«Сабабашская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ»
Хусаенова Гузелия Гумаровна, учитель начальных классов.
2015г.
Эш төре | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге |
I.Оештыру Эшчәнлеккә мотивлаштыру | Укучыларны сәламли | Укытучыны сәламлиләр Бер-берсен сәламлиләр(бармаклар белән исәнләшү) |
II.Теманы ачыклау Кызыксыну уяту | Табышмакның әйтә:
Җимеше агачында, алмасы тамырында
Җир астында җиз бүкән. Ул ни икән? Бүген нәрсә турында сөйләшербез? Сез бәрәңге турында ниләр беләсез? Тагын нәрсәләр белергә теләр идегез? Нинди бурычлар куярбыз? | Табышмакның җавабын әйтәләр. Бәрәңге Сорауларга җавап бирәләр. Теманы, максат, бурычларны билгелиләр. |
III. Тема буенча эш. Активлаштыру Төркемнәрдә килешеп эшләү | Журналлар күрсәтә. Минем кулымда нәрсәләр? Сез нинди журналлар беләсез? Без дәресебезне телдән журнал формасында үткәрербез. Журнал булгач, аның исеме дә булырга тиеш. Бирелгән кисмә сүзләрне дөрес урнаштырып, җөмлә төзесәгез, журналыбызның исемен белербез. | Сорауларга җавап бирәләр. “Ялкын”, “Сабантуй”, “Салават күпере” Төркемнәрдә эш Кисмә сүзләрдән җөмлә төзиләр. Бәрәңге – икенче икмәк |
1. Бәрәңге – икенче икмәк (Слайд №1) Фикерләрен дәлилли белү | Ни өчен бәрәңгене икенче икмәк дип атыйлар? Бәрәңге гел шулай дәрәҗәле булдымы икән? Безнең илдә аны кайчаннан бирле үстерәләр? Әйдәгез, фикерләребезнең дөреслеген тикшереп карыйк. Журналыбызның икенче битен ачыйк. | Укучылар фикерләрен әйтәләр. |
2. Бәрәңге Россиядә (2 слайд) Бәрәңге каян килгән? Бәрәңге турында мәгълүматны киңәйтү Информация белән эшләү | Нинди сорауларга җавап табарга кирәк? Карточкалар өләшә. (1 кушымта) Сезнең алда текст. Шуны укыгыз һәм җөмләне тулыландырып әйтегез. | Таблицаның “башта” дигән баганасына +, - тамгалары куеп чыгалар. (1 кушымта) Төркемнәрдә эш (2 кушымта) Укучылар төркемнәрдә текст белән танышалар. «Мин ......, белдем», җөмләсен тулыландырып сөйлиләр.. Таблицаның “соңыннан” дигән баганасына +, - тамгалары куеп чыгалар. (1 кушымта) Фикерләрен чагыштыралар. |
3.“Бәрәңге утырту” уены (3слайд) Активлаштыру Кагыйдәләрне бозмыйча, биремнәрне төгәл үтәү | Журналыбызның алдагы бите…. Әйдәгез, без дә бәрәңге үстереп алыйк әле. | Чокыр казу (түгәрәк кәгазь). Утырту (Түгәрәккә бәрәңге кую). Күмү (Түгәрәк белән каплау.). Чүбен утау (Бәрәңге тирәли әйләнеп килү.). Җыю (Беренчесе – өстен ача, икенчесе – бәрәңгене ала, өченчесе – чокырны ала). |
4.Бәрәңге турында мәкальләр, шигырьләр (4 слайд)
Парларда килешеп эшләү Информацияне дөрес билгеләү, аңлаешлы итеп җиткерә алу | Журналыбызның алдагы бите…. - Менә шулай бәрәңге кешеләр өчен икенче икмәккә әверелә. Икмәк турында мәкальләр күп. Икмәк – ил байлыгы. Икмәк – бердәмлек. Икмәк – ил терәге. Икмәктә - хикмәт. Икмәк – тереклек итмәк. Ил табыны икмәктән башлана. Бәрәңге турында мәкальләр ишеткәнегез бармы?
Бәрәңге ашаган тук булыр, тез буыны нык булыр. Бәрәңге – ярты икмәк.
Бу рәсемне күргәч, нинди шигырь исегезгә төште?(слайд 4) | Укучылар җавап бирәләр.
Парларда эш. Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлаталар. Йолдыз “Антенналы бәрәңге” (1 укучы сәнгатьле итеп укый). |
5. Бәрәңгедән ризыклар (5 слайд) Информацияне дөрес, аңлаешлы итеп җиткерә алу | Журналыбызның алдагы бите…. Ә менә “Мундирлы бәрәңге” дип нинди бәрәңгегә әйтәләр? (Кабыгы белән пешерелгән бәрәңге) | Төркемнәрдә эш. Укучылар бәрәңгедән әзерләнгән ризыклар турында сөйлиләр. Бигрәк тә кайсын яратып ашаулары турында әйтәләр. Иң уңышлы чыгышны сыйныфка тәкъдим итәләр. Җавап бирәләр, фикерләрен әйтәләр. |
6. Ял итеп алыйк «Кайнар бәрәңге» уены (6 слайд) Укучыларны активлаштыру | Журналыбызның алдагы бите…. | |
7. Бәрәңге – дару. (7слайд)
Бәрәңгенең дәвалау үзлекләрен ачыклау | Журналыбызның алдагы бите…. Бәрәңге эссе иде. Пешәргә дә мөмкин. Пешкән урынга яңа гына кырган бәрәңге боткасы куярга була. Кем беренче ярдәмне тизрәк күрсәтер икән? Бәрәңгенең тагын нинди дәвалау үзлеген беләсез? Йөткергән вакытта, бронхит вакытында яңа пешкән бәрәңгенең пары белән ингаляция ясыйлар. | Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерәләр.
|
8. Ә сез беләсезме? (8слайд)... Белемнәрне үстерү, ныгыту | Журналыбызның алдагы бите…. Биремне аңлата. | (3 кушымта) Һәр укучыга карточкаларда җавабы язылган берәр сорау бирелә. Укып танышалар. Парлашалар, сорауны икенче укучы укый һәм җавап бирә, дөрес булмаса, беренче укучы төзәтә. Ике укучы да сорауларны укып җавап биргәч, карточкаларны алмашалар. Яңа пар табалар. |
9. Бәрәңгедән эшләнмәләр (9 слайд)
Төркемнәрдә килешеп эшләү, үз эшеңне тәкъдим итә белү. | Журналыбызның алдагы бите…. Нәрсә эшләрбез? | Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерәләр. Төркемнәрдә эш. Һәр төркем бер эшләнмә ясый, аны тәкъдим итә. |
IV. Йомгаклау. Эшнең нәтиҗәсен күрә, дөрес бәяли белү | Журналыбызның соңгы битен яптык. Сез үзегезнең җавапларыгыздан, эшегездән канәгатьме? Бәрәңге турында нинди яңалык белдегез? Тагын нәрсәләр беләсегез килә? | |