Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы
МБГББ -Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе филиалы
"Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе"
Эзләнү - тикшеренү эше
"Батыр безнең янәшәдә"
Эшнең авторлары:
4 г сыйныф укучылары
Хуҗина Ралинә Рафил кызы,
Нигъмәтҗанова Камилә Фердинанд кызы
Проект җитәкчесе: Мостафина Кадрия Масгутовна, башлангыч сыйныфлар укытучысы
2021 ел
Эчтәлек
1.Кереш
2. Төп өлеш
2.1. Сөләйман ага турында материаллар туплау, танышу.
2.2. Сугышта күрсәткән батырлыклар өчен алынган бүләкләр
2.3. Сугыштан соңгы тыныч тормыш
3. Йомгаклау
Проектның идеясе.
Һәр гаиләдә иске фотоальбомнар бар. Аларның битләрен актарганда, саргайган фотолардан безгә әби-бабайларыбыз карый. Алар авыр, ләкин якты, батырлыкка тиң гомер юлы узганнар.
Проектның идеясе сыйныфыбыз белән Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерләнгәндә, мәктәпнең "Туган якны өйрәнү" музеенда, "Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел" альбомын караганда туды.
Проблема. Бөек Ватан сугышында җиңү көненнән соң инде күп еллар узды. Башлангыч сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре дә сугыш турында бик аз белә. Күп кеше бу сугышның авылыбыз тормышында нинди эз калдыруы турында уйлап та карамыйдыр.
Гипотеза. Сугыш елларының тере шаһитләре елдан - ел әзәя. Безнең авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераннары инде калмады. Бәлки авылыбызның Бөек Ватан сугышы ветераннары арасында Берлинга кадәр барып җитүчеләр булгандыр.
Проектның максаты. Мәктәп музееннан, тылда эшләгән өлкән буын кешеләреннән "Батыр яши янәшәдә"" темасына материал туплау.
Бурычлар.
Укучыларның Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен киңәйтү;
тыл ветераны Мусина Хәлимә апа белән очрашып сөйләшү;
сугыш ветераннарына багышланган презентация ясау;
Берлинга кадәр барып җиткән авылдашыбыз турында истәлекләр, материаллар туплау;
Класс сәгатендә "Без сезне онытмабыз" темасына чыгыш ясау.
Көтелгән нәтиҗәләр:
эзләнү-тикшеренү эше буенча тәҗрибә туплау;
Бөек Ватан сугышы турында белемнәрне киңәйтү;
авылдашларыбыз батырлыгын хәтердә саклау.
Төп нәтиҗә: Дошманны Берлинга кадәр куып, сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан авылдашыбыз Мусин Сөләйман Муса улы турында презентация әзерләү.
Практик әһәмияте. Тупланган материалларны башлангыч мәктәптә һәм киләчәктә белем алуда, дәрестән тыш эшчәнлектә куллану;
сугыш турындагы истәлекләрне мәктәп музее материалларын баетуда куллану;
батыр авылдашыбыз тормышы турында башлангыч мәктәп укучыларын таныштыру;
укучыларны сугыш турында материаллар туплауга чакыру.
Эзләнү-тикшеренү эшенең методлары:
-сораштыру үткәрү ( интервью, әңгәмә)
- Музей документлары белән танышу
-Сугыш чоры турында фотолар , документлар, истәлекләр туплау, аларны өйрәнү;
-тупланган материалларны анализлау һәм презентация ясау.
Кереш өлеш
Ил тарихында сугышлар әз булмаган. Ә Бөек Ватан сугышы иң канкойгыч, дәһшәтле сугыш санала. Немец басып алучыларына каршы бөтен ил халкы күтәрелә. Миллионнарча кеше һәлак булган мондый сугыш дөнья тарихында моңарчы күрелмәгән була. Илдә сугыш җиле тимәгән бер генә гаилә дә калмый. Сугыш афәте безнең авыл җирлегенә, анда яшәүчеләр өенә дә килеп керә. Кече Кибәхуҗа авыл советыннан 291 кеше сугышка киткән. Яу кырында 148 якташыбыз ятып калган. 143 якташыбыз - кайсы имгәнеп, кайсы аягын, кулын калдырып, туган якларына әйләнеп кайткан. Авылдашларыбызның кайнар эзләре кайда гына сакланмаган: Сталинград сугышы, Ленинград блокадасын өзүдә катнашу, Берлин...
Төп өлеш
Безне Бөек Җиңү көнен Берлин шәһәрендә каршылаучы авылдашыбыз Мусин Сөләйман Муса улы язмышы кызыксындырды. Мәктәп музеенда сакланган документлар арасында якташыбыз турындагы язмаларны өйрәндек. Тормыш иптәше Хәлимә апа белән очрашып сөйләштек. Үзе исән чакта язып алынган истәлекләр, фотолар белән таныштык.
- Мусин Сөләйман Муса улы 1926 елда Теләче районы Кече Кибәхуҗа авылында дөньяга килә. Сугыш башланганда 15 яшьтә булган яшүсмергә тылда булган бөтен авырлыкны үз җилкәсендә күтәрергә туры килә. 1943 елда 17 яшьлек егет армия хезмәтенә алына.
Сугышка хәзерлекне ул яманаты чыккан Суслонгер лагерында ала. Анда ул станоклы пулеметчы итеп әзерләнә. 1944 елда аларны сугышка җибәрәләр. Ул Яссы-Кишинев сугышында катнаша. Дошманны куа барып, Польшага кадәр җитә, Висла елгасы буенда оборона сугышларында катнаша. 1945 елда, ниһаять, фашист дошманнарын озак еллар кузгалмаган урыннарыннан кузгатып, Одер елгасына кадәр, 500 км куып баралар.
Апрель аенда, Берлинга җитәрәк 80-90 км кала тукталып, соңгы, хәлиткеч сугышка әзерлек башлана. Бу турыда Сөләйман абыйнын үзе язып калдырган истәлекләреннән укып белдек.
"Ниһаять, 1945 елның 23 апрелендә без Берлинга бәреп кердек. Моңарчы без күрмәгән урам сугышлары башланды. Һәр йорт, һәр этаж өчен күп югалтулар хисабына сугыштык. Төтен, тузан, бөтен Берлин яна, корыч эри, йорт җимерелә, ә солдат чыдый, ул бирешми, һаман алга бара, сугышны бетерергә омтыла".
Сөләйман абыйга җиңү көнен бик авыр хәлдә гопитальдә каршылырга туры килә. Сугыш бетергә берничә көн кала ул каты яралана. Яраларыннан терелгәч, аңа тагын 2 ел Германиядә хезмәт итәргә туры килә. 1947 елда ул туган авылына әйләнеп кайта.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Сөләйман ага орден, медальләргә ия була:
"Кызыл Байрак" ордены,
III дәрәҗә "Дан" ордены,
"Ватан сугышы" ордены,
"Батырлык өчен",
"Берлинны алган өчен" медальләре,
бик күп мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.
Бу орден - медальләр Сөләйман аганың гаиләсендә саклана. Орден кенәгәсендә язылганча, аны фашист басып алучыларына каршы көрәштә кыюлык, батырлык. ныклык күрсәткән сугышчыларга гына биргәннәр. Сөләйман аганы күреп белгән туганы, аннан истәлекләр язып калучы укытучыбыз Кадрия Мәсгутовна әйтүенчә, ул сугыш турында күп сөйләргә ашыкмаган. Сугыш сүзен ишеткәч аның күзләре яшьләнә, гүя уйлары белән яшьлегенә, шул дәһшәтле елларга әйләнеп кайта. "Сугыш ул күп корбан сорый. Сезгә ул көннәрне күрергә туры килмәсен. Сугышның һәр көнендә 14000 кеше үлгән. Бу исә 1 минутка 10 кеше дигән сүз. Мәскәүдән Берлинга кадәр араның һәр км да 1500 кеше ятып калган дигән сүз. Менә бу җиңү нинди корбаннар хисабына яуланды" - дип, әйтеп калдырган ул.
Сугыштан соңгы тормыш.
1947 елда Сөләйман ага хәрби хезмәткә яраксыз саналып туган авылына әйләнеп кайта. Ә илдә җимереклек, начар тормыш каршы ала. Илне саклап утка кергән ирләр тыныч тормыш төзергә, икмәк үстерергә, төзелешкә тотына. Сөләйман ага да колхоз эшенең җаваплы тармакларында эшли. 1951 елда Казаклар авылы кызы Хәлимә апага өйләнеп, тормыш кора. Тату тормышта 4 бала тәрбияләп үстерәләр. 26 ел буе ул механизатор булып тракторлар иярли, икмәк өлгергәч, комбайнга утыра. Аннары газовик булып халыкка хезмәт итә.
Тормыш иптәше Хәлимә апа әйтүе буенча Сөләйман ага тырыш хезмәте өчен тыныч тормышта да грамоталар, юбилей медальләре белән бүләкләнә. Аны күп кенә очрашуларга чакыралар. Күкрәге тулы орден-медаль тагылган костюмын ул аеруча тантаналы шартларда гына кигән.
Йомгаклау
Һәр буын ил тарихына үз өлешен кертә. Ә безнең ерак бабаларыбыз буынына иң авыр сынау-фашистик Германиягә каршы сугыш туры килә. Аларга бу канкойгыч сугышта үз-үзләрен аямыйча көрәшергә, авылларны, шәһәрләрне дошманнардан азат итәргә, дошманны куып, Европага барып җитәргә туры килә.
Проект өстендә эшләгәндә, без сугышның бик куркыныч булуын, күп корбаннар соравын белдек. Бу көннәр инде бик еракта калган. Илебез күге тыныч. Ләкин һәр кеше илебез күгендә кабат сугыш гөрелтесе ишетелмәсен өчен тырышырга тиеш. Без әле бик кечкенә, ләкин Җиребез тыныч булсын өчен без дә өлеш кертә алабыз. Үзара дус булыйк, өлкәннәрне һәм илебез тарихын хөрмәт итик. Ә үсеп җиткәч, бар көчебез белән тынычлык өчен көрәшербез.
Без һәрвакыт сугыш һәм тыл ветераннарының батырлыгын хөрмәтләрбез, алар яулап алган тынычлыкның кадерен белербез. Чөнки бу сугышта безнең бабаларыбыз, батыр авылдашларыбыз катнашкан.
Бу проект өстендә эшләгәндә без сугышның кешеләргә нинди авырлыклар алып килуен күрдек. Һәм өлкән буын кешеләренә хөрмәтебез тагын да артты.
Проектны башкарганда түбәндәге нәтиҗәләргә ирештек.
-Бөек Ватан сугышында катнашучы кайбер авылдашларыбыз турында истәлекләр тупладык;
-илебез тарихын өйрәнүгә кызыксыну туды;
-Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына хөрмәтебез артты;
-эзләнү -тикшерү эше буенча тәҗрибә тупладык;
- аралашып эшләүдән канәгать калдык.