Бәйрәм бүләге
(хатын-кызлар бэйрэменә сценарий)
Алып баручы: Кадерле әниләр, әбиләр! Сезне 8 март – халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелебездән котлыйбыз. Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Сезгә озын гомер, бәхет телибез.
Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләуче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләр! Бүгенге кичәбезне Сезгә багышлыйбыз.
1бала: Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,
Бар дөнья көлеп торсын,
Әни бәйрәме икәнне
Әти дә белеп торсын.
2бала: Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
3 укучы. Әниләрне, әбиләрне
Кадерлибез, зурлыйбыз.
Чын күңелдән һәммәгезне
Бәйрәм белән котлыйбыз.
4 бала: Тыңлап бишек җырларыңны
Елавым басылган бит.
Телем дә минем иң элек
“Әннә” дип ачылган бит.
5 бала: “Әни” диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз, һич ярамый,
“Әни” сүзен таптарга.
6 бала: Әбием, алтыным,
Минем иң якыным.
Яратам, яратам
Мин аны!
7 бала: Бәхетле бала гына
“Әни” сүзен әйтә ала
Аңлагансыздыр инде
Мин – бик бәхетле бала.
8 бала: Әнием, кадерлем!
Син энҗе бөртегем!
Син хөрмә җимешем,
Син йөрәк тибешем.
9 бала: Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә,
Нигә кояш көлеп карый,
Беләбез һәммәбездә.
Бүген- әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
10 бала: Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,
Теләгем бар минем дә:
Мәңге шулай кояш кебек
Балкы күңел күгендә.
Җыр: “Әниләр бәйрәме “
Алып баручы: Кадерле хатын-кызлар, әниләр!
Балагызның берәве сез,
Гаиләнең йөрәге сез,
Иминлекнең терәге сез.
Һәркемнең кирәге сез.
Сез чаялар, сез батырлар
Сез дөньяда иң матурлар.
Сез булганга тормыш ямьле,
Сез булганга яшәү гамьле.
Сезнең игътибарыгызга бию тәкъдим итәбез – вальс.
Вальс башкарыла.
Алып баручы: Кадерле әниләребез, әбиләребез! Сезнең такырлыгыгызны, зирәлегегезне тикшереп карыйк әле. Мин сезгә сораулар бирермен, ә сезгә тиз генә җавап бирергә кирәк. Сорауларны мин тәртип буенча биреп барырмын.
Дөньяда берәү генә-
Авылда өй саен. ("ө”).
Казан ханбикәсе.(Сөембикә)
Алтын таракның төшеп калган урыны (басма)
Кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп сакалын селкетә? (Галигә)
Берьюлы ничә куян артыннан куарга ярамый? (2)
Бер тапкыр кискәнче ничә тапкыр үлчәргә кирәк? (7)
Г. Тукайның "Әйдәле, Акбай, өйрән син ” дип башланган шигыренең исемен әйт ("Кызыклы шәкерт”)
Кайсы бәеттә тәртипсез малайлар кошларга әвереләләр? (Сак- Сок)
Кызыл калфакка әбисенә барганда нәрсә очраган? (бүре)
"Як-ягымда һич кеше юклыгын белдем дә мин,
Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.”
Бу өзек кайсы шигырьдән? (Су анасы, Г. Тукай)
Алып баручы: 1. Кызлар башкаруында җыр “Әниемнең кочагы”
2. Шигырь
Алып баручы: Хатын-кыз берьюлы 3-4 эшне рәхәтләнеп җиренә җиткереп эшли ала. Ваннада керебез юыла, плитәдә ашыбыз пешә. Шул ук вакытта телефоннан сөйләшәбез, телевизордан кино карыйбыз, балабызга өйгә бирелгән эшне эшләшәбез. Кадерле кунакларыбыз, алдагы биремне үтәгәндә сезгә берьюлы 2 генә эшне башкарасы булыр. Бу бирем сезнең өчен әллә ни катлаулы булмас дибез.
Бу бирем “Баш хисапчы” дип атала. Сезгә акчаларны саный – саный, сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска кирәк булачак.
- Балагызның исеме ничек?
- Балагызның фамилиясе ничек?
- Балагызга ничә яшь?
- Балагызның әтисе ни исемле?
- Балагызның аяк киеме размеры?
- Балагызның туган көне кайчан?
- Балагызның күз төсен нинди?
- Балагыз ничәнче сыйныфта укый?
- Балагыз нәрсә ашарга ярата?
- Бүгенге числоны әйтегез.
- Үзегезнең исемегезне әйтегез.
-
Алып баручы: Рәхмәт сезгә, әниләр.
1. Малайлар башкаруында бию: “Разбойники”.
2. Шигырь
Алып баручы: Алдагы бирем, кадерле кунаклар, сезнең өчен генә түгел, балалар өчен сюрприз. Кечкенәдән яхшы таныш әкиятләр – “Шалкан” һәм “Түгәрәк икмәк” (Колобок) әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәтергә кирәк булыр.
(Әкиятләрне карау)
Алып баручы: Рәмәт сезгә, кунаклар! Мондый таланталы балаларнаң әниләре талантлы булуына шигем юк иде.
Кызлар башкаруында җыр “Мамина улыбка”.
Бию “Маленькая страна».
Бәйрәм бүләксез булмый ул.
Барыгыз да беләсез.
Безнең ничек тырышканны,
Хәзер менә күрерсез!
Нәни кулларыбыз белән мин
Тик сезгә, диеп кенә.
Әзерләдек бүләкләрне
Бик зур көч куеп менә.
(Бүләкләр тапшы
Алып баручы : Хөрмәтле әниләр, әбиләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Балаларыгыз өчен сездән дә якты, сездән дә рәхимле, олы җанлы кеше юктыр. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Алга таба да балаларыгызга яхшы тәрбия биреп озак яшәргә язсын сезгә!