СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Башлангыч сыйныфлар өчен кулланма

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Башлангыч сыйныфлар өчен Сыйфат темасы буенча дәрес эшкәртмәсе, дидактик материаллар. Милли йолаларыбызның роле.

Просмотр содержимого документа
«Башлангыч сыйныфлар өчен кулланма»


Башлангыч сыйныфларда татар

теле дәреслэрендә милли

йолалардан файдалану


Кереш.

Соңгы елларда иҗтимагый тирәлекнең, җәмгыятьнең матди хәле җитди үзгәрү балалар, яшьләр , өлкәннәр арасындагы мөнәсәбәттә киеренкелек, тотрыксызлык тудырды. Без күнеккән тәрбия системасы бүген зур кыенлыкларга дучар булды. Безнең уебызча, тәрбиянең нәтиҗәлеге сизелерлек кимүнең сәбәбе – халыкчанлык принципы бозылуда. Димәк,эшебездә халык педагогикасы ярдәмгә килә ала. Шушы юнәлешне истә тотып, без татар теле дзресләрендә укучыларны халык һөнәрләре, милли традицияләр , йолалар, гореф-гадәтләр белән таныштырып, укытуда бер система оештырырга булдык. Укыту дәверендә тупланып, бу җыентыкка кергән иҗади хезмәтләребез – бу максатка ирешү юлының ачык чагылышы. Дөрес, аларның барсын да бер җыентыкка туплап булмый әле. Билгеле, әле камилләштерү дә кирэк.

Халык педагогикасына нигезләнгән алымнарның тәрбияви мөмкинлекләре һәм аларны тәгълим – тәрбия максатларында куллану. « Сүз төркемнәре. Исем» дигән теманы үткәндә халык педагогикасыннан «милли ашлар» турында әңгәмә үткәрү.

Дәрес төзелеше: 1. Рәсемнән , пешерелгән милли азыкларыбызны атап чыгу, аларның тәме, пешерелүе, кем тарафыннан пешерелүе турында әңгәмә үткәрү.

2. милли азыкларыбыз атамаларын тактага язу, алар өстендә грамматик күзәтүләр үткәрү ( нәрсәне белдерә, нинди сорауга җавап булып килә һ.б), исемгә хас грамматик билгеләрне ачыклау.

3. тактага язылган сүзләр белән җөмләләр уйлау, исемнең нинди сүз төркеме булып килүе хакындагы нәтиҗәгә килү.

4. әңгәмә : өчпочмак (пәрәмәч, чәкчәк) пешерү өчен нәрсәләр кирәк? Укучылар үзләре теләгән ризык төре турында сөйлиләр, кулланган исемнәргә анализ ясыйлар.

5. башлангыч тестны укучылар дәвам итәләр (иҗади язма эш) . безнең татар хатын-кызлары гомер-гомергә оста пешекче булган. Әбием пешергән ризыкларны алыйк…

«Сыйфат» дигән темада дәреснең эчтәлеге: «татар халык кызлары, аларның шөгыльләре». Дәреснең максаты татар кызларына хас сыйфатларны укучы кызларда тәрбияләүне үз эченә ала. Хәзерге заман кызларында тыйнаклык. Сабырлык, ягымлылык, түземлек һ.б. татар кызларына хас сыйфатлар җитеп бетми. Хәзерге заман кызлары буш вакытларын телевизор карап үткәрәдәр, ә татар кызлары элек чигү чиккәннәр. Менә шундый актуаль сораулар дәрестә үткәреләз һәм аларның җиңү юллары күрсәтелә. Кукчы кызларга ныграк сеңсен өчен, татар кызының киеме , аның чиккән тастымаллары, ашъяулыклары, кулъяулыклары кулланыла. Сыйфатларда методик киңәшләреннән яисә киметеп, үзгәртеп кулланам. Мондый укучылар өчен бик кызыклы һәм файдалы , халкыбызның бәйли, милли хисләр.

Дәресләрдә укучыларны халык һөнәрләре блән таныштыру:

-дәресләргә халык һөнәрләре урнәкләрен

- әйберләрен яки аларның эскизларын, сызымнарын алып керү

-аларның иҗат ителү башкарылу технологиясенә һәм тормышта тоткан урынына, вазифаларына аңлатмалар бирү.

-сәнгатьча эшләнешенә күзәтү, эчке һәм тышкы сыйфатларына анализ ясау.

-истәлекләр уку яки сөйләү

-әдәби әсәрләрдән өзекләр уку

-халык һөнәрләре чагылдырылган чыганаклар өстендә эшләү

-хезмәт процессы белән бәйле йолалар һәм бәйрәмнзрне өйрәнү , оештыру, пропагандалау.

3 нче сыйныф халык педагогикасының алымнарын кертү:

Тема: Исем. Эчтәлек : Милли ашлар.

Исемнәрнең берлек һәм күплек формалары – Туку һөнәре.

Уртаклык , ялгызлык исемнәре –шәһәр капкаларында милләт язылышы.

Исемнәрнең килеш белән төрләнүе.

- зәркән (ювелир) осталарының «көмеш бөгү» һөнәре.

4 нче сыйныф буенча:

Сыйфат турында төзенчә. Чигү – халык һөнәре.

Сыйфат ( кабатлау) – Татар халык кызлары, аларның шөгыльләре.

Фигыль турында төшенчә. Тегү матурлык һөнәре.

Боерык фигыль – Халык һөнәрле , гыйлемле булганны ярата.

Дәресләрдә халык аваз иҗаты әсәрләреннән мәкаль, әйтем, табышмак, башваткыч, санамыш, мәзәк, тизәйткеч, уеннары, әкиятләрне, җырларны, бәетләрне, рәссамнәрнең иҗатын куллану да зур әһәмияткә ия. Мәсәлән, мәкальләр фигыль төркемчәләрен өйрәнгәндә һәм кабатлаганда бик уңайлы. Илен оныткан гомерлеккә адаша (хикәя фигыль)

Бирем: фигыльләрне табарга һәм заманнарын билгеләргә : эшчән бәхетне эшендә күрер , ялкау төшендә күрер ( билгесез киләчәк заман) һ.б.

Башка сүз төркемнәрен өйрәнгәндә дә мәкальләрдән файдаланырга кирәк. Мәсәлән, нокталар урынына тиешле сыйфатлар куеп, мәкальләрне язарга.

  1. Шы кеше….кояш,ямаш кеше…елан( якты,агулы) һ.б.

Әкиятләр сөйләм телен үстерүгә ярдәм итәләр, аларның эчтәлегендә халыкның педагогик культурасы тупланган.

Табышмакларны да темага туры китереп куллану отышлы.

Мәсәлән, «табышмакларның җавапларын табарга , нинди сүз төркеменә кереүен билгеоәргә: 1.агач түгел-яфраклы, тун түгел-тегелгән. Ул ни икән ? һ.б.

Исемнәрне килеш белән төрләндерергә дигән бирем бирелә.

Мондый бирем тәкъдим итү:

1.Табышмакларның җавапларын нинди сүзләргә карап табуларын билгеләргә.

- Утта янмый, суда батмый (боз)

2. Табышмакта күздә тотылган предметны нинди сүзләргә карап таптыгыз?

- Янмый, батмый.

3. Алар нинди сүз төркеменә керә?

- Фигыль.

4. Нинди фигыльләр? Хәзерге заман, хикәя ф., III з., юклык формасында.

Эшчән бәхетне эшендә күрер, ялкау төшендә күрер (билгесез киләчәк заман) һ.б.

Сыйфатларны өйрәнгәндә, мәсәлән, бирем: нокталар урынына тиешле сыйфатлар куеп, мәкальләрне язарга

Яхшы кеше ... кояш, яман кеше ... елан (якты, агулы) һ.б.

Башка сүз төркемнәрен өйрәнгәндә дә кызыклы мисаллар китерергә була. Шундый иҗади эзләнүләрнең бер үрнәге – дәрес эшкәртмәсе.





Дәрес эшкәртмәсе.


Тема: Сыйфатларны кабатлау.

Максат:

  1. Сүз төркеме – сыйфатны кабатлау.

  2. Укучыларның белемнәрен ныгыту, фикер йөртү сәләтен үстерү, сөйләм телен баету.

  3. Татар кызларына хас сыйфатларны укучы кызларда тәрбияләү.

  4. Фразеологик әйтелмәләрне өйрәнү.

Җиһазлау: Татар хатын-кызларының милли киемнәре, тастымаллар, кулъяулыклар, ашъяулыклар; тактада фразеологик өйтелмәләргә кагышлы таблицалар.


Дәрес планы.

  1. Уку дәресендә “Халкыбызның үткәне турында” темасын без “Онытма син” шигыре белән ачып җибәргән идек. Бүгенге дәресне мин шул шигъри юллар белән башлап китәсем килә.

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

  1. Рәсемнәрдә кемнәрне күрәсез? Татар кызларына хас сыйфатларны әйтә аласызмы? Алар нинди киемнәр кигәннәр?

  2. Тактада язылган сүзләр кайсы сүз төркеменә керә? Аларның грамматик билгеләрен ачыклагыз:

а) Татар кызы: б) Татар кызлары берсеннән берсе:

сабыр матуррак

тыйнак чибәррәк

эшчән сөйкемлерәк

түземле сылурак

ягымлы гүзәлрәк

в) Татар кызлары кигәннәр: бәрхет кызыл алфак, чуклы ак шәл, чигүле күлмәк, чәчәкле алъяпкычлар, зиннәтле киемнәр (рәсемнәре күрсәтелә)

4. Без нинди сүз төркемен кабатладык?

Җавап алгач, укучылар дәфтәрдә эшли башлыйлар. Зиннәтле сүзе белән җөмлә төзиләр.

  1. Сыйфат темасын кабатлау өчен сораулар:

  • Нинди сүзләрне сыйфат дип атыйлар?

  • Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

  • Сыйфатларның нинди дәрәҗәләре була?

  • Җөмләдә нинди кисәкләр булып киләләр?

Текст өстендә эш:

а) Менә шундый салкын, караңгы кичләрдә татар кызлары бергә җыелып чигү чиккәннәр. (Үрнәк күрсәтелә)

- ә сезнең әбиләрегез, әниләрегез, үзегез чигәсезме?

б) Сыйфатларны табабыз, нинди җөмлә кисәге булып килгәнен әйтәбез, астына сысабыз.

в) Рәсемгә карап, сыйфатлар кулланып, җөмләләр төзеп язабыз.


  1. Ял итәбез. Музыка

  2. Иҗади эш.

Бер укучы тактада, башкалар дәфтәрдә эшлиләр.

а) Ак сүзен төрле дәрәҗәләргә куеп языгыз.

б) Тырыш, зур сыйфатларына синонимнар языгыз.

в) Матур, татлы сыйфатларына синонимнар языгыз.

Тактада язылган буенча укучылар үзләре тикшереп, үзләренә билге куялар.

  1. Дәреслек белән эш.

-128 нче күнегүне мөстәкыйль рәвештә эшлибез.

  1. Фразеологик әйтелмәләргә караган рәсемнәр. Рәсемнәр, сүзләр – сыйфатлар буталып бирелгән. Тактага карап дөреслиләр, мәгънәләрен аңлаталар:

  • хәйләкәр-төлке (хәйләкәр кеше)

  • ачык-авыз (җебегән, артыгын сөйләп җибәрүче кеше)

  • зәһәр-елан (авыр сүз әйтүче кеше, әшәке кеше)

  • куян-йөрәк (куркак кеше)

  • исерек-чебен (бәйләнергә яраткан кеше)

  • калай-әтәч (мактанчык кеше)

  1. Тест үткәрү.”Әйе” – яшел, “юк” – кызыл төсләр карточкалары белән җавап бирәбез.

  1. Сыйфат предметның билгесен белдерә.

  2. Сыйфат кем? Нәрсә? соравына җавап бирә.

  3. Йомшак сүзе нинди? соравына җавап бирә.

  4. Бәләкәй, нәни, зур, кечкенә. Бөтен сүзләр дә сыйфатлар.

  1. Дәрәҗәләре язылган карточкаларны алып, дөресләрен күтәрәбез.

  1. Дәү (гади)

  2. Зәп-зәңгәр (артыклык)

  3. Зәңгәррәк (чагыштыру)

Предметның билгеләрен белдергән карточкаларны алып, дөресләрен күтәрәбез.

  1. Буранлы (табигать күренеше)

  2. Кыска (форма)

  3. Тозлы (тәм)

  1. Йомгаклау. Өй эше бирү. Билгеләр кую.


2-3 сыйныфларда татар теле дәресләрендә “Сыйфат” темасын үткәндә куллану өчен дидактик материаллар.


2 сыйныф сыйфат


1

Җөмләләрне тутырып яз.

  • Фил зур, ә тычкан... .

  • Кар йомшак, ә боз... .

  • Шикәр ак, ә күмер... .

Белешмә өчен сүзләр: кара, каты, кечкенә.


2

Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп яз.

  • Яшәрде, урман, кара;

  • Нур, зүңгәр, балкыды;

  • Кара каргалар, кордылар, биек, оялар, агачларга.


3

Сыйфатларны синонимнары белән алмаштырып яз.

  • Зур (эре, дәү, олы, өлкән)

  • Кайнар (кызу, эссе)

  • Кечкенә (вак, нәни, бәләкәй)

  • Матур (гүзәл, чибәр, ямьле)


4

Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзегез.

  • Укытучы, укыта, балаларны, сөйкемле

  • Кыз, уңган, гөлләргә, сибә, су

  • Ап-ак, ява, кар.


5

Сыйфатлары буенча предметларның исемнәрен тап.

Эссе, җылы... . Матур, чибәр... . Начар, ялкау... . Хәйләкәр... . Баллы... . Көчле... . Җиләкле... . Куркак... . Усал... .

Күчереп яз. Шул сүзләрне кертеп телдән җөмләләр төзе.


6

Капма-каршы мәгънәле сүзләрне табып яз.

  • Җәй көне көн озын, ә төн (нинди?)

  • Кар йомшак, ә боз (нинди?)

  • Китап калын, ә дәфтәр (нинди?)

  • Лимон ачы, ә груша (нинди?)



3 сыйныф


№1

  1. Зәңгәр, кайнар, ак, тозсыз, салкын, тирән, сай, киң, тар, эссе, сусыз дигән сыйфатлар нинди предметларга билге булып йөри алалар?

  2. Сыйфатларны предмет исемнәре белән бергә яз.


№2

Укы.

Җылы

Яшь

Йомшак

Баллы

Тырыш

Биек

Озын

матур

Эссе

Кечкенә

Салкын

Киң

Сыек

Авыр

Эре

нечкә


Капма-каршы мәгънәле сыйфатлар итеп яз.


№3

  1. Мәгънәдәш сыйфатлар (синоним сыйфатлар) уйла һәм телдән 1-3 җөмлә төзеп әйт.

Кечкенә, ...

Яхшы, ...

Акыллы,...

Кайнар, ...

Тырыш, ...

  1. Кайсы сыйфатның синонимнары күбрәк?


№4

  1. Капма-каршы мәгънәдәге сыйфатлар уйла.

Батыр-

Усал-

Тәмле-

Матур-

Шат-

Зур-

  1. Шул сыйфатлар кергән нинди мәкаль, әйтем, табышмак беләсең? Шуларны яз.


№5

Предметларның билгесен белдергән сүзләрне өстәп яз.

  1. Төсе буенча:

Чыршы (нинди)

  1. Тәме буенча:

Торма (нинди?)

  1. Формасы буенча?

Агач (нинди?)

  1. Характеры буенча

Бүре (нинди?)


№6

Сорауларга җавап бир.

  • Нинди сүзләргә сыйфат дип әйтәләр?

  • Сыйфатлар ничек ясала?

  • Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?

  • Сыйфат дәрәҗәләре ничек ясала?