СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Бәйрәм сценариясе "Хуш,бакчам"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Мәктәпкә хэзерлек төркеме балаларын мәктәпкә озату бәйрәме.Балалар үзләренең җырларын җырлыйлар,биюләрен бии,шигырьләрен сойлиләр.Үзләренең  балалар бакчасында алган белемнәре ярдәмендә Элифбага да,Кызыл Калфакка да булышалар.

Просмотр содержимого документа
«Бәйрәм сценариясе "Хуш,бакчам"»


Татарстан республикасы Биектау муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Коркачык авылы “Черемушка” балалар бакчасы”











Мәктәпкә озату кичәсе


“Хуш, бакчам!”





Тәрбияче:Ибраһимова Л.Ә.


2018ел.



Голназ:Нинди матур иртә бүген,

Кояш чыккан яктырып.

Кошлар сайрый ян бакчада,

Берсен-берсе уздырып.


1 а.б.: Бакча белән саубуллашу көне,

Ул гаҗәеп моңсу, күңелле.

Шундый көн бу – олы бәйрәм үзе,

Үзгәртә дә куя тормышны.


2а.б.: Баш очыннан ак болытлар ага,

Ак болытлар – сезнең балачак.

Балачакка кире кайтып булмый

Алар шулай ап-ак калачак.

Ак болытлар – сезнең балачак

1 а.б.: Йөрәк түрендә җуелмас эз калдырган иң якты хәтирәләр кеше тормышының кайсы чорында күбрәк очрый икән? Мөган, чыклы үләннәрдә яланаяк йөргән, әти-әни белән җитәкләшеп бакчага килгән гамьсез, кайгы борчуларсыз балачактадыр.

Менә безнең балалар өчен дә дулкынландыргыч та, шатлыклы да һәм моңсу да бәйрәм көнебез килеп җитте. Моңсу, чөнки күптәннән көткән, әмма безнең өчен бик тиз килеп җиткән көн бу. Бәхетле, үзенең гаилә бәйрәмнәре ,

әти-әнинең уртасында, аның бармакларына тотынып, адымнарына өлгерергә тырышып йөгергән, әкияттәге тормышны чынбарлык итеп кабул иткән чиста балачак белән саубуллашу көне.


2а.б.: Кадерле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар! Бүген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Ә шулай да бүген безнең күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар. Эш дигәндә мин диеп, ял иткәндә җырлыйм – биим дип тыпырдап торган балаларны без ныклы белем алырга,укырга-язарга өйрәнергә бик сөенеп укытучы апаларына тапшырабыз.

Шатлыклар күңелебездә,

Ал кояш күгебездә.

Рәхәтләнеп бәйрәм итик,

Чыгарылыш кичәсендә.


  • Каршы алыгыз, сезнең каршыгызда чыгарылыш төркеме балалары.


Бию: Балалар залга үтәләр, Бэхетле балачак киенэ биеп керэлэр.



1.Ралинэ:

Шомырткай” – дип атала

Безнең гүзәл бакчабыз

Истәлекле көн бүген

Бакча белән хушлашабыз,

2.Булат:

Бакчабызда бүген бәйрәм

Бәйрәмнең дә ниндие

Барыбызда көтеп алган

Мәктәпкә озату коне.

3.Энфис: Олы бәйрәм бүген бездә,

Зурлар инде күбебез.

Бакча белән хушлашабыз,

Бүген соңгы көнебез



4.Ильвина:

Бездә бәйрәм!Бездә бәйрәм!

Менә шуңа күрә без.

Шатланабыз, сөенәбез,

Елмаябыз, көләбез.

5.Тимерхан:

Гади бәйрәм түгел бүген,

Ул гомергә бер килә.

Бүген менә бакчабызга,

Дуслар, туганнар килә.

Илфар: Җыр да җырлыйк әле

Апаларны зурлап,

Бу җыр булсын бездән истәлек.

Гомер буйларына җитәрлек.

Җ ыр:Сау бул,бакчабыз.


Ильвина:Бераз гына моңсу да,

Шатлыклы да көнебез.

Балачакның иң кадерле

Баскычын бит үтәбез.

Булат:Сагындырыр, сагындырыр,

Бакчабызның һәр көне.

Туган йорттай якын булган,

Һәр бүлмәсе, һәр җире.


Ралинэ:Күп нәрсәне тәүге тапкыр,

Без төшендек бакчада.

Ни өчен яз ел да килә

Карлар явып торса да.

Энфис:Җәйләр үтеп, көзләр җиткәч,

Без барырбыз мәктәпкә.

Ә бүген без бакчабызда

Җыелыштык бәйрәмгә.



Ильфар:Без бакчага килгән көнне

Бик – бик бәләкәй идек.

Еладык ул көнне күрсәтеп ишеккә

“Әннә, кил тизрәк!” диеп.

Тимерхан:Апалар әнидәй

Еласак юатты,

Боексак – уйнатты,

Ачыксак – ашатты,

Арысак – йоклатты.

Үз улы, үз кызы шикелле,

Ул сөйде аркамнан,

Сыйпады чәчемнән – яратты.


А.б:Эйдэгез бер биеп алыйк.Иң матур биюләрнең берсе вальс биюе.Буген сезнең өчен ул согысы.Ләкин сезнең тормышта куп валҗс биюләре булыр әле.

Вальс биюе.

Балалар вальс биегэндә Әлифба керэ(бик куңелсез генә)

Әлифба:Исәнмесез ,сездә буген бәйрәм ахры.Барыгыз да шат,матур киенгәнсез.

А.б:Эйе,бездә буген балаларны мэктэпкә озату кичәсе.Ә сез кем буласыз.

Ә:Мине сез беләсез,балалар узегез әйтегез әле,мин кем икән?

Балалар:Әлифба

А.б:Әлифба,син буген никтер бик күңелсез,елмаймыйсың да,шатланмыйсың да?

Ә:Ничек шатланыйм инде,менә минем битләремне бер малай йортып алды .(елый)

А.б:Бик начар булган шул,балалар китапларны йортырга ярыймысың?

Балаларның җаваплары.

А.б:Ярар,Әлифба,син кайгырма! Без сиңа ярдәм итәрбез.Балалар белән синең битләреңне ябыштырырбыз.

Ә:Рәхмәт,ләкин ул битләрне болай гына ябыштырып булмый шул.Аларны ябыштыру өчен биттә нәрсә язылганын укырга кирәк,әгәр

дөрес укысалар битне ябыштырып та булачак.


А.б:Бик яхшы.Безнең балалар бакчада йөргэндә бик тырыштылар,хәрефләрне дә өйрәнделәр .Аларны кушып укый да алалар.Балалар,Әлифбага булышабызмы?

Балалар Әлифбадагы хәрефләрне әйтәләр.Аннан идәнгә коелган биттләрдә нәрсә язылганын укыйлар.Битләрне ябыштыралар.

Әлифба:Бик зур рәхмәт сезгә,акыллы,тәртипле балалар икән сез.Әни-әтиләрегезгә дә зур рәхмәт,шундый тәртипле балалар үстергәнгә күрә.

Менә хәзер минем дә сезнең белән бәйрәм итәсе килә.

А.б:Балалар,әйдәгез “Мәктәпкә барам “җырын җырлап алабыз.

Җыр: Мәктәпкә барам.


Ә:Булдырдыгыз,сез чынлап та мәктәпкә барырга әзер икәнсез.Балалар сез бер кайчан да китапларны йортмагыз,пычратмагыз. Ярар, мин китим инде,без сезнең белән мәктәптә тагын очрашырбыз әле.Хушыгыз!


Бию:Бизнецменнар биюе.

Кызыл калфак керэ.

К:Исәнмесез,балалар.Сезнең мәктәпкә баруыгызны ишеттем дә сезнең янга килдем.Мин Кызыл калфак булам.Менә эбием янына бара идем ,ләкин юлны оныттым.Дорес юлны табу өчен миңа менә бу мисалларны чишәргә кирәк.Ә миңа мисалларны чишәр өчен сезнең янга барырга куштылар.Балалар миңа булышырсыз микән.


Балалар мисалларны чишәләр.1+1= 6+2=..........

Кызыл калфак:Рәхмәт балалар.Менә юлны да искә төшердем. Сез бик зирәк балалар икәнсез.Мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыгыз.Сау булыгыз.

Сезне котларга дип кечкенәләр дә әзерләнеп килгәннәр.

Кечкенәләр котлый.

Камиль:Миннән дә бәләкәй булгансыз,

Сез бакчага килгәндә.

Кара ничек зур үскәнсез,

Китәр вакыт җиткәндә.



Данил:Мин мәктәпкә барыр идем

Бернигә дә карамый.

Тәрбияче апа әйтә

Әле пока ярамый.

Булат:Татарча да сөйләшәбез

Русчасын да беләбез.

Рәсемнәр дә ясыйбыз.

Әкиятләр дә тыңлыйбыз.

Ралинә:Тәмле итеп ашыйбыз,

Биибез дә,җырлыйбыз

Матур уенчыклар белән.

Рэхэтлэнеп уйныйбыз





Фирүзә:

Бик күңелле бакчабыз

Тик сез генә китәсез.

Үзебезнең күчтәнәчне

Җырлап бүләк итәбез.

Җыр:Гүзәл Туган ягыбыз.

Ранил:Мин бакчада калам әле,

Мәктәпкә яшем җитми.

Бакчада да бик рәхәт,

Калуга исем китми.

Алёша:Наша воспитатели

Много сил потратили,

Каждый день и каждый час

Они заботились о вас!

Лиза:Мы забавные,смешные,

Были ведь и вы такие.

Мы немножко подрастем,

Тоже в школу к вам придем!

Хэзер малайлар башкаруында моряклар биюен карап утэрбез.

Бию моряклар.

Булат:Мәктәпкә баргач, дуслар,

Бик тырышып укыгыз.

Яңа дуслар сез табыгыз,

Яманнан сак булыгыз.

ИделияАнда да сез сынатмассыз,

менә күрербез әле,

болар безнең бакчаныкы,

диеп йөрербез әле.



Гөлназ

Тапкыр балалар икәнсез,

Күп нәрсәләр беләсез.

Зирәк, матур уйлар белән,

Белем иленә керәсез.

Май аеның ахыры да җитте.Алда безне чәчәкле җылы җәй кетә. Менә безнең кызлар чәчәк биюен сезгә буләк итәләр.

Чәчәклэр биюе.

Коресспондент керә:Исәнмесез,Бу Шомырткай балалар бакчасы микэн? .

А.б:Әйе.

К:Мин кореспондент булам.Менә сезне бик акыллы балалар диеп мактадылар шуңа сезнең яныгызга килдем.Сезне төшереп китәргә булдым.Узегезнең садик турында сөйләгез әле.

Балалар сөйли.

К:Менә мәктәпкә барабыз дисез.Ә үскәч кем булырга телисез соң,

Алдан төшерәлгәнне презентация күрсәтәләр.

А.б:Менә буген ел буе эшләгәннәргә нәтиҗә ясый торган көн.Безнең балаларыбыз төрле конкурста бик актив катнаштылар.Аларга граматалар,дипломнар тапшырыр вакыт та килеп җитте.

Граматалар тапшыру.

Буген һәр беребезнең куңеле күтәренке.Кызлар сезнең күңелләрегезне “Хорошое настроение”дигән бию биеп күтәрерләр.

Бию.Хорошые настроение.

А.б.: Бакчада үткән еллар – сезнең балачакның бер мизгеле. Әле кайчан гына әти-әниләрегездән аерыласы килмичә, елый-елый ишектән керә идегез. Инде әнә ничек зур үстегез. Елап түгел, елмаеп, колач җәеп килә башладыгыз. Вакыт ничек тиз үтә. Инде бакчадан китәсез. Бүген хушлашу көне, саубуллашу сәгате.


Әнфис:Борчылмагыз, апалар, китәсез дип,

Яныгызга килеп йөрербез.

Сез өйрәткән белем, тәрбиянең

Һәр адымда кадерен белербез.


Тимерхан: Сез бит безгә бик күп белем биреп,

Өйрәттегез бик күп нәрсәгә.

Намус, хезмәт, тырышлык белән

Өйрәттегез дөрес яшәргә.

Ралинә:Тәртипсез чак та булгандыр,

Шаян чак та булгандыр.

Барсы өчен, барсы өчен

Апалар гафу итсен.

Аларда булган сабырлык

Гомер буена җитсен.


Булат:Урамда уйнаган чакта

Сезне күрербез әле.

Бакчаның хәлен белергә

Килеп йөрербез әле.

Илфар:Сагындырыр төркемдәшләр,

Сагындырыр уенчыклар.

Бик еш кына искә төшәр

Бергә уйнаган чаклар.


Ильвина:Беләм апа, беләм.

Син бит орышсаң да,

Якын итеп кенә орыштың.

Өйрәткәннәрне белмәсәк,

Әниләрчә син бит борчылдың.


Балалар эйдэге портфель тутыру уенын уйныйбыз.



А.б:Менә сезнең бәйрәмгә булачак укытучыгыз Зөлфия апа да килгән.Әйдәгез аңа да суз бирик әле.

Укытучы:Мәктәпкә барганчы

башта мин сезне сынап карыйм әле. Сез чынлап та мәктәпкә барырга әзер микән.Мин сезгә сораулар бирәм ,ә сез җавап бирерсез.

.

  • “Кәҗә белән сарык әкиятен кем язган”?

  • Яздан соң кайсы ел вакыты килә?

  • 5 кыз биергә чыккан иде, алар янына тагын 5 малай чыкты. Биергә ничә бала чыкты?

  • Кем ул Г.Тукай?

-Күккә очар өчен косманавка нәрсә кирәк?

-Светофорның ничә төсе бар?

-Нинди агач кыш көне дә яшел булып кала?

-Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?

Балалар сорауларга җавап бирәләр.
Укытучы:Булдырдыгыз.Сезне мәктәпкә без шатланып алабыз.

А.б.: Борчылмагыз, балалар,

Мәктәптә дә апалар,

Бик яхшылар, бик сабырлар.

Алар сезне һәр иртәдә,

Шатланып каршы алырлар.

Менә балалар буген сез узегезнең белемнәрегезне күрсәттегез.Әлифбага да ,Кызыл калфакка да үзегезнең белемегез белән ярдәм итә алдыгыз.

А.б.: Челтер –челтер. Челтер-челтер,

Тәңкәләр челтериме.

Әллә инде чишмәләрнең

Язгы бу бер җырымы? (кыңгырау чыңлый).

Тыңла әле тып-тын калып,

Кыңгырау чыңлавы бу.

Бакчадан сезне мәктәпкә,

Чакырып җырлавы бу.

Чыңлый-чыңлый хәбәр китерә ул,

Көтә диеп мәктәп, парталар.

Белем дөньясына ишекне киң ачып

Көтә укытучы апалар.


Кыңгырау чыңлату.


А.б.: челтер-челтер, челтер-челтер,

Кыңгырау чыңлавы бу.

Балаларның бакча белән

Хушлашып җырлавы бу.



Бергә: хуш сөекле бакчабыз,

Сау булыгыз, апалар.

Сезгә барысы өчен дә

Рәхмәт әйтә балалар.

Җыр:Елмаю


А.б.: Еллар үтә торыр бер-бер артлы,

Ерагая барыр аралар.

Кая китеп, кемнәр булсагыз да,

Бәхетле булыгыз, балалар!