Максат:
1. Балаларны халкыбызның йөрәк түреннән чыккан җәүһәрләре – бишек
җырлары белән таныштыру;
2. Бишек җырларның эчтәлеген һәм тәрбияви үзенчәлекләрен ачыклау;
3. Әти - әнигә, әби-бабайларыбызга һәм моңлы бишек җырларына мәхәббәт
тәрбияләү.
Җиһазлар: Өй күренеше, сәке, бишек, чигүле сөлгеләр, мендәр һәм урын җир,диван.
Тәрбияче:Исәнмесез ,балалар.Нихәл Гомәр,нихәл Гөлбикә?
Гомәр: Хәерле көн ,барыгызга да !Сездә бүген бәйрәм ахыры.Барыгыз да матур итеп киенгәнсез.
Гөлбикә:Әссәләмугәләйкүм балалар.Мин нинди бәйрәм икәнен аңладым бугай!
Гомәр:Бик кызык,әйдәле миңа да әйт әле нинди бәйрәм икәнен?
Гөлбикә:Менә монда «Бишек җыры» дип язылган ,ә түргә бишек өленеп куелган.Мөгәен, бүген бишек бәйрәмедер.
Тәрбияче:Бик дөрес әйтәсең.Бүген безнең бакчабызда «Бишек җыры» бәйрәме! Менә гаиләгә шатлык, өмет һәм куанычлар өстәп, бала дөньяга килә. Әлбәттә, куаныч белән бергә, мәшәкатьләр дә өстәлә. Бәбине гел карап, тәрбияләп үстерәсе була. Ул борчыла да, елап та ала. Менә шул чакта әниләребез бишек җырларын көйләп, җырлап йоклаталар, юаталар. Халкыбызда бишек җырлары борын-борын заманнарда ук барлыкка килгән.Балалар сөйләшә белмәсә дә, шул авазларны тыңлап яткан, шулай рәхәтләнеп йоклап сөйләшә .(Бала елаган тавыш ишетелә)
Тәрбияче: Әнә балалар бәби елый.(Курчакны тотып)Бәбине алып кайткач ,аңа исем кушалар.Балага әти –әни ,дәү әни,дәү әти исем эзли башлыйлар.Аннан бер фикергә килгәч,балага иң матур исем тапкач,мулла чакыртып исем кушалар.Әйдәгез без дә бу нәни курчагыбызга исем кушыйк әле.
-Балалар һәрберсе татар исеме әйтеп чыга.(бер фикергә киләләр)
-Димәк,без бу курчакка Алсу дип исем кушабыз.Сез барыгыз да ризамы?
-Әйе,риза.
-Баланы кыйбла тарафына яткызып уң колагына исем әйтәләр,синең исемең Алсу була ,
аннан азан әйтелә.Менә хәзер безгә Әсхәт азан әйтеп күрсәтер.
Әсхәт: Аллаху акбар, Аллаху акбар,
Аллаху акбар, Аллаху акбар
Ашхаду алла илаха илла ллах.
Ашхаду алла илаха илла ллах.
Ашхаду анна Мухаммада-р-расулуллах.
Ашхаду анна Мухаммада-р-расулуллах.
Хаййа ‘ала ссалят (х)!
Хаййа ‘ала ссалят (х)!
Хаййа ‘алал фалах!
Хаййа ‘алал фалах!
Аллаху акбар, Аллаху акбар.
Ла илаха илла ллах!
Тәрбияче:Менә курчакка Алсу дигән исем дә куштык.
Баланы йоклатканда әниләр бишек җыры белән йоклатканнар.Әйдәгез без дә курчакларыбызны бишек җыры җырлап йоклатып карыйк . Бүген без дә кечкенә вакытта җырланган бишек җырларын искә төшерербез.Менә сез кечкенә вакытта сезне дә әниләрегез бишек җырлары белән йоклатканнардыр.
Бишек җыры җырлау(балалар үзләренең курчакларын тотып җырлыйлар)
Куанычларым, шатлыгым булып,
Балам, багалмам, үсәрсеңме син?
Сагынып җырлар җырыма минем,
Күземнең нуры күчәрсеңме син?
Бәхет гөлемнең чәчәге булып,
Былбыл кошкаем яшәрсеңме син?
Әнием диеп, кадерлем диеп
Сандугачкаем дәшәрсеңме син?
Тәрбияче:Менә Алсу йоклап та китте,әйдәгез аны бишеккә салабыз (курчакны бишеккә куя)
Тәрбияче:Сабый бишектә ята. Бишек электән ук табигый материаллардан хәзерләнгән. Ягы-ягы белән тал чыбыктан үрелгәннәре да очрый, тар гына такта кисәкләрен бизәкләп ясаганнарын да очратырга мөмкин. Бишекне дүрт тактадан рамка кебек озынча итеп эшлиләр . Аның төбенә капчык чүпрәген тегеп куялар. Бишек сиртмә ярдәмендә ыргакка эләгә һәм тушәмгә ныклы итеп беркетелә. Бишекне әнисенең караваты янына асып куялар. Ә менә бишекләрне бүген очратып буламы соң?Бишекләр инде өйләрдә юк диярлек, аларны заманча бишек –коляскалар алыштырды.
Сезнең чыбылдык сүзен ишеткәнегез бармы? Чыбылдык ни өчен кирәк булган икән соң? Бишекне чыбылдык белән ябып куйгач, нәни бәби өчен кечкенә генә өй барлыкка килгән: һава да җылы, тирбәткәндә җил дә керми, чебен-черки дә борчымый. Бәби рәхәтләнеп йоклый. Безнең бәбиебез дә тынычлап йокласын. Бишек җырлары бишек янына утырып та, баланы кулга тоткан килеш тә башкарыла. Әлеге җырлар аша сабый тәүге мәртәбә матурлык, ананың йөрәк җылысы, ата-ана мәхәббәте, үз халкының рухы, аһәңле теле белән, туган йорт, туган туфрак төшенчәләлре белән очраша. Элек балаларны бишектә генә түгел, ә мендәргә салып та йоклата идек.
2нче тәрбияче: Менә шулай, балалар, әниләрнең, әбиләрнең, дәү әниләрнең бишек җырлары – бала өчен иң беренче, иң ягымлы көй ул. Дөнья белән, табигать белән танышу туган тел аша, Тукай шигырьләре аша, бишек җырларыннан башлана.
Тән биргән дә ана,
Сөт биргән дә ана,
Тел биргән дә ана,
Көй биргән дә ана.
Онытылмасын бишек җырлары, җырлансын иде. Җырлагыз, кызлар, курчакларыгызны тирбәткәндә; җырлагыз, тәрбияче апалар, сабыйларны йоклатканда. Җырлагыз, әниләр, дәү әнилә, балаларга иң ягымлы, иң изге тәүге җырларны – бишек җырларын.
Җыр.
Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу;
Тыршып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.
Йокла, угълым, йом күзен,
Йом, йом күзең, йолдызым;
Кичтән йокың кала да,
Егълап үтә көндезең.
Әлли-бәлли көйләрем,
Хикәятләр сөйләрем;
Сина теләк теләрем,
Бәхетле бул, диярем.
Гыйззәтем син, кадрем син,
Минем йөрәк бәгърем син;
Куанычым, шатлыгым
Тик син минем, синсең, син! ( Г.Тукай)