Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Яңа Арыш “Әйлән-Бәйлән” балалар бакчасы
Бакчада өлкәннәр көне
Максат: балаларны өлкәннәр көне белән таныштыру. Өлкәннәргә карата хөрмәт, ихтирам хисе тәрбияләү.
Бәйрәм барышы:
Алып баручы. Хәерле көн, бакчабыз хезмәткәрләре, килгән кунаклар, дуслар!
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.
Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
А.Б.: Исәнмесез, безнең өчен бик якын, хөрмәтле булган, өлкәннәребез. Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюларыгыз белән безне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә ак юл күрсәтүче сөекле, хөрмәтле өлкән хезмәттәшләребез, сезне шушы олуг бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Ә хәзер котлау өчен сүзне балалар бакчасы мөдире Гимадиева Рәсимә Мәгъсүмовнага бирәбез...
- Бакча мөдиребезнең җылы теләкләренә кушылып, без дә сезгә кечкенә генә концетр тамашасы тәкъдим итәбез.
А.Б.: Бөтен Россия буйлап үтә бу матур бәйрәм. Безнең бакчага килгән кунак апаларыбыз да зурайдык инде дип күңелләрен төшереп утырмасыннар әле. Аларга берсеннән- берсе матур шигырь бәйләмнәре бүләк итик.
Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,
Сәлам сезгә безнең буыннан!
Бар дөньяны бүләк итәр идем
Әгәр килсә минем кулымнан!
Үтә гомер аккан сулар кебек
Ә күңел һич туймый яшьлектән.
Йөзләрегез инде картайса да,
Ник күңелләр болай яшь икән?
Бәйрәм бүген , Бәйрәм бүген ,
Безнең бакчабызда
Әбиләрне , бабайларны
Котларга килдек монда. (Адель)
Сез бәйрәмнең иң түрендә
Әби, бабайларыбыз.
Бары тик Сезнең хөрмәткә
Яңгырый җырларыбыз. (Камил)
Күмәк җыр: “Әйлән-Бәйлән”.
Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак
Иң ягымлы кешеләр
Иң сөйкемле, Мәрхәмәтле
Алар безнең әбиләр. (Рамазан)
Иң кадерле, иң хөрмәтле,
Булсын җирдә әбиләр
Әбиләрне кадерләсәк
Тыныч булыр ил-көннәр. (Рәсүл)
Зәңгәр күгемдә ал кояш
Сүнмәсен, балкып торсын
Өлкәннәрнең көләч йөзе
Гел көләч булып калсын. (Сәмир)
Зилә башкаруында җыр: “Күбәләк”
Иртән торсам кояш чыгып
Нурларын сипкән иде.
Әбиемнең чәе кайнап
Коймагы пешкән иде.
Без әбине яратабыз,
Ул да безне ярата.
Якты йөзе, йомшак сүзе-
Барысы безгә карата. (Зөһрә)
“Иң ягымлы кешем шул син,
Әбием, бердәнберем!
Өйрәт әле, мин дә белим
Әби булуның серен”.
Әби көлә:”Әби булу
Тора бары оныктан.
Мин бит әби булдым, кызым,
Нәкъ син туган минуттан”. (Зилә)
Диләрә, Рәсүл башкаруында җыр: “Әбием-әбекәем”.
Әби безгә ”тәмле ашлар-
Һәммәсен пешерәм”,- ди.
Балаларым, сез дигәндә
Барысына өлгерәм,- ди.
Әби шулкадәр сагынган
Башлардан сыйпап ала
Яныннан узып киткәндә
Аркадан сөеп кала. (Алия)
Һәр иртәне иркәләп
Дәү әнием уята.
Көләч йөзле әбиемне,
Курчагым да ярата.
Курчагым белән без аңа,
Матур җырлар җырлыйбыз.
Уйнап аргач, дәү әнинең
Әкиятләрен тыңлыйбыз. (Иделия)
Зилә башкаруында җыр: “Матрешкалар”
Гел елмаепкына тора
Барыбызны да көйләп.
Кич утырганда, җыелып,
Көлдерә кызык сөйләп. (Азалия)
Кояш көлеп уянды да
Нурларын сипте мулдан.
Өлкәннәр килде бакчага
Без йөри торган юлдан.
Бүген гади көн түгел бит,
Моны балалар белә.
Елмаеп исәнләшәләр
Өлкән кешеләр белән. (Диләрә)
Мәңге яшь булыгыз әле,
Килик кабат-яңадан.
Ходай насыйп итсен иде
Очрашырга яңадан! (Стася)
Алып баручы. Сабыр, йомшак күңелле хезмәттәшләребез, бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Гел шундый якты йөзле, тәмле сүзле булып онык озак яшәгез!