Мастер –класс: “Белем бирүнең актив методлары”
Татарстан Республикасы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Гомәрова Рузия Тимершаех кызы
(Мастер-класс башлангыч сыйныф укытучылары өчен)
Хәерле көн, Хөрмәтле коллегалар! Сезнең урыннарыгызга җайлы итеп утыруыгызны сорыйм. Минем сәламемне алуыгызны үтенәм.
Исәнмесез, һәркөн иртән йокыдан торучылар!
Исәнмесез, тормыш ямен гел сизүчеләр!
Исәнмесез, яхшылыкның кадерен белүчеләр!
Исәнмесез, һәркөн иртән эшкә тотынучылар!
Исәнмесез, иҗат сөючеләр!
Кыскасы, иҗат турында.
Бүгенге көн, Федераль дәүләт белем бирү стандартлары белән бергә безнең алдыбызга , универсаль уку гамәлләрен формалаштыру бурычларын куйды. Универсаль уку гамәлләрен формалаштыру. Аны ничек һәм нәрсә ярдәмендә тормышка ашырырга соң? Әлбәттә, яңа педагогик технологияләр, яңа эффектив формалар кулланып, белем бирүнең актив методларын файдаланып.
Үземнең мастер-классымда мин, сезнең игътибарга, укучыларым яратып өлгергән универсаль укыту гамәлләрен тормышка ашыру максатында кулланыла торган актив методларны тәкъдим итәм. Актив методларның төп асылы да укыту процессында гел алга омтылыш, гел үсеш булуын ачык күрсәтә.Укучылар даими бер-берсе һәм укытучы белән аралаша. Алар анализлыйлар, чагыштыралар, дәлиллиләр, сайлыйлар, модельләр төзиләр.
Актив методларны без бүген, үзебезгә бик тә таныш тема турында сөйләшкән вакытта кулланырбыз.Ә теманың нинди икәнлеген әлбәттә сез үзегез ачыкларсыз.
Хөрмәтле коллегаларым, күрәсезме минем кулымда туп. Хәзер мин сезнең һәрберегезгә дә тупны җибәрәм, ә сез минем сорауларыма җавап биреп тупны кирегә миңа кайтарырсыз.
-Томыш итү өчен иң кирәкле әйберне сез нәрсә дип уйлысыз?
(Барлык фикерләрне дә тыңлыйм, рәхмәтемне белдерәм)
-Күрәсезме, безнең никадәрле фикерләребез булды. Шушыларның барысына да нәрсә булмаса ирешеп булмый соң? Шуны әйтегез әле?
(САУЛЫК)
-Билгеле!
-Саулык –зур байлык ул.
Сезнең игътибарга беренче метод тәкъдим ителде.Ул “тупны тот!” дип атала. Бу метод сыйныфны туплый, һәр укучыга да үз фикерен әйтергә мөмкинлек бирә.
-Әдәгез фикерләшүне дәвам итәбез.
-Саулык бик кирәк, чөнки....................................... (Дәвам ителгән барлык фикерләрне дә хуплыйм)
-Кешелекнең яшәеше сәламәтлеккә бәйле дип уйлаучылар, бүген аны ныгыту, арттыру турында файдалы киңәшләр дә алырлар, ә бүгенге шартларда уңайлы яшәү өчен кешенең саулыгына бернинди дә куркыныч янамый дип уйлаучылар, мастер-класс азагына үз фикерләрен дә үзгәртерләр.
-Дусларыбыз белән очрашкан вакытта без нинди сүзләр әйтәбез?
-Исәнмесез!?
-Исәнләшкән вакытта без бер-беребезгә нинди теләкләр телибез соң?
-Саулык телибез.
-Ә ни өчен? Нигә?
-Яхшылык теләгәнгә.
-Дөрес! Саулык – тормышта бәһәсез бит ул.
Бу тема бик күп еллар дәвамында кешеләрне борчыды.Ә бүгенге көндә бу тема тагын да актуальрәк яңгырый. Даими стресслар, начар гадәтләр безне еш уйланырга мәҗбүр итәләр дә инде. Андый кешеләрнең үз-үзләре белән дә, гаиләләрендә дә, әлбәттә инде җәмгыятьтә дә проблемалары җитәрлек була. Ә бу бик кызганыч күренеш. Мәктәпләрдә без бик еш сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшәбез, укучыларга саулыкны ничек сакларга кирәклеген аңлатабыз. Әмма бар очракта да бу ярдәм дә итми бит.Бәлки без нәрсәнедер тиешенчә эшләмибездер.
-Сез сәламәт яшәү рәвеше дигәндә күз алдына нәрсәләрне китерәсез? Шуларны уйлагыз әле.(Класс тактасының уртасына САУЛЫК дип язып куям.Аннары әйтелгән фикерләрне яза барам. Мәсәлән: Саулык-спорт, чыныгу, хәрәкәт, туклану, экология)
-Күрәсезме, сәламәтлек өчен кирәк булган әйберләр никадәрле күп.
Сезнең игътибарга “Кластер” алымы күрсәтелде.
-Нәрсә соң ул кластер?
«Кластер» сүзе бәйләм, тәлгәш дигәнне аңлата. Бу алымның асылы – булган белемнәрне системага салу. Кластер дәрес материалын график калыпка салуны күздә тота.
Төп мәгънәне белдергән сүз уртага, яки өскә языла, аңардан төрле якка киткән уклар, бу сүзне ачыклаучы башка сүз, сүзтезмәләр белән бәйли. Шулай итеп, бер сүзне, төшенчәне ачыклаучы бик күп мәгълүмат җыела.
Бу алым һәр фәндә, дәреснең һәрбер этабында да була ала.Укучылар бу эшне башкарырга бик яраталар.
-Парларда эш. Ак төстәге карточка кемнәрдә бар.Шулар парларда эшлиләр.Сезгә кеше сәламәтлегенә иң нык тәэсир иткән тормыш факторларын ачыкларга кирәк булачак.
-Ә калганнар слайдка карагыз әле.(Кеше сәламәтлегенә тәэсир иткән факторлар язылган була)
-Сезнең алдыгызда сәламәтлеккә йогынты ясый торган факторлар:
-генетик (нәселдән);
-илдә сәламәтлек үсешенең тоткан урыны;
-кешенең яшәү рәвеше ;
-әйләнә-тирә мохит.
Нәтиҗәне процентларда күрсәтик.
-Нәселдән ничә %? (Барлык җавапларны яза барам: 1.-20%;2.-30% һ.б.)
-Фикерләр төрлечә. Мин аларны бирелгән статистика белән чагыштыруыгызны сорыйм.
-генетик (нәселдән) - 20%
-илдә сәламәтлек үсешенең тоткан урыны-10%
-кешенең яшәү рәвеше - 50%
-әйләнә-тирә мохит -20%
Иң зур % кешенең яшәү рәвеше , ә бары 10% кына сәламәтлек үсешенең тоткан урыны. Медицинага ышанып булмый дигән сүз бу .Әлбәттә, иң беренче чиратта үзеңә, сәламәт яшәү рәвешенә таянырга кала.
Куе сары төстәге карточкаларга мөрәҗәгать итәм (4 кеше).
-Сез уңайлы итеп утырыгыз һәм сораулар белән танышыгыз.
(Өстәлдә бит. Аның үзәгенә тема язылган. Саулык. Битнең һәрбер өлешендә сораулар:
-Кеше саулыгына куркыныч яный торган факторларны билгелә .
-Саулыкны ныгыту алымнарын тап.
Һәрбер кеше башта 30 сенунд үз соравын укый. Аннары 2 минут парларда фикерләшәләр. Шуннан соң 2 минут 4 әүләп сорауларга карата фикерләрне тыңлыйлар.Соңыннан 1 укучы барысы өчен җавап бирә.
Сезнең игътибарга “Әйләнмәле биремнәр” методы күрсәтелде.
-Ә безнең 2 кешебез әзер дә инде (ак карточкалар).
-Нинди бирем башкардыгыз? (Кеше сәламәтлегенә иң нык тәэсир иткән тормыш факторларын яздылар)
1 кеше чыгыш ясый
-Хөрмәтле коллегалар,сезнең алдыгызда САУЛЫК сүзе
С –сәламәт яшәү рәвеше,саф һава
А- азык, туклану
У-уйнау, уңышка ирешү
Л-лимон (җиләк-җимеш)
Ы-ышану
К- кызыну, күнегүләр ясау
Сезнең игътибарга «Алфавит» методы күрсәтелде.
- Хөрмәтле коллегалар, кем куе сары төстәге карточкалар белән эшләде, мин шуларга сүз бирәм. Бирем белән таныштырыгыз әле?
-Кеше саулыгына куркыныч яный торган факторларны билгеләргә
-Саулыкны ныгыту алымнарын белергә.
1 кеше чыгыш ясый. (мәсәлән: исерткеч әйберләр куллану, дөрес тукланмау, начар торымыш яшәеше....)
-Мин сәламәт яшәү тормышы алып бараммы?
-Ә хәзер мин сезнең шушы сорау турында уйлануыгызны һәм класс бүлмәсендәге почмакларга куелган карточкалар янына килүегезне сорыйм.
Юк
Әйе
Миңа барыбер
Җавап бирергә авырыксынам
(Барысы да группаларга бүленәләр, үзара ни өчен шушы почмакны сайлаулары турында фикер алышалар)
-Сезнең фикерегезне беләсем килә.(Барлык фикерләрне тыңлыйм)
-Бу юлы сезнең игътибарга “Дүрт почмак” методы күрсәтелде.
Бу метод нәтиҗә ясарга, уңышка ирешергә булыша.
Үземнең мастер-классымны мин синквейн төзеп тәмамларга телим
Саулык сүзе язылган битне каршыга куям.
-Саулык сүзенә 1 сыйфат сүз уйлагыз
1 фигыль сүз уйлагыз
-Ни эшләргә кирәк булыр?
-Һичкайчан онытмаска кирәкле җөмлә барлыкка килер.
Саулык –зур байлык!
Иң соңгы метод “Чемодан”
Мастер-класста катнашучылар белем сукмагыннан олы юлга кузгалганда алган тәэсирләре, тупланган белемнәре турында сөйлиләр.
Хөрмәтле коллегаларым! Бәлки кайберәүләрегез өчен минем мастер-классымда күрсәтелгән методлар яңалык та булмагандыр. Шулай да башлангыч сыйныф укучысы өчен әлеге методлар кызык та, мавыктыргыч та, белем алуга этәргеч бирүче иң отышлылардан дип курыкмыйча әйтә алам.
Мин, һәрберегезгә дә саулык теләп, зур рәхмәтемне җиткерәм.