Бүлек темасы “Ашханәдә” (“В столовой”)
Дәрес темасы “Ашханәдә” темасы буенча лексик-грамматик материалны ныгыту
Дәреснең максаты:
Өйрәнелгән сүз һәм җөмләләрне сөйләмдә куллану
осталыгын формалаштыруны дәвам итү;укучыларның лексик темага бәйле белемнәрен системалаштыру һәм гомумиләштерү.
Чагыштырып нәтиҗә ясарга; охшашлык, аерманы табарга
өйрәтү, хәтер үстерү; өйрәнелгән җөмлә калыпларыннан
урынлы файдаланырга күнектерү;
Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү.
Дәрес төре: лексик-грамматик күнекмәләр формалаштыру
Методлар һәм алымнар: сөйләү, әңгәмә, карточкалар белән эшләү һәм иллюстратив материал куллану һ. б.
Күрсәтмәлелек һәм җиһазлау: мультимедияле интерактив презентация, аш-су җиһазлары, «Ашханәдә» уены өчен материаллар (ашамлыклар, бәяләр...), коммуникатив биремле карточкалар
Предметара бәйләнеш: рус теле , этика
1. Оештыру өлеше
1. Исәнләшү.
2. Укучыларны барлау.
3. Әңгәмә үткәрү.
- Бүген ничәсе?
- Атнаның нинди көне?
- Һава торышы нинди?
1.Дәрескә әзерлекне тикшерү.
2.Өй эшен тикшерү.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
«Кайсы артык?» уены.
Каләм, кашык, китап.
Сабын, сөлге,икмәк.
Тәмле, яшел, сары.
- Сез ничек уйлыйсыз, бу биремнәрдә кайсы сүзләр артык?
КАШЫК, ИКМӘК, ТӘМЛЕ
Бүген дәрестә нинди тема буенча эшлибез?
Дәрестә “Ашханәдә” темасына сөйләшербез, биремнәр эшләрбез, ярышырбыз.
“Милли ризыклар” лексикасын искә төшерү
-”Милли” русча ничек?
- Нәрсә милли була? ( Сүзтезмәләр әйтәбез)
- Татар милли ризыкларын әйтегез.
-Чәкчәк татлымы?
-Гөбәдия тәмлеме?
III Төркемнәрдә эш.
Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне 2 төркемгә бүлү.
Дөге, карабодай, токмач, кәбестә, чөгендер, кишер, бәрәңге, борчак, суган, ботка.
2.А теперь прослушайте и укажите, что изменено во втором предложении каждой пары?
Аш.- Токмачлы аш.
Мин кәбестә ашы яратам.- Мин борчаклы аш яратам.
Котлет бик тәмле.- Котлет белән бәрәңге бик тәмле.
3.Төшеп калган хәрефләрне куеп язу:
к...бестә аш... , т ... кмачлы аш, б ... тка, дөг... б ... ткасы, караб ... дай б ... ткасы, пеш ... кче
4..Физкультминут.(яңа лексиканы кертеп).
5.Текстны дәвам итәргә.(монологик сөйләм)
Бу ашханә. Анда пешекче апалар эшли. Алар бик тәмле пешерәләр. Мин токмачлы аш яратам.......
Рәсемнәр буенча җөмләләр төзибез: (ашханә рәсеме, пешекчеләр ,милли ризыклар, өстәлләрдә аш, ботка һәм чәй рәсемнәре)
6.Дәреслек буенча эш. (диалогик сөйләм). 4- 6 нчы күнегү,64 бит.
7.”Мин кунакта”уены.(Я в гостях).
Йомгаклау. Укучылар, без дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
Ничек уйлыйсыз,белемнәребезне алга таба куллана алабызмы?.
Өй эше: сүзлекләргә язылган яңа лексиканы өйрәнергә, алар белән 2-3 җөмлә төзергә.
Дәрес тәмам.Сау булыгыз.
1.Коммуникативно-ситуативные упражнения. Спроси у друга:
- какие каши (Суп)он любит
- вкусный ли суп (каша)в столовой
- что он ел вчера
- мама вчера что варила
- нравится ли ему в столовой
- сколько поваров работает в столовой?
2..Җөмләләрне тәрҗемә итәбез .
3.. Укытучы- укучылар диалогы “Ашханә”
-Син кайсы мәктәптә укыйсың?
-Мәктәп нинди?
-мәктәптә ашханә бармы?
-Ашханә нинди?
-Ашханәдә нәрсәләр пешерәләр?
-Ашханәдә ризыклар тәмлеме?
-Сез ашханәгә йөрисезме?
-Бүген ашханәдә нәрсә ашадыгыз?
-Ашханәдә кемнәр эшли?
-Ашханәдә ничә пешекче эшли?
-Пешекчеләр нинди?
-Сиңа ашханәдә ошыймы?
-Сез пешекчеләргә нәрсә өйтәсез?
4.Монолог “Ашханәдә”
5.Имитация “Табын янында” уены. (приборы)
2 укучы чыгып, табын янында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен күрсәтәләр( Укучылар алдында өстәл. Укытучы 2 укучыга табын әзерләү киңәшләре бирә).
-Арина, өстәлгә башта өлеш тәлинкәсен куй; (Арина нишли? Арина нишләде?Арина, син нишләдең?
- Таня, аның өстенә аш тәлинкәсен куй;
- Арина, тәлинкәләрнең уң ягына пычак һәм аш кашыгы куй;
- Таня, тәлинкәләрнең сул ягына чәнечке куй;
- Арина, каршысына ипи тәлинкәсен куй.
- Таня, астына салфетка куй.
Ашны ... салалар. Ипине ... белән кисәләр. Майны ... белән кисәләр. Салатны ... салалар. Шикәрне ... белән салалар.
Ярдәмче сүзләр: өлеш тәлинкәсенә, чәй кашыгы, май пычагы, пычак, аш тәлинкәсенә.
6. Укучылар, ә хәзер “паровоз” уены.
Ашхәнәдә ашыйм.
(Мин ашханәдә ашыйм.
Бүген мин ашханәдә ашыйм. Бүген мин ашханәдә аш ашыйм. Бүген ин ашханәдә токмач ашы ашыйм. Бүген мин ашханәдә тәмле токмач ашы ашыйм.....)
7..Составление “снежного букета”.
- Парталарда Кар бөртекләре. Алар гади түгел, арларына табышмаклар язылган. Һәр җөмләнең дөрес тәрҗемәсен билгеләгез һәм кар бөртекләрен менә бу ботакка беркетегез.. Кышкы букет ясыйбыз
8. Тәрҗемә итү.(слайд 19)
Алсу работает в столовой.
Я люблю пельмени.
Овсяная каша очень полезная.