Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы
Мәчкәрә урта гомуми белем бирү мәктәбе
Фәнни тикшеренү-эзләнү эше
Тема:

Башкарды:Тимербаева Илүзә Нурәхмәтовна
10 нчы сыйныф укучысы
Җитәкче:Мухаметзянова Альбина Маулитовна
Педорганизатор, “Туган якны өйрәнү” түгәрәге җитәкчесе
2011-2012нче уку елы
Эчтәлек.
Кереш............................................................................................... 2-3
Беренче бүлек . Милли йолалар-рухи байлык .............................. 3-5
Халкыбыз йолалары- тәрбия чыганагы.
Йолалар-дуслык нигезе.
Икенче бүлек.Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк! .......................... 5-10
1.Йолаларыбызны саклыйк!
2.Авылымда милли бәйрәм- Сөрән.
Өченче бүлек. Яшәү йөген мулдан салган ходай
Милләт кызларының иңенә... ........................... 10-13
1.Милләтебезнең йөзек кашы- Асия Мөлекова.
2.Дөньяны үзгәртүче хатын-кыз.
Йомгаклау. ....................................................................................... 13
Библиография. .................................................................................. 14
Кушымта.
Кереш.
1.Теманың актуальлеге.
Җитәмени безнең туган якка:
Җәен-яңгыр,кышын –кар исен
Күкрәгеңә сулап,биек таудан
Ил киңлеген сөеп карыйсың..
Әйе,туган як,туган авыл – һәркем өчен кадерле, изге алар.Минем туган авы-лым - Күкшел дә Кукмара районының иң зур һәм иң матур авылларыннан берседер.Авыл районнан 25 км ераклыкта урнашкан.Искиткеч гүзәл табигате, киң асфальт урамнары, төзек, мәһабәт йортлары, милли үзаңлы, һөнәрле , ты-рыш ,гореф-гадәтләрне саклап яшәүче халкы булуы белән күп яклардан ае-рылып торадыр ул.Мин үзем шундый авылда ,хезмәт сөючән халкым арасын-да яшәвем белән бәхетле. Һәм борынгы бабаларыбыздан мирас булып калган байлык- ул гореф-гадәтләребезне,милли йолаларыбызны бүгенге көнгә кадәр саклап калу-авылым кешеләренең милли тәрбиялелеген күрсәтә.Шуңа да мин бик горурланам һәм милли йолаларыбыз тарихы белән бик кызысынам. Шу-лардан чыгып мин фәнни эш башкарырга уйладым һәм аны “Милли йолалар- рухи байлык” дип исемләргә булдым.”Үткәнне өйрәнми торып,бүгенгене белеп булмый” диләр бит.Борынгы бабаларыбызның яшәү шартлары, халкыбызның бәйрәм һәм көнкүреш йолаларын өйрәнү теләге миндә авылым халкының йолаларыбызны саклап калырга, аны үстерергә ниятләвеннән туды дияр идем.Шулай итеп мин милли йолалар турында тирән эчтәлекле, кызыклы мәгълүматлар туплый башладым.Вакытлы матбугат материалларына, мәктәп,авыл китапханәсе һәм музеена , авылымның милли йолаларыбызга битараф булмый яшәүче мөхтәрәм карт-карчыкларына мөрәҗәгать иттем. Фәнни эшемә төрле чыганаклардан материаллар туплап авылымның районда иң бай тарихлы һәм милли йолаларыбызны саклап яшәүче авыл булуын турында яктыртырга тырыштым.
2.Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе.
Һәр халыкның талантын,матурлыкка мөнәсәбәтен,яшәү рәвешен аңлаткан, ата-бабаларның төсе итеп буыннан-буынга күчеп,сакланып килгән ядкарьләре,аеруча яраткан,үз иткән бәйрәмнәре,гореф-гадәтләре,йолалары була.Бу йолалар-халыкны бердәм милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе булып тора.Авылымның өлкән буын катлавы өчен гореф-гадәтләребезнең,йолаларыбызның тирән мәгънәле булуы,милли тәрбия бирүе хас булса, ә бүгенге яшь буын өчен аларны саклап калу, үстерү,милләтебезнең культурасын өйрәнү һәм алдагы буыннар өчен мирас итү бурычы торадыр.Кеше кайда гына яшәсә дә туган нигезен, авылының, үз халкының милли бәйрәмнәрен сагынып кайтырлык булсын.Шуңа да йолаларыбызның үзенчәлекләрен өйрәнеп,аны тагын да камилләштереп яшәү шартын максат итеп яшәсәк, үзара аралашу,очрашу-күрешү,милли дуслык, гореф-гадәтләребез беркайчан да югалмас.Кыскасы,авылыбыз милли гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп гөрләп яшәр һәм яши.
3.Эшемнең максаты:
- Милли йолалар, аларның үткәрелү тәртипләре белән таныштыру;
- Туган ягыбыз, халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына, хезмәткә ихтирамлы караш тәрбияләү;
- Авылыбызның күркәм хезмәт бәйрәме – Сабантуй һәм сөрән уздыру турында тирәнтен өйрәнү.
Шушы максатларга ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:
Халкыбыз традицияләренең тәрбияви мөмкинлекләрен ачыклау;
Милли йолалар, гореф-гадәтләргә кагылышлы материаллар туплау;
Авылыбызның өлкән буыннары белән очрашып йолалар хакында мәгълүматлар туплау, халкыбыз тәҗрибәсен өйрәнү.
Беренче бүлек. Милли йолалар - рухи байлык.
1.Халкыбыз йолалары –тәрбия чыганагы.
Һәркемгә дөньяда беренче аваз салган ,беренче тапкыр тәпи йөреп киткән туган йорты,туган авылы, аның халкы, гореф-гадәтләре якын.Һәр халыкның үз иткән бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре,йолалары була.Бу йолалар –шул ха-лыкны бердәм милләп итеп берләштерә торган чараларның берсе.Гореф-гадәтләр,йолалар халык тормышының,мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше булып тора.Алар зәгыйфләнә икән-халыкның мәдәнияте, яшәеше дә гарип-ләнә.Борынгыдан килгән йолаларыбыз инде онытыла, юкка чыга баралар дип әйтсәләр дә, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән буын кешеләренең телендә бик күп истәлекләр, тел һәм рухи байлыгыбыз саклана.Борынгыдан килгән йолалар һәрвакыт төрле ырымнар,серле тылсымлы такмаклар яки җырлар белән үрелеп бара һәм алар шул йоланың аерылмас бер өлеше, аның бизәге булып та торалар. Ел фасылларына караган йолалар һәм бәйрәмнәрнең тарихы бик ерактан килә.Алар буыннар арасында дәвамлылык, бер-берсен-нән өйрәнү, үрнәк алу, бердәм рухи халәт тудыруга хезмәт итәләр.Бәйрәмнәр алар күп кешеләр катнашып уздырыла торган күмәк күренеш һәм кешеләр арасында уртак рухи бәйләнеш булган очракта гына бәйрәм төсе барлык-ка килә.Кеше һәрвакыт бәйрәмнәрне, рухи бәйләнешне һәм уртаклыкны ки-рәксенгән.Халык бәйрәмнәре,аларга караган күп кенә гореф-гадәт,йолалар шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы да булып хез-мәт итә. Бу чараларда халыкның олысы-кечесе теләп катнаша.Һәр буын ке-шесе анда катнашу тәртибен гадәт,традиция рәвешендә үзенә сеңдерә һәм кайда гына булса да ,бу традицияләр аны туган нигезенә тартып тора.
2.Йолалар- дуслык нигезе.
Татар халкының традицион йолалары һәм бәйрәмнәре Идел буенда яшәгән башка күрше милләт халыклары: башкорт, чуаш,мари, удмуртлар, шулай ук көнчыгыш славяннар белән дә зур уртаклык күрсәтә.Бу исә элек-электән бер-берсе белән аралашып, бер төсле булган табигый шартларда тормыш- көнкүреш тәҗрибәсе туплап көн итү нәтиҗәсе булып тора дип әйтергә мөмкин.Һәр халыкның да рухи мәдәниятендә туган тел төп урынны алып тора. Халыкның туган тел, үз ана теле сакланган очракта гына милли йөзе, гореф-гадәтләр, йолалар да саклана.Татарстанда һәм аннан читтә яшәүче татарларның телендә , сөйләмендә җирле үзенчәлекләр булган кебек, рухи мәдәният, гореф-гадәт, йолалар да җирле үзенчәлекләр белән баетыла. Соңгы вакытта борынгыдан килгән йолаларга игътибар арта бара, чөнки башка халыклар кебек үк , татар халкы да үзенең үткән тарихы, югалган рухи байлыклары белән кызыксына, кире кайтарырга тырыша дип әйтсәк тә ялгыш булмас.Бит борынгы философ һәм “тарихның атасы” Геродот та түбәндәге фикерне әйткән :”Әгәр дөньядагы халыкларга иң яхшы йолаларны һәм гореф-гадәтләрне сайлап алырга кушсаң, игътибар белән караганнан соң , һәр халык үзенекен сайлап алыр иде, чөнки барысы да үз халыкларының яшәү рәвеше иң яхшысы дип исәпли”.Әйе, моннан ничә гасыр элек әйтелгән бу фикер әле бүген дә үзенең тирәнлеге һәм дөреслеге белән таң калдыра , һәрбер халыкның борынгы йолаларына хөрмәт белән карарга кирәклеге кисәтелә кебек. Чыннан да милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр берни белән дә алыштыргысыз тәрбия чарасы булып тора шул.Һәр кеше ,үзе дә сизмәстән, үзара аралашу,үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, тәрбияләнә бу йолалар аша.Бит тарихыбызның гыйбрәтле һәм сокландыргыч сәхифәләренең, халкыбызның рухи мирасының бәяләп бетергесез кыйммәткә ия булуын аңлаганда гына күңелдә милләт өчен горурлык хисе туарга мөмкин.Халкыбызның рухи яктан нинди бай,мәдәниятле,хөр,талантлы булуын күзаллау өчен ,татар халкының үткәнен, аның йолаларын,гореф-гадәтләрен тулырак өйрәнергә,күбрәк белергә тырышырга кирәк.Татар халкы элек-электән хезмәт сөючән, хезмәттә аралашучан, тәҗрибә уртаклашуга, яшьләрдә хезмәт күнекмәләрен булдыруга бик игътибарлы булган.Шул ук вакытта хезмәтнең тәмен тоеп күңелле итеп бәйрәм дә итә белгән.Һәм өлкән буын борынгылар мирасын саклап калып , бүгенге буын яшьләренә дә йолаларыбызны хөрмәт итәргә кушып өйрәтә, мәдәниятне үстерүдә гореф-гадәт, милли йола-бәйрәмнәрнең роле зур булуын аңга сеңдереп килә.Шөкер, бүгенге яшь буын традицияләрне саклый, үстерә.Бәйрәмнәрне йолаларга туры китереп күңелле итеп оештыра белә. Мәдәниятебезнең, милләтебезнең йөзен яктыртып яши.
Икенче бүлек.Үткәнен белмәгәннең- киләчәге юк!
1. Йолаларыбызны саклыйк!
Игенчелек белән көн күргән халык өчен язгы чәчү чоры иң әһәмиятле, иң җаваплы чор.Игенче аны көтеп, әзерләнеп каршы алган, атларын караган , тәрбияләгән, чәчү орлыгын барлаган.Язгы сабан эшләре килеп җитәр алдын-нан кешеләрне шушы җаваплы чорда үзара якынайта, хезмәткә дәрт, бердәм-лек уята торган төрле бәйрәмнәр, тылсымлы йолалар күп булган.Аларның мәгънәсе киләчәктә иген уңышының муллыгын, ел килешләренең әйбәт бу-луын теләү, табигатьнең ярдәмен көтү һ.б. кайтып кала.Язгы чәчү,сабан эшләренә караган бик күп йолалар булган .Алар төрле якларда төрлечә дә үткәрелгән.Мәсәлән, Казан арты төбәкләрендә сабанга чыгар алдыннан борынгы йола –ул “Зәрә боткасы”.Сабанга чыгар алдыннан йорт саен ярма , май җыеп, тау башына менеп шул ярмалардан ботка пешергәннәр. “Зәрә кычкыру”йоласы –ул сабанга чыгарга берничә көн кала балаларның сабанга чыгарга вакыт җиткәнлеген белдереп кычкырып йөрү йоласы.Ягъни сабанга ике көн кала балалар тауга менеп, утлар ягып ,зәрә кычкыралар:”Зәр-зәр-зәрәгә, иртә тор да сабанга”.Соңгы чорларда да бу йоланы кулланалар.Ул балалар тарафыннан , уеннар буларак үткәрелә торган булса, ә аның элекке мәгънәсе язгы эшләр башланырга вакыт җиткәнлеген бөтен халыкка хәбәр итү, бердәмлеккә чакыруны белдергән.Хезмәт сөючән халык бар тырышлыгын куеп язгы кыр эшләрен башкарып чыккан.Чөнки кыр эшләре тәмамлангач аларны татар халкының иң яраткан бәйрәме – сабантуй көткән.Әле сабан туе алдыннан үткәрелә торган –киби йоласы да булган.Ягъни бу көнне балалар өйдән-өйгә кереп сабан туеның кайчан буласын хәбәр итеп йөргәннәр.Сабан туена бер атна , унбиш көн кала киби булган.Кешеләр атларын чабышка әзерләгәннәр.Мәйдан буласы җирдә бала –чагалар атлар белән чабып, өйдән-өйгә кереп такмаклап йөргәннәр:
Киби-киби кипкән,сабан туе җиткән.
Сабан туе иртәгә, атың бәйлә киртәгә.
Сабан туе – ул татар халкының иң күркәм милли бәйрәме.Ул элек яз көне кар беткәч тә, чәчүгә чыкканчы үткәрелгән.Чиләк тутырып төрле төсләргә буялган йомыркалар җыелган.Капка төбенә балалар килсә аларга буялган матур йомыркалар бирә торган булганнар. Сабантуй алдыннан сөлге,тастымаллар җыеп йөргәннәр.Яшь килен булып килүчеләр чиккән сөлге биргәннәр.Әйе, бу йолалар безнең якларда бүген дә сакланган һәм башкарыла.Дөрес, хәзер сабан туен чәчүгә чыгар алдыннан түгел, ә киресенчә эшләр беткәч ясыйлар. Сабан туе табигатьнең иң матур җирендә, хәтфә чирәмле зур алан – мәйданда үткәрелә.Олысы-кечесе, яше-карты мәйданга җыела.Җыр-моң агылган мәйданда бар халык бер булып сөйләшә, туган нигезләрен, туган якларын сагынып кайтканнар очраша, бергәләп күңел ача, хезмәт батырларын хөрмәтли, бәйгеләрдә көч сынаша.Сабан туйда чаба торган нечкә билле атлар биешеп тора.Җиңү яулаган батырларга чиккән сөлгеләр, зур бүләкләр бирелә.
-Әй сабантуй, сабантуй, аталардан калган туй.
Туйларыңның эчендә , алгы юлны алган туй.
Әйе, сабантуй һәркем өчен уртак бәйрәм.Мондый бәйрәмнәрдә балаларны да читтә калдырмаганнар.Алар өчен дә төрле уеннар,бәйгеләр оештырганнар. Халкыбыз яшь буынга һәрчак зур өметләр баглаган.Матур,батыр, акыллы, тәртипле, белемле итеп үстерергә теләгән.Йолаларыбызга зур игътибар бирелгән.
Җилферди чиккән сөлгеләр,бүләкләр күбебездә.
Сөйләшик тә, ярышыйк та,сабантуй бүген бездә!
Сабантуй – ул күңел ачу,уен, шатлык бәйрәме.
Без дә биешеп әйләник, шау-гөр килеп , әйдә әле.
Әти-әниләр балаларны биетеп кенә калмаган, аларны сөйләргә, җырларга өйрәткән.Үз-үзен тотышына игътибарлы булырга өндәгән.Олыларны ,хезмәт кешесен хөрмәт итәргә,бәйрәмнәрнең асылын аңлатырга тырышкан.Шушы милли йолаларыбыз аша тәрбияләгән. Йолаларыбызны сакларга өндәгән.Милли мәдәниятебезне,милли мөнәсәбәт,милли үзаңыбызны үстереп яшь буынга йолаларыбызны саклап калырга ярдәм итсәк, борынгы бабаларыбызның мирасына тап төшермәс идек.Иншалла, бу шулай булыр да дип ышанасы килә.Әйе, мин моны үз авылымның халкы, аның яшәеше, мәдәнитен күзаллап әйтәм.Чөнки авылым халкы тырышып эшли дә, күңелле итеп милли бәйрәмнәребезне дә үткәрә белә.Йолаларны өйрәнү,аларны саклау, камилләштерү мәктәп кысаларында да бик яхшы оештырыла.Чөнки без үзебезнең мәктәбебездә дә бәйрәмнәрне милли гореф-гадәтләрләргә таянып үткәрергә яратабыз.Шул ук Сабантуйны гына алсак та авылыбыз халкы кебек йолалардан чыгып үткәрәбез.Мәктәп сабан туе буласы мәйдан алдан әзерләнә.Сабантуйга 1-2 көн кала авыл буйлап сөрәнгә чыгабыз.Авыл зур,шунлыктан берничә урам берләшеп 3-4 төркем ясыйбыз.Һәр төркемдә гармунчы егетләр билгеләнә.Колга күтәрүче егетләр, шулай ук йомырка җыяр өчен чиләкләр тоткан кызлар.Егет-малайлар ак күлмәк, кара чалбардан,билләрендә чиккән сөлгеләр, башларында түбәтәй .Барысы да тезелешеп басып, кулларны билләргә куеп сөрән җырларын җырлыйлар.Кызлар исә матур күлмәкләр киеп, алар артыннан шулай ук җырлап йөриләр.Авылыбыз халкы барысы балаларны бүләкләр, йомырка, тәмле күчтәнәчләр белән көтеп торалар.Балалар һәр йортка кереп җырлап,бүләкләр алалар.Урам башына җиткәч,түгәрәкләнеп биеп алалар.Һәрбер йортта балаларны сөенеп каршылыйлар,яшь чакларын искә төшереп, әби-бабайларның күзләренә яшьләр дә килә, рәхмәтләрен әйтеп,олылап, хөрмәтләп кергәннәре өчен озатып калалар.Әле кайбер хуҗабикәләр ишегалдында өстәлләр әзерләп тәмле чәй, компотлар, печенье-конфетлар белән сыйлап та җибәрәләр.Хуҗалардан бүләк-күчтәнәчләр алгач балалар рәхмәт йөзеннән тагын җырлыйлар. Мәсәлән, Габдрахман бабайның мәктәп сабан туена биргән бүләге өчен ур-ра,ур-ра,ур-ра дип колганы күтәрә –күтәрә, аның биргән бүләген мактыйлар,рәхмәт әйтәләр һәм :
“Биек икән тавыгыз, каршы ява карыгыз,
Без килдек тә кунак булдык, мәктәп сабантуена барыгыз”,
дип җырлап,саубуллашып икенче йортка таба юнәләләр.Урамда олысы-кечесе,яше-карты җыела,балаларны карап тора.Әле кызлар булган өйләрдән малай-егетләр кулъяулык та сорыйлар.Колга белән йорт стенасына каккалап такмаклыйлар:
“Әйе шул, шулай шул, чибәр кыздан кулъяулык,
Әйе шул, шулай шул, Рәзиләдән кулъяулык”.
Шуннан соң бу йортта яшәүче кыз кулъяулык алып чыгып үзе теләгән малайга-егеткә бүләк итә.(Кулъяулык чигелгән була).Шуннан соң бу малай яки егет кызга рәхмәт әйтеп такмаклый:”Рәзиләнең сабатуйга биргән бүләге өчен рәхмәт, ур-ра,ур-ра,ур-ра”.Шулай итеп балалар мәктәп сабантуена бүләк-күчтәнәчләр җыялар.Хуҗалар кайбер бүләкләрне атап та бирәләр.Мәсәлән, бу бүләкне баш батырга бирерсез, яки гер күтәрү ярышында җиңүчегә бирерсез һ.б.Шулай итеп сөрән үтә.Ә мәктәп сабантуе көнне балалар төрле төсләргә буялган йомырка, тәмле-татлы күчтәнәчләр белән сыйлана, сабантуйда төрле милли ярышларда катнашып бүләкләнә.Авыл халкы уздыра торган сабантуйдан бер дә ким булмый.Ә иң мөһиме гореф-гадәтләр,милли йолалар аша ул үзенә тәрбия ала,үткәннәр белән кызыксына, борынгы бабаларыбыз яшәгән чорның тирән мәгънәсен аңлый.Шушындый ук сабан туен җәйге лагерь вакытында да уздырабыз.Ә хәзер мин авылыбызда үтә торган иң күркәм милли йола, борынгы вакытлардан ук килә торган традиция – сабантуйга бүләк җыю,ягъни Сөрәнне авылыбыз халкы ничек үткәрә, шул хакта сөйләп үтәсем килә.
2.Авылымда милли бәйрәм- Сөрән.
Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәм-нәренә игътибар арта бара ,сабан туйларын үткәрүгә, аларны халыкчанрак, аңлырак итүгә омтылыш көчәя.Милли рухыбыз, шөкер, сүнеп бетмәгән әле. Әгәр халык бәйрәмнәре югала, юкка чыга икән, бу инде аның рухи байлыкла-ры саега баруын чагылдыра. Бәйрәмнәр зәгыйфләнә икән – халыкның мәдә-нияте , яшәеше зәгыйфләнә дигән сүз. Данлыклы Кукмара төбәгендә исә мә-дәниятне үстерүгә, милли байлыкларыбызны саклап калу өчен зур тырыш-лык куела.Безнең Күкшел авылында Сабантуй бәйрәмнәре гөрләп уза.Ул ике көн дәвам итә. Мин беренче көн – “Сөрән җыю”дип аталган көненә тәфсил-ләберәк тукталмакчы булам.Безнең авылда сабан туена бүләк җыю бәйрәме “Сөрән” дип атала. Ни өчен “Сөрән”диеп аталамы? Кайбер ел фасыллары белән бәйләнешле йола бәйрәмнәре күптөрле. Мәсәлән, “Нәүрүз”,”Яңа ел теләкләре”,”Сөрән салулар”. “Сөрән”йоласының халык телендә төрле исем-нәре бар. Кайбер якларда бу бәйрәмне “Сөрән йөрү” ,”Йомырка җыю”, “Кы-зыл йомырка көне”дип тә атыйлар.Әлеге йола бәйрәме яз көне чәчүгә төшәр алдыннан уздырыла торган булган.Ул көнне иртә белән малайлар, өй саен такмак әйтеп, йомырка җыеп йөргәннәр:
Әгәр безгә йомырка бирмәсәгез,
Тавыкларыгыз сукыр булыр.
Әгәр безгә йомырка бирсәгез,
Тавыкларыгыз көнгә өч йомырка салыр.
Җыелган йомырканы кырга алып чыгып “йомырка уены” уйнаганнар. Халык игеннәр уңа, ел җиңел килә, дип ышанган.Безнең авылда уза торган “ Сөрән” йоласының исеме нәкъ менә шул сөрән салулардан килеп чыккандыр, дип уйлыйлар, чөнки бу бәйрәмдә һәркемгә сөрән салына, һәр кешене бәйрәм белән котлаулар, сабантуйга чакырулар яңгырап тора.Менә хәзер әлеге бәйрәмнең элек- электән килүен раслау өчен авылыбызның иң өлкән кешесе Кәмәрия апаның әлеге бәйрәм турында әйткән фикерләрен теркибез:“Авыл яшьләре үзара тирә-юньдәгеләр белән аралашып яшиләр. Сабан чәчүе беткәннән соң, татар авылларында җыен атналары үткәрелә иде.Яшьләрнең күңел ачу урыны “Таганасты” урамының югары очындагы инеш үзәнлегендә уздырыла. Кызлар үз куллары белән теккән, чиккән киемнәрдән киенәләр, ак тула оек, чабата кияләр.Иң күңелле өлеш мәйдан үткәрү өчен бүләк җыю.Бәйрәмнең бу өлеше “Сөрән” дип атала. Сөрәндә яулык җыю көзгә хезмәткә алыначак ир-егетләр тарафыннан оештырыла. Ике сабантуй арасында тормышка чыккан яшь килен бүләге халык арасында игътибар белән бәяләнә. Бүләк - озын, баш-башы чуклы, чиккән киндер сөлге. Яшь кияүне сөрәнчеләр баш очларына кадәр чөярләр иде. Яшь килен бүләге сабантуй колгасының иң башына бәйләп куела һәм көрәш батырына бүләк ителә иде”.Әйе, бу гореф-гадәт бүген дә шушылай үткәрелә.Авылда хәзер “ Сөрән” бәйрәме төнге сәгать икедә башлана. Кичке уенда биеп күңел ачкан халык авыл башына җыела. Ул төнне бер кеше дә йокламый, һәркем көченнән килгәнчә табын әзерли. Ишек алдына әзерләнгән табынга икмәк, пешкән ризыклар, эчемлекләр һәм кабымлыклар, кайнар чәй, урталай ярып пешергән бәрәңге, төрле төсләргә буялган йомырка куела.Сөрәнче егетләр белән бергә олы яшьтәге агайлар да чыга.Алар чиләк тотып,һәр өйдән йомырка җыя. Җыелган йомыркаларның бер өлешен чи килеш сөрәнче егетләр эчәләр: көне буе җырлап йөрисе бар бит, тавыш бетмәсен.Калган йомыркалар сабантуйда көрәшүчеләр өчен тотыла.Әле бәйрәмнәрдә агач кашыкка салып уены өчен дә кирәк була бит. Йомыркалар сөрәнче егетләр артыннан ияреп, тамаша карап йөрүче балаларга эләгә. Әнә сөрәнче егетләр җырлап киләләр. Алар бөтен кешедән аерылып торалар: 10-11 сыйныфны тәмамлаучы һәм әле армиягә алынмаган егетләр. Өсләрендә ак күлмәк, кара чалбар, башларында чигүле түбәтәй, билләрендә чиккән сөлге, аякларында, җәйнең нинди килүенә дә карамастан киез итекләр.Егетләр “Авыл көе”н, “Алмагачы”н җырлап, авылның һәр урамы буйлап үтәләр. Авылдагы һәрбер хуҗалыкка “Яулык” дип сөрән салып керәләр һәм сәламләү җырларын башкаралар: “Атлар иярләдеңме,тайлар йөгәнләдеңме?
Сабан туе җитә диеп,бүләк әзерләдеңме?”.
Хуҗа кеше сабантуйга дип әзерләгән бүләген колга башына бәйли. Җавап итеп егетләр : “Илһам абыйның Татарстан бәйрәменә биргән бүләге өчен Ура!Ура!Ура!” дип сәламлиләр.Хуҗаның үсмер кызы һәм кунак кызлар егетләргә үзләре чиккән кулъяулык бүләк итәләр.Алардан ишеккә кага-кага такмаклап кулъяулык сорыйлар:
“Әйе шул,шулай шул,Айсылудан кулъяулык”.
Алып чыгып биргәнче бу сүзләр кабатлана. Әгәр инде кунак кызы кайткан булса, аннан да кулъяулык сорыйлар.Яшь киленнәрдән алган чиккән сөлге - иң кыйммәтлесе. Яшь кияүне дә читтә калдырмыйлар: аны “Ура” кычкырып чөяләр. Бу йоладан, әлбәттә, үз парларын соңлап тапкан агайлар да читтә калмый. Менә ниһаять, бүләкләр алынып бетә. Йорт хуҗасы әзерләгән сый-нигъмәтләрдән авыз иткәч, рәхмәт әйтү җырлары башлана:
Уйсу җирдә су җыела,анда казлар коена.
Әйдә дуслар рәхмәт әйтик,хуҗаларның сыена.
Өй артындагы умартаң,ел да саен аерсын.
Безне шулай хөрмәтләсәң,ел да саен баерсың.
Биек икән тавыгыз,каршы ява карыгыз.
Без килдек тә кунак булдык,сабантуйга барыгыз.
Бүләкләр җыелып бетә.Бар халык мәдәният йорты янына җыелып сөрәнчеләр белән бергә күмәкләшеп бии,җырлый, күңел ача.Ә аннан соң егетләр горур атлап авыл башындагы агачлыкка - “Таганасты” дип аталган урынга юнәлә. Күзләрендә шатлык балкый.Сөенмәслек мени: авыл сабан туена бүләк җыйдылар бит алар!Кызлар бүләк иткән кулъяулыкларны, яшь киленнәр биргән чиккән сөлгеләрне үзара бүлешәләр егетләр. Әнә никадәр бүләк, чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар җыелган.Әлбәттә,чиккән сөлгеләр батырларга да бүләк итеп бирелә.Ә икенче көнне бар халык Сабантуй мәйданына агыла.Бергәләп күңел ача, төрле бәйгеләрдә үзен сыный, бүләкләр ала,дуслар белән очраша.Кыскасы авыл халкы, тирә-яклардан килүче татарлар барысы бердәм булып рәхәтләнеп бәйрәм итә.Менә шулай авылыбыз халкы йоланы һәр елдагыча җиренә җиткереп башкара.Елдагыча онытылмаслык хатирәләр белән уза ул.
Милли бәйрәмнәр онытыла бару сәбәпле, бер-беребез белән аралашу, очрашу, күрешүләр һаман сирәгәя, хәттә авыл җирендә дә бер-берсен белмәүчеләр бар хәзер.Бәйрәм көннәрендә бергәләшеп туйганчы җырлашып утыруларны, биешүләрнең ләззәте өлкәнрәк апа-абзыйлар, әби-бабайлар хәтерендә генә саклана. Ә бит мөкаддәс бәйрәмнәребез авыр фаҗигалы елларны җиңелрәк кичерергә ярдәм иткән, кешеләрнең күңелен җылыткан, өметләрен өзмәскә булышкан .Шуңа да авылыбыз халкы гореф-гадәтләрне саклап калырга, йолаларыбызга тугры булырга тырышып яши. Шушы изге йолаларыбызны, күңелле гореф-гадәтләребезне кадерләп саклап, яшь буынга түкми - чәчми җиткереп,милли аңнарын үстереп яшәсәк,милләтебезне горур,мөстәкыйль итеп күрә алыр идек.Мәдәни мирасыбызга тап төшермәс идек. Һәм шулай булырына ышаныйк, саклыйк йолаларыбызны!
3бүлек. Яшәү йөген мулдан салган ходай
Милләт кызларының иңенә...
1.Милләтебезнең йөзек кашы – Асия Мөлекова.
Фәнни эшемә материаллар туплап йөргән мәлдә ,мәктәп музеебызда бик тә кызыклы бер язмага тап булдым.Бу язма авылдашыбыз, зур хөрмәткә ия, милләтебез өчен янып-көеп яшәүче, гореф-гадәтләргә битараф булмаган изге күңелле зат Асия Галәветдин кызы Мөлекова (Тәүфыйкова)турында иде.Бу язма мине бик кызыксындырды һәм сокланып укып чыккач ,аның хакында тагын да тирәнрәк мәгълүматләр тупларга булдым.Туганнарына мөрәҗәгать иттем,элемтәгә кереп тагын бик күп нәрсәләр хакында белдем.Ул ел да авылыбыз сабантуйларын сагынып кайта.Кунакларга кайткан чакта мәктәптә дә булырга ярата.Әгәр дә бүген бу шәфкатьле, милли җанлы олуг зат турында сөйләп үтсәм бик урынлы булыр дип уйлыйм.Йөрәгеннән –сафлык, җаныннан –изгелек бөркелеп торган бу шәхес –авылдашыбыз булу белән бигрәк тә горурланабыз.
Асия апа Бөек Ватан сугышы башланып биш көн үтүгә,ягъни 1941нче елның 27 июнендә Кукмара районы Мәчкәрә авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә.Туган авылында 7 сыйныф бетерә.Өйдә авыру әбисе булу сәбәпле ул Кукмарага укырга китә алмый. ”7 ел буена параличтан түшәктә ятучы, ярдәмгә мохтаҗ, изге күңелле карчыкның бәхиллеге барыннан да кыйммәтлеген шул елларда ук аңладым.Газиз әбием берничә елдан үлде.Шуннан соң гына Кукмарага , урта мәктәпкә юл алдым.Тормыш юллары бик сикәлтәле булды.Ачлы-туклы, 41 нче ел балаларына хас авырлыклар белән мәктәпне “бишле”гә генә бетердем”- ди ул.1961 елда Асия апа – Казанның Сәүдә техникумының-товароведение факультетын тәмамлый.Шунда үзенең булачак тормыш иптәше Мөстәкыйм Мөлековны очрата һәм 1962 елда тормыш корып җибәрәләр алар.Ульян шәһәренә күчеп китәләр.Ике ул үстерәләр.1962-67 елларда читтән торып Мәскәүнең Сәүдә-экономика институтын тәмамлый Һәм Ульян өлкә җирле промышленносте өлкәсендә озак еллар баш бухгалтер булып эшли.
2.Дөньяны үзгәртүче хатын-кыз.
Ульян шәһәрендә беренчеләрдән булып кооператив кафе ачып җибәрү бәхетенә ирешкән тәвәккәл, милли аңлы татар хатыны ул Асия апа.Әйе,1987 елда кооперативлар төзү буенча хөкүмәт законы чыккач,партиянең күчермә юлы белән кооператив ачарга билгелиләр аны.Шул көннән башлап , бөтен көчен,белемен куеп ,беркемгә дә таныш булмаган яңа эшкә-үз-үзеңне тәэмин итеп эшләү тәртибенә керешә.Ульян шәһәренең нәкъ уртасында татар-мөселман кафесы ачып җибәрә ул.Аны 20 ел буе җитәкләп, 2007 елда җитәкчелекне улы Илгизгә тапшырып, лаеклы ялга чыга Асия апа.Эшләү дәверендә бик зур кыенлыклар аша узарга туры килә аңа.Ләкин ул сынмый, сыгылмый,тырыш, горур татар хатыны булып кала белә.Барысына да түзә, чөнки күпләп руслар яшәгән шәһәрдә бу кафе бердәнбер татарларның сыену урыны була.Шәһәрдә хәлал ризыклар белән генә эшләп килүче бердәнбер кафе “Ашханә” дип исемләнә.Асия апа төрле милли йолалар, гореф-гадәтләребезне үз эченә алган күп төрле кичә-бәйрәмнәр оештыра монда.Яшьләрне җыеп “Аулак өй” кичәләре оештырып,аларны үз милләттәшләре белән таныштырып, кавыштырып, туйлар да үткәрәләр алар.Нинди генә милли бәйрәмнәребез үтми ул кафеда:дини бәйрәмнәр, корбан ашлары, никахлар, туйлар һ.б.Иң әһәмиятлесе , ачылган көннән башлап “Чардаклы” балалар йортына шефлык итәләр алар.”Минем максатым-байлык туплау түгел, мохтаҗларга ярдәм итү.Чөнки сабый чактан ук икмәк тәмен, кадерен белеп үстем.Шуңа да тилмереп кергән бөтен кешене тукландырып чыгарабыз.Акчасызларны Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен дип ашатып чыгарабыз.Йокыдан торуга нинди изгелек эшлим икән дип милләтебез хакында уйлыйм .Һәм көнемнең файдалы үтүенә сөенәм.Бер изгелек итсәң, үзеңә уны белән кайта ул”-ди Асия апа.Аннан болай дип тә өсти:”Милләтләр дуслыгы бик мөһим нәрсә ул.Кадрен генә белик.Кем ул милләтче, кем ул милләтпәрвәр дигәндә?Милләтче ул гел үз милләтен генә өстен куеп башка милләт кешеләреннән көлүчедер,ә милләтпәрвәр-үз милләтенең телен саклап калуда, динен, изге гореф-гадәтләребезне кайтаруда армый-талмый көрәшүчедер.Ходай Тагәләнең барлыгына, берлегенә ышанам.Хәлемнән килгәнчә Ислам дине кануннары белә яшәргә тырышам”.2005 елда күптәнге теләге-Хаҗ сәфәрен кылырга насыйп була аңа.Аннан соң Казанда Югары”Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлавы белән дә үзен бик бәхетле сизә Асия апа.Хәзеге вакытта Ульян Өлкә татар мәдәни автономиясе каршында курслар ачып, дин дәресләре алып бара һәм Автономия идарәсенең дин бүлеген җитәкли.Бөтендөнья татар конгрессының 1, 3, 4 корылтаенда һәм Казаныбызның 1000 еллык юбилеенда делегат булып катнашуы белән дә бик горурлана ул.Инде менә дистә елга якын татар хатын –кызларын берләштерүче ”Ак калфак” оешмасының җитәкчесе. Аның төп максаты:балаларга, яшь аналарга, хатын-кызларга милли һәм дини тәрбия бирү, иман нуры иңдерү.Милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне торгызу, халкыбызны милли тәрбияле итеп күрү.
Татарстанның Кукмара якларында, ә иң мөһиме безнең авылыбызда туып үскән, ләкин гомерен Ульяновск җирендә хезмәт итүгә багышлаган мөхтәрәм, асыл зат-Асия Галәветдин кызы Мөлекованы Ульян шәһәрендә, гомумән Татарстанда ихтирам итмәгән кеше бик сирәктер.Күпләр бик мөләем, киң күңелле, ачык йөзле һәм ярдәмчел татар хатын-кызын сәләтле, булдыклы, максатына ирешүчән малтабар буларак хөрмәтләсә, күпләр өчен ул халкыбызның бүгенге халәте һәм киләчәге өчен борчылып ,җан атып яшәүче шәхес сыйфатында билгеле.”Кечелек итсәң-олылык күрерсең” дигән искиткеч мәгънәле бу әйтем, тормышы, кылган гамәлләре белән халкыбызның зирәклеген, шәфкатьлелеген, киң күңеллелеген гәүдәләндерүче зат –авылыбыз ,туган ягыбыз горурлыгы, милли күңелле Асия апа кебекләр хакындадыр ахры.Әйе, ул чын мәгънәсендә , кешегә кечелек биреп, үзенә олылык алып яши.Шуңа да татар халкы аны ярата, хөрмәт итә.Күргәнебезчә,гамәленә күрә олылыгын да күреп яши ул бүген.Туган ягын, туган халкын яратып, сагынып кайта ул.Сабантуйларында ялкынлы, сагынычлы чыгышлары белән авылдашларын сөендереп, сабантуенда үзеннән зур бүләкләр ясап изгелекләр кыла ул.Милли йолаларыбызны шулай кадерләп саклаган авылдашларына чын йөрәгеннән чыккан рәхмәтен белдерә ул.Шундый гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны үстереп , саклап, яшь буынга милли тәрбия биреп яшәү, бүгенге болгавыр чор балаларына бик кирәк, дип азсызыклый ул.Һәм Асия апа хакында мондый сүзләр белән тәмамлау урынлы булыр дип уйлыйм:
Шундый матур Сезнең гомер юлы,
Таң калырлык, уйлап карасаң.
Шулай итеп яшәп буладыр ул
Үз халкыңны чынлап яратсаң.
Әйе, халкын, туган ягын өзелеп яратучы, сагынып яшәүче бу олуг зат турында бары тик мактау һәм соклану сүзләре генә әйтәсе килә.Без, чын күңелебездән татарның милли җанлы кызы, авылдашыбыз белән горурланабыз, аның гореф-гадәтләребезне торгызуга куйган зур көче, тәвәкәллеге алдында баш иябез.Яшь буынга үрнәк күрсәтерлек гамәлләре өчен рәхмәт әйтәбез,яратабыз, хөрмәт итәбез.
Йомгаклау.Туган ягыбызның, борынгы бабаларыбызның үткәнен, милли гореф-гадәт, йолаларыбыз хакында өйрәнеп шуны төшендем:гаҗәеп бай күңелле, тырыш, изге җанлы икән безнең милләтебез.Горурланып сөйләрлек үткәне, төрледән-төрле йолалары ,матур бәйрәмнәре – үзе бер рухи байлык.Тарихыбызның гыйбрәтле һәм сокландыргыч сәхифәләренең, халкыбызның рухи мирасының бәяләп бетергесез кыйммәткә ия булуын аңлаганда гына күңелдә милләтең өчен горурлык хисе туарга мөмкин шул.Милләтебезнең саф, иманлы, горурланырлык шәхесләре хакында өйрәнү тагын да зур ләззәт бирде күңелгә.Бигрәк тә туган ягыбызның,авылыбызның бөек шәхесләргә бай булуы шатландырды.Безнең авылыбызда гына шундый үзенчәлекле,элек –электән килә торган гореф-гадәтләренең сакланышы буларак- Сабантуй,Сөрәннең үткәрелү тәртибе турында тирәннән өйрәнү –татарларның милли үзаңлы булуы,авыл халкының матур бәйрәмнәрне ,милли йолаларны зур кызыксыну белән җиренә җиткереп үткәрелүе, шул ук вакытта мәктәп балалары арасында да милли йолаларыбызны ныгытуга, милли тәрбия биргә зур көч куелуы расланды.Моннан чыгып шуны әйтәсе килә, яшь буынның киләчәге , авылыбызның киләчәге гореф-гадәтләребез аша якты булыр, милли йолаларыбыз сакланыр, мәдәни мирасыбыз зур хөрмәт белән өйрәнелер, югалмас дигән өметтә калабыз.Авылыбыз, безнең туган ягыбыз, йолаларыбыз – ул безнең горурлыгыбыз.
Библиография.
1.Ф.С.Баязитова.”Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары”
Казан.Татарстан китап нәшрияты,1995.
2.Ә.Кәримуллин.”Татарлар: исемебез һәм җисемебез”
Казан.Татарстан китап нәшрияты,1991.
3.”Мәгариф” журналы:№12,2004; №12, 2009; №5,2008; №4,2005;
4.”Мәдәни җомга”газетасы №49, 9.12.05;
“Өмет”газетасы 30июнь 2001 ел, 7 декабрь 2007ел,30 апрель 2004ел;
“Хезмәт даны”газетасы 25 январь 2008 ел.
5.Музей , архив материаллары.
6.Авылның өлкән буын сөйләгәннән истәлекләр, фотолар.
Тезис.
Мин үземнең бу фәнни-тикшеренү эшемне “Милли йолалар-рухи байлык” дип атадым. Борынгы бабаларыбыздан мирас булып калган байлык- ул гореф-гадәтләребезне,милли йолаларыбызны бүгенге көнгә кадәр саклап калу.Бу безнең авыл халкының йолаларыбызга битараф булмыйча, аны җиренә җиткереп башкаруын бүген дә күрергә мөмкин булуга мин бик шат.Шуңа да мин бик горурланам һәм милли йолаларыбыз тарихы белән бик кызысынам. Шулардан чыгып фәнни эш башкарырга уйладым һәм аны “Милли йолаларыбыз-рухи байлык” дип исемләргә булдым.Борынгы бабаларыбызның яшәү шартлары, халкыбызның бәйрәм һәм көнкүреш йолаларын өйрәнү теләге миндә авылым халкының йолаларыбызны саклап калырга, аны үстерергә ниятләвеннән туды дияр идем. Шуннан чыгып мин милли йолалар турында тирән эчтәлекле мәгълүматлар туплый башладым.Вакытлы матбугат материалларына, мәктәп,авыл китапханәсе һәм музеена,авылымның мөхтәрәм карт-карчыкларына мөрәҗәгать иттем. Фәнни эшемә төрле чыганаклардан материаллар туплап авылымның районда иң бай тарихлы һәм милли йолаларыбызны саклап яшәүче авыл булуы, милли җанлы шәхесләре турында яктыртырга тырыштым. Һәм милли йолаларыбыз, авылыбыздагы гореф-гадәтләрне тирән өйрәнеп, башкаларга бу хакта сөйләп, үземнән бераз булса да файдалы өлеш кертү яхшы эш булыр дип уйладым.Чөнки туган ягыбыз, авылыбызның горурланып сөйләрлек йолалары, яшәү йөген үз җилкәсендә иярләүче милләтпәрвәрләре бар.Чын мәгънәсендә милләтебезнең йөзек кашы булырдай шундый асыл затлы хатын-кызлары, горур,батыр уллары белән мактанырлыгы бар авылыбызның.Күкшел-Мәчкәрә авыллары гомер-гомергә бердәм, дус-тату булып яшиләр.Һәм хаклы рәвештә туган ягыбыз шәхесләре, милли йолалары белән горурлана алалар. Эшемнең төп максаты:
- Милли йолалар, аларның үткәрелү тәртипләре белән таныштыру;
- Туган ягыбыз, халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына, хезмәткә ихтирамлы караш тәрбияләү;
- Авылыбызның күркәм хезмәт бәйрәме – Сабантуй һәм сөрән уздыру турында тирәнтен өйрәнү.
Авылыбызның өлкән буыннары белән очрашып йолалар хакында мәгълүматлар туплау, халкыбыз тәҗрибәсен өйрәнү.
Эшем 3 бүлектән тора.Беренче бүлектә милли йолалар, гореф-гадәтләр, халкыбыз йолаларының тәрбияви әһәмияте, йолаларның милли дустанә мөнәсәбәттә яшәүгә чыганак булып торуы хакында азсызыклап үттем.Ә икенче бүлектә исә Сабантуй,сөрән,һ.б. йолалар хакында кыскача тукталып үттем.Иң мөһиме үз авылыбызда уза торган сөрән,сабантуй йолалары хакында тирәнтен сөйләргә тырыштым.Шул ук вакытта мәктәп укуыларының мәктәп сабантуен нинди тәртиптә үткәрүләре хакында да бераз сөйләп үттем.Бигрәк тә авылыбыз халкының милли гореф-гадәтләребезне хөрмәт итүен аңлатып үтәсем килде.Өченче бүлектә авылыбызның,милләтебезнең йөзек кашы,асыл татар хатыны Асия апа Мөлекова турында яктырту урынлы булыр дип уйладым.Чөнки Асия апа чын мәгънәсендә бар йөрәге белән милләтен яратучы, аның киләчәге, гореф-гадәтләре, йолалары өчен янып-көеп яшәүче мәрхәмәтле, милли җанлы олуг зат.Йомгаклап шуны әйтәсем килә, яшь буынның киләчәге , авылыбызның киләчәге гореф-гадәтләребез аша якты булыр, милли йолаларыбыз сакланыр, зур хөрмәт белән өйрәнелер, югалмас дигән өметтә калабыз.
Тимербаева Илүзә Нурәхмәт кызы, 10 нчы сыйныф укучысы
Мәчкәрә урта гомуми белем бирү мәктәбе