СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Белем бәйрәме (День знанийЗ

Нажмите, чтобы узнать подробности

Азкомлектлы башлангыч мәктәптә белем бәйрәме үткәрү өчен тәкъдим ителә.

Просмотр содержимого документа
«Белем бәйрәме (День знанийЗ»

Белем бәйрәме (2021)

Җыр «Сентябрь»

А.б. Бүген бездә зур бәйрәм. Белем бәйрәме – беренче кыңгырау бәйрәме.

1 укучы.

Һава салкыная бара,
Аяк басабыз көзгә.
     Сары төстә яфраклар да
     Чалына инде күзгә.
     Хушлаштык ямьле җәй белән,
     Үтте дә каникуллар.
     Бүген бәйрәм – белем көне,
     Мәктәпкә илтә юллар.


2укучы.

Гөжләгәндәй бал кортлары
Гөр килә мәктәп алды.
Шат тавышлар: кемнәр, кайда,
Ничек үткәргән ялны?
Кыңгырау да сагынгандыр,
Моң сарылган теленә,
Парта артына чакыра,
Әйдәп белем иленә.

3 укучы.    

Белем конен алып килә
Кыңгыраулы сентябрь.
Кулларымда тере чәчәк,
Шатлыгымны син дә күр.
Ашкынамын мәктәбемә
Әйтерсең, туган йортым.
Мәктәбемә илтәр сукмак
Гел шулай нурлы булсын.

4 укучы. 

Мәктәпкәем каршы ала,
Барыбызны иркәләп.
Кочагына кыса кебек
Килгән өчен иртәрәк.

Җыр: “Бәйрәм бүген”

 5 укучы.

Шушы минутта меңәрләгән укучылар безнең кебек үк мәктәпкә килде. Йөзләр балкый, күзләрдә нур, йөрәкләрдә дәрт. Без туган мәктәбебезгә белем алу теләге белән аяк басабыз һәм һәр уку көнебез шулай якты, матур булсын иде дип телибез.

А.Б. Тәүге тапкыр белем иленә килүче дусларыбызны каршы алыйк әле.Әле кайчан гына алар балалар бакчасында иң олкәннәр иделәр,бүген исә эстафетаны мәктәп кабул итеп ала.Әйдәгез, беренче сыйныфка керүче Риназныб ирегә чакырыйк әле.

(музыка)

1нче сыйныф укучысы чыга

1укучы

Бүген йөзләр көләч безнең-

Күңел сөенә.

Атлыйбыз тәүге адымнар

Белем иленә

Укырга барасы конне

Мин бик зарыгып коттем

Шуңа курә мәктәпкә дә

Беренче килеп җиттем


Хәрефләр дә өйрәнербез

Сүзләр төзеп укырбыз

Сагынып көткән мәктәптә без

Бик күп дуслар табарбыз


Җыр: Өйрәтәләр мәктәпләрдә

А.б 1 нче сыйныф укучыларын тэбриклэп китү өчен сүз Кече Кибәхуҗа авыл ңирлеге башлыгы Заһидуллин Ирек Гали улына бирелә.

А.б Нәни дусларым!Белем иле үтә дә серле һәм катлаулы. Аның ишекләрен ачып керү өчен дә сезгә серле ачкыч кирәк булачак. Кайчандыр без дә Белем йортының ишеген шушы серле ачкыч ярдәмендә ачып зур сихри дөньяга аяк баскан идек. Ә бүген инде зур тормыш капкасы алдында торабыз. Әлеге серле ачкычны сезгә үзебездән мирас итеп калдырабыз.

Ачкыч тапшыру

6 укучы

Авыр вакытларыгызда

Ачкыч ярдәмгә килер

Гаҗәеп белем иленә,

Ул Сезне алып керер.


Беренче укытучы чыгышы. Әлифба тарату.

Җыр: “Китап”

А.Б.Бүгенге нәни дусларыбыздан бигрәк ,аларның әти – әниләре дулкынлангандыр, мөгаен. Ни өчен дисәң,балаларын мәктәпкә озату алар өчен дә зур сынау.Аларның һәрберсе балам тәртипле булсын, яхшы укысын дигән теләк белән яна. Бүген мәктәпкә дә нәни дусларыбыз үзләренең әти – әниләре белән җитәкләшеп килделәр. Йөрәк түрләрендә саклап йөрткән иң изге теләкләрне бүгенге бәйрәмдә аларның да балаларына җиткерәсе киләдер. Әйдәгез,1 нче сыйныф укучыларының әти- әниләрен бирегә чакырыйк әле.

Әти-әниләр чыгышы

7 укучы

Бүген башлап басасың син

Олы белем юлына.

Белем дөньясына ачкыч-

"Әлифба” алдың кулыңа.

"Әлифба”гыз – алтын ачкыч,

Аны ихлас укыгыз.

Белем белән коралланып,

Галәмнәрне айкагыз!

8 укучы

Бу якты йорт сезнең бәхет өчен,

Бу китаплар сезгә нур чәчсен!

Эчләрендә булган әйбәт сүзләр

Иптәш булып сезгә эндәшсен.



9 укучы

Кояшның да бүген йомшак нуры

Сезне бире сөеп китерде.

Алыгыз сез гыйлем хазинәсен

Һәм үсегез гөлләр шикелле!



10 укучы

Уку елы сезгә һәрчак

Бары уңыш китерсен,

Диктантлар "биш”кә язылсын,

Мәсьәләләр чишелсен

Мәктәптә күңелле булсын,

Җиңел үтсен дәресләр

Тик сезнең өчен ачылсын

Бик серле могҗизалар.



11 укучы

Хөрмәтле укытучылар, әти – әниләр һәм безнең нәни дусларыбыз!Без барыгызны да бүгенге гүзәл бәйрәм белән тәбриклибез. Балачакның бик матур мизгелләре нәкъ менә бүгенге бәйрәм белән бәйле.

Укытучым! Туземлегең синең кыя сыман,
Кунелең изге, алда нур гына.
Гадисең дә, бөексең дә узен,
Сиңа тиң  мактау-жыр гына.

Җыр: ” Укытучым”

12 укучы.

Кыңгырау,кыңгырау

Шалтыра, шат җырла.

Уку елы да

Синнән бит башлана.

13 укучы.

Көмеш авазлы кыңгырау,

Дустымдай күрәм сине

Мәктәбемә тәүге тапкыр

Син бит чакырдың мине.

14 укучы.

Әйдә, дустым, бергә хәбәр итик

Башлануын уку елының,

Күреп соклансыннар сихри көчен,

Җиз кыңгырау чыңының.

15 укучы.

Яңгырый бүген һәр төбәктә,

Көмеш кыңгырау чыңы

Мәктәпләргә рәхим ит.

Бергә: Әйдә!Яңа уку елы!

   А .Б. Барыгызны да яңа уку елы башлану белән котлыйбыз. Белем бәйрәмен дәвам итергә классларга чакырабыз. Уңышлар сезгә!












































(2021-2022 уку елы)