СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Без яшибез дуслык илендэ

Нажмите, чтобы узнать подробности

Ботен миллэт халкы белэн дус яшэргэ ондэу.Хэрбер миллэт халыкларынын гореф- гадэтлэре бар.

Просмотр содержимого документа
«Без яшибез дуслык илендэ»

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының

“Гомуми төрдәге № 23“Алтын башак” балалар бакчасы”

муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениесе













Оештырылган белем эшчәнлеге конспекты

Зурлар төркеме

“Без яшибез дуслык илендә”











Әзерләде һәм күрсәтте:

Тәрбияче Забирова Г. А.


















Яшел Үзән, 2015 ел




Программаның эчтәлеге:

Балаларның Рәсәй башкаласы – Мәскәү, Татарстан башкаласы – Казан турындагы белемнәрен тулыландыру, аларның символикалары турында тулырак мәгълүмат бирү.

Рус, татар, керәшен халыкларының уеннары, киемнәре турында белемнәрен баету, бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итү.

Туган илне яратуга, башка милләт вәкилләренә карата кызыксыну уяту, иҗади эшчәнлек аша уңай мөнәсәбатләрен чагылдырырга этәрү.

Монологик, диалогик сөйләмнәрен үстерү, кулның вак мускулларын ныгыту.

Милләтләр арасындагы дуслык, татулык төшенчәсен сеңдерү, үзара дуслык, татулык тәрбияләү.



Сүзлек: тугра, әләм, Рәсәй, бөркет, вәкил, милләт.

Җиһазлар: итерактив такта, тема буенча слайдлар, магнитофон, аудиоязмада көй (УМК) “Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе” Методик әсбап өчен аудио-кушымта – 36 һәм 52 нче трек.

Кулланылган әдәбият:

1) З.М. Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова ”Туган телдә сөйләшәбез” (5-7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча ярдәмлек).-Казан: ФОЛИАНТ, 2012.- 16-17 нче бит;

2) “К.В.Закирова, Р.Ә.Кадыйрова, Г.М.Сафиуллина “Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе: методик кулланма.- Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013.- 408 нче бит.

 

Комплекслы эшчәнлек барышы

1) Исәнләшү, бер-береңә карап елмеп, матур итеп.

Матур итеп елмаеп

Исәнләшик, дусларым.

Малайларым, кызларым,

Исәнмесез, дусларым!

– Исәнмесез. Хәерле иртә! Здравствуйте. Доброе утро! Әссәламэгаләйкем! Сабәһуль хайр! Балалар, без өч телдә дә матур итеп исәнләштек, димәк, сез өч телдә дә сөйләшә аласыз? (Әйе, сөйләшәбез, чөнки өч телне дә белү безгә бик кирәк.).

 

2) Кереш әңгәмә.

-Балалар, карагыз, сез тактада нәрсә күрәсез?

(Без тактада глобус күрәбез). (1 нче слайд-әйләнеп торган глобус).

 

-Әйе, глобус – җир шарының макеты. Глобуста бөтен илләрне дә күрергә мөмкин: (2 нче слайд – әйләнеп торган глобустан Рәсәй күренеше чыга).

-Балалар, сез монда нинди дәүләт күрәсез?

(Рәсәй дәүләтен күрәбез).

Рәсәйнең башкаласы нинди шәһәр?

(Мәскәү шәһәре).

 

(3 нче слайд – Рәсәйдән Татарстан күренеше чыга).

Ә монысы нинди республика?

(Татарстан республикасы).

-Дөрес, балалар. Татарстан – Рәсәйнең бер өлеше. Балалар, без нинди республикада яшибез? (Татарстан республикасында).

-Аның башкаласы нинди шәһәр?(Казан шәһәре). Ә без нинди шәһәрдә яшибез?

(Яшел Үзән шәһәрендә).

- Һәрбер илнең үз әләме һәм туграсы да бар.Әйдәгез, балалар, карап һәм тыңлап китик, нинди икән алар. (7нчы слайд – Рәсәйнең туграсы һәм әләме рәсеме)

 

1 нче бала (малай):-Динара,Ислам

Наш герб – очень гордая птица,

С двумя головами орёл.

Одной он глядит на Европу,

В Азию взгляд у другой.

 

2 нче бала(кыз):

Флаг бывает разный,

Но мне всего милей

Бело-синий-красный

Флаг родины моей.

 

-Рәхмәт, балалар! Димәк, Рәсәйнең әләмендә нинди төсләр бар?

(Ак, зәңгәр, кызыл).

-Ә туграда нәрсә сурәте төшкән?

(Туграда ике башлы бөркет сурәте).

-Дөрес.

-Рәхмәт сезгә, балалар!

-Татарстанның да үз әләме белән туграсы бар. Алар нинди икән, карап һәм тыңлап китик! (7 нче слайд – Татарстанның әләме һәм туграсы).

 

1 нче бала (малай):Зэлинэ,Дэрия

Өч төс балкый безнең әләмдә:

Ак төс – безнең намус төсебез.

Яшел төсе – безнең яшәү төсе.

Кызылында чагыла көчебез.

 

2 нче бала(кыз):

Ак барс безнең туграбызда,

Саклый ул халкыбызны.

Зур үрләргә, алга өнди

Гүзәл Татарстаныбызны!

 

-Рәхмәт. Балалар, димәк безнең туган илебез әләмендә нинди төсләр бар?

(Ак, яшел, кызыл).

-Дөрес, ә туграбызда нәрсә сурәте күрсәтелгән?

(Туграбызда ак барс сурәте күрсәтелгән).

 

Безнең халыкта бик күп матур уеннар бар. Әйдәгез бергәләп Татарстан белән Россия флагын җыеп алыйк әле.

Балалар, төсле шарлардан Россия һәм Татарстан флагларын җыялар.



Балалар! Безнең республикабызда төрле миләт вәкилләре яши. (4 нче слайд – төрле милләт вәкилләре күренеше). Менә без сезнең белән бүген милләтара дуслык турында сөйләшербез. Дуслык ул – кешеләр, халыклар, дәүләтләр арасындагы үзара мөнәсәбәт, бәйләнеш.

 

-Балалар, безнең балалар бакчасына нинди милләт вәкилләре йөри әле? (Татар миләтенннән һәм рус милләтеннән балалар йөри).(5 нче слайд – безнең балалар бакчасы балалары).

-Әйе, күбесенчә татарлар һәм руслар. Һәм без үзара тату, дус булып яшәргә тырышабыз. Менә бүген дә алар безнең арада.

 

2) Яңа материал өстендә эш.

(Рус халык көе яңгырый, шул көйгә рус миләте киеменнән киенгән малай һәм кыз чыга).

-Балалар, ничек уйлыйсыз, бу кайсы миләт вәкилләре икән?

(Рус миләте вәкилләре).

-Каян белдегез, балалар?

(Киемнәреннән). (6 слайд-рус халык киемнәре).

Рус халык уены “Йорт төзик” уйнатыла.



Татар халык милли көе яңгырый. (Татар халык милли киеменнән малай һәм кыз чыга).

-Ә хәзер Камил белән Самирага сүз бирәбез.

 

1 нче бала (малай):

Мин бит татар малае,

Яшел Үзән – өем минем.

Мин бит татар малае,

Татарстан – илем минем.

 

2 нче бала(кыз):

Дөньяга аваз салдым

Мин татар гаиләсендә.

Әти-әни өйрәтте

Татарча сөйләшергә.

Слайдта  татар халык киемнәре күрсәтелә, татар халык уены “Кем юк” уйнатыла.

Безнең төркемдә керәшен малае да йөри. Яле балалар мин сезне керәшен халкы белән таныштырып үтим әле.

Слайдта  керәшен халык киемнәре күрсәтелә, керәшен халык уены “Алтын капка” уйнатыла.

Балалар өч халык турында танышып , искә төшереп үттек, ә хәзер мин сезне өстәлләр янына чакырам. Анда төрле милләтләрнең баш киемнәре, ә сез аларны матур итеп бизәргә тиеш.

Балалар эшчәнлеге.



 3) Нәтиҗә ясау.

Балалар, безнең очрашу сезгә ошадымы?Нәрсәсе белән ошады? Калфаклар ясадык, слайдлар карадык. Кемнең эшләве бигрәк тә ошады?

-Рәхмәт сезгә, балалар! Менә без рус һәм татар халкының символикалары белэн таныштык, . Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре, йолалары искиткеч матур һәм бай! Һәм һәр халыкны дуслык бәйли, туганлаштыра! Ә хәзер барыбыз да “Дуслык җыр”ын җырлап китәбез!

 

4) Йомгаклау.

Эшчәнлек “Дуслар җыры” (Рафис Корбан сүзләре,Фуат Әбүбәкер музыкасы) белән тәмамлана.

1) Дуслар белән күңелле,

Яшәве рәхәт.

Дустым булганың өчен

Сиңа зур рәхмәт.

 

Кушымта:

Син минем якын дустым,

Мин синең дустың.

Яхшы һәрвакыт янда

Булганы дусның!

 

2) Безнең дуслык нык булсын,

Мәңгелек булсын!

Көннәребез гел шулай

Шатлыкта узсын!