СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Биологик тир" танып-белү уены

Категория: Биология

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бу уенда  әйләнә-тирә табигать белән кызыксынучылар катнаша ала.  Уенда 2 команда катнаша. Аларның төп максаты - сорауларга җавап бирү һәм мөмкин кадәр күбрәк очко эшләү. Уен башында һәр команданың  очколары 0 иде. Уенның асылы шунда ки, командалар төрле бәядәге мишеньләрне сайлап алалар  һәм сорауларга җавап бирәләр.  Уен кыры (мишень) төрле биремнәр булган сигез сектордан тора. Һәр секторда төрле  бәядәге сораулар  бар. Бәя югарырак булган саен, сорау,  кагыйдә буларак, катлаулырак була. Уен бер командадан мишеньнең теләсә кайсы секторыннан, теләсә кайсы сорауны  сайлап алудан башлана.  Сорау экранда  пәйда була һәм алып баручы тарафыннан кычкырып укыла.  Дөрес җавап биргән очракта, сорауның бәясе җавап биргән команда исәбенә өстәлә һәм ул киләсе сорауны сайлый. Дөрес җавап бирмәгән очракта,  элеге сорауга  икенче команда җавап бирә. Әгәр сорауга беркем дә җавап бирми икән, алып баручы дөрес җавап игълан итә, ә икенче сорауны алдагы сорауны сайлаган команда сайлый.

Просмотр содержимого документа
«"Биологик тир" танып-белү уены»

Рузалия Сафиева,

Саба районы Олы Арташ төп мәктәбенең

биология-химия укытучысы


Биологиядән класстан тыш чара.

Биологик тир. 5-7 класслар.

Максат:

  • укучыларның биологиядән алган белемнәрен тирәнәйтү һәм киңәйтү;

  • әйләнә- тирә мохиткә ,табигатькә сакчыл караш булдыру,;

  • балаларның экологик культуралылыгыгын күтәрү, күңелләрендә туган җиребезгә, Ватаныбызга мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Чараның барышы:

- Хәерле көн, биология фәнен яратучы яшь дусларым! Сезне “Биологик тир” дип аталган танып-белү уенында катнашырга чыкырам. Бу уенда әйләнә-тирә табигать белән кызыксынучылар катнаша ала.

Башта уенның тәртибе һәм кагыйдәләре белән танышырбыз.

Уенның кагыйдәсе:

Уенда 2 команда катнаша. Аларның төп максаты - сорауларга җавап бирү һәм мөмкин кадәр күбрәк очко эшләү. Уен башында һәр команданың очколары 0 иде. Уенның асылы шунда ки, командалар төрле бәядәге мишеньләрне сайлап алалар һәм сорауларга җавап бирәләр. Уен кыры (мишень) төрле биремнәр булган сигез сектордан тора. Һәр секторда төрле бәядәге сораулар бар. Бәя югарырак булган саен, сорау, кагыйдә буларак, катлаулырак була. Уен бер командадан мишеньнең теләсә кайсы секторыннан, теләсә кайсы сорауны сайлап алудан башлана. Сорау экранда пәйда була һәм алып баручы тарафыннан кычкырып укыла. Дөрес җавап биргән очракта, сорауның бәясе җавап биргән команда исәбенә өстәлә һәм ул киләсе сорауны сайлый. Дөрес җавап бирмәгән очракта, элеге сорауга икенче команда җавап бирә. Әгәр сорауга беркем дә җавап бирми икән, алып баручы дөрес җавап игълан итә, ә икенче сорауны алдагы сорауны сайлаган команда сайлый.

Уен кырындагы секторларның биремнәре

Иң-иң

10. Дөньядагы иң зур имезүче хайван (Зәңгәр кит. 33 метр озынлыкта, авырлыгы 150 тонна)

20. Дөньядагы иң кечкенә кош (Колибри-чебенкош. 5,7-21,6 см зурлыкта, авырлыгы –1,6-20 г)

30. Дөньядагы иң биек агач (Секвойя. Биеклеге-112м 20 см, диаметры-4м 10см)

40. Дөньядагы иң зур чәчәк (Раффлезия)

Сөйләгәнне-танып бел

10. Бөрчек-бөрчек яшкелт, шәмәхә төсләр белән җемелдәгән кошчыкларның җырын сокланып тыңлыйсың. Алар дус тату яши. Ул-игенче ярдәмчесе. Җәй буена меңнәрчә корткычны юк итә. Кырлар игеннәрдән бушап калгач, салкын көзге яңгырлар сибәли башлагач,көньякка китәләр. (Сыерчык)

20. Бу ерткыч хайван. Алар бик оста аучылар. Алар гадәттә хәлсез,авыру яки имгәнгән хайванны тоталар. Шуның белән урманга һәм анда яшәүчеләргә файда китерәләр, авырулар таралуга юл куймыйлар. Шуңа күрә аларны “урман санитарлары”дип атыйлар. Ә кайчакта алар сарык,сыер көтүләренә һөҗүм итәләр һәм зур зыян да китерәләр.(Бүре)

30. Кошның корсак асты һәм баш арты – кып – кызыл. Кара канатлары аркылыга берничә рәт сызыклар белән бизәлгән. Ул озынча кара койрыгын кәүсәгә тери дә томшыгы белән җиргә кечкенә кайры кисәкләре очыра, агачтан корт эзли. Урман “докторы” диләр аның турында. (Тукран)

40. Яфраклы урманнарда каралҗым кәүсәле, искитмәле бер агач очрый. Июнь ахыры-июль башларында аның хуш исле чәчәге исе бал кортларын ерактан ук үзенә җәлеп итә. Чәчәк атканда ул матурлыгы белән алмагачтан калышмый. Бер төп агачы 1 га карабодай басуы биргән кадәр бал бирә. Йомшак үзагачыннан кашык, уенчык,аяк киеме тегү өчен калып һ.б.ш. эшләнмәләр ясала. (Юкә)

Дәвам ит

10. Музыкаль тәнәфес.

20. Пыяла банкадагы эчемлекләрне сатып алырга тырышыгыз, чөнки ул банкаларны (кабат кулланырга, кибеткә тапшырырга мөмкин)

30. Иске уенчыкларны, китапларны ташлама, алар (кемгәдер кирәк булырга мөмкин)

40. Пенопластан файдаланмаска тырыш, чөнки алар ( табигатьтә таркалмыйлар)

Кызыл китап

10. Кызыл китап ни өчен кызыл төстә? (Кызыл төс - кисәтү төсе. Әлеге төс китап битендәге

үсемлек һәм хайваннарны җир йөзеннән бетүләрен кисәтә.)

20. Кызыл китапнын битләре нинди төстә? (Кара, кызыл, сары, ак, соры, яшел)

30. Шигъри тәнәфес

40. Татарстанда нинди тыюлыклар һәм милли парклар бар? (“Идел-Кама” тыюлыгы, “Түбән Кама милли паркы )

Нәрсә күләгәсе

10. (Бөркет)

20. (Скат)

30. (Кырмыска)

40. (Бәрән)

Очлы күз (нәрсә эзе)

10. Куян)

20. (Төлке)

30. ( Бүре)



40. (Аю)

Экопроблема (нәрсә ул?)

10. Аны кытайлылар уйлап тапкан. Бездә аны агачтан алалар. Ул тиз яна. Бик күп чүп хасил итә. Аңа язалар һәм ясыйлар. (Кәгазь)

20. Аны комнан ясыйлар.Ул үтә күренмәле. Җиргә төшсә ватыла. Җылытканда камыр төсле матдәгә әйләнә. Урманда ташлап калдырсаң, пожар чыгарга мөмкин. (Пыяла)

30. Экологик тәнәфес «Күл буенда»

40. Аны сыер барлыкка китерә. Аз гына булганда, ул бик файдалы. Артык күп булса,начар. Сулыкларга эләксә ул балыкларны, су хайваннарын үтерә. Аны ашлама итеп бакчаларга кертәләр. (Тирес)

Бу ояда нәрсә яши?

10. (Кырмыска)

20. (Төлке)

30. (Кондыз)

40. (Тиен)

Йомгак ясау. Бүләкләү.