СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Ата-аналар җыелышы өчен "Ток-шоу"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Хәерле көн, хөрмәтле тәрбиячеләр, әти-әниләр, әби – бабайлар! Бу материалда балаларыбызның һәм үзебезнең сәламәтлегебезне ничек саклап һәм ныгытып булуы турында тасвирланган. Җыелышта үткәрелгән "ток-шоу"ның исеме “Бала һәм сәламәт гаилә” дип атала.

Просмотр содержимого документа
«Ата-аналар җыелышы өчен "Ток-шоу"»

“Бала һәм сәламәт гаилә” темасына ата-аналар катнашында ток-шоу.

Кереш өлеш: Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, әби – бабайлар! Без бүген балаларыбызның һәм үзебезнең сәламәтлегебезне ничек саклап һәм ныгытып булуы турында сөләшербез, аңлашырбыз. Кичәбезнең исеме “Бала һәм сәламәт гаилә” дип атала.

Кичәнең максаты:

1)балалар сәламәтлегенә анализ ясау.

2)сәламәтлекнең башлыча гадәтләребез, яшәү рәвешебез, үз-үзебезне тотышыбызга бәйле булуын төшендерү;

3) халык медицинасы киңәшләрен кулланып, төрле авыруларны булдырмаска өйрәтү;

4)бакча һәм гаиләнең бәйләнешен ныгыту;

5) сәламәт яшәү теләге уяту.

Белгәнебезчә, гаилә тәрбиясенең әһәмияте елдан-ел арта бара, ул балага гаять зур йогынты ясый. Бакча исә үз чиратында аның уңай йогынтысын педагогик яктан баетырга, максатчанлырак итәргә тиеш. Бүгенге көндә балаларның сәламәтлеген кайгырту бакча һәм гаиләнең төп проблемасы булып тора.

Сәламәтлек-ул иң зур байлык. Һәр кешенең , шул исәптән балаларыбызның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту һәр шәхес өчен, тулаем җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия. Балаларыбызның сәламәтлеге - ул киләчәк буыннарның сәламәтлеге.

Һәр әти-әни баласының сәламәт булып үсүен тели. Ләкин моңа ничек ирешергә? Сәламәт булу өчен нишләргә, нинди яшәү рәвеше алып барырга? Без бүген шушы сорауга җавап табарга тиешбез. Кайбер әти-әниләр балаларының сәламәтлеге хакында врачлар һәм тәрбиячеләр кайгыртырга тиеш, ә алар бары тик ашату һәм киендерү мәсәләләрен генә хәл итәргә тиеш дип уйлый. Үз балаларының сәламәтлеген традицион, расланган ысулларга нигезләнмичә, традицион булмаган, кайбер очракларда баланың сәламәтлегенә зыянлы булган ысулларга нигезләнгән әти-әниләр дә булгалый. Врач кушканнарны тиешле дәрәҗәдә үтәп, даруларны, витаминнарны вакытында кулланган әти-әниләр дә бар. Әмма, нәтиҗә көтелгән дәрәҗәдә уңай булмый.

Без сезнең белән бүген өй һәм детсад шартларында балаларның сәламәтлекләрен ныгыту һәм саклау ысуллары белән танышачакбыз.

Хәзерге заман - кешенең, баланың белеменә, тәрбиясенә карата зур таләпләр куя. Үз һәм балаңның сәламәтлеге хакында уйлау, кайгырту барлык дөньяда беренче урында. Чөнки илгә сәламәт, белемле, ихтиярлы шәхесләр кирәк.





Сәламәт бала нинда булырга тиеш? Беренчел, ул авырса да сирәк, һәм каты итеп түгел.

Ул актив һәм иҗат күңелле , кешеләргә яхшы мөнәсәбәт тә. Тормышында күпчелек урынны шатлыклы вакыйгалар алып тора, күңелсез очраклар җиңел кичерелә.

Сәламәт бала табигатьнең тискәре факторларына каршы тора, иммунитеты нык социаль һәм физиологик яктан яраклашкан.

Мәктәпкәчә яшьтә бала сәламәтлегенең фундаменты салына,ул тиз үсә: төп хәрәкәтләр , арка һәм кирәкле күнекмәләр формалаша. Төп физик сыйфатларның, характерның нигезе булдырыла.

Хөрмәтле әти – әниләр, минем сезнең фикерегезне ишетәсем килә:

  1. Нәрсә ул сәламәтлек? (Әти – әниләр фикерләре тыңланыла.)

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, бары тик 5-7% бала гына сәламәт булып туа.

2-3% бала сәламәтлек буенча беренче группага ия. Сәламәтлек ул- физик, психологик һәм социаль тотрыклылык, ә авыртуларның һәм физик дефектларның юклыгы гына тугел. Безнең группада 4 бала гына 1 группа сәламәтлегенә ия, калганнары- икенче группа.

  1. Сәламәтлеккә тәэсир итүче факторларны атагыз:

20%-нәселдәнлек;

20%-экология;

10%-фәннең алга китеше;

50%-яшәү рәвеше.

-Кайсы факторны сез беренче урынга куяр идегез?

3) Сәламәт яшәу рәвеше нәрсә ул?

-Дөрес туклану

Режим саклау

Оптималь хәрәкәтле режим

Сәламәт йокы

Чыныгу

Сәламәт гигиеник көнкүреш

Бала сәламәтлеген арттырту һәм ныгыту өчен без нәрсә эшли алабыз?

1.Табигатьнең файдалы факторларын актив куллану: чиста су, кояш нурлары, саф Һава , үләннең файдалы төнәтмәләре.

2. Балага тыныч, уңай психологик климат кирәк. Бала булганда талашу, кычкырышу балада психологик авырулар булдыра, невроз барлыкка килә.

3. Зурлар , баланың сәламәтлеген саклау өчен мөмкинчелекләр булдырырга тиеш. Иң мөһиме булып, баланың көнен дөрес итеп оештыру тора.

Бала вакытында ашарга, йокларга, уйнарга тиеш. Детсад тәрбиячеләре өчен дүшәмбе иң авыр көн. Чөнки бала шимбә һәм ял көннәрендә режимны сакламаган.

4. Дөрес туклану. Ризык A,B,C,D витаминнарына, минераль тозларга(калций, фосфор, тимер, магний) һәм белокка бай булырга тиеш. Ашау рационы төрле, ризык матур итеп бизәлгән булырга тиеш. Баланың кашыгы, тәлинкәсе, чокыры шулай ук матур булырга тиеш.

5. Балада сәламәт яшәргә омтылыш тәрбияләу мөһим. Сәламәтлекне саклау алымнары накадәр иртәрәк башланса, шулкадәр әйбәтрәк. Физкультура белән шөгыльләнү кызык һәм мавыктыргыч быларга тиеш. Киресенчә булса, бала физик күнегүлүргә кызыксынуын югалта.

6. Йөгерү һәм йөрү баланың сәламәтлегенә аеруча яхшы тәэсир итә. Ул йөрәк, баш мие эшчәнлеген яхшырта, сулыш органнарын ныгыта, чыныктыра. Нәрсә ул чыныгу? Чыныгу- табигатьнең кайбер тискәре күренешләренә, шул ук күренешләрнең аз микъдардә организмга тәэсир итүе нәтиҗәсендә организмның ныгуы.

Чыныгу иммунитетны арттырта. Чыныгуның төп максаты-организмны суыкка ияләштерү. Сез балагыз белән чыныгуның кайбер элементларын булса да кулланасызмы? (Ата – аналарның җаваплары тыңланыла.)

Әлбәттә, һәр ата-ана баласының авырмыйча, сау-сәламәт булып үсүен тели. Тик бала организмы дөньядагы барлык микробларга каршы торырга өйрәнгәнче, ягъни иммунитетны ныгыганчы, бу мөмкин түгел. Ә иммун системасының ныгуын көтеп утырырга ярамый.

1. Иммунитетны ныгытуның беренче ысулы. Препаратлар эчертү.Аларны табиб кына билгеләргә тиеш! Беренче карашка бер зыяны булмаган дару да бала сәламәтлеге өчен куркыныч булырга мөмкин. Шуңа күрә сабый сәламәтлеге белән шаярырга ярамый.

2. Иммунитетны ныгытуның икенче ысулы. Физиологик ысул иммун системасының табигый стимуляторларын активлаштырудан гыйбарәт. Алар өчәү: ачлык, салкын һәм хәрәкәт. Тик бу баланы ач тотарга яки салкын көнне урамга куып чыгарырга кирәк дигән сүз түгел.Иң мөһиме – бала артыгын ашамасын, артык җылы киенмәсен һәм аз хәрәкәтләнмәсен. Боларны һәрвакыт истә тотарга кирәк.

Чыныктыру. Аны әкренләп кенә, системалы рәвештә алып барырга кирәк. Баланы мәҗбүриләмәгез. Һава ванналарыннан башлый аласыз. Су белән коендырганда температура 37 градус, аннан аны көн дә ярты градуска киметә-киметә 14 градуска кадәр төшерергә кирәк. Су белән коендырганнан соң баланы яхшылап сөртегез. Су ярдәмендә1 яшьтән олырак балаларны гына чыныктырырга була. Сабыйларның аягына контраст ванна ясый аласыз. Бер табакка – 37 градус җылылыктагы, икенчесенә 4 градуска түбәнрәк су салыгыз. Җылы суда баланың аягын – 2, салкынында 1 минут тотарга кирәк. Процедураны җылы су белән тәмамлап, аякларын яхшылап сөртегез.

Баланың организымын ашау продуктлары белән дә чыныктырып була. Нинди ашамлыклар баланы чыныктырыгы ярдәм итә?

1).Нинди үсемлекләр, җиләк-җимешләр салкын тиюдән ярдәм итә?(кара карлыган һәм шиповник).

2).Нинди сок өске сулыш органнарының һәм үпкәнең көчен арттыра, витамин А га бай?(кишер согы. Көнгә 1 аш кашыгыннан ярты стаканга кадәр).

3).Балага нәрсә файдалы? Сокмы, алмамы? Ни өчен, аңлатыгыз? (сок организм белән тизрәк үзләштерелә, биологик актив үсемлек клеткаларына бай).

4).Бала организымының каршы торучанлыгын арттыруда витаминнарның роле бик зур. Шуның өчен витаминнарны кабул итәргә кирәк.

5).Әти-әнинең начар гадәтләре баланың сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Тәмәке тарткан әти-әниләрнең балалары упкә авырулары белән күбрәк авырыйлар.

6).Травмалар да баланың сәламәтлегенә, булачак тормышына тискәре йогынты ясый. Өйдә балага нәрсә куркыныч тудыра ала? Балаларны ничек куркыныч ситуацияләрдән саклап калып була?

Ата-аналарга берничә киңәш:

• Балагызны карында чакта ук яратыгыз һәм саклагыз.

• Еш авыруны гадәти һәм котылгысыз нәрсә дип кабул итмәгез.

• Үзлегегездән дәвалану белән мавыкмагыз.

• Нәтиҗәләр белән түгел, ә аны тудырган сәбәпләргә каршы көрәшегез.

• Балалар күз алдында тәмәке тартмагыз.

• Бүлмәләрне ешрак җилләтегез.

• Салкынча һавага ияләштерегез. Салкын һава тәэсирендә кан тамырларының эшчәнлеге яхшыра. Алар салкынга җиңелрәк күнегәләр.

• Бергәләп зарядка ясагыз.

• Ашагач, туалеттан соң кулларны юарга, киемне алыштырырга, душта коенырга өйрәтегез.

• 3, 7, 13 яшьләрдә балаларның стресс чорлары була. Бу вакытта алар ешрак авырыйлар. Әгәр сез аларны аңлап, психологик ярдәм күрсәтсәгез, ике як өчен дә җиңелрәк булыр.

Кул селтәргә ашыкмагыз: бәлки, балагызның еш авыруы нәкъ менә сезнең тормышыгыздан, үзегездән канәгать булмавыгыздан, бәхетсезлек тоеп яшәвегездән киләдер.

Шулай итеп, хөрмәтле әниләр, кичәбезгә йомгак ясар вакыт җитте. Бүген безнең төп максатыбыз- сәламәт, нәселебезнең, татар халкының лаеклы дәвамчыларын тәрбияләү. Шуны онытмагыз: безнең яхшы һәм зарарлы гадәтләребезне балаларыбыз теләгебезгә бәйсез рәвештә кабатлыйлар. Әйдәгез, без аларга һәрчак яхшы үрнәк кенә күрсәтик һәм бакча белән берлектә балаларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтик.

Сәламәтлек- ул гүзәллек. Шуңа күрә һәрчак матур булыйк, табигать тарафыннан бирелгән байлыкны юкка сарыф итмик, үз сәламәтлегегезне үзебез саклыйк! . Сәламәт булыгыз!