БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФЛАРДА ӘДӘБИ УКУДАН Ф.Ш.ГАРИФУЛЛИНА, И.Х.МИЯССАРОВА ДӘРЕСЛЕКЛӘРЕ БУЕНЧА
ӘДӘБИ ТЕРМИННАР
КАРТИНА БУЕНЧА ХИКӘЯ ЯЗУ ӨЧЕН СОРАУЛАР
2 НЧЕ СЫЙНЫФ
Шигырь юллары ахырында килгән сүзләрнең яңгырашы ягыннан бер-берсенә охшашлыгы РИФМА дип атала.(арышлар-камышлар, болыннар-колыннар)
ПАУЗА – текстларны укыганда яки сөйләгәндә тукталыш ясау (тынып тору) дигән сүз.
ШӘҖӘРӘ АГАЧЫ (нәсел агачы) – нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып китүен агач рәвешендә күрсәткән схема.
Телдән телгә күчеп, халык күңелендә сакланган, кем иҗат итүе (авторы) билгеле булмаган әсәрләр ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ әсәрләре, яки ФОЛЬКЛОР дип аталалар
РИВАЯТЬ – борынгылардан, буыннан буынга сөйләнеп килгән хикәя, тарих.
ТАБЫШМАК – фольклор әсәре. Табышмакта предмет үзе әйтелми, ләкин аның сыйфатлары, танырга мөмкин булган үзенчәлекләре бирелә, алар ярдәмендә җавапны табып була.
ТАКМАК, гадәттә, бию көйләренә башкарыла торган кыска җыр, куплет дигән сүз.
САНАМЫШЛАР –уенны башлап җибәргәндә кулланыла торган кечкенә фольклор әсәр.
Шаян эчтәлекле, көтелмәгәнчә тапкыр тәмамлана торган җыйнак хикәяләүне МӘЗӘКЛӘР дип атыйлар.
МӘКАЛЛӘР – халыкның тормыш тәҗрибәсе тупланган фольклор әсәрләре. Татар халкының туган ил, хезмәт,ата-ана, тәрбия, сүз, туган тел һәм башкалар турында мәкальләре бар.
ХИКӘЯ – герой тормышыннан алынган нинди дә булса бер вакыйга турында сөйләнә торган әсәр.
3НЧЕ СЫЙНЫФ
Җансыз предметны, күренешне җанлы итеп күрсәтү – СЫНЛАНДЫРУ (ҖАНЛАНДЫРУ) дип атала. Мәсәлән, болыт яулык болгый, болыт елый.
ЧАГЫШТЫРУ – нинди дә булса предметны яки күренешне аңа охшаш ягы булган икенче предмет яки күренеш белән чагыштырып сурәтләү. Чагыштыруда кебек, шикелле, төсле сүзләре һәм –дай, -дәй,-тай, тәй кушымчалары кулланыла.
Җансыз табигатьне сурәтләүгә НАТЮРМОРТ диләр. Натюрмортта рәссамнар, өзеп алынган җиләк-җимеш, яшелчә, чәчәк шулай ук савыт-саба, ваза, поднос яки башка предметларны җыеп сурәтлиләр.
ПЕЙЗАЖ – табигать күренешләре сурәтләнгән картина.
Текстта кап-кара җир, ап-ак тун, салкын җилләр, шәп-шәрә җир, көзге яңгырлар, тирән кар кебек сүзтезмәләр бар. Бу сүзтезмәләрдә кап-кара, ап-ак,салкын, шәп-шәрә,көзге, тирән сүзләре әйбер яки күренешнең сыйфатын билгелиләр. Бу сүзләрне ЭПИТЕТ диләр.
4 НЧЕ СЫЙНЫФ
Аллалар, баһадирлар, дөньяның барлыкка килүе турындагы борынгы халык әкиятләре (уйдырма, хыялый әйбекр) МИФ дип атала.
БӘЕТ - халык авыз иҗаты әсәрләре: берәк кешегә яки вакыйгага багышланып, гадәттә шаяру яки кызгану хисләре белән сугарылган шигырь.
МӘСӘЛ-ачыктан-ачык я читләтеп, үгет-нәсыйхәт, акыл бирү(мораль) булган кечкенә күләмле шигъри яки чәчмә әсәр.
ИРОНИЯ – астыртын көлү, мактау аркылы хурлау.
АЛЛЕГОРИЯ – грек сүзе, тәрҗемәсе “кинаяләп әйтү” дигәнне аңлата. Мисал өчен мәсәлләрдә һәм әкиятләрдә хәйләкәрлек – Төлке; тырышлык һәм эш сөючәнлек Кырмыска образы аша кинаяләп әйтеп бирелә.
ЮМОР-үзара сөйләшкәндә, матур әдәбият һәм сәнгать әсәрләрендә мәзәк итеп, дусларча тәнкыйтьләп көлү күренеше.
Әдәби әсәрләрдә чиктән тыш арттырып күрсәтү ГИПЕРБОЛА дип атала.
КАРТИНА БУЕНЧА ХИКӘЯ ЯЗУ ӨЧЕН СОРАУЛАР
Рәсемдә елның кайсы вакыты сурәтләнгән?
Алгы планда кемнәр сурәтләнгән? Аларны сурәтләү өчен рәссам нинди төсләр кулланган?
Алар ничек киенгәннәр?
Аларның тормышы турында ниләр сөйли аласың?
Арткы планда нәрсәләр күрәсең?
Ни өчен автор картинасын “------“ дип атаган?
Рәсемне карагач, синдә нинди уйлар туды? Бу рәсеме белән автор нәрсә әйтергә теләде икән?