СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Ата-ана хакы" темасына сыйныф сәгате.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема: Ата-ана хакы

Максат: балада әти-әни, әби-бабай, абый-апа, эне-сеңелләргә, туганнарга карата олы ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү, аларның кадерен белергә өйрәтү

 

Просмотр содержимого документа
«"Ата-ана хакы" темасына сыйныф сәгате.»

Тема: Ата-ана хакы

Максат: Балада әти - әни, әби – бабай, абый – апа, эне – сеңелләргә,

туганнарга карата олы ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү,

аларның кадерен белергә өйрәтү.


I Оештыру өлеше

Саумы кояш, саумы,  көн?

Дусларым, хәерле көн!

Телим сезгә сәламәтлек,

Бәхет һәм яшәү дәртен.

 

Уе изге баласына

Булышыр табигать тә.

Эшкә тотыныйк, дусларым,

Хуш, хәерле сәгатьтә!

II. Дәрес максатын кую.

Укучылар, бер гыйбрәтле хәл (хикәя) тынлап китегез әле...


80 яшьлек карт үзенең укымышлы, белемле 45 яшьлек улы белән утыра икән. Бервакыт тәрәзә төбенә чыпчык килеп кунган. Әтисе улыннан сорый икән:

- улым, бу нәрсә?

- бу чыпчык,- дип җавап биргән улы.

1-2 минуттан әтисе улыннан тагын сорый икән:

бу нәрсә?

әти, мин сиңа әле генә әйттем, бу чыпчык, - дигән улы.

Бераз вакыттан соң әтисе өченче тапкыр сораган:

нәрсә бу?

Өченче тапкыр җавап биргәндә улының ачуы чыгуы тавышында сизелә:

Бу чыпчык! Чыпчык!

Әтисе 4нче тапкыр сорый:

Нәрсә бу?

Шул вакыт улы әтисенә кычкырып ук җибәрә:

Нигә син миннән шул ук әйберне кат-кат сорыйсың, мин сиңа әйттем инде “Бу чып-чык!”, әллә син аңламыйсыңмы?

Шуннан соң әтисе урыннынан торып кереп китә дә, улы тугач та язып барган, тышлары таушалып беткән көндәлек (дәфтәр) алып чыга. Ул көндәлекне ача да улына укырга куша.

Улы көндәлектә шундый язма күрә:

Бүген минем өч яшьлек улым минем белән утыргычта утырды. Шул вакытта тәрәзәгә чыпчык килеп кунды. Ул миннән 23 тапкыр бу нәрсә дип сорады, ә мин аңа 23 тапкыр, бу чыпчык дип җавап бирдем. Һәр сорау биргәнендә дә мин аны кочаклап яраттым, миңа аның сорауларына җавап бирү бер дә авыр булмады....”дип язган булган әтисе.

- Бу хикәядә сүз нәрсә турында барды?

- әтисе нинди булган?

- Улы турында нәрсә әйтә аласыз?

(Әти-әнигә карата хөрмәт турында)

- Димәк, безнең тәрбия сәгатебез нәрсә турында булыр икән?

- “Әти-әнигә карата хөрмәт”, “ата-ана хакы” турында булыр.

III. Төп өлеш.

Сез мультфильмнар карарга яратасызмы?

Мин сезгә бик матур мультфильм тәкъдим итәм... бу озекне карагач сездә нинди фикерләр таур микән

(видео карау)

- өзекне аңладыгызмы? Аның турында нәрсә әйтә аласыз? Ә сездә нинди сораулар туды? Дәвамы ничек булыр дип уйлыйсыз? Төркемнәрдә сөйләшеп алыгыз әле.

(дәвамын карау)

Бу мультфильмнан чыгып, әти-әниләр турында нәрсә әйтә аласыз?

Нәтиҗә: әти-әниләр балалары бәхетле булсын өчен барсына да әзер. Шуңа күрә балалар да әти-әниләрен бәхетле итәргә тырышырга бурычлы.


Кластер. Төркемнәрдә эш.

- Кемнәр соң ул әти-әниләр? Кемнәрне без тагын әти-әниләр дип әйтә алабыз? Әти-әни дигәч сезнең күңелегезгә, уегызга нинди сүзләр килә? Алар нинди кешеләр? Аларга нинди сүзләр туры килә, менә шушы укларга языгыз.

Һәр төркем үзенең фикерен укый.

(төркемнәргә карточкаларда сүзләр бирелгән: кадерле, сабыр, тырыш, ягымлы, эшчән.... шул сүзләрне кояш формасына кластер итеп ябыштыру)

Кояш килеп чыга.

IV. Рефлексия.

Нәтиҗә: Әти-әниләр безнең кояшыбыз, ә балалар аларның нурлары. Бу нурларның яктылыгы кимемәсен өчен без аларны шатландырып, кайгыртып торырга тиеш.

Хәзер һәрберегез дә уйлагыз әле... сез бүген әти-әниләрегезне ничек шатландыра аласыз? Уйладыгызмы? Менә шушы уегызны бүгенгә максат итеп куеп, шуңа ирешергә тырышабыз...

  1. Воскресенье. Начался любимый Ленин мультфильм. Лена садится на диван для просмотра. Но мама просит сходить ее в магазин за мукой, что бы испечь ее бабушке на день рождение пирог. Лена отказывается и продолжает смотреть телевизор.

Вопросы для обсуждения.

Правильно ли поступила Лена? Что произойдет, если Лена не пойдет в магазин за мукой и пирог так и не будет испечен? Кто расстроится из-за отказа Лены идти в магазин? Можно ли поступок Лены назвать добрым? Как бы вы поступили?



  1. Мама не разрешала дочке Маше играть с ее зеркальцем. Но девочка не послушала маму. Маша, играя разбила мамино любимое зеркало. Девочка очень расстроилась и не знала, как маме рассказать об этом.

Вопросы для обсуждения.

Маша специально разбила зеркальце? Почему девочка боится признаться маме? Можно ли брать чужие вещи без разрешения? А как бы ты поступил? Помоги Маше признаться в том, что она нечаянно разбила зеркало.



Мәкальләр:

Ата-ананы тыңлаган — адәм булган, тыңламаган — әрәм булган.

Әткәй — шикәр, әнкәй — бал.

Өйнең яме әни белән.

Әни суккан авыртмый.

Ана күңеле балада, бала күңеле далада.

Ана балага авызыннан өзеп каптырыр.

Ахмак малай ата-анасын үзенә дошман дип уйлый.


 Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны ташлама!



Иң кадерле кешеләребез сез

Әтием һәм әнием.

Сез булганга, без бәхетле

Тыныч, рәхәт яшибез



6.Гөлләр елмаеп баш ия:

Яшәгез кадерле әти-әниләр.

Сез булган урыннарда

Мәңгелек яз яме бар.



7.Авырсаң да янда торалар

Төне буе керфек какмый.

Үз саулыгын да кызганмый

Алар бит безне саклый.



8. Кая барсаң-шунда әткәй йөзе,

Кая барсам-әнкәй күңелдә

Алар гына шулай безнең өчен

Җанын биреп яши гомергә.



9.Әти-әни, сездән башка тагын

Кем бар шундый бала бәгырьле,

Кояш сыман, әнием якын булса,

Әтием дә шундый кадерле.



10Рәхмәт сезгә, әти-әниләр

Тыныч булсын иде күгебез

Озын-озак шулай бергә-бергә

Үтсен иде безнең гомеребез



11.Рэхмэт яусын әти-энилэргэ,

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әти-әниләргә якты йолдызлардан,

Йә кояштан һәйкәл салырлык.

Димәк…сезнең әти-әниләрегез өлкән яшькә кадәр яшәсә, аларны читкә какмаска кирәк. Алар белән сабыр һәм ягымлы булу мөһим. Алар кайгыртуга мохтаҗ.

С сегодняшнего дня начните повторять вслух: «Я хочу видеть своих родителей всегда счастливыми. Они ухаживали за мной с самого детства. Они всегда бескорыстно дарили мне свою любовь. Господи пошли, мне любовь в моё сердце, разрушь мой эгоизм, открой моё сердце для всеобъемлющей любви, где присутствует - долготерпение, прощение, милосердие.

Они прошли через горы и равнины, не замечая бури и жары, чтобы я встал на ног и и смог идти по этой жизни».