СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Стать "Биектау хәбәрләре":Балалар бакчасында сөйләм телен устерү"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Хәзерге вакытта балалар туган телләрендә үз фикерләрен тулаем аңлатып бирә алмыйлар.Бала туган телендэ матур итеп ,төгәл итеп сөйләшсен өчен нинди  алымнар кулланырга дигән сорауга бу мәкаләмне укыгач җавап табарсыз дип өметләнәм

Просмотр содержимого документа
«Стать "Биектау хәбәрләре":Балалар бакчасында сөйләм телен устерү"»

Балалар бакчасында сөйләм телен үстерү.

Хәзерге көндә күпчелек балалар уз фикерләрен туган тел аша матур итеп,төгәл итеп аңлатып бирә алмыйлар.Тәрбиячеләр алдына шундый сорау куела: “Ничек итеп баланың сүз байлыгын арттырырга,аны төгәл итеп сөйләргә өйрәтергә,туган телгә мәхәббәт уятырга?”

Балаларны авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп,үзләренең фикерләрен тиешле эзлеклелектә, ашыкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен, сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып барылырга тиеш. Ә бу максатларны тормышка ашырырга нәфис сүз,әдәби әсәрләр һәм халык авыз иҗаты әсәрләренең әһәмияте гаять зур.ю

Мин , “Коркачык авылы “Шомырткай”балалар бакчасы тәрбиячесе,балаларның сөйләмен үстерү ,аларның сүзлек запасын арттыру өстендә эшләгәндә халык аваз иҗаты әсәрләренә,матур әдәбияткә таянам.Баланың фикерләрен аңларга,фантазиясен киңәйтергә,сүзлек запасын арттырырга ,начарлык белән яхшылыкны аерырга өйрәткәндә әкиятләр,бармак уеннары,мәкаль-әйтемнәр,юаткычлар эндәшләр, мавыктыргычлар,табышмаклар,әсәрләр,хикәяләр,шигырьләр ярдәмгә килә дә инде.

Баланың телен ачуда, сөйләмен формалаштыруда бармак уеннары аерым бер урын тота. Шуларны искә алып, халык авыз иҗатыннан алынган бармак уеннарын аеруча уртанчылар төркеме балалары шөгыльләрендә кулланам. Мәсәлән, “Бу бармак бабай…”, “Песием, песием, прес!”, “Карга килде казан асты…”Узебез дә балалар белән бармак уеннарын уйлап чыгарабыз. Бу уеннар шөгелне җанландыра, телгә кызыксыну уята, балаларның теле ачылуга ярдәм итә,сүз байлыгын арттыра.Тәҗрибәм күрсәткәнчә ,бармак уеннары ярдәмендә балалар яңа лексиканы тизрәк исләрендә калдыралар.

Шөгыльләрдә табышмаклардан,мәкаль-әйтемнәрдән файдалану да аеруча уңышлы алым. Табышмакларны урта һәм зурлар төркемнәрендә эшләгәндә киң кулланам. Бу эш алымы баланың сөйләм телен дә, уйлау сәләтен дә камилләштерә.

Безнең бакчада китапханә,театр почмаклары бар.Балалар китапханә уйнаганда үзләре теләгән китапны алып карый,китапка карата кызыксынулары арта.Театр почмагыннан балаларга курчак театрын,өстәл театрын,магнитлы театрны алып уйныйлар. Рольләргә кереп уйнаганда алар үзләренең уйлаган фикерләрен курыкмыйча әйтәләр,җанланып китәләр.




Матур әдәбият әсәрләрен,әкиятләрне укыганда балалар белән фикер алышабыз.Әкиятләрдәге,хикәяләрдәге начар геройларны табып балалар, : “Мин андый тугел,мин алай эшләмим “-дип нәтиҗәләр ясыйлар.Шул ук вакытта үзләренең вакыйгаларын да сөйләп алалар.Әкиятләрне тыңлап кына калмыйча,аларны сәхнәләштерергә дә бик яраталар.Мәсәлән,татар халык әкиятен “Өч кыз”,Габдулла Тукайның “Шүрәле”, “Су анасы”,Абдулла Алишның “Куян кызы”,Муса Җәлилнең “Карак песи”әсәрләрен бик теләп һәм оста итеп башкаралар.Әле шунсы да бар,әсәрләрне сәхнәләштергәндә баланың яшеренеп яткан сәләтләре дә ачыла.

Без китапханә белән дә тыгыз бәйләнештә торабыз.Китапханәче ,Гөлшат апаларын, балалар көтеп алалар.Ул балаларны яңа,кызыклы китаплар белән даими рәвештә таныштырып бара.Кичәләрне дә бергә оештырабыз.

Ел дәвамында бакчабызда нинди генә бәйрәмнәр үткәрелми:“Уңыш бәйрәме”, “Әнием - күз нурым”, “Хуш киләсең, Яңа ел!” , “Юлда да акыл кирәк!”, “Ак яулыклы әбием”, “Нәүрүз” , “Тукай безнең йөрәкләрдә”, “Сау бул, бакчабыз!”.Менә бу бәйрәмнәр оештыру да -тел өйрәнүнең зур чарасы булып тора.Чөнки бала шушы бәйрәмнәрдә алдан өйрәнгән шигырьләрен,җырларын килгән барлык кунаклар алдында матур итеп башкара.

Конкурсларда да балаларыбыз теләп катнаша.Районыбызда ел саен “Сөйлим әнием телендә”дигән конкурс үткәрелеп килә.Без бу конкурста даими рәвештә катнашабыз,урыннар да яулыйбыз.Бу бәйге бик кирәкле дип саныйм.Беренчедән сәләтле балалар сайланыла,сәләтләре ачыла,сәнгатльле итеп сөйләргә өйрәнә,икенчедән үз телеңә карата горурлык хисләре тәрбияләнә,өченчедән баланың үзенә карата ышанычы арта,дүртенчедән иптәшләренең чыгышларын карап нәтиҗәләр ясый. Поэзия балаларга яхшылыкны, игелеклелекне, гаделлекне аңларга ярдәм итә. Аларның фантазиясен устерә һәм тагын да баета. Бу исә, үз чиратында, аларда иҗатка омтылыш тудыра.

Һәр бала да үз телендә фикерләрен төгәл,аңлаешлы,матур итеп сөйли алсын,үзенең милләте белән горурланып үссен иде дигән теләктә калам.

Лилия Ибраһимова .