СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Башлангыч сыйныфлар өчен “Без төрле, әмма шулай да без бергә” темасы буенча сыйныф сәгате конспекты

Нажмите, чтобы узнать подробности

Толерантлы кешенең нинди сыйфатларга ия булуын билгеләү, толерантлык турында күзаллау  форалаштыру максатыннан үткәрелгән сыйныф сәгате

Просмотр содержимого документа
«Башлангыч сыйныфлар өчен “Без төрле, әмма шулай да без бергә” темасы буенча сыйныф сәгате конспекты»

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Салагыш урта гомуми белем бирү мәктәбе










3нче сыйныф өчен

Без төрле, әмма шулай да без бергә”

темасы буенча

сыйныф сәгате конспекты








Төзүче: Кузина Фәридә Дөлфәт кызы,

беренче квалификацион категорияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы













2018-2019 уку елы





Сыйныф сәгате

Тема: «Без төрле, әмма шулай да без бергә!»

Максат: толерантлык турында күзаллау формалаштыру;

толерантлы кешенең нинди сыйфатларга ия булуын билгеләү.

Бурычлар:

-толерантлык проблемасы белән бәйле төшенчәләрне өйрәнү ;

-кешеләрнең охшаш һәм аерылып торган якларын күрсәтү;

-башка кешеләргә карата игътибарлылык һәм ярдәмчеллек тәрбияләү;

- коллективлык, бердәмлек, бер-береңә хөрмәт хисе тәрбияләү

- барлык кешеләрне хөрмәтләүче шәхес тәрбияләү.

Катнашучылар: 3нче сыйныф укучылары

Җиһазлау: проектор, компьютер, кеше сыйфаты язылган таҗ яфраклары, кеше фигурасы рәсемнәре, карандашлар, фломастерлар, җир сурәте (алдан тактага беркетергә)

Чараның барышы:

1. Оештыру мизгеле.

- Исәнмесез, балалар! Мин Фәридә Дөлфәт кызы булам. Бер-берегезгә карап елмаегыз, миңа һәм кунакларга үзегезнең елмаюыгызны бүләк итегез!

Рәхмәт! Утырыгыз. Елмаю һәрвакыт аралашуга ярдәмче булып тора.

- Ә кеше кайчан елмая? (Яхшы кәеф булганда, күңелле булганда…)

2. Уку-укыту бурычлары куелышы. Проблемаларны ачыклау.

Әйе, балалар елмаю һәрвакыт аралашуга ярдәм итә, үзеңә карата ихтирам, игелеклелек, кешелеклелек сыйфатлары тудыра. Әгәр кеше бу сыйфатларга ия икән, аны толерантлы кеше диләр. (Толерантлы сүзе белән ромашканың үзәген әйләндерәм)

-Балалар, сезгә бу сүз танышмы? Гадәти булмаган сүз? Ә сезгә бу сүз турында күбрәк белү кызыкмы?

-Балалар, ә хәзер бер уен уйнап алабыз. Кызлар урыннарында баса. Рәхмәт, утырдык. Ә хәзер малайлар баса. Яшел күзлеләр баса. Кемнең чәче ачык төстә шулар баса. Утырдык.

-Сез ничек уйлыйсыз, сезнең арада бер үк төрле 2 кеше табарга буламы?

Димәк, сез нинди? (Төрле)

Ә сез ник бергә?( Чөнки бер сыйныфта укыйбыз., бер шәһәрдә, бер районда....)

Димәк, төрле булуга карамастан, без-бергә. Сыйныф сәгатенең темасын әйтеп карагыз әле, балалар.

“Без-төрле, әмма шулай да без- бергә”

3. Яңа белем ачу.

Хәзер без сезнең белән төркемдә эшлибез. Слайдта төрле кешеләр сурәтләнгән. Сезнең бурыч -фотога игътибар белән карау һәм төркемнәргә бүлү. 1нче төркем кешеләрнең бер-берсеннән нәрсә белән аерып торган билгеләрне табып яза. 2 нче төркем рәсемдәге кешеләрнең охшаш якларын табып яза.

Хәзер без 2 төркемнең дә фикерләрен тыңлыйбыз. (яше буенча, җенесе, тышкы билгеләр буенча)

Димәк, бу рәсемнәрдә кешеләр бер үк төрлеме? - Әмма аларны барсын да нәрсә берләштерә? (Без бер планетада яшибез).

- Безнең планета-бер зур йорт. Бу планетада барысының да гаиләсе, ягъни аны әйләндереп алган кешеләр бар. Сезнең сыйныф-ул да гаилә.

Безнең ил ничек атала? Безнең зур илдә төрле милләт кешеләре яши һәм алар барысы да дус һәм тату яши. Руслар, татарлар, башкортлар, марилар, чеченнар, чувашлар, әрмәннәр һәм башка бик күп төрле халыклар.

–Балалар, барлык кеше дә, нинди мтлләт кешесе булуына карамастан,нинди яхшы сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында уйлагыз һәм әйтегез. (Яхшылык, дустанә мөнәсәбәт, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек, намуслылык, башкаларга хөрмәт, сабырлык, игътибарлылык.)

- Бу сыйфатларны эчке матурлык дип атарга була. Менә шушы барлык сыйфатларга ия булган кешене толерантлы кеше дип атыйлар.

Толерант сүзе латин теленнән кергән. Ул-түземлелек, сабырлык, кеше нинди генә милләттән булуга карамастан, аның фикеренә, гореф-гадәтләренә уңай карау дигәнне аңлата.

Кешене барлык физик һәм дини үзенчәлекләре белән хөрмәт итү, сүзенә колак салу, игътибарлы булуны аңлата.

Ромашка чәчәгенең таҗ яфракларын ачып, тагын бер кат кабатлап чыгыйк әле. Толерантлы кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? (Яхшылык, дустанә мөнәсәбәт, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек, намуслылык, башкаларга хөрмәт, сабырлык, игътибарлылык). Карагыз әле, балалар, нинди матур ромашка килеп чыкты.

- Әгәр барлык кешеләр бу сыйфатларга ия булса, җирдә нәрсә булачак соң?

(Сугыш, талаулар юкка чыга. Кешеләрдә бер-берсен күралмау хисләре булмаячак . Тиренең төсе, нинди милләттән булуың йогынты ясамаячак.)

4. Яңа материалны үзләштерү. Нәтиҗә ясау.

Әйдәгез әле, укучылар, тикшереп карыйк узебезне,без толерантлымы икән? Тестта кара белән билгеләнгән җаваплар бар, риза булсагыз, кәгазьдә түгәрәк ясыйсыз, риза булмасагыз бер нәрсә ясамыйбыз.

1. Айратның өс киеме сәләмә.

  • Бу мөхим түгел

  • Син аңардан көләсен.

2. Олы яшьтәге апа акрын гына атлый

  • Син аны этеп җибәреп,алга узасың

  • Ишекне ачып кертергә булышасың

3. Синең каршыңда кечкенә кызны кыерсыталар.

  • Син якларга тырышасын .

  • Күрмәмешкә салышасың.

4. Синең янга инвалид бала килә.

  • Син рәхәтләнеп аралашасың,башка балалар белән аралашкан кебек

  • Нәрсә әйтергә белмичә,китеп барасың.

Нәтиҗә:

4 түгәрәк- син зур толерантлык күрсәтәсең! Син уз көчеңә ышанасың!
2-3-син бик толерант түгел.Уз фикереңне эйтеп бетерә алмыйсың! Ә күнелең яхшы! Вакыт үтү белән бар да әйбәт булачак!

1 булса, нәтиҗә яса, үз өстеңдә эшләү беркайчан соң түгел.

- Үзегез өчен нинди нәтиҗәләр ясадыгыз?

- Кешеләр арасында аерма аларга бер-берсе белән аралашырга комачауларга тиешме?

- Ә нәрсә мөһимрәк: тышкы матурлык яки эчке кыяфәтме?

5. Рефлексия.

- Безнең дәрес ахырында мин тагын бер кат сезнең сыйныфның кечкенә гаилә булуын әйтәсем килә. Сезнең гаиләдә һәрвакыт яхшылык, хөрмәт, үзара аңлашу хөкем сөрсен, талашулар, үпкәләшүләр булмасын.

Дәресебезгә йомгак ясыйк.

Иҗади проект эше. "Толерантлык әйлән-бәйләне»

- Балалар, сез тактада планетабызның сурәтен күрәсез. Әгәр дә сез сыйныф сәгатен яхшы кәеф белән тәмамлыйсыз икән, үзегезгә яхшы сыйфатлар өстәсәгез парта өстендә яткан кеше фигураларына үз исемегезне языгыз һәм шушы кеше рәсемнәре белән планетабызны әйләндереп алыйк, әйлән-бәйлән ясыйк.



Торсак та без төрле җирләрдә,

Без яшибез дуслык илендә.

Сөйләшәбез төрле телләрдә,

Аңлашабыз дуслык телендә.



Барыгызга да зур рәхмәт!





















Башлангыч мәктәп өчен толерантлык тәрбияләү проблемасы үзеннән-үзе актуаль, чөнки ул безнең дөньяда булган проблемалар белән бәйле. Бүгенге көндә даими үзгәреп торучы дөньяда, кеше катлаулы мөнәсәбәтләр дөньясына эләгә, кайвакыт яхшылыкның явызлыктан аерылуы кыен. Ә балага икеләтә авыррак. Сыйныфтагы мөнәсәбәтләрне җайга салу, толерантлык тәрбияләү хезмәттәшлек үсешенә ярдәм итә.

Тема: «Без төрле, әмма шулай да без бергә!»

Максат: толерантлык турында күзаллау формалаштыру;

толерантлы кешенең нинди сыйфатларга ия булуын билгеләү.

Бурычлар:

-толерантлык проблемасы белән бәйле төшенчәләрне өйрәнү ;

-кешеләрнең охшаш һәм аерылып торган якларын күрсәтү;

-башка кешеләргә карата игътибарлылык һәм ярдәмчеллек тәрбияләү;

- коллективлык, бердәмлек, бер-береңә хөрмәт хисе тәрбияләү

- барлык кешеләрне хөрмәтләүче шәхес тәрбияләү.

Катнашучылар: 3нче сыйныф укучылары

Җиһазлау: проектор, компьютер, кеше сыйфаты язылган таҗ яфраклары, кеше фигурасы рәсемнәре, карандашлар, фломастерлар, җир сурәте (алдан тактага беркетергә)

Куелган бурычларны тормышка ашыру өчен һәр уку кабинетында диярлек булган техник чаралар: компьютер, проектор һәм экран кирәк булды.

Сыйныф сәгате 5 этаптан төзелде:

    1. Оештыру мизгеле.

    2. Уку-укыту бурычлары куелышы. Проблемаларны ачыклау.

    3. Яңа белем алу.

    4. Яңа материалны үзләштерү. Нәтиҗә ясау.

    5. Рефлексия

Әңгәмә барышындада мин сыйныфта уңайлы психологик климат булдырырга һәм һәрберсен ишетергә тырыштым.

Сыйныф сәгате укучыларның гомуми тәрбия бурычларына һәм яшь үзенчәлекләренә туры килә дип саныйм.



Сыйныф сәгатен әзерләү һәм үткәрү барышында куелган максат үтәлде, бурычлар үтәлде.

Чарада төрле эш формалары тормышка ашырылды, монда фронталь һәм индивидуаль эш формасы бар иде, төркем эше үткәрелде.

Сыйныф сәгатенең әлеге структурасы нигезле рәвештә сайланган дип саныйм: материал логик эзлеклелектә бирелгән.

Балаларның сөйләме дөрес, җаваплар тулы, активлык һәм эшкә сәләтлелек югары дәрәҗәдә иде.

Укучыларның кызыксынулары әңгәмә дәвамында дәвам итте, эшчәнлекнең төрле төрләре һәм аларны аралаштыру кулланылды.

Психологик атмосфера яхшы булды.



Игътибарыгыз өчен рәхмәт!