1 слайд Хәерле көн ,хөрмәтле коллегалар. Мин 1нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фаррахова Резеда Рәҗәп кызы. Сезне бүгенге мастер-класста күрүемә бик шатмын.
Бик күп еллар элек бер шәһәрдә Аксакал яшәгән, аның укучылары бик күп булган. Укучыларның иң сәләтлесе уйга калган: “Безнең Остаз җавабын белмәгән берәр сорау бар микән?”. Ул чәчәкле болынга киткән, иң матур күбәләкне тоткан һәм учларына яшергән. Күбәләк аяклары белән ябышып, аның учларын кытыклаган. Елмаеп , ул Аксакал янына килгән.
-Әйтегезче, минем кулымда ннди күбәләк: тереме әллә үлеме?-дигән. Ул күбәләкле учларын теләсә кайсы мизгелдә кысарга әзер булган.
Аксакал аның кулларына карап тормыйча җавап биргән:
......(Барысы да синең кулда)
2 слайд
Мин дә Аксакал сүзе белән килешәм. Укытучы эшенең нәтиҗәлелеге , барысы да үзебездән тора. Бүгенге көндә һәр укытучы үз алдына “Ничек дәресне кызыклырак үткәрергә?”, “Ничек татар теле дәресләренә кызыксыну уятырга?” дигән сорауларны куймый калмый.
3 слайд Татар теленә өйрәтүнең төп максаты- укучыларның коммуникатив культурасын үстерү. Укытучының бурычы-балаларга телне практик өйрәнү өчен, һәр укучыга үз активлыгын һәм иҗадилыгын күрсәтү өчен шартлар тудыру.
Бүгенге көндә мәктәпләрдә мөмкинлекләргә ия булган интерактив такталар җиһазландырылган компьютер сыйныфлары бар. Без бу өлкәдә булган яңалыклар белән танышып, аларны үз эшебездә кулланырга тырышабыз.
“Укытучының тере сүзен бернинди компьютер да алыштыра алмый” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу сүзләр белән килешәм. Туган тел дәресләрен укучыларны мониторга каратып кына үткәреп булмый.
Миңа 4 кешедән торган фокус группа кирәк булыр. Менә минем шушындый матур, эчтәлекле, акыллы сандыгым бар. Ул бик универсаль. Чөнки аны төрле теманы өйрәнгәндә һәм төрле сыйныфта кулланырга була. Тагын уңай ягы бар : аны төрле җиргә алып бара алу
Антисептик!!!!.
1) Менә сезнең алда хайваннар сүрәтләнгән рәсемнәр. Сез аларны ике төркемгә бүлегез әле.
- Нинди төркемнәргә бүлдегез? (йорт һәм кыргый хайваннарга). Димәк, сез аларны яшәү урыннарына карап бүлдегез.
2)-менә хәзер сез икегез, һәм сез икегез эшлисез Бу хайваннарны тагын нинди группаларга бүлерсез?
Йорт хайваннары кыргый хайваннар
А) кешенең дуслары а)кыш көне йоклыйлар
Б) кешегә нидер булса бирәләр б) кыш көне йокламыйлар
-Ни өчен шундый төркемнәргә булдегез?
3) Ә хәзер үзегезгә туры килгән яки ошаган рәсемне алып җөмлә төзегез.
4) Ә хәзер игътибар белән карагыз әле һәр бер рәсемдә ике җанвар сүрәтләнгән, аларның атамалары да төрлечә була.
Шушындый ук эш төрен исем, фигыль темаларын,фигыль төркемчәләрен өйрәнгәндә бик отышлы.
ХИКЭЯ Укучыларны сөйләмгә алып чыгуның тагын бер уңайлы алымын күрсәтеп китәргә телим. педагог В.А. Сухомлинский болай дигэн “Баланың акылы бармак очларында.
Сөйләм үсеше бит вак моторика үсеше белән тыгыз бәйләнгән. Бала өчен аның куллары – күзләре ул. Бала бит сиземләү аша фикер йөртә: нәрсәне тоя, шуны күз алдына китерә. Ә куллар белән күп нәрсәне эшләргә була: уйнарга, рәсем ясарга, төзергә, әвәләргә, тикшерү үткәрергә
Әйдәгез, хәзер сезнен белән бәйләнешле сөйләм төзибез. Аңа кадәр тема сайлап алыйк. Игътибар белән карагыз . Нинди тема буенча хикәя төзерсез. Бергәләп эшләгез. Киңәшләшегез. Мин хикәяне башлап җибәрәм. Минем әбием белән бабам авылда яши. Аларның менә мондый матур йортлары бар. Дәвам итегез.
Безнең хикәя килеп чыкты.
ЧЫРШЫ,Кем минем мастер класстан үзенә нинди дә булса яңалык алды һәм әлеге алымнарны киләчәктә үзенең эшендә кулланырга тели , алар чыршыны кызыл уенчыклар белән бизи. Ә кем эш төрләрен практикасында күптән куллана, алар зәңгәр уенчыклр белән бизи. Менә без бу чыршыны бик матур күркәм итеп бизәп куйдык.
5 слайдМинем мастер-классымны шундый сүзләр белән йомгаклыйсым килә.
Белемле булу гына җитми, аны куллана белергә дә кирәк. (Цицерон)
6 слайд
Минем мастер-классымда катнашканыгыз өчен рәхмәт. Барыгызга да уңышлар теләп калам.