СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Башкортстан – дуслык иле, Һәр милләт- аның гөле!

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Башкортстан – дуслык иле, Һәр милләт- аның гөле!»

Бакалы районы Камышлытамак урта гомуми белем бирү мәктәбе









Башкортстан – дуслык иле,

Һәр милләт- аның гөле!

(Түгәрәк өстәл артында очрашу)











Кичәне оештыручы:

Камышлытамак урта гомуми

белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укыучысы

Яппарова Фәридә Заһит кызы.

















Камышлы- 2014

«Башкортстан- дуслык иле, һәр милләт- аның гөле!»

Максат:

  1. Балаларда Башкортстанда яшәуче төрле милләт халкының гореф-гадәтләренә, хезмәтенә, сәнгатенә, тарихына кызыксыну уяту; Милләттәшләребезгә карата хөрмәт, дуслык тәрбияләү;

  2. Коллегалар арасында үзара аңлашу, милли рух уяту.

  3. Бакалы җирендә тәрбияләнгән күп милләтле укучыларыбыз турында мәгълүмәтләрне җиткерү.

Җиһазлау: төрле милләт өс-баш киемнәреннән күргәзмә, аш-су үрнәкләре, китаплар күргәзмәсе, шарлар белән бизәлгән сәхнә, интерактив такта.

Презентация өчен кулланырга:

Берләшик бөтен халык

Бергә булсын җиребез

Барыбыз без бер кулдан булсак

Чәчәк атыр җиребез.



Башкортстан- туган җиргенәм,

Кояш күреп туймас җиргенәм.



Халыклар дуслыгы-

Күңел хушлыгы.



Без бәхетле, шат балалар,

Без кайгыны белмибез.

Эх, ямьле соң,

Күңелле соң

Безнең Туган илебез!







Бердәмлек, тигезлек төбәге

Халыклар дуслыгы терәге,

Чәчәк ат, ирекле бул мәңге.

Кадерле, гүзәл җиргенәм-

Башкортстан!

Кичә барышы:

Беренче укучы:

Туган илем, дим дә сүз башлыймын,

Туган илем- Башкортстаным.

Аны зурлап тик бер сүз әйткәндә

Әйләнәмче сайрар кошка мин.

Икенче укучы:

Башкортстан- туган җирем минем,

Тирмә-тирмә синен тауларын,

Шул тауларны алтын-көмеш итәр

Туган халкымның җиңеп аһ-зарын.

Беренче укучы:

Башкирия- привольная земля,

Нет лучше края для меня!

И в ясный день и в непогоду

Мне дорога твоя природа.

Икенче укучы:

Башкортстан- синен куеныңда

Көн күрәләр күпме халыклар

Тугрылыкта гына ул дуслык бар,

Тик дуслыкта гына хаклык бар.





Беренче укучы:

Какой закат! Какой рассвет!

Нигде на свете краше нет.

В лесах березок хоровод,

И пчелки собирают мед.

В степях колышется ковыль,

Коней табун вздымает пыль.

Средь гор здесь города растут,

Народы разные живут.

Беренче укучы:

Башкортстан- шатлык иле,

Икенче укучы:

Башкортстан- сафлык иле,

Бергә:

Башкортстан- “Милләт-ара мәңге сүнмәс дуслык иле!”



Алып баручы:

Хөрмәтле кунаклар, коллегалар, кадерле балалар! Бүген без сезнең белән күркәм бәйрәмгә җыелдык. Ул Башкортстандагы милләтара дуслык, татулыкка багышлана.Башкортстаныбыз – чәчәкләр гөлләмәсе кебек төрле милләткә бай төбәк. Безнең Бакалы районы да шушы мисалның иң гүзәл чагылышы. Районыбызда татарлар , башкортлар , руслар, марилар, чувашлар, керәшеннәр һәм башка халыклар да дус- тату гомер итә.Алар бер гаилә булып, дуслыкның кадерен белеп авыр чакларында бер-берсенә ярдәм итеп, уңышларын, шатлык һәм кайгы- хәсрәтләрен уртаклашып яшәргә күннекән.Милләтара мөнәсәбәт һәрвакыт игьтибар үзәгендә булган һәм булачак.Халыкның яшәү шартларын үстерү, туган телне, милли мәдәниятне, тарихны өйрәнүгә булышлык итү- дәүләтебезнең милли сәясәте.Мондый сәясәт милләт-ара мөнәсәбәтне көйләүне. Ышанычлы мөһит тудыруны, халыкларның бер- берсенә хөрмәт тойгысы уятуны тәэмин итә.Башкортстанда милли мәдәниятны үстерүгә тоташ комплекслы программалар эшләнгән. Мәсәлән “Башкортстан халыклары телләре турында Башкортстан Республикасы Законы”, “Башкортстан халыклары телләрен саклау, өйрәнү, тергезү һәи үстерү”, буенча Дәүләт программалары- боларның барысы да милли мәдәниятны үстерүгә корылган.

Безгә билгеле булуынча яңа Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү проектында да милли телләрне өйрәнү азсызыклап кителә. Бигрәк тә аның башка предметлар белән бәйләнешен булдыруга игътибар ителә. Бүгенге түгәрәк өстәл артында очрашуны мин шушы мәсьәләне яктыртуга, аның безнең яшь буынга тәрбия бирүдә никадәр мөһим икәнлеген ачыклауга багышлыйм. Безнең мәктәптә кызыксындырган сорауларга җавап бирердәй коллегалар бар. Коллектив күпмилләтле булуы белән күпләргә үрнәк. Без үзара килешеп, аңлашып эшлибез. Эш стажларыбыз да күптән 15-20 елдан арткан.

Шушы коллегаларны түгәрәк өстәлгә фикер алышырга чакырып мин һәр коллегама бары уңай яктан бәя биреп, алар үз милләтенең бер вәкиле булып, Камышлы авылына килүенә, яшәвенә, балаларга белем бирүенә сөенәм.

лар белән танышып китәбез:

  • Мәктәп директоры- Гимаева Лариса Хундияр кызы- чыгышы белән Йолдызка авылыннан, милләте- чуваш, безнең авылга 1990 нчы елда килен булып килеп бик хөрмәтле кешәгә әйләнде.

  • Тормыш хәвефсезлеге дәресләре, физик культура укытучысы- Алтынбаев Дмитрий Александр улы – чыгышы белән Мишкә ягыннан, милләте- мари, безнең авылга 2003 нче елда эшкә килде.

  • Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Найлә Карамулла кызы да катнаш милләтле гаиләдә тәрбияләнгән. Аның әнисе ерак Зианчура якларыннан, бу якларга килен булып килгән. Милләте-башкорт.

  • Икесе дә татар милләтеннән корылган һәм икесе дә мәктәптә эшләгән гаилә членнары исеменнән- мәктәптә директорның укыту- тәрбия эшләре урынбасары Кагиров Фәвәзил Әхи улы.

  • Башлангыч сыйныфлар укытучысы- Хөснетдинова Гуля Турсунбек кызы- милләте буенча- казах. Безнең якларга ерак Казахстан якларыннан килеп, безнең авыл килене булып калды һәм менә ничә еллар инде балаларга белем бирүдә зур хезмәт сала.

  • Рус теле укытучысы- Муфаздалова Рәмилә Әхәт кызын тәкъдим итү.

  • Кунаклар арасыннан милләте- керәшен булган укытучыны чакыру.



Бар уем кичен- көндезен сезнең хакта милләтем;

Саулыгың- минем саулык,

Авыруың – минем авыруым”,- дип язды бөек татар шагыйре Габдулла Тукай.

Бу сүзләрдә хаклык бар. Бүген иң күп сораулар милләтне, телне саклап калуга барып тоташа. Түгәрәк өстәлдә катнашучы коллегаларга шул хакта сораулар биреп үтәсе килә.

Лариса Хундияр кызына сорау:



  • Катнаш никахларның милләт өчен отышлы ягы нидә чагыла? Милләт аралашу, туганнар арасындагы татулыкны ничек сакларга? Нинди милли бәйрәмнәрне атар идегез?

(Чуваш телендә җыр башкарыла.)

Дмитрий Александр улына сорау:

  • Ваш взгляд на новое время. Каким вы видите будущее ваших детей. Ваша супруга – Эльвира Рашитовна- татарка. Знают ли ваши дети татарский язык? Хотите ли вы этого?

(Мари телендә шигырь укыла.)

Гуля Турсунбек кызына сорау:

  • Татар теле төрки телләр гаиләсенә керә. Татар теленә иң якын телләр башкорт нугай, казах, каракалпак, карачай, балкар телләре. Аннан ары китсәк, уйгыр,төрек, гагауз, кырым татарлары теле, азәрбайҗан,үзбәк, төрекмән, кыргыз телләре дә безгә бик якын. Бераз ерагырак китсәк, хакас, тува, чуваш, якут һ.б. телләрне күрсәтергә мөмкин. Румыния татарлары теле дә татар теленә якын. Уртаклыкны һәм аерманы бүгенге көндә сез нидә күрәсез?



(Фәүзия Максютованың “Олы бәйрәм”шигыре укыла.)



Найлә Карамулла кызына сорау:

  • Милләт ара татулык гаиләдә конкрет нәрсәдә чагыла? Бала тәрбияләүдә гореф- гадәтләрнең, традицияләрнең урынын билгеләгез.

(Башкорт биюе башкарыла)

Рәмилә Әхәт кызына сорау:

  • Яңа Федераль Дәүләт белем бирү стандартларга таянып рус теле һәм татар теле укытуда уртак якларын ничек берләштерер идегез? Сез моңа ничек карыйсыз?

(Рус халык җыры башкарыла. )



Зилә Табрис кызына сорау:

  • Тарихка авыр сынаулар белән кергән керәшен милләтенең нинди йолалары сезгә якын, үзегезгә нинди якларын үрнәк итеп алдыгыз?

(Керәшен халык җыры башкарыла)

Мәрьям Хатип кызына сорау:

  • Бүгенге көндә районыбыз мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытуда ирешкән уңышларыбыз? Уңышларга илткән юлларны атап китсәгез иде.



(Тальянда татар моңнары яңгырый)



Беренче укучы:

“Без- татарлар!

Шушы исем белән

Җирдә яшәү- үзе бер бәхет.

Без- татарлар”

Яшибез без җирдә

Бар халыклар белән берләшеп!

Икенче укучы:

Үстергән дә безне чын дуслык,

Көч биргән дә безгә чын дуслык.

Дуслык булса- яшәр гомергә

Бөтен җир шарында тынычлык.

Беренче укучы:

Татарлар һәм башкортлар-

Охшаш безнең телләр, гадәтләр.

Тынычлык һәм дуслык чәчәк атсын

Уртак булсын җирдә теләкләр!

Икенче укучы:

Башкортстан- минем җан төягем!

Башкортстан- минем ырысым!

Башкортстан- ямен-котын саклау

Синен, минем изге бурычым.

Беренче укучы:

Яратам мин туган төягемне,

Яратам мин ата- анамны ,

Яратам мин Башкортстанымның

Төрле милләттән дус ишләремне.



Икенче укучы:

Башкортстан, без горурбыз,

Үз киләчәгебез булганлыктан,

Киләчәгең – үз кулыңда

Дуслыкта һәм татулыкта.



Алып баручы:

  • Һәр бала үз халкының телен, тарихын һәм мәдәниятен яхшы белергә һәм аны яратырга тиеш, бу- шәхеснең рухи –әхлакый үсешенең нигезе. Борынгы грек философы Сенека: “Гыйлемлелектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка калып яши”,- дигән булган. Безгә үсеп килүче буында дуслык, татулык традицияләрен үстерергә кирәк. Төрле милләттән булган дус- ишләре белән аңлашып, дус-тәнә мөнәсәбәттә тәрбияләнгән баланың киләчәге өметле.Мәктәп җирлегеннән һәрбер баланың күңеле “Башкортстан- ул синең туган йортың, дөньядагы иң яхшы җир”,-дигән уй белән сугарылырга тиеш.

Кичәбезне Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән төгәллибез.