СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Бердәм Республика имтиханының С өлешенә әзерлек.

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бердәм Республика имтиханының С өлешенә әзерлек.

Бирелгән текстка таянып язылган үрнәк сочинениеләр.

Просмотр содержимого документа
«Бердәм Республика имтиханының С өлешенә әзерлек.»

ЕРЭ по татарскому языку Бердәм Республика имтиханының С өлешенә әзерлек. Бирелгән текстка таянып язылган үрнәк сочинениеләр.

Г.Гыйльманов әсәре буенча сочинение

        Адәм баласындагы шәфкатьсезлек, үзеннән көчсезләргә карата битарафлык, хәтта ки явызлык һәм кансызлык – болар кайдан килә соң? Кансызлыкның тамырлары кайда? Әллә язмыш тарафыннан үзләре бик кыйналган кешеләр шундый каты бәгырьлегә әйләнәме?

Галимҗҗан Гыйльмановның бу язмасында безнең бүгенге тормышта, кызгнычка каршы, гадәти хәлгә әйләнеп бара торган көнүзәк проблема, “кече туганнарыбызга” мөнәсәбәт проблемасы күтәрелә.

Кеше акылы югарылыкка ирешеп, әхлагы һаман түбән тәгәри барган бүгенге заманда безне чолгап алган табигатькә, аның җанлы һәм җансыз ияләренә мөнәсәбәт бик актуаль проблема булып  тора. Әгәр без бүген бу турыда чаң сукмасак, балаларыбызны җирне-суны, кош-кортларны яратырга һәм сакларга өйрәтмәсәк, киләчәктә җансыз һәм кансызлар илендә яшәргә мәҗбүр ителербез. Бүген сабый эт баласын ач үлемгә дучар иткән зат иртәгә ярдәмчесез калган әнисенә я сабыена шәфкатьле булыр дип кем әйтә ала? Бу әхлаксызлыкның тамыры – имансызлык.

Әсәрдәге “күз ачкысыз кар гарасатын” сурәтләү аркылы язучы безне гайре табигый хәлгә әзерли. Йөрәк, үзеңнең сөякләреңә суык үтеп кергән кебек, туктап кала,  “тере төргәк”нең калтырануы геройга гына түгел, сиңа да күчә. Һәм син, автор белән бергә, “әлеге кечкенә җан иясе алдында ачы буран өчен, көчекне адаштырып калдырган кешеләр өчен” җан газабы кичерәсең, үзеңне гаепле сизәсең. Автор бу кешеләрне гаепли, аның проблемага мөнәсәбәтен турыдан-туры күрсәткән бу юллар авторның граңданлык автивлыгы ни дәрәҗәдә югары икәнлеген билгели. Дөнья явызлыгы өчен үзеңне гөнаһсызлар алдында гаепле сизү теләсә кемгә бирелми.

Автор позициясе миңа шулкадәр якын, ирексездән Мәҗит Гафуриның “Кыр казы” әсәрендәге горбәттә адашып калган гарип казны терелтеп иреккә җибәргән малай искә төшә. Каты йөрәкле әтисен ризалатты бит ул.

Гөнаһсыз җан ияләрен рәнҗеткәнне табигать кичерми. Бу турыда халык ышанулары, әйтемнәре сөйли, “Мәчегә типсәң, аягың корыр”, ди халык.

Әсәрнең ахырында көчекне үлемнән коткарган герой: “Бу мизгелдә мин һәр кар бөртегенә күзләрен йома торган, суыкның һәр сулышына бөрешеп ката торган гадәти кеше түгел идем,”- ди. Шушы кечкенә генә әсәрдә кеше ничек безнең күз алдында үсте, зурайды, ныгыды. Әле генә беркемне һәм бернәрсәне күрергә теләмичә, “бит-йөзен тун якалары белән томалап, үз-үзен кочып, ярым йомарланган хәлдә барган” кеше әсәрнең ахырында ни дәрәҗәдә үзгәрә, гүзәл гамь белән яшәүче, кемгәдер үзенең бик кирәклеген аңлаудан рухланучы кешегә -  Затка әверелә. Ул бер гөнаһсыз җан иясенә икенче тормыш бүләк итте бит! “Бураны да, зәһәр суыгы да инде аны куркытмый”.

___________________________________________________________

        Гомәр Бәширов әсәреннән алынган өзек буенча сочинение

                                  Чишмәләр – яшәү чыганагы

                 Хөрмәтле якташым Гомәр ага Бәшировның язмасын укыгач, күз алдыма бала чагым, үсмер чагым үткән туган авылым Наласа, аның ямь-яшел чирәмле урамнары, көянтә-чиләк белән су ташыган чишмә сукмаклары килеп басты… Наласаның атаклы чишмәләре! Югары оч чишмәсе, түбән оч чишмәсе, Рәбига чишмәсе…  Әти өйләгә кайткан, миңа эндәшә: “Кызым, кисмәктәге су җылынып киткән, йөгереп кенә салкын чишмә суы алып менсәңче.” Ә чишмә юлын үтүе бик җиңелләрдән түгел бездә, әллә ничә тапкыр тау менеп тау төшәсе. Тешләрне камаштырырлык салкын чишмә суының ни дәрәҗәдә шифалы икәнлеген мин ул чакта аңлаганмыни? Ул суны чүмечләп эчкән әти мәрхүм бит беркайчан да ятып авырмады. Әни–бәгыремнең сиксән яшьтә дә бит алмалары яшь кызларныкыдай алмаланып тора иде. Инде үзем олыгайгач кына чишмә суының җан һәм тән сихәте икәнлеген аңлыйм мин. Чыннан да, олуг язучыбыз әйткәнчә, “гап-гади суның искиткеч гаҗәеп яклары, тылсымлы сыйфатлары бар” шул. Юкка гына авыл кешеләре үз чишмәләре белән горурланып яшәмиләр, чишмәләренә яратып ягымлы исемнәр кушмыйлар. Авыруга дәва була торган чишмәләр бар бездә. Бу җәһәттәнРинат Мөһәммәдиевның “Чегән чишмәсе”ндәге карт чегәннең сүзләрен ничек искә төшермисең: “Это не вода, а чудо! Сам пей, жена пей, дети пей – и все жить будут.”

Гомәр ага күтәргән проблема – эчәр суларыбызның чисталыгы, аны күз карасы кебек саклау , чишмәләрне Җир-ананың Аллаһ кодрәте белән кешеләргә биргән бүләге дип, кадерен белеп кабул итә белү кирәклеге – бүгенге көннең иң үзәк проблемаларының берсе. Аның бу язмасы белән яшь буынга әйтеп калдырырга теләгән фикере дә шул: саклагыз сулыкларны! Изгеләр чишмәсе кебек чишмә-коелар корымасын, шифалы сулары белән киләчәк буыннарны да сихәтләндерсен!

Язучыбыз гадәти тел белән язмый,  җөмләләре уйланырга, сискәнергә мәҗбүр итә. Дөньядагы чик-чамасыз дип саналган суның бары ике проценты гына эчәргә яраклы икән! Әле ул да елдан-ел кими бара!

Минем алтынчы буын бабам – Үки бабай (Укмасыйны шулай атап йөрткәннәр). Ул камил акыл белән, киләчәккә карап безгә яшәр урын сайлаган. Саклыйк без алар ядкарь итеп безгә калдырган дөньяны.Саклыйк урман-болыннарыбызны, елга-күлләребезне. Саклыйк чишмә-коеларыбызны.

               ___________________________________________________________

             Фоат Садриев  әсәреннән өзек буенча сочинение

Аналарның балалары өчен ут йотып, ул-бу була күрмәсен дип, һәр адымнарын күзәтеп,авырып китсәләр, төннәр йокламыйча хәсрәтләнеп торуларын үзең үсеп ана булгач кына аңлыйсыңдыр, мөгаен. Баласы үсеп буйга җиткәч тә, олыгаеп беткәч тә ананың борчылулары, хәсрәтләре кимеми, арта гына бара. Ә бала? Бала шуның кадерен беләме соң? Үсеп читкә киткәч, бер юл хат язарга да вакыт тапмыйча, әнисенең яралы йөрәгеннән кан саркытмыймы?

Язучы  Ф. Садриев үзенең бу әсәрендә мөһим социаль һәм әхлакый проблеманы күтәрә. Бу — ана һәм бала проблемасы. Минем уйлавымча, бүгенге көннең иң актуаль мәсьәләсе булып кала бирә бу мәңгелек сорау. Без аналарыбызга тиешле хөрмәтне күрсәтәбезме соң? Аз гына үсеп баш калкыту белән туган нигезебезне онытмыйбызмы? Автор безгә шул фикерне җиткерергә тели. Малай әтисенең гимнастеркасыннан теккән чалбарны бик шатланып киеп йөри. Хәзер ана ул чалбарны кадерләп сандык төбендә саклый. Баласы киеп үскән чалбар аңа җаныдай кадерле. Рәхмәт әйтү теләге белән ашкынган малай соңлый. Гомерлек үкенеч!

Соңламаска иде, соңламаска иде ди кебек язучы. Әниләргә рәхмәт әйтергә, гафу үтенүен сорарга онытмаска иде.

Мин автор позициясе белән тулысынча килешәм. Бик күп язучылар үзләренең әсәрләрендә ана белән бала проблемасын күтәрәләр. Шәриф Камалның “Буранда” әсәрендәге Мостафаны искә төшерик. Ай-һай ачыйглана герой, әмма, җырдагыча, “ җир астыннан юллар юк” шул. Тормышта да моның мисаллары җитәрлек. Гари авылындагы картлар йортында балалары исән-сау булган күпме аналар бар! ”Ана табан асты — оҗмах” дигән хәдисне истә тотса икән балалар. Ә.Еникиның “Әйтелмәгән васыять» әсәрендә дә , Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән”ендә дә — ана һәм бала проблемасы.

Сүземне йомгаклап, шуны әйтергә телим. Ана белән бала кылдан нечкә кырык җеп белән бәйләнгән диләр. Әниләребез исән чакта ешрак кайтасы иде. Соңга калмыйк!  Соңга калмыйк! Үзләренә мең тиешле кадер-хөрмәтне исән чакта күрсеннәр иде әниләр!



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!