СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Белем б?йр?ме"

Нажмите, чтобы узнать подробности

1,9 нчы сыйныф укучылары ?чен "Белем б?йр?ме" эшк?ртм?се.

Просмотр содержимого документа
«"Белем б?йр?ме"»

Гомәр Гали исемендәге Иске Тинчәле төп гомуми белем бирү мәктәбе













“Белем бәйрәме”

(1,9 нчы сыйныф укучылары өчен)
















I квалификацион категорияле

география укытучысы,

тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Гайнетдинова Фәридә Мөнир кызы












2016ел.


А.б. Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар, әти-әниләр hәм

бәйрәмебезгә килгән кунаклар! Менә кояшлы беренче сентябрь иртәсе безне

кабат бергә җыйды.

Бүген мәктәпләрдә hәр бала көтеп алган ,кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку

елы башлана. Күңелләрдә сөенеч ,йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы

hәркемгә шатлык-сөенечләр,бары тик яхшы билгеләр, яңа уңышлар алып килсен.


А.б. Мәктәп еллары—кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Шуңа кvрә

баланың укырга килү көне—зур бәйрәм. Беренче сентябрь иртәсе кояшлы

да, болытлы да, яңгырлы да була. Шулай да андый иртәләрнең hәрберсе

күңелгә кояшлы булып иңә. Чөнки күңел сабырсызланып сыйныфка,

сыйныфташларга, парта артларына ашкына, тизрәк беренче дәрес башлансын дип тели.

Һәм әлеге кичерешләр безнең хәтерләрдә мәңге саклана. Хәерле сәгатьтә, дуслар!

Җыр “Укытучыма

А.б Бүген бәйрәм – белем көне,

Мәктәпкә илтә юллар.

Гөжләгәндәй бал кортлары

Гөр килә мәктәп алды.

Шат тавышлар: кемнәр, кайда,

Ничек үткәргән ялны?

Кыңгырау да сагынгандыр,

Моң сарылган теленә,

Парта артына чакыра,

Әйдәп белем иленә.

А.б. Ә хәзер бәйрәм белән котлау өчен сүзне мәктәбебезнең директоры _______кызына бирәбез.

--Ә хәзер сүзне Иске Тинчәле авыл җирлеге башлыгы __________ кызына бирәбез.

--Районнан килгән вәкилгә сүз бирелә.

Хәзер сүзне укучыларга бирәбез:

Илгизә: Еллар үтәр аккан сулар кебек,

Гомер генә кайтмас кирегә

Тик балачак чакырып әйдәп торыр

Мәңге серле мәктәп иленә.

Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч килә:

- Исәнме! – дип

Балачакка кулым сузасым.

Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә.

Бар дөньяны онытып, сабый булып

Күбәләкләр куып китәргә.

Алсу:Балачакта зурлар дөньясына

Сайлар өчен юллар җитәрлек

Тик еракта калган сабый чакка

Тапмый юллар килеп китәрлек

Тапмам микән, әгәр ул юлларны

Әкиятләрдән эзләп карасам?

Алар бармас микән үткәнемә,

Йомгакларым сүтеп карасам?

Наил: Таза, көчле булып шыта орлык

Уңдырышлы җирләр куенында

Чәчәк-орлык язмышына охшаш

Укучының мәктәп елы да.

Ә җирлеге аның -укытучы,

Җылытучы –белем нурлары.

Мәктәп сукмагыннан башланалар

Яшь буынның олы юллары.

ҖЫР : “Мәктәп, мәктәп”

Илмир: Гомер буе якты нур өләшеп,

Белем биреп, биреп тәрбия,

Сез яшисез. Шуңа күрә зурлап

Күпме кеше сезгә баш ия.

Сокланырлык гомер кичерәсез,

Балалар дип янып яшисез.

Олы җанлы, киң күңелле, якты

Фәрештәгә тиңнәр кеше Сез!

Илназ: Укытучым! Саулык телим сезгә һәр адымда

Тигез бәхет телим һәрвакыт.

Мең рәхмәтләр әйтеп чын йөрәктән,

Карыйм сезгә сөеп, яратып..

Нинди рәхмәтләр дә аз булыр күк,

Аз булыр күк әйткән теләгебез.

Зур хөрмәт белән моң-җырыбыз

Булсын сезгә безнең бүләгебез.

ҖЫР “ИҢ ГҮЗӘЛ КЕШЕ ИКӘНСЕЗ”

Илдар: Күпме йөрәк, күпме сабый җаннар

Ялкын алган сезнең күңелдән

Бер-бер артлы якты йолдыз булып

Кабына алар илем күгендә.

Гөлназ: Хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз!

Сезнең тормыш юлы олы тарих

Күпләр өчен үрнәк булырлык.

Рәхмәт , дибез, сезгә чын йөрәктән

Сезнең гомер – безнең горурлык.

А.Б. –Ә хәзер тәбрикләү өчен сүз ветеран укытучыларыбызга бирелә.

Илгизә: Кеше өчен иң изге сүзләр әти-әни, туган як, мәктәп. Әлеге төшенчәләр кешенең йөрәк түрендә һәрчак янәшә булачак. Кадерле әти-әниләребез! Без һәрвакыт сезнең җылылыкны тоеп яшибез. Армый-талмый тәрбияләвегез , бәла-казалардан саклап үстерүегез, тырышлыкларыгыз өчен бик зур рәхмәт.Соңгы уку елында без аеруча яхшы укырга, тәртипле булырга, йөзегезгә кызыллык китермәскә тырышырбыз.

А.Б. –Котлау өчен сүз әти-әниләргә бирелә. Рәхим итегез!

Данис: И, килә яңа кешеләр

Юлларны гөлгә күмеп.

Иң кечкенә беренчеләр,

Үзләре гөлләр кебек.

Чәчәктәй ваемсыз үткән

Гомернең җиде елы.

Гомернең шушы көненнән

Башлана гыйлем юлы.

Риназ: Ашкына да, талпына да бүген

Леп-леп типкән нәни йөрәгең

Озатасың изгеләрдән изге

Сабыйлыкның соңгы көннәрен.

Җуелмаслык хатирәләр калыр.

Мәктәптәге тәүге көнеңнән.

Иңбашыңа күрә йөгең дә бар

Син җаваплы кеше бүгеннән.

А.б. –Әйе, бүген балачакның иң матур бер мизгеле – 1 Сентябрь иртәсе. Әйдәгез, хәзер сүзне беренчеләрнең үзләренә бирик.

Олег. Двери школьные сегодня

Открываются для нас.

Первый раз пришли мы в школу,

Поступили в первый класс.

Артем. Мы сегодня так старались,

Торопились, одевались,

Потому что в первый раз

Поступаем в первый класс!

Данил: Без бу ел гына

Мәктәпкә килдек,

Аңарчы һаман

Бакчада идек.

Илүзә:Алда мәктәп, кулда чәчкә

Ашыгабыз барчабыз.

Керер өчен киләчәккә

Мәктәп ишеген ачабыз.

Рәмилә.Хуш, сөекле бакчабыз,

Рәхмәт сезгә, апалар,

Кала курчакларыбыз,

Безне көтә парталар.

Илүзә: Мәктәп, син бит безнең өчен –серле сандык

Ә ачкычын табу –безнең төп бурыч

Ул ачкычны табып, сан, хәрефне танып

Биеклеккә менү безнең эш!

Рәмилә: Серле сандык ачып,

зур сер белү өчен

Китап белән дус булу кирәк

Китап укып, һәрчак тырыш булсак

Булырбыз без кыю һәм зирәк

Катя.Нами все вы полюбуйтесь,

И запомните вы нас.

Обещаем самым лучшим

Будет в школе…

Все: Первый класс!

А.Б. Котлау өчен сүз балалар бакчасы тәрбиячесе __________кызына бирелә.

А.Б. – Әти-әниләр бүген нәни дусларыбыздан да ныграк дулкынлана, чөнки балаларын мәктәпкә озату- алар өчен дә зур сынау. Йөрәк түрләрендә йөрткән иң изге теләкләрен җиткерү өчен сүзне беренче сыйныфларның әти-әниләренә, әбиләренә бирәбез. Рәхим итегез!

ҖЫР: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

А.Б. –Бүген сез мавыктыргыч, маҗаралы, ә кайчакта бик кыен да булган сәяхәткә чыгасыз.Бу сәяхәт белем иленә илтә.Белем илен һәркем үзе ача, һәм сезгә бу ачышта ярдәмчегез, сезгә юл күрсәтүчегез, беренче укытучыгыз – _______ кызы булыр.Хәзер сүзне аңа бирәбез.

1А.б. - Беренчеләрнең мәктәптә үткәргән беренче көннәре, беренче бәйрәмнәре, бигрәк тә хәзерге мизгелләре - кулларына Әлифба китабы алу- хәтерләрендә мәңге саклансын.

2А.Б. –Бүген башлап басасыз сез

Олы белем юлына

Белем дөньясына ачкыч-

“Әлифба” ал кулыңа.

(Әлифба китаплары тарату)

Алсу: Укытучы, мәктәп – бу ике сүз

Күңелемдә яши янәшә.

Мәктәбем, дип әйткән чакта телем,

“Укытучым”, дип йөрәк эндәшә.

Гөлназ: Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен

Ничек кенә табыйм сүзләрен.

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәм Сезгә иң-иң гүзәлен. (Чәчәкләр тапшыру)

Җыр:Кояшлы сентябрь

1 А.Б. Сабыйларны тәбрик итеп бүген

Мәктәпләрдә чыңлый кыңгырау

Туган илнең зәңгәр күген иңли

Алтын көздәй көмеш кыңгырау.

Көмеш кыңгыраулар суза

Тәүге дәрес җырын.

Белем йортларына уза

Ашкынып яшь буын.

2 . А.Б Яңадан яңгырый кыңгырау–

Сезне чакырып дәрескә.

Ел саен кабатлана ул

Сентябрь килеп җитсә.

1. А Б. Каршы алыр укытучы,

Каршылар сыйныфташлар.

Көмеш авазлы кыңгырау

Тәүге дәресне башлар.

2. А Б. Чың – чың итеп алыр ул

Кыңгырау - җиз батыр

Ныграк кагылсаң

Мәктәпне кузгатыр.

1 А Б. Мә, дустым, чылтырат,

Бүгеннән - мәктәпкә!

Бүгеннән – зур юлга,

Хәерле сәгатьтә.


2. Алып баручы.

1нче кыңгырау шалтырату хокукы 1нче сыйныф укучысы .................................... тапшырыла. 1 нче сыйныф укучыларын беренче дәрескә озатабыз.

(кыңгырау чылтырату)

2 А.Б. Чакыра, тагын чакыра

Кыңгырау классларга.

Бүгеннән – Белем көненнән

Уку елы башлана.

Хөрмәтле кунаклар, әти- әниләр! Көннәрегез имин үтсен, кайгы хәсрәт күрмәгез! Киләсе очрашуларга кадәр сау-сәламәт торыгыз!




































Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!