СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до 30.06.2025

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Беренче кечкенәләр төркемендә әниләр бәйрәменә сценарий.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сабыйларда әниләргә карата ярату хисе тәрбияләү. Бәйрәмдә катнашу теләге уяту.

Просмотр содержимого документа
«Беренче кечкенәләр төркемендә әниләр бәйрәменә сценарий.»

Бәйрәм барышы:


Бишек җыры яңгырап тора. Кызлар бишек җырына курчакларны тирбәтеп йоклаталар.

Тәрбияче: Балалар, менэ сез курчакларны йоклаткан кебек, әниләрегез дә сезне шулай тирбәтеп йоклатканнар, кадерләп үстергәннәр. Сез әниләрегезне яратасызма? Ничек итеп яратасыз?

Бүген балалар - әниләр бәйрәме. Әйдәгез әле әниләрне бәйрәм белән котлап шигырьләр сөйләп күрсәтик:

Руфинә: Син, әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреннән

Бар өйгә нур бөркелә.

Ралия: Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп тәмле итеп.

Кәрим: Көннәр һәрчак аяз булсын,

Кояш гел көлеп торсын

Әниләр дә кояш кебек

Озын гомерле булсын

Әмир: Минем әнием безгә тәмле коймак пешерә.


Тәрбияче: Бик зур рәхмәт сезгә балалар. Булдырдыгыз. Ә сез әниләрегезгә булышасызма? Ничек итеп булышасыз?

Балалар: Идән себерәбез? Гөлләргә су сибәбез һ.б.

Әйдәгез хәзер Машаны карыйк әле. Ул әнисенә ничек булыша икән?

(Өй фоны. Өй артыннан Маша чыга.( Зур группа баласы) Кулында себерке. Себерә. Себеркесен кертеп куя да, кәрзинен тотып балалар бакчасына кунакка килә матур көй яңгырый)

Маша: Исәнмесез, кечкенә дусларым. Сездә бәйрәм икәнен ишеттем дә, кунакка килергә булдым.

Тәрбияче: Исәнме, Маша. Рәхим ит безнен бәйрәмгә. Синен кәрзинендә нәрсәләр бар?

Маша: Минем кәрзинемдә кулъяулыклар. Тик кулъяулыкларым пычранган. Сез миңа аларны юарга ярдәм итмәссез микән?


Хәрәкәтле - Җыр: Кулъяулыклар.


Тәрбияче: Кулъяулыклар чистарган, молодцы, балалар. Әйдәгез аларны элеп куыйк. Ә Машага күчтәнәчкә кабартмалар биреп җибәрик. Ул аларны әнисенә, әбисенә алып кайта. Рәхмәт сиңа Маша. Саубул.


(Көй яңгырый. Аю чыга.Кулында бочка белән бал. Бал ашый ашый килеп керә) – зур группа баласы.

Тәрбияче: Исәнме, аюкай!

Аю: Исәнмесез, нәни дусларым. Сездә нинди тәмле исләр килә?(иснәнеп)

Тәрбияче: Әйе, аюкай. Бездә бүген әниләр бәйрәме. Бәйрәмгә диеп без тәмле бәлешләр пешердек. Әле генә Машага да күчтәнәчкә кабартмалар биреп җибәрдек. Ә син бәлеш яратасынма?

Аю: Юк мин бал яратам.( бочкадан тагын бал ашап ала)

Тәрбияче: Аюкай тагын нишләргә яратасын?

Аю: Мин тагын биергә бик яратам.

Тәрбияче: Әйдәгез, әниләргә бер биеп күрсәтик, балалар. Аю белән биергә Машаны да чакырыйк.

Бию: Померились, поссорились.

Тәрбияче: Бик матур биедегез, балалар. Сезгә ошадымы Аю? Маша?

Аю: Бик ошады. Ярар балалар мин дә үземнен әниемне бәйрәм белән котларга кайтыйм.

Тәрбияче: Ярар, аюкай, саубул. Менә синен дә әниеңә күчтәнәч биреп җибәрик әле.Бергәләп чәй эчәрсез. ( Бал савытына күчтәнәч салып җибәрә)( Аю белән маша кайтып китәләр)



Күмәк җыр “Яз килә” Ф.Шәймәрдәнова муз.

 

Кояш: Ой, нинди матур җыр. Мин кая килеп эләктем. Сезнең матур җырыгыз мине йокымнан уятты.

Алып баручы: Исәнме, кояшкай. Бүген безнең бакчада бәйрәм, әниләребез, әбиләребез, кызларыбыз бәйрәме.

Кояш: Бу бакчаның балалары,

Кара, ничек уңганнар,

Әниләрнең бәйрәмендә

Миннән иртә торганнар.

Ах! Соңга калганмын ахрысы! Рәхмәт сезгә, балалар, мине вакытында уятканыгыз өчен. Мин яз җитүен сизми кала язганмын. Менә мин булмагач чәчәкләр дә шиңеп беткәннәр, чәчәкләребезнең таҗлары коелган, аларны дөрес итеп җыярга кирәк.

 

Уен ”Чәчәкне җый”

 (. Һәр бала чәчәк төсенә туры килгән чәчәк таҗларын сайлап куярга тиеш)

 

Кояш: Рәхмәт сезгә, балалар. Бу чәчәкләр сезгә минем бүләгем булсын.



“Кояш гомере” дигән җыр астында “кояш” белән күмәк бию.

Кояш: Бик зур рәхмәт сезгә балалар. Бәйрәмегез бик күңелле булды. Менә монысы минем сезгә күчтәнәчем. Кабул итеп алыгыз. Миңа китәргә вакыт. Һәрвакыт шундый акыллы, тәрбияче апаларыгызны, әти - әниләрегезне тыңлап, зур булып үсегез балалар. Саубулыгыз.

Алып баручы: Саубул, Кояш! Без сине тагын башка бәйрәмнәрдә дә көтеп калабыз.

 

Алып баручы: Көннәр һәрчак аяз булсын,

Кояш гел көлеп торсын.

Әниләр дә кояш кебек

Озын гомерле булсын.







Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!