеп торыр.
Релли Робин структурасы.
-Укучылар, әйдәгез бүгенге һава торышының нинди булуын әйтеп китик әле. Игътибар белән экранга карагыз . 1 нче өстәлдәге беренче укучы сорауны кычкырып укый. 2 нче укучы җавап бирә.
- Бүген көн нинди?
-Көн кояшлымы?
-Җил исәме?
Өй эше.
-Укучылар, без узган дәрестә нинди тема өйрәндек?
-Омонимнар.
-Омонимнар нинди сүзләр?
-Әйтелеше һәм язылышы бер үк, ләкин мәгънәләре төрле булган сүзләр.
Бу чәчәк – кызыл,
Ә монысы- ал.
Кайсын телисең,
Шуны сайлап ал!
Тәрәз төбендә гөлләрем
Чәчәкләргә күмелгән.
Нәрсәгәдер алар да
Куанышкан, сөенгән.
Әлеге шигырьдән омоним сүзләрне табып әйтегез. Төркемнәрдә эшлибез.
-Бу шигырьдә тагын нинди сүзләр бар?
-Синонимнар.
-Аларны табып әйтегез.
-Синонимнар нинди сүзләр?
-Охшаш мәгънәле сүзләр.
II.Белемнәрне актуальләштерү.
1.Уку мәсьәләсен кую.
1)Кроссворд ярдәмендә дәреснең темасын ачу. (Төркемнәрдә эш.)
(Һәр өстәлгә кроссворд бирелә. Антоним дигән сүз чыга.)
-Укучылар һәрбер өстәлгә кроссворд таратылды. Сезгә бергәләп кроссвордны чишәргә һәм нинди сүз килеп чыгуын әйтергә кирәк. (Чишәләр)
| | а | г | а | ч | | | | |
| к | у | я | н | | | | | |
| | | | т | ө | л | к | е | |
| | | к | о | я | ш | | | |
| т | и | е | н | | | | | |
| | | җ | и | л | | | | |
| и | с | е | м | | | | | |
1.Яз килсә – киенә,
Көз килсә – чишенә.
2.Алгы тәпие кыска,
Чабарга ул бик оста,
Соры тунын сала да,
Ак тунын кия кышта.
3.Хәйләкәр җәнлек.
4.Лампа түгел- яктырта,
Мич түгел – җылыта.
5.Кош түгел – оча,
Ябалактан курка,
Чикләвекне ярата,
Сызгырса, урманны яңгырата.
6.Кулсыз-аяксыз тәрәзә кага.
7. Әйбергә дә ябышкан,
Дөньяга да ябышкан,
Сиңа да ябышкан,
Миңа да ябышкан.
-Беренче өстәлдә нинди сүз килеп чыкты?
-Икенче өстәлдә нинди сүз килеп чыкты?
-Өченче өстәлдә нинди сүз килеп чыкты?
-Үзегезне бәяләгез.
-Укучылар, димәк , без сезнең белән ниди тема үтәчәкбез?
-Антоним.
-Укучылар сезгә антонимнар темасы танышмы?
-Димәк, безнең максатыбыз нинди булыр?
-Антоним сүзләрнең мәгънәсен ачыклау һәм аларны сөйләмдә таба һәм куллана белү.
I I I. Яңа тема өйрәнү.
1.Уку мәсьәләсен чишү.
1)“Ялкау маэмай” мультфильмы буенча эш.
Әңгәмә .
-Укучылар бу мультфильмның авторы кем?
-Г.Тукай.
-Г.Тукай кем ул?
-Бөек шагыйрь.
-Укучылар, мультфильмдагы маэмай нинди?
-Ялкау.
-Ни өчен?
-Ул эшләргә яратмый, ашап, йоклап ятарга гына ярата.
-Әгәр дә ул йоклып кына, ашап кына ятмаса, эшчән булса, без аны нинди дип әйтә алыр идек?
-Тырыш.
-Нәрсәгә өйрәтә?
-Тырыш булырга, эшне вакытында эшләргә, хезмәтне яратырга өйрәтә.
Укучылар ялкау, тырыш сүзләр ниниди сүзләр?
-Капма-каршы мәгънәле сүзләр.
-Димәк, капма-каршы мәгънәле сүзләр татар телендә ничек атала икән?
-Антонимнар дип атала.
РАУНД ТЕЙБЛ структурасы.
-Укучылар хәзер кәгазьгә чиратлап томышта кулланылган антонимнарны язып чыгыгыз. Бер укучы яза башлый. Калганнар өсти бара.(Язалар).
Сүзләр ( кояшлы, болытлы, тиз, әкрен, эссе, авыр, суык, йомшак, җиңел, юка, усал,каты, якты,юаш,караңгы,калын, хәсрәт, иске, шатлык,яңа).
Хәзер әлеге сүзләр белән төркемнәрдә җөмләләр төзегез.
-Бу сүзләр ни өчен кирәк икән?
-Алар сөйләмне матурлыйлар.
I V. Ныгыту.
ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИН
Дәфтәрләрдә эш. 69 нчы күнегү.
-Ә хәзер укучылар дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны, сыйныф эше дип язып куябыз.
69 нчы күнегү дип язасыз.
Мәкальләрне күчереп язасыз.
Антонимнарны табып, асларына сызасыз. Бергәләп фикерләшеп эшлисез. Соңыннан мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатырбыз.
-Үзегезне бәяләгез.
ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН (“утыр”, “бас”)
“Кем игътибарлырак? уены.
-Антоним сүзләргә генә басасыз.
Көн-төн, алма-алма, матур-чибәр, тырыш-ялкау, кыска-озын, төш-төш, ак-кара, зур-кечкенә, кчкенә-бәләкәй.
-Үзегезне бәяләгез.
КОНЭРС(почмаклар)
Ребуслар буенча эш.
(китә, салкын, кыска сүзләре)
-Укучылар, һәрбер өстәлгә ребуслар бирелгән. Хәзер төркемнәрдә бергәләшеп ребусларны чишәсез. Почмакларда әлеге сүзләрнең антоним парлары бирелгән. Һәр төркем үзенең почмагына барып баса.
(Укучылар ребусны чишәләр һәм үз почмакларына барып басалар).
-Үзегезне бәяләгез.
-Хәзер урыннарыгызга утырасыз, парларда эшлисез. Әлеге сүзләрне кулланып, диалог төзисез. (яки хикәя).
(Укыйлар)
-Үзегезне бәяләгез.
V. Йомгаклау.
1.Рефлексия.
-Бүген без нинди тема өйрәндек?
СИНГЛ РАУНД РОБИН (өстәл әйләнәсендәге укучылар бер кат үзләренең җавапларын әйтә. Төркемнәрдә эшнең төгәлләнүе хәбәр ителә.)
-Антоним турында нәрсәләр белдегез?
-Командада һәр кеше антонимның нәрсә булуын әйтә һәм мисал китерә.
-Алдагы дәрестә нәрсә белергә телисез?
-Сүзләр турында күбрәк белергә телибез.
-Укучылар сезнең алдыгызда смайликлар бар. Бүгенге теманы аңладым дип уйласагыз, елмаеп торган смайликны күрсәтегез, аңлап бетермәдем дип уйласагыз, авызын киңәйтеп ачкан смайликны күрсәтегез, аңламадым дип уйласагыз, кайгылы смайликны күтәрегез.
-Ә хәзер үзегезне бәяләгез.
2. Өй эше.
-Укучылар, өйгә 3 төрле эш бирелә.
1дәрәҗә. 72 нче күнегү, 41 нче бит.
2 дәрәҗә. Антонимнар кергән 3 мәкаль язып киләсез һәм мәгънәләрен аңлатасыз..
3 дәрәҗә.Антоним сүзләр кертеп, шигырь язып карыйсыз.