Просмотр содержимого документа
«Азкомплектлы м?кт?п дип акланырга хакыбыз юк»
Бүгенге көндә авыл җирлегендә белем бирү учреждениясе авылны саклап калуның төп факторы булып кала. Авыл җирлегендәге демографик үзгәрешләр мәктәпләрдәге укучы балалар санының кимүенә китерде. Әлеге күренеш белем бирү процессын оештыруда билгеле бер кыенлыклар тудыра.
ТР Мамадыш муниципаль районының “Урта Кирмән урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - азкомплектлы авыл мәктәбе. Барлык укучыларның 43% ы 5 авылдан мәктәп автобусы белән йөрүче балалар. Болар арасында башлангыч класс укучылары да, чыгарылыш класс укучылары да бар.
Класстагы укучы балалар саны аз булуы индивидуаль якын килеп укыту алымнарын куллану өчен уңай шартлар тудыра. Шуңа да карамастан, укучыларның психологик халәте еш кына киеренке булып кала бирә. Бала һәрдаим контроль астында тора. Ел саен безнең укучыларыбыз район, республика күләмендәге спорт ярышларында, фән олимпиадаларында, фәнни-гамәли конференцияләрдә призлы урыннар яулыйлар. Бу уңышлар зур әзерлек таләп итәләр. Мәктәбебез укучылары район башлыгының “Сәләтле балалар” проектында катнашып киләләр. Әлеге проект кысаларында имтиханнарга әзерлек эшләре дә алып барыла.
Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эше мәктәп эшчәнлегенең төп юнәлешеләренең берсе. Укучыларыбызны имтиханнарын уңышлы тапшырырлык итеп әзерләү өчен системалы рәвештә мониторинг алып бару, нәтиҗәләрне анализлау, үзләштерү сәләтләре төрле булган укучылар белән шәхси якын килеп эшләү планы төзү һәм шуның буеенча эшләү мәҗбүри. Имтиханнарга әзерлек мәсьәләләре педсовет, методсовет, фән укытучыларының методик берләшмә утырышларында, директор алды киңәшмәләрендә карала, ата-аналар җыелышларында күтәрелә. Урта Кирмән урта гомуми белем мәктәбендә уку елы башланганчы имтиханнарга әзерлек эше планы төзелә. Һәр укытучының үзенең эш планы була. Әзерлек эшләре түбән класлардан ук башлана: белемнәрне тикшерүдә тест алымнарын куллану, үзләштерелүгә карап имтихан биремнәрен эшләтү укучыларда БДИ турында күзаллау тудырырга ярдәм итә. Уку елы башында ук чыгарылыш класс укучылары һәм аларның ата-аналары белән җыелышта сайланачак фәннәр барлана, укучылар белән өстәмә эшләү графигы төзелә. Фән укытучылары дәрестә эшләгәннән тыш дәресләргә кадәр дә, дәресләрдән соң да, кич белән дә имтиханнарга әзерлек эшләре алып баралар. Тик менә башка авылдан йөреп укучы балаларга кич килүе, дәресләрдән соң калып эшләве кыенгарак туры килә.
Азкомплектлы авыл мәктәпләрендә имтиханнарга әзерләүнең тагын бер кыенлыгы бар. Биология һәм химиядән, тарих һәм җәмгыять белеменнән, математика һәм информатикадан авыл мәктәпләрендә бер укытучы укыта. Безнең мәктәптә ел саен биология, химия, җәмгыять белеменнән БДИ сайлыйлар. Кайсы елларда тарих белән физика да сайлана. 9нчы класс чыгарылыш укучылары да әлеге фәннәрне сайлыйлар. Бер укытучыга дүрт төрле төркем белән эшләргә туры килгән еллар да була. Шуның өстенә әле төрледән-төрле конкурсларда катнашырга да кирәк, чөнки укытучының активлыгы нәкъ менә шулар белән үлчәнә.
Бүгенге көндә безнең чыгарылыш класс укучылары дәүләт йомгаклау аттестацияләрен уңышлы гына үтеп киләләр. Алга таба да авыл укытучысына сабырлыклар, укучыларга уңышлар теләп калыйк.
Мәктәп – җәмгыятнең заказын үтәүче оешма. Җәмгыять шәһәр мәктәбенә дә, авыл мәктәбенә дә бертөрле заказ бирә: бүгенге җәмгыяттә стандарт булмаган фикер йөртә алучы, бар яктан да көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү. “Без азкомплектлы мәктәп” дип акланырга безнең хакыбыз юк.
Искандарова Гөлназ Вакыйф кызы,
ТР Мамадыш муниципаль районы
МБГБУ “Урта Кирмән урта гомуми белем мәктәбе”нең
укыту эшләре буенча директор урынбасары .