Тема: Юнәлеш килеше белән танышу.
Максат:
Юнәлеш килешенең сораулары һәм кушымчалары белән таныштыру, укучыларның белемнәрен ныгыту;
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет: Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә куллана белү, дөрес язу.
Метапредмет: регулятив- уку мәсәләсен аңлы чишү күнекмәләре булдыру
танып-белү- укытучының сорауларына җавап бирә, кирәкле мәгълүматны таба белү.
коммуникатив-классташлар фикерен исәпкә алып эш ,итү күршең белән хезмәттәшлек итү.
Шәхескә кагылышлы:Укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту.Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру
Җиһазлау: компьютер, проектор.
Предметара бәйләнеш: әдәбият, рус теле
Дәрес төре: Яңа төшенчәләр формалаштыру дәресе.
Укыту алымнары: темага карата фикер алышу, индивидуаль бирем үтәү,парлап эшләү
Метод: өлешчә эзләнү
Дәрес барышы:
1. Оештыру моменты. .
- Исәнмесез, укучылар һәм кунаклар.
- Хәерле булсын безнең дәресебез,
Хәерле булсын безнең һәр эшебез.
- . Карагыз әле, балалар, бүген безгә, миннән башка да ,күпме кунаклар килгән. Сезнең йөрәк җылыгыз, якты елмаюларыгыз аларга бүләк булсын!
Балалар, озакламый нинди бәйрәм җитә? (әниләр бәйрәме)
Әйе.Әйдәгез бергәләп чәчәкләр тулы ваза бүләк итик аларга.Тик чәчәкләрне без биремнәрне дөрес үтәсәк кенә куя алабыз.Сез тырышырга сүз бирәсезме? Дәрес ахырында ваза чәчәкләр белән тулыр дип уйлыйм.
2. Актуальләштерү.
1.. Өй эшен тикшерү.
-Соңгы дәресләрдә нәрсә турында сөйләштек? ( Исем, килешләр)
Рус телендә алар ничек атала? (падежи)
- Татар телендә ничә килеш бар?(6)-чылбырлап эйтү
- Исемнең килешен билгеләр өчен нишләргә кирәк? Нәрсә ярдәмендә ачыклыйбыз? Көтелгән җаваплар:
- сорау куябыз;
-мәгънәсен ачыклыйбыз;
- кушымчасын табабыз.
-Ә ни өчен сүзләргә кушымчалар куела ?
Көтелгән җавап: Җөмләдә сүзләрне бер- берсенә бәйләр өчен. (вазага чәчәк кую)
3. Дәреснең темасын һәм максатын ачыклау.
Экранда чыккан җөмләләргә тиешле кушымчалар куеп укыгыз.(слайд2,3)
1. Йомшак кар... ява. - Ни өчен кушымча куелмый?( Б.к.)
2. Җил агач... яфракларын коя. –Ни өчен -ның кушымчасы куйдыгыз? Көтелгән җавап: сорау-нәрсәнең? иялек килеше.
Cлайд4,5
1. Мин әни... бүләк бирдем.
2. Юл... чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын. Мәкальнең мәгънәсен аңлатырга
Бу җөмләләрдәге әнигә, юлга сүзе нинди нинди сорауга жавап бирә? Көтелгән җавап: кемгә? кая? сорауларына җавап бирә
-Димәк бүген кайсы килешне тирәнтен өйрәнербез?(юнәлеш килешен)
- Ни өчен юнәлеш килеше дип атала?
Көтелгән җавап: Юнәлеш килеше юнәлешне ( направление) күрсәтә.
Дәресебезнең темасын ачыклый алдыкмы? Кемнәр авырсынды?(чәчәк кую)
4. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
Хәзер дәфтәрләрне ачабыз, число язабыз.Беренче вариант .Мин әнигә бүләк бирдем.2 вариант Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын җөмләләрен күчереп яза.Юнәлеш килешендәге исемнәрнең кушымчаларын билгелибез.
Юл, юлдашың сүзләре нәрсә белән кызыклы? Көтелгән җавап: аваз һәм хәреф саны туры килми,чөнки ю хәрефе 2 авазга йөри-йу,йү
Укучылар, эйдәгез,тактадагы исемнәрне юнәлеш килешенә куйыйк.
. урман -урманга
. әби-әбигә
. эт-эткә
кояш – кояшка
Кушымчаларга игътибар итегез. Ни өчен урман сүзенә -ГА, с әби сүзенә -ГӘ кушымчасы ялганган ? Нинди кагыйдә чыгара алабыз?
Көтелгән җавап :
Калын сүзләргә -га, –ка, ә нечкә сүзләргә -гә,-кә кушымчалары ялгана.
Слайд 6. Дөрес нәтиҗә чыгардыкмы икән, тикшереп карыйк (чәчәк кую)
Ә хәзер1 рәт-урманга, 2 рәт-әбигә, 3 рәт-эткә сүзләре белән җөмләләр төзи (телдән)
5. Ныгыту. Мөстәкыйль эш этабы
1. Китап белән эш. Бирем укыла.
68 нче бит, 124 нчы күнегү ( язма) (чәчәк)
6.Ял минуты. Музыка уйнаганда балалар йөриләр, музыка туктагач парлашалар . Берсе исем әйтә,икенчесе юнәлеш килешенә куя. Ничә килеш бар, шул кадәр укучы түгәрәккә басыгыз.(Сингап.структурасыннан)
2. Сайланма сүзлек диктанты Укытучы сүзләрне укый. Укучыларга сорау куела: кайсы сүзләрне язарбыз?(Көтелгән җавап: юнәлеш килешендәге исемнәрне)
китапны, урманга, мәктәптә, урындыкның, китапка , тактага, дуслар, балага,боздан,куяннан, сөткә,, каенга, төлкедән, , әнигә (бер укучы тактада)
Тикшерәбез,үзбәя.(чәчәк)
7.Белемнәрне тикшерү. Карточкадагы җөмләләрне укыгыз,хаталарны табып төзәтегез.
(укытучы ролен үтиләр )
Кашыкны өстәлдә куй.
Бабай диваннан утырды.
Әни ипине пакет сала.
Күлмәкне элгечтән эл .
Пычакны шкафның куй.
Слайд 7.Тикшерәбез , үзара тикшерү,билгеләр кую(чәчәк)(Укытучы эшләрне җыеп ала)
8. Рефлексия.
-Бүген нинди килеш турында сөйләштек ?
- Ул нинди сорауларга җавап бирә?
- Нинди кушымчалар белән языла?(Модель төзү)
Үзбәя: -Кемнәр бүгенге материалны яхшы үзләштердем, белемнәрне алдагы дәресләрдә дә куллана алам дип уйлый?(Укучылар басалар,башкалар аларга кул чаба)
-Ә кемнәр кыенлыкларга очрадым , ләкин тырыштым дип уйлый?(балалар аларга “Афәрин!” дип әйтәләр)
-Карагыз, укучылар, безнең вазабыз да чәчәкләр белән тулды.Димәк, без дәрестә чынлап та бик тырышып эшләгәнбез. Булдырдыгыз!
9. Өй эше .
а) 126 күнегү.ю.к.исемнәрне табарга, күчереп язарга..
б)126 күнегү, биремдәгечә үтәргә
в) иҗади эш: ю.к. исемнәр кертеп әни турында хикәя язарга.(эшләрне сайлап алалар)
Просмотр содержимого документа
«Тема: Юнәлеш килеше белән танышу.»