Конспект: “Әтием – диңгезче”
Бурычлар:
1) Ватанны саклаучылар көне белән таныштыру;
2) Балаларның сөйләмнәрен үстерү, баету, авазларны ачык-аңлаешлы итеп әйтергә өйрәнүне дәвам итү
3) Патриотик тәрбия бирү. Сугышчан профессияләр белән таныштыру. Туган илгә мәхәббәт, бабайларга, әтиләргә хөрмәт, малайларга беренчел гендер караш, көчле, кыю булырга омтылыш тәрбияләү.
Җиhазлар: төркемдә йөрүче балаларның әтиләренең, бабаларының фотолары, у.м.к. буенча аудиоязма, диңгезче киеме, гимнастик эскэмия, кыршау, комлы капчыклар, зәңгәр тасма.
Балалар ярым түгәрәктә утыралар.
Тәрбияче: Кадерле балалар, барыгызга да матур көн телим! Кулга-кул тотынып бастык:
Саумы, кояш!
Саумы, hава!
Саумы, иртә!
Саумы, йомшак җил!
Саумы, Туган ил!
Барыбыз да төз, матур итеп утырдык, шөгылебезне башлыйбыз.
Тәрбияче: – Балалар, йә әйтегез әле безнең тиздән нинди бәйрәм җитә?
Тәрбияче: – Әйе безнең яраткан кешеләребез – бабаларыбызның, әтиләребезнең, абый hәм малайларыбызның зур бәйрәме – Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәбез. (Ватанны саклаучылар көне күмәкләп кабатлау) Балалар, әйтегез әле, кемнәр соң алар, Ватанны саклаучылар?
Балалар җавабы.
Тәрбияче: – Дөрес, балалар, алар – солдатлар. Ватан сүзе, башкача әйткәндә, туган ил, туган җир була.
Җыр “Солдатлар” (К. Булатова сүзләре, М.Минхаҗев көе.) тыңлау У.М.К. Туган телдә сөйләшәбез.
Балалар, безнең әтиләребез дә солдат булганнар, армиядә төрле гаскәрләрдә хезмәт иткәннәр.
Айсинәнең әтисе диңгезче булган, ул диңгездә зур корабта йөзгән. Моряк булып хезмәт иткән. (кораб, диңгезче, солдат, сүзләрен активлаштыру).
Ул бүген безгә кунакка килде. Әйдәгез чакырыйк әле үзен.
Солдат: Исәнмесез, балалар.
Балалар: Исәнмесез.
(Солдат узенең ничек хезмәт итүе турында сөйли)
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле. Безнең солдатыбыз нинди көчле, кыю. Сезнең дә аның кебек кыю буласыгыз киләме? Солдат абый безнең балаларның да солдат кебек көчле, кыю буласылары килә. Безне дә өйрәт әле.
Солдат: Ярар, өйрәтермен. Мин хәрби походка барырга әзерләнәм, сезне дә чакырам. Юлда безне авырлыклар көтә. Сез авырлыклардан курыкмыйсызма? Әйдәгез киттек.
Уен: “Без барабыз”.
Солдат: Безнең юлыбызда каршылык – бүрәнә ята. Без авырлыктан курыкмыйбыз һәм сезнең белән шул бүрәнә өстеннән чыгабыз.
Бүрәнәдән атлап чыгу.
Солдат: Юлыбызны дәвам итик. Балалар, карагыз, алга таба юл юк. Юлны ташлар-комлы капчыклар каплаган. Алга таба бару өчен безгә юлдан капчыкларны алырга кирәк.
Комлы капчыкларны ыргыту.
Тәрбияче: Хәзер инде юлыбызны дәвам итә алабыз.
Солдат: Без сезнең белән елга кырыена килеп җиттек. Алга бару өчен безгә елганы сикереп чыгарга кирәк. Сез әзермә?
Зәңгәр лента аша сикереп чыгу.
(Балалар урындыкларга утыралар)
Солдат: Менә без сезнең белән юлыбызда очрагаг барлык авырлыкларны да җиңеп чыктык. Армадыгызма? Менә шундый сезнең кебек авырлыклардан курыкмаган егетләребез безнең ватаныбызны, туган илебезне сакларга баралар. Сез дә зур үскәч төрле җирләргә хезмәт итәргә барырсыз.
Тәрбияче: Балалар сезгә ошадыма? Ә хәзер без солдат абыйга үзебезнең рәхмәтебезне әйтик. Эшендә зур уңышлар телик.
Балалар: Рәхмәт.