| Сыйныф | 4 сыйныф (татар төркеме) |
| Дәрес темасы | Башкорт халык әкияте “Курайчы” |
| Максатлар | Башкорт халык әкиятен укып анализлау. Дөрес, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Олы кешеләрнең сүзләренә колак салу |
| Планлаштырылган нәтиҗәлелек | Әкиятне сәнгатьле һәм йөгерек укуга ирешү, һәр катнашучыга характеристика бирә белү, автор әйтергә теләгән фикерне табу. |
| Метапредмет нәтиҗәлелек: РУУГ: Проблеманы аңлый белү. ТБУУГ: үз фикереңне раслау өчен, дәлилләр сайларга өйрәнү; КУУГ: бер фикер кабул иткәнче, төрле җавапларны тыңлый,чагыштыра, нәтиҗә ясый белү |
| Җиһазлау | Әдәбият дәреслеге Иллюстрацияләр, курай тавышы |
| Дәрес этабы һәм башкарылырга тиешле адымнар | Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге | УУГ |
| Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.(1мин) | Исәнләшү. -Хәерле көн,укучылар. Хәлләрегез ничек? | Уңай психологик халәт тудыру. | Әдәп- әхлак нормаларын үзләштерү. |
| Актуальләштерү. (9 мин) | Өй эшен тикшерә. | Убыр- Таз”әкиятен искә төшерә. Сорауларга җавап бирә | Иптәшләре эшенэ бәя бирү |
| Укучы нинди авыр- лык белән очраша? | -Балалар , бүгенге дәрестә әкиятләр белән танышуны дәвам итәбез. Көйне игътибар белән тыңлагыз һәм бүген укыячак әкиятнең нәрсә, кем турында икәнен белерсез. Нинди уен коралын ишеттегез? Курай – башкорт халкының уен коралы (рәсем) Курайда уйный торган кешене кем дип йөртәләр ? | Курай турында белмиләр | Төрле җавапларны тыңлый,чагыштыра, нәтиҗә ясый белү |
| Авырлыктан чыгу юллары | Димәк, әкият нәрсә турында, кем турында булачак? | Һәр укучы үзенең фикерен әйтә. “Курайчы” әкияте. | Проблеманы тудыру. |
| Яңа материалны аңлату (5 мин) | - Сүзлек эше (тактада) Ә хәзер әкияттә очраган авыр сүзләр белән танышып үтик. Без сүзләр белән ни өчен танышабыз? Узгынчы-прохожий Кын- футляр Ләззәт табып- наслаждаясь Ялчы- слуга Рөхсәт итмәгән- не разрешил Һәлак булу- умереть кайгы- горе ау-охота колак салмаган-не послушал Оланнар - дети, родные - Сүзлек эшен нинди максат белән үткәрдек? | проблемалы сорауга җавап эзләү. | Проблеманы аңлый белү, үз фикереңне раслау өчен, дәлилләр сайларга өйрәнү. Төрле җавапларны тыңлый,чагыштыра, нәтиҗә ясый белү |
| Материалны беренчел ныгыту. | Укучыларны тыңлау. Сораулар бирү - Бу әкият башка әкиятләргә охшаганмы? -Әкияттә тылсымлы әйберләр, әкияттә генә була торган геройлар бармы? -Әкиятнең геройлары? - Гәрәй нинди балаларны хәтерләтә? - Ул нәрсә аркасында бәлагә юлыккан? - Бай нинди? -Ялчылар нинди? -Карт нинди? - Нәрсә тылсым көченә ия? - Ялчыларны үлемнән кем коткарган, ничек коткарган? - Курай моңы байга нәрсәне аңлата алган? -Әкият нәрсәгә өйрәтә ? - Сез халык фикере белән килешәсәзме? (укучылар үз фикерләрен әйтәләр) | Сәнг. чылбыр буенча уку күнегүләре. Сорауларга җавап бирү. | Иптәшләренең җавапларын бәяләү, ярдәм итү. |
| Ял минуты | Күзләргә зарядка ясау | | |
| Ныгыту. | КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД структурасы кулланыла. -Укучылар, әкият эчтәлегеннән чыгып, сез 1 сорау җөмлә уйлыйсыз. | Инструктаж үткәрелә: – Һәр укучы кәгазьнең өске өлешенә бер сорау җөмлә уйлап яза. – Кәгазьнең аскы, бөкләгән өлешенә шул сорауның җавабы языла. – Команда буенча укучылар торып баса, кулларын күтәреп, башка төркемнән үзләренә пар таба. Бер-берсенә сораулар бирәләр. Җавап дөрес булмаса, булышалар, дөрес булса, мактыйлар. Афәрин! Булдырдың! Шәп! Дөрес! Карточкалар белән алышыналар, бер-берсенә рәхмәт әйтәләр. Шулай 3–4 тапкыр кабатлана. | Иптәшләренең җавапларын бәяләү. |
| Рефлексия. өй эше. . | Дәресебезнең темасы нинди иде? Нинди нәтиҗә ясадык ? | УМ искә төшерелә; | Бер фикер кабул иткәнче, төрле җавапларны тыңлый, чагыштыра, нәтиҗә ясый белү. Үзбәя бирү. |
| 3. Өйгә эш алу. | Дәрескә йомгак. Билгеләр кую. | Әкиятнең эчтәлеген сөйлә Әкият эчтәлеге буенча рәсем яса Әкият эчтәлеге буенча тест төзе | Укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү. Үзбәя. |