СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Боерык фигыль"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бу дәреснең план-конспекты рус төркемнәрендә  белем алучы 5 сыйныф укучылары өчен төзелгән. Дәреслек авторлары Р.З. Хәйдарова, Г.М. Ахметзянова.

Просмотр содержимого документа
«"Боерык фигыль"»

Дәреснең план-конспекты

ФИО Сәмигуллина Лилия Дамир кызы

Эш урыны МБОУ «ВСОШ №1»

Хезмәте Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фән Татар теле

Сыйныф 5а (рус төркеме)

Дәрес темасы Боерык фигыль.

Дәреслек Р. З. Хайдарова, Г.М. Ахметзянова


Ачык дәреснең методик максаты: татар теле дәресендә уку-укыту гамәлләрен кую мәсьәләсе буенча тәҗрибә уртаклашу.

Дәреснең темасы: Боерык фигыль.

Дәреснең максаты: укучыларны боерык фигыльнең үзенчәлекләре белән таныштыру.

Бурычлар:

Белем бирү: боерык фигыль турында булган белемнәрне тирәнәйтү, боерык фигыль турында төшенчә бирү, боерык фигыль формаларын ясау.

Үстерү: сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра белергә өйрәтү, иң мөһимне аера белү, системалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерү. Дөрес язу күнекмәләре булдыруга, аларны сөйләмдә дөрес куллануга этәрү: уку эшчәнлегенә омтылышны үстерү, рефлексив мөмкинлекләрен, активлыкларын, кызыксынучанлыкларын, сөйләмнәрен үстерү. Мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.

Тәрбияви: коллективта эшләгәндә укучыларда җаваплылык һәм бер-берсенә ярдәм итү хисе тәрбияләү.

Төп төшенчәләр: боерык фигыль, зат-сан, барлык-юклык формасы.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  1. Шәхескә караган универсаль уку гамәлләре: - яңа уку материалына кызыксыну уяту;

-әхлак, этика нормалары кысаларында үз урыныңны билгеләү, юнәлеш ала белү;

-үзләштерелгәнгә бәя бирү.

  1. Танып белүнең универсаль уку гамәлләре: - танып белү максатынмөстәкыйль рәвештә аерып алу һәм әйтеп бирү.

- белемнәрне структуралау, ягъни тәртипкә салу.

- эшчәнлекнең барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару.

3)Коммункатив универсаль уку гамәлләре: - укытучы һәм сыйныфташлар белән хезмәттәшлекне планлаштыру;

- сораулар кую, информация эзләү;

- үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

4) Регулятив универсаль уку гамәлләре: - үзләштерелгән һәм үзләштереләсе белемнәрне аера белү, үзләштергәннәрнең сыйфатын һәм белем дәрәҗәсен аңлау.

- төзәтмәләр, билге кую.

Дәреснең тибы: яңа белемнәрне ачу дәресе.

Чыганаклар: төп- дәреслек.

өстәмә- слайдлар,таратма материал, мультимедий

Предмедара бәйләнеш: әдәбият, рус теле.

Уку пространствосын оештыру: индивидуаль, коллективта, парларда һәм төркемнәрдә эш.



Технологик карта

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль укыту гамәлләре

I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация)

Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру.


- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн. Хәлләрегез ничек? Утырыгыз.

Укучылар бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим.

- ә хәзер сез дә бер-берегезгә карагыз, елмаегыз һәм уңышлар теләгез.

- Арина, спроси у Роберта какая сегодня погода?

Укучылар исәнләшәләр


Укучылар уңышлар телиләр.




- Роберт, бүген көн нинди? (Бүген көн кояшлы, салкын, матур, җил исә).

Шәхси УУГ: белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру.

Коммуникатив УУГ: укытучы һәм сыйныфташлар белән хезмәттәшлекне планлаштыру;

РегулятивУУГ: эшчәнлек өчен эш урыны әзерләү.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау. Өй эшен тикшерү.


-Укучылар, сезгә өй эше диалог әзерләп килергә иде! Диалогта сез фигыльләр кулландыгыз. Нинди сүзләр ул?

Кайсы заманда килә?


- Өстәлләрдә үзбәя бите бар. Һәр эштән соң үзегезгә бәя куегыз. На столе есть листы для самооценки, напротив каждого задания ставим себе плюсы.








-

Аласың,барасың, барабыз.

  • Фигыль


Фамилия Исем _________________________________





Мин аңладым, яхшы эшләдем

Мин аңладым,

аз эшләдем

мин аңламадым, эшләмәдем

1

Ситуатив күнегүләр




2

Өй эше




3

Яңа тема




4

Яңа лексика




5

Диалог төзү




6

Аудирование




7

Проект






Шәхси УУГ: бер-берсенә мөнәсәбәт, сыйныфташларны тыңлый белү

Танып белү УУГ:( логик фикер йөртү, максат кую)

Коммуникатив УУГ: (уку эшчәнлеген планлаштыру)

РегулятивУУГ: ( контроль, билге , төзәтмәләр)












III. Проблема куеп , яңа белемгә чыгу.

Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау.

  • СЛАЙД №1

  • Экранга карагыз, Сез нәрсәләр күрәсез? Ул аңа нәрсәләр әйтә? Кем әйтер?

  • Дөрес! Без бүген сезнең белән фигыльләр турында сөйләшербез. Бу фигыльләр нинди ? Әйе, укучылар. Татарча без аларны боерык фигыльләр дип атыйбыз. СЛАЙД №2

  • Утыр-утыра, тор-тора, ал-ала, эшлә-эшли, укы-укый.

  • Сүзләр ничек аерыла?

  • Димәк боерык фигыльләрдә кушымча булмый. Төрле кушымчалар ялгап була

СЛАЙД №3

Бар, укы, уйна, утыр,яз,

  • Ә хәзер сүзләрне дөрес укыйбыз. Басым кая төшә?

  • Димәк, боерык фигыльләрне әйткәндә басым беренче иҗеккә төшә.

  • Как вы думаете, можно ли приказать себе?

  • Какой вывод делаем?

ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН (встать-сесть) – “бас”-“утыр”. Укучылар дөрес дип тапкан җавапларына басалар. Мин сүзләр әйтәм, боерык фигыль булса, сез басасыз.


Сүзләр: эшлә,укы, яз, чиш, бар(иди), барма, язма,


- Бүгенге дәреснең темасы нинди?


Бәяләү битенә “Плюс” куегыз



- Малай этне өйрәтә.

  • Утыр, тор, аума!

  • Глаголы , которые приказывают.




-кушымчалар белән



-укучылар сүзләрне укыйлар





-беренче иҗеккә





Имеют формы только 2 и 3 лица



Укучылар дөрес дип тапкан җавапларына басалар.





боерык фигыль.


Укучылар таблицага үзбәя куялар.

Шәхси УУГ: темага карата юнәлеш алу

Танып белү УУГ: танып белү максатын мөстәкыйль рәвештә аерып алу

Коммуникатив УУГ:аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы, укучылар) белән аралашу ысулларын үзләштерү.

Регулятив УУГ: план төзү,эш тәртибен билгеләү.

IV. Физминутка "Спортзалда"

- Ә хәзер, укучылар, без сезнең белән спортзалга барырбыз. Мин тренер булам, сез мин әйткәннәрне эшләргә тиеш буласыз, ләкин игътибарлы булыгыз: класс дигән сүз булырга тиеш.

Балалар хәрәкәтләр ясыйлар.


V. Алган белемнәрне беренче ныгыту.

Максат: Алган белемнәргә таянып төркемнәрдә эшләү.

СЛАЙД № 4


Экранда сүзләр бирелгән, балалар шулардан җөмләләр төзергә тиеш.

Уйна, җырла, сөйлә, чиш, укы,яз,сана,тыңла

- Балалар, әйдәгез бергәләп уйнап алыйк! Экранга карагыз, анда сүзләр язылган. Сез төркемнәргә бүленеп 1нче, 3нче укучылар 2нче, 4нче укучылар турында җөмләләр төзергә тиеш. Башладык!!!

СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ РОБИН




________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

укучылар төркемнәргә бүленеп җөмләләр уйларга тиеш

Укучылар бер-берсен бәялиләр.


Танып белү УУГ: кирәкле информацияне куллану.

Коммуникатив УУГ: сорау кую һәм аларга җавап бирү

Регулятив УУГ:укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

VI. Алган белемнәрне икенче ныгыту.

Максат: Алган белемнәрне практикада куллану.

Ә хәзер проект эше эшлибез! Сезгә сүзләр бирелгән сез аларны ике баганага бүлеп язарга тиеш буласыз.


- Ярар , укучылар! Молодцы!


- Укучылар, проект дөрес төзелгәнме?


Хаталар бармы? СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ РОБИН

- Укучылар, без бүгенге дәрестә нишләргә өйрәндек? Максатыбыз нинди иде?


Өй эше. 17 бит, 7 күнегү.

_____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Шәхси УУГ: үзләштергәннәргә бәя бирү

Танып белү УУГ: уй-фикерне сөйләмә һәм язма формада аңлап һәм ирекле оештыру

Коммуникатив УУГ:максатларга ирешү

Регулятив УУГ: башкарылган эш белән үрнәк туры килмәгәндә, өстәмәләр һәм төзәтмәләр кертү.

VII. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү.

- Без бүген дәрестә нишләдек?

- Дәреснең темасы нинди иде?

- Нинди максат иде?

- Максатка ирештекме?

- Кто встретил трудности? В чем? Почему?



-Үзбәя бирү битендә “плюс”ларны санагыз.






Укучылар сорауларга җавап бирәләр.







Укучылар үзбәяләмәдә үзләренең “плюс”ларны саныйлар.

Шәхси УУГ: үзләштергәннәргә бәя бирү

Танып белү УУГ: бурычларны үтәүнең нәтиҗәле ысулларын сайлау;

Коммуникатив УУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

Регулятив УУГ: үзләштерелгәннәрнең белү дәрәҗәсен аңлау