СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Балалар бакчасында без ничек шөгыльләнәбез?

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат: әйләнә-тирәдәге күргән хисләрне тоемлап, рәсемдә күрсәтә белүне булдыру, кеше ясауны ныгыту, әйләнә-тирәдәгеләргә булышу теләге тәрбияләү.

Просмотр содержимого документа
«Балалар бакчасында без ничек шөгыльләнәбез?»

Тема: балалар бакчасында без ничек шөгыльләнәбез?

Максат: әйләнә-тирәдәге күргән хисләрне тоемлап, рәсемдә күрсәтә белүне булдыру, кеше ясауны ныгыту, әйләнә-тирәдәгеләргә булышу теләге тәрбияләү.

Белем бирү эшчәнлеге:

  • Балалар, башым катты, бер табышмакның җавабын һич белә алмыйм. Миңа булышмассыз микән?

Анда күп уенчыклар,

Шулай ук балалар.

Кайсыгыз белә?

Йә, әйтегез, балалар!



  • Балалар бакчасы.

  • Әйе шул, чыннан да балалар бакчасы. Ничек уйлыйсыз, сез нигә бакчага йөрисез? (Балалар фикере тыңланыла)

  • Балалар бакчасында үзегезнең нишләгәннәрегезне карыйсыгыз киләме? (Презентация карау.)

  • Балалар, бүген эшкә килгәндә миңа бер әни үзенең Айтуган исемле малае турында борчылып сөйләде. Айтуганның бакчага йөрисе килми икән. Миңа өйдә рәхәт, үзем генә уйныйм, ди икән. Ничек уйлыйсыз, Айтуган дөрес эшлиме? (Балалар җавабы тыңланыла.)

  • Айтуганга булышырга кирәк, тик ничек?

  • Әйе, бакчада ничек шөгыльләнүләребез, уйнауларыбыз турында рәсем ясап бирергә кирәк. Сезнең рәсемнәрне күргәч, кызыгып бакчага йөри башлаячак.

Балалар өстәл артларына утыралар. Мөстәкыйль эш.



Йомгаклау: балалар сез бүген нишләдегез? Айтуганга булышкач, рәхәт булдымы? Барыгызда тырыштыгыз, булдырдыгыз, афәрин!