Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №8 «Солнышко» Мензелинского муниципального района Республики Татарстан
Әбидә кунакта
(кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе)
татар теле тәрбиячесе
Фаррахова Л.А.
Минзәлә, 2015 ел
Максат:
Балаларның кәефләрен күтәрү, активлыкларын арттыру
Бурычлар:
Йорт хайваннарына, кошларына карата кайгыртучанлык, татулык, дуслык хисләре тәрбияләү
Җырлау, бию, сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен үстерү
Балаларның йорт хайваннары һәм кошлары турында белемнәрен арттыру
Җиһазлар: диапроектор, экран, ике өстәл, поднос, “Бәтиләр”, “Безнең дусларыбыз”, “Шаян песи баласы”, “Әтәч”, “Маэмай”, “Дустым бар”, “Чебиләр зарядкасы” җырларының, әтәч тавышының аудиоязмасы, “Кем нәрсә ярата?” мультфильмының видеоязмасы, уенчыклар, өй, эт, кәҗә, песи битлекләре,ашамлык муляжлары
Әби: (балаларны каршы ала) Әй, балакайларым килгән икән. Рәхим итегез. Исәнмесез. Хәлләрегез ничек? Исән-сау гына килеп җиттегезме? (өйгә күрсәтә). Мин менә шушы матур зур өйдә яшим инде. Ә тагын минем белән кемнәр яшәгәнен беләсегез киләме?
Балалар, ничек уйлыйсыз, минем белән нәрсә яши? (экранда сөт, йомгак, май рәсемнәре). Әйе, кәҗә яши. (экранда кәҗә рәсеме күрсәтелә)
Бала:
Кәҗә, кәҗә, кәҗәкәй,
Мин әле бик бәләкәй.
Мин акыллы, мин тәтәй,
Тимә миңа, кәҗәкәй.
Җыр “Бәтиләр” (Ә.Бикчәнтәева сүзләре, Ә.Бакиров көе)
Уен “Кәҗәкәй”
Кәҗә, кәҗә, кәҗәкәй,
Имиләрең бәләкәй.
Берстакан сөт бирмисең,
Каһәр суккан нәмәкәй.
Кәҗә, кәҗә, кәҗәкәй,
Кермә безнең бакчага.
Кысылырсың, үләрсең,
Йөз сум акча түләрсең.
Әби: Булдырдыгыз, табышмагымны тыңлагыз әле.
Йомры йомшак, сары йомгак.
Йөгереп йөри чирәмдә (экранда чеби рәсеме күрсәтелә).
Бала:
Өй алдында чебиләр,
“Чип-чип-чип”, дип йөриләр.
Кечкенә канатлары,
Муеннары сап-сары.
Күпереп тора йоннары,
Ул – аларның туннары.
“Чебиләр зарядкасы” (М.Фәйзуллина сүзләре, Л.Хәйретдинова көе) – балалар шушы җыр астында зарядка ясыйлар)
Әби: Менә тагым бер биремем бар сезгә. (экранда өй, эт оясы, сөяк рәсемнәре). Болар нәрсәгә кирәк? (экранда эт рәсеме чыга). Булдырдыгыз.
Бала:
Тешләмәсен Акбаем,
Сезгә өрә маэмаем.
“Ташлар ыргытмагыз, - ди,
Мине котыртмагыз” – ди.
Җыр “Маэмай” ( М.Җәлил сүзләре, Ф.Яруллин көе)
Уен “Акбай һәм балалар”
Акбай, Акбай, өрмә син, өрмә син,
Тавышланып йөрмә син, йөрмә син.
Әби: Ә бу кем тавышы микән? (әтәч кычкыргын тавышы яңгырый). Дөрес (экранда әтәч рәсеме). Минем белән әтәч тә яши.
Бала:
Иртән бик иртә тора,
“Кикрикүк!” дип кычкыра.
“Кикрикүк!Кикрикүк!
Тор иртәрәк, эшең күп!”
Җыр “Әтәч” (М.Җәлил сүзләре, Җ.Фәйзи көе)
Әби: Тагын бер табышмагымны тыңлагыз әле.
Яшел төймә күзләре,
Янып тора үзләре.
Төлке түгел, койрыклы.
Кеше түгел, мыеклы. (экранда песи рәсеме күрсәтелә)
Бала:
Бар кечкенә пескәем,
Бик акыллы дускаем.
Ап-ак йонлач күлмәге,
Бизи безнең бүлмәне.
Җыр “Шаян песи баласы” (Н.Яхина сүзләре һәм көе)
Уен “Пескәй”
Пескәй кергән бакчага,
Безнең белән уйнарга.
Әй, пескәем, сизгер бул,
Кем мияулый, шуны бел.
Әби: Булдырдыгыз. Ә кая соң минем дусларым. Чакырыйк әле үзләрен.
“Хайваннарны чакыру” сүзле уены
Чакырабыз, песине: пес-пес-пес,
Чакырабыз чебине: чеп-чеп-чеп,
Чакырабыз кәҗәне: кәҗ-кәҗ-кәҗ,
Чакырабыз әтәчне: ти-ти-ти,
Чакырабыз маэмайны: маһ-маһ-маһ.
Әби: Менә минем дусларым.
Җыр “Безнең дусларыбыз” – рольләргә бүлеп җырлау (М.Хөсәен сзләре, А.Ключарев көе)
Әби: Без бик дус яшибез. Ә сез дус яшисезме соң?
“Дустым бар” җыры (Л.Хисмәтуллин сүзләре һәм көе)
Әби: Минем сезне сыйлыйсым килә. Балалар миңа өстәл әзерләргә булышмассыз микән? (Өстәлдә уенчыклар һәм ашамлык муляжлары. Балалар, ашамлыкларны гына сайлап, өстәл әзерлиләр. Уен эстафета формасында уза). Булдырдыгыз, минем сезгә бүләгем дә бар.
“Кем нәрсә ярата?” мультфильмын карау ( Соңыннан балаларга күчтәнәчләр өләшенә. Балалар,әби белән саубуллашып, төркемнәргә таралышалар)