СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Белемнәрне тикшерү

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

11 нче  сыйныф рус төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү биремнәре. Ул ел ахырында АРАДАШ КОНТРОЛЬ ЭШ дип тә бирелергә мөмкин.

Просмотр содержимого документа
«Белемнәрне тикшерү»

Татар теле

11 нче сыйныф (рус төркеме), 2 вариантта


1. Татар теленнән белем эчтәлеген тикшерү өчен 9-10нчы сыйныф материаллары алынды:

Авазлар hәм хәрефләр. Синонимнар hәм антонимнар. Җөмләнең баш кисәкләре. Иярченле кушма җөмләләр. Бәйлекләр, теркәгечләр, кисәкчәләр. Фразеологизмнар.Сүз ясалышы. Фигыль төркемчәләре.

2. Контроль – исәпләү материаллары укучыларның белемнәрен төрле яклап тикшерүне күздә тота:

- теоретик материалларны үзләштерү hәм ныгыту дәрәҗәсен;

- тәрҗемә итә белүләрен;

- сөйләм эшчәнлеге үсешен.



Балларны билгегә күчерү.

Максималь баллар суммасы – 23

“5”- 22-23 балл

“4”- 19-21 балл

“3”- 14-18 балл

“2”- 13 hәм 13 баллдан ким булган эшкә.
























11 нче сыйныф

Татар теле - рус төркеме

I нче вариант

1. [г] авазы булган сүзне табыгыз.

а) гөл; б) унтугыз; в) игътибар; г) гасыр.

2. Я хәрефе кайсы сүздә [йә] авазын белдерә

а) яңгыр; б) яшел; в) кыяр; г) хыял.

3. Е хәрефе кайсы сүздә [йэ] авазын белдерә?

а) беренче; б) еларга; в) кием; г) куян.

4. Кайсы рәттәге сүзләрнең барысында да нокталар урынына бер үк хәреф языла?

а) фәнн… , тарих… , рух… ; в) җә…н, көз…н, кыш…н;

б) файдал… , бәхетл… , шатлыкл…; г) бур…ч, абр…йлы , к…йбат.

5. Жөмләләрнең кайсыларында нокталар урынына е хәрефе языла?

а) Җә…н көннәр озыная, ә төннәр кыскара.

б) Көз - …лның барлык вакытларыннан да матуррак.

в) Бу сүзләрне тәрҗемә итәргә кир…к.

г) Җә…дән соң көз килә.

а) а, в; б) а, б; в) г, в; г) б, в;

6. Парлы сүзне табыгыз.

а) ата-ана; б) һәрвакыт; в) көндәлек; г) Кар кызы.

7. Сүзнең антонимын табыгыз. ЭШЧӘН -

а) тырыш; б) тапкыр ; в) саран; г) ялкау.

8.Тискәре мәгънәле сүзне табыгыз.

а) юмарт; б) зыялы; в) көчле; г) булдыксыз.

9.Кайсы җөмләдәге сүзгә –НӘН кушымчасы ялгана?

а) Безгә Чиләбе шәһәре… кунаклар килделәр.

б) Кыскасы, без нәтиҗәләр… канәгать калдык.

в) Син сәгать ничәдә бәйрәм… кайттың?

г) Иртән торгач, әбием… туган көне белән котладык .

10. Артык бәйлекне табыгыз.

а) кадәр ; б) кебек; в) хәтле; в) чаклы.

11. Гади җөмләне табыгыз.

а) Көз җитте, агачларда яфраклар саргайды.

б) Дуслар килгәч, без бергәләп кино карарбыз.

в) Яз җитүгә, алар дачаларына күчәләр.

г) Китапханәгә кергәч, мин сүзлек сорадым.

12. Иярченле кушма җөмләне табыгыз.

а) Җәй җитү белән, ул диңгезгә китәргә тиеш иде.

б) Бу уку елында безнең сыйныфка яңа укучылар да килгән.

в) Сөйләшкәндә, төрле авазлар әйтәбез.

г) Без мәктәпкә бик иртә килдек, ә дуслар әле килеп җитмәгән.

13. Исем фигыль булган сүзтезмәне табыгыз.

а) икешәр дәфтәр; б) юл аша чыгу ; в) гади сорау ; г) унынчы кат.

14. Текст булсын өчен, җөмләләрне нинди тәртиптә урнаштырырга кирәк?

А) Наилә бу мәкаләне кат-кат укыды.

Б) Анда бирелгән киңәшләрнең барысын да хәтерендә калдырырга теләде.

В) Наилә, « Ялкын» журналын тотып, эскәмиягә барып утырды да «Җирдә нинди генә үсемлекләр юк» дигән мәкаләне укый башлады.

Г) Журналда төрле-төрле чәчәкләр, үлән рәсемнәре бар иде.

а) А,Б,Г,В; б) Б, Г, А, В; в) В, Г, А, Б ; г) Б, В, А, Г.

15. Кайсы сүз җөмләләрнең берсендә хәбәр булып килә?

а) Наилә б) укыды в) калдырырга г) анда

16. Кайсы җөмләдә эшнең башлануын белдерүче аналитик фигыль бар?

а) А ; б) Б; в) В; г) Г.

17. Җөмләнең ахырын табыгыз.

Дуслар шатлык булса да кирәк,……

а) чөнки дусларым бик ышанычлы.

б) дустыңа авырлык килсә.

в) гаделлек кирәк.

г) кайгы булса да кирәк.

18. Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Прочтите, пожалуйста, это обьявление.

а) Бу белдерүне укыгыз.

б) Бу белдерүне укыдыгыз.

в) Бу белдерүне укыгыз әле.

г) Бу белдерүне укыйк әле.

19. Сүзтезмәнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

СПЕЦИАЛЬНЫЙ СПОСОБ-

а) уйчан караш ; б) файдалы юл; в) үзенчәлекле эш; г) махсус ысул

20. Мәкальнең ахырын табыгыз.

ҖИРНЕ СӨЙГӘН….. .

а) ач булмас. б) канатсыз кош. в) ерак кач. г) яз китерми.

21. Кайсы җөмләдә нокталар урынына ОСТА сүзен кулланырга кирәк?

а) Мин мәктәпкә барганда, бик … яңгыр яуды.

б) Без беләбез: Наил гармунда … уйный.

в) Әйтергә теләгән сүзем : китаплар … түгелләр.

г) Монда эш кайный, шуңа күрә ...

22.Хаталы сүзтезмәне табыгыз.

а) бөек шәхес ; б) абруйлы галим; в) фәнни хезмәткәр; г) тәрбияле ризык.

23. Фразеологизмның русча эквивалентын табыгыз. ҖИР ЧИТЕНӘ-

а) на край света;

б) на краю света;

в) сквозь землю;

г) своротить горы.


11 нче сыйныф

Татар теле - рус төркеме

II нче вариант

1. Ю хәрефе кайсы сүздә [йү] авазларын белдерә?

а) юрган; ә) юл; б) юкә; в) юлсыз.

2. К хәрефе кайсы сүзләрдә [къ] авазын белдерә.

а) котлый, каләм; ә) букет, кечкенә; б) өске, күркәм; в) китап, күз.

3. Нечкә әйтелешле сүзне табыгыз.

а) матурлык; ә) әдәплелек, б) игътибарсыз; в) балачак.

4. Җөмләнең ахырын табыгыз.

Кемнәр ярышта катнаша, …..

а) шулар сәгать тугызга килә. б) шул беренче урынны ала. в) көчле укучы һәрвакыт җиңә.

5. Хаталы сүзне табыгыз.

а) эшчен; ә) җитди; б) һичкем; в) үләннәр

6. Сүзтезмәнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Соскучившиеся друзья -

а) эшләгән дуслар; ә) сагынышкан дуслар; б) йөгерешкән балалар;

в) сорашкан күршеләр

7. Хаталы сүзтезмәне табыгыз.

а) унҗиденче гасырда; ә) егерме елларда; б) өчәр сүз; в) җитмешләп кеше.

8. Кайсы рәттәге сүзләрнең барысында да нокталар урынына бер үк хәреф языла?

а) йөгер… , дә… , көл… ; б)төш… , утыр… , кер… ;

ә) сана… , кара… , бел… ; в) расла… , мен… , ту… .

9. Сүзнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

МӘЗӘК-

а) произведение; ә) анекдот; б) статья; в) поговорка.

10. Тискәре мәгънәле сүзне табыгыз.

а) өлгер; ә) тәрбияле; б) куркак; в) тәртипле.

11. Сүзнең антонимын табыгыз. ХӘТЕРЛӘРГӘ -

а) онытырга; ә) сөйләргә; б) ризалашырга; в) ябышырга.

12. Фразеологизмның дөрес тәрҗемәсен табыгыз. КҮҢЕЛ ТӨШЕРҮ-

а) пережить потрясение; ә) падать духом; б) перегрузил работой;

в) совершенно чужой.

13. Артык бәйлек сүзне табыгыз.

а) алдында; ә) эчендә; б) яныннан; в) буенда.

14.Кайсы җөмләдәге сүзгә -КА кушымчасы ялгана.

а) Татарстанның Милли китапханәсе… булганыгыз бармы?

ә) Журналистлар кешеләр… тормыш дөреслеген сөйлиләр.

б) Алар Санкт-Петербург… ял итәргә барганнар.

в) Бу тапшыру атна… бер тапкыр була.



15. Грамматик хаталы җөмләне табыгыз.

а) Салих Сәйдәшев - татар милли профессиональ музыкасына нигез салучы.

ә) Муса Җәлилнең батырлыгын татар халкы онытмый.

б) Чит илләрдә яшәүче татарлар арасында танылган галимнәр күп.

в) Александр Ключарев татар музыкасын үстерүдән зур көч куйган.

16. Җөмләләрнең кайсыларында нокталар урынына Ы хәрефе языла?

а) Күкне бол…т каплаган.

ә) Татарстанның урманнарында төрле к…шлар һәм хайваннар яши.

б) Татар теле дәресендә без татар халкының мәдәният… турында сөйләштек.

в) Укучылар ук…тучыны игътибар белән тынлыйлар.

а) А, В; ә) Ә, Б; б) А, Ә; в) Б, В.

17. Хаталы сорауны табыгыз.

а) Буш вакытны син ничек үткәрәсең?

ә) Спорт белән шөгыльләнү файдалы?

б) Табигать кешенең дустымы?

в) Син кем белән кунакка бардың?

18. Кайсы җөмләдәге сүзгә -ДӘН кушымчасы ялгана?

а) Мин дустым…. хат алдым. б) Лилия… татарча-русча сүзлеген сорап торды.

ә) Кичә без… кунаклар булды. в) Сез… сүзлегегез бармы?

19. Кайсы раслау дөрес түгел?

а) язгы - сыйфат;

ә) эшләүче - сыйфат фигыль;

б) шигырь - тартымлы исем;

в) беркем - юклык алмашлыгы.

20. Кайсы җөмләдә нокталар урынына МӨҺИМ сүзен кулланырга кирәк?

а) Хәзерге вакытта шәһәребездә күп …. йортлар төзелә.

ә) Рөстәм Яхин-татар мәдәниятенең …. вәкиле.

б) Ел саен Татарстанда …. фестивальләр уза.

в) Мәктәпне уңышлы тәмамлау иң …. эшләремнең берсе.

21.Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз. Будьте более старательнее.

а) Тырыш булыгыз.

ә) Тырышрак булыгыз.

б) Тырышрак булсыннар.

в) Тырыш булыйк.

22. Җөмләнең башын табыгыз. шуңа күрә аңа бөтен кеше сокланып карый иде.

а) Бу вакытта Ләйлә шулкадәр матур иде,

ә) Урманда җиләк күп иде,

б) Җил кайдан исә,

в) Өлкәннәрнең сүзе дөрес

23. Җөмләнең ахырын табыгыз. Көннәр эссе,……

а) чөнки су эчәсе килми. б) ләкин барысын да хәтердә калдыр.

ә)минемчә, вакытыбыз булмас. в) шуңа күрә су коенасыбыз килә.




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!