Мавлютова Гульсина Исламгалиевна – первая квалификационная категория.
Бурыч: Балаларны татар халкының милли киемнәрендәге татар орнаментлары белән таныштыру.
Белем бирү максаты: Фетр дигән материал белән таныштыру, һәм аны ябыштыру шөгылендә куллана белергә өйрәтү.
Белем үстерү максаты: Татар орнаментындагы чәчәк һәм яфрак мотивларының исемен ныгыту , кисү, ябыштыру күнекмәләрен камилләштерү.
Тәрбия бирү максаты: Балаларда ярдәмләшү, татулык, хезмәт сөючәнлек сыйфатларын һәм уенчыкларга сак караш тәрбияләү.
Җиһазлау: ИКТ, Ракета макеты, экран, компьютер, видеопроектор, флешка.
Тарату материалы: Чәчәк , яфрак рәсемнәре төшерелгән фетр материалы, кайчы, пва клей, трафаретлар, ручкалар, салфетка, клеенка, пумала; камзол,алъяпкыч,түбәтәй формасында киселгән ак кәгазьләр.
Күрсәтмә материал: Татарча сөйләшә торган курчак, конверт белән хат, күчтәнәчләр тутырылган тартма.
Сүзлек өстендә эш: космодром, фетр, Байканур.
Алдан эшләнгән эш: Ике куплет шигырь ятлау, трафаретлар белән эшләү, татар орнаментларын ныгыту.
Методлар һәм алымнар: Уен, әдәби сүз, ИКТ куллану, әңгәмә, аңлату, күрсәтү , ныгыту, мактау, нәтиҗә.
Шөгыль барышы
Хәерле көн миңа
Хәерле көн сиңа
Хәерле көн сезгә
Хәерле көн барчабызга
Ишек шакыйлар. Хат килә.
Тәрбияче: Балалар, Айда яшәүче Лунтик безгә хат язган, укыйммы? Тәрбияче хатны укый.” Исәнмесез, “ Кояшкай балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр. Миңа былтыр Татарстаннан килгән кунаклар татар халкының милли киемнәрен кигән курчаклар бүләк иткәннәр иде. Уйный- уйный курчакларның алъяпкычлары, түбәтәйләре, камзоллары тузып бетте. Яңа киемнәр тектем , ләкин татар орнаментлары белән бизи белмим . Сез миңа ярдәм итә алмассыз микән?”
Тәрбияче: Балалар, ярдәм итәсегез киләме Лунтикка ? Башта карыйк әле татар курчагының киемнәре нинди икән? Курчакны тыңлыйк әле. (татарча сөйләшә торган курчак үзе турында сөйли). Айгөл нәрсәләр кигән? Ул киемнәрдә нинди бизәкләр күрәсез? Әйе курчакның киемнәрендә матур чәчәк, яфраклар төшерелгән. Курчакның киемнәре тузгач мин дә яңа киемнәр тектердем. Киемнәрен яңартып, саклык белән уйнасаң , курчакны бик озак саклап була икән.
Экранда татар халкының милли киемнәрен кигән татар кызы һәм татар малае рәсемнәре күрсәтелә. Тәрбияче : Бу курчаклар нәрсәләр кигәннәр? Киемнәрендә нинди бизәкләр күрәсез?
Хәзер бу чәчәкләр белән танышып китик. Сез белгән , таныган чәчәкләр бармы бу рәсемдә?
Ләлә ( тюльпан ) чәчәге, ак чәчәк ( ромашка), кыңгырау чәчәк ( колокольчик) чәчәкләрен искә төшерү. Яфрак төрләрен күрсәтү. Менә шушы чәчәк һәм яфракларны чиратлаштырып, кабатлап урнаштырып матур бизәкләр китереп чыгарып була. Ул бизәкләр татар орнаменты дип атала.
Балалар Лунтик курчакларның нинди киемнәре тузган дип язган иде әле? Әйе, ул киемнәрне теккән инде, ләкин нинди бизәкләр ябыштырасын белми икән шул. Ничек уйлыйсыз, ул бизәкләрне нинди материалдан ясап ябыштырсак матуррак килеп чыгар икән ? Кәгазьдән ясасак ничек булыр? . Балаларны фетр дигән материал белән таныштырам. Бу материал белән эшләүнең уңай якларын ачыклау. Эш барышын аңлату.Трафаретлар белән таныштырам. Өстәлдә киселгән чәчәк һәм яфрак мотивлары, шулар төшерелгән фетр кисәкләре( аларны кисәсе була) һәм трафаретлар ята. Бизәк төшереләсе киемнәрне балалар үзләре сайлыйлар.(Кәгазьдән киселгән алъяпкычлар, түбәтәйләр,камзоллар)
Тәрбияче: Балалар, чәчәк һәм яфрак ларны чиратлаштырып яки кабатлап ябыштырсагыз матур бизәкләр килеп чыгачак. Чәчәк һәм яфракларны үзегез теләгәнне сайлап алыгыз.Әйдәгез тырышып эшләп алыйк . Куандырыйк әле Лунтикны.
Эшләр әзер. Ә Айга нәрсә белән барабыз? Барабызмы, әллә очабызмы? Нәрсә белән? Ә ракеталар кайда тора. Алар кайдан очып китәләр? Хәзер шалтыратып карыйбыз. Космодромга шалтыратып ,очарга әзер ракета барлыгын белешү.. Россиядә иң зур космодром Байканур исемле икәнен әйтеп китү . Ракетага утырабыз. Кулны кулга тотынышып шигырь сөйлибез.
Бергәләшеп җыйналып
Без очабыз Ай сиңа
Ашыгабыз булышырга
Бүген Лунтик без сиңа
Айга килеп төшәбез , Лунтик үзе күренми. Бер коробка һәм язу тора. Анда язылган “ Матур татар орнаментлары табып бирүчеләргә бездән күчтәнәчләр , рәхим итеп алыгыз”. Тәрбияче: балалар безнең ракета хәзер кире җиргә оча. Лунтикны көтәргә вакытыбыз калмады, тизрәк утырышыгыз. Ракетага утырып кире очу. Очканда сөйләшү. Без нишләдек бүген? Лунтикка ярдәм итә алгач сезгә рәхәт булдымы? Ничек уйлыйсыз, Лунтик шатланыр микән? Сезгә фетр дигән материал белән эшләү ошадымы? Бизәкләрне кисеп ябыштыру читен булмадымы? Кемнәргә читен булды. Кайсы эшне башкарганда килеп чыкмады? Андый бизәкләрне тагын нәрсәләргә ясап булыр икән? Менә кайтып та җиттек.