Максат:
1. Белем бирү эшчәнлеге процессында балаларның алган белемнәрен ныгыту.
Бурычлар:
Предметның сыйфатлары турындагы белемнәрен ныгыту.(кайнар, салкын, юеш, коры);
Геометрик фигураларны аерырга, танырга, атарга өйрәтү.(квадрат, өчпочмак, түгәрәк);
Бер һәм күп төшенчәләре ныгыту;
Тәрбияче әйтүенә карап предметларны размерын табырга өйрәтү.
Сулыш гимнастикасын үстерү.
Үстерелешле:
Балаларның сөйләм телендә антонимнар(кайнар – салкын, юеш – коры) кулланышка кертү.
Сөйләмдә баш кисәкләр янында аергычлар кулланырга өйрәтү(икмәк йомры, сары, матур)
Әкият геройларын танырга;
Балаларның сүз байлыгын үстерү;
Музыка аркылы хәрәкәтләр ясаганда эмоциональлелекне, образга керә белүләрен үстерү.
Балаларны уенда катнашуларына кызыксыну уяту.
Тәрбияви максатлар:
Өлкәннәрнең сөйләвен игътибар белән тыңларга өйрәтү;
Тәҗрибәләр ясарга кызыксыну уяту.
Балаларның күңелләрен күтәрү.
Сүз байлыгын үстерү һәм активлаштыру: сандык, алъяпкыч, яулак, кайнар, салкын, әле генә мичтән төшкән, юеш, коры, геометрик фигура.
Материал: ширма, әби, бабай, йомры икмәк, куян, аю, төлке, түгәрәк, квадрат, өчпочмак, ком, поднос, күркәләр(зур, кечкенә),су белән савыт, төрле төстә икмәкләр, зәңгәр, кызыл, яшел төстә чиләкләр, кәгазь салфеткалар, музыка.
Белем бирү эшчәнлегенең барышы.
Тәрбияче: Балалар карагыз әле, безгә бүген кунаклар килгән. Әйдәгез кунак апалар белән исәнләшик.
Балалар: Исәнмесез.
Т-че: Балалар карагыз, нинди матур сандык. Әйдәгез ачып карыйк әле. Эчендә нәрсә бар икән?
Тәрбияче сандыкны ача. Сандыкта итәк, яулык, һәм алъяпкыч ята. Балалар белән бергә киемнәрне карыйлар.
Балалар: Итәк, яулык, алъяпкыч.
Т-че: Хәзер мин шушы киемнәрне киям һәм әкиятчегә әвереләм.
Әкиятче: Исәнмесез, минем кадерлеләрем. Мин сезне күрүемә бик шат. Сез шундый матурлар, акыллылар, тәртиплеләр. Балалар сез әкият яратасызмы?
Балалар: Әйе.
Әкиятче: Әйдәгез, урындыкларга утырыгыз. Һәм мине игътибар белән тыңлагыз. Мин сезгә бүген “Йомры икмәк” әкиятен сөйлим. Ә сез миңа ярдәм итәрсез.
Борын- борын заманда әби белән бабай яшәгәннәр.
( Әби белән бабайның персонажлары куела)
Әби белән бабай бик тату яшәгәннәр. Бервакыт бабай әбигә карап болай дигән:
– Әби, икмәк пешер әле?
– И, нәрсәдән пешерим соң, он юк бит.
– Эх, карчык, әрҗә төбеннән кырып, бура почмакларыннан себереп, бер-ике уч җыя алмассыңмы соң?
– Җыеп карармын инде, алайса.
Әби, кечкенә генә канат белән әрҗә төбеннән, бура почмакларыннан себереп, бер-ике уч он җыйган. Әби шул оннан йомры икмәк пешергән. ( Йомры икмәк персонажы куела)
Әкиятче: Балалар тотып карагыз әле, икмәк әле генә мичтән төшкән. Тотып карагыз нинди кайнар.
(Балалар икмәкне тотып карыйлар, чынлап та икмәкнең кайнар булуына ышаналар)
Балалар: Йомры икмәк кайнар.
Әкиятче: Балалар әбинең икмәге нинди булган соң?
Балалар: Түгәрәк, сары, матур.
Әкиятче: Әби икмәкне тәрәзә төбенә суынырга куйган. Икмәгебез тизрәк суынсын өчен әйдәгез аңа өрәбез.
(Балалар сулыш гимнастикасы ясыйлар)
Әкиятче: Хәзер тотып карагыз икмәк суынган микән?
(Балалар икмәкне тотып карыйлар, чынлап та икмәкнең суынганлыгына ышаналар)
Балалар: Икмәк салкын.
Әкиятче: Икмәк тәрәзә төбендә торган, торган да тәгәрәп төшеп киткән. Бара икән икмәк тәгәрәп бара икән, урманга барып җиткән. Урманда икмәккә нәрсә очраган?
Балалар: Куян.
Әкиятче: Ә менә монысы куянның өе. Ул нинди фигурага охшаган?
Балалар: Өчпочмак.
Әкиятче: Куянның бик тә икмәк белән дуслашасы килгән. Ләкин икмәк тәгәрәгән дә качкан. Кайгырма син куянкай, сиңа балалар икенче йомры икмәкләр ясап бирерләр.Балалар әйдәгез, ком савыты янына килик әле.
(Балалар комда йомры икмәк рәмнәрен ясыйлар)
Булдырдыгыз,рәхмәт.
Йомры икмәк үзенең юлын дәвам иткән. Бара икән тәгәрәп бара икән, аның каршысына нәрсә очраган?
(Тәрбияче аю сүрәтен күрсәтә)
Балалар: Аю.
Әкиятче: Менә монысы аюның өе. Ул нинди фигурага ошаган?
Балалар: Квадратка.
Әкиятче: Балалар аюның йомры икмәк белән дуслашасы һәм бергәләп күркәләр жыясы килгән. Ә йомры икмәк тәгәрәгән дә киткән. Кайгырма аю сиңа балалар ярдәм итәрләр. Менә аюның күркәләре. Карагыз балалар алар барысы да бертөслеме?
Балалар: Әкәләләр төрле- төрле. Зур һәм кечкенәләр.
Әкиятче: Әйдәгез балалар, аюга ярдәм итик.
( Дидактик уен уйнатыла: “Күркәләрне җый». Балалар зур күркәләрне зур кәрзингә, кечкенәләрен кечкенә кәрзингә җыялар.)
Әкиятче: Аюның кәефе күтәрелде, уйнап биеп аласы килде.
Әйдәгез балалар без дә уйнап алыйк. Сез куяннар булырсыз. Мин – аю булам.
(Аю һәм куяннар уены уйнатыла.Балалар урыннарына утыралар.)
Йомры икмәк юлын дәвам итте. Бара икән тәгәрәп бара икән, аның каршысына нәрсә очраган?
(Тәрбияче төлке рәсемен күрсәтә)
Балалар: Төлке.
Әкиятче: Менә бу төлкенең өе. Ул нинди фигурага ошаган?
Балалар: Түгәрәккә ошаган.
Әкиятче: Төлкенең йомры икмәк белән бер дуслашасы килмәгән.
Төлке икмәкне урмандагы күлгә ыргыткан. Балалар килеп карагыз әле, нәрсә булды икән икмәк белән?
(Балалар күл янына киләләр. Суда күп икмәкләр йөзеп йөриләр)
Әкиятче: Әби бер генә кабартма пешергән иде, ә хәзер йомры икмәкләр никадәр булганнар.
Балалар: Күп булганнар.
Әкиятче: Һәм алар төрле төсләргә кергәннәр.
Балалар: Кызыл, сары, зәңгәр.
Әкиятче: Әйдәгез, балалар, икмәкләрне коткарыйк.
( Дидактик уен уйнатыла:”Икмәкләрне коткарыйк” Тәрбияче балаларның игътибарын икмәкләрнең юеш икәнлегенә юнәлтә)
Икмәкләр нинди, балалар?
Балалар: Юеш.
Әкиятче: Әйдәгез, икмәкләрне салфетка белән сөртик. Икмәкләр нинди булдылар?
Балалар: Коры.
Әкиятче: Хәзер икмәкләрне чиләккә салып куйык. Кызылны – кызылга, сарыны –сарыга, зәңгәрне – зәңгәргә.
(Балалар урындыкларга утыралар)
Әкиятче: Менә балалар, икмәгебез дә юк. Әби белән бабай күңелсезләнерләр инде. Нишлибез? Әби белән бабайга ничек ярдәм итик?
Әйдәгез икмәкләрне әби белән бабайга илтеп бирик. Менә әби белән бабай шатландылар. Балалар сезгә минем әкиятем ошадымы?
Балалар: Ошады.
Әкиятче: Балалар әйдәгез, әкият геройлары һәм кунак апалар белән саубуллашыйк.
Балалар: Саубулыгыз.
әгез