Дәреснең темасы: Хаталар өстендә эш. “Борынгы төрки шагыйрьләре”/Работа над ошибками. Проект «Первые древнетюркские поэты».
Дәреснең тибы: ныгыту, белем-күнекмәләрне куллану, белемнәрне гомумиләштерү.
Дәреснең максаты:
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Метапредмет: үзләштерелгән белемне контрольдә тоту күнекмәсе булдыру.
Предмет: хаталарны тану,төркемләү,төзәтү күнекмәсе формалаштыру.
Шәхескә кагылышлы: укучыларда үз милләтен ихтирам итү хисен тәрбияләү.
Җиһазлау:борынгы чорны чагылдырган рәсемнәр,китаплар,плакатлар.
Дәрес барышы
Мотивлаштыру-ориентлаштыру
Классны дәрескә әзерләү, уңай климат булдыру, яңа белем алуны мотивлаштыру, бүгенге дәрес өчен кирәкле сыйфатларны ачыклау
Белемнәрне актуальләштерү
1.Тест нәтиҗәләре белән таныштыру.
2. Хаталарны барлау.
Слайд 1.Дәреснең темасын билгеләү.
Дөрес, укучылар,без бүген дәрестә хаталар өстендә эш башкарырбыз һәм проект эшләрен тыңлап үтәрбез. Тестта җибәргән хаталарыбызны төзәтеп, грамоталыгыбызны арттырырбыз
3.Хаталар өстендә эш.
Күпнокталар урынына тиешле сүзләрне куеп җөмләләрне төгәлләгез.Слайд 2.
(Гугл формада.)
https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSf5NyZeiKmKg0FdtVl2ZE4TfhYBlfHJ7o0BlTS-BkNpsTyzRg/viewform?usp=sf_link
Төрки каганлыгыннан соң 745 нче елда ...каганлыгы төзелә. (Уйгур)
Төркиләрнең беренче язуын “ ...” дип атыйлар. (Рун язуы)
VII-VIII йөзләрдә ... графикасы кулланыла башлаган. (Уйгур)
Руник язма истәлекләрне “ ... - ... язмалары ” дип тә атыйлар. (Орхон-Енисей)
Таньюкук хөрмәтенә куелган язма “ ... үзем зирәк Таньюкук” дип башланып китә. (Мин)
Зур язма Мәгыйлән хан һәм ... хөрмәтенә куелган. (Күлтәгин)
Мәхмүт Кашгаринең “ Диване лөгатет –төрк”исемле хезмәте татарчага “...”дип тәрҗемә ителә. (“Төрки телләр сүзлеге”)
Әхмәд Ясәвине әтисе үлгәч, ... баба тәрбияли. (Арслан)
..-.. Әхмәд Ясәвинең укучысы. (Сөләйман Бакыргани)
Тикшерү Слайд 3.
Уку мәсьәләсен кую
Проблема кую, дәреснең максатын билгеләтү
Уку мәсьәләсен адымлап чишү эше.
Проектларны яклау. Слайдлар 4-11.
Ныгыту эше, үзаллы эш.
1.Таблица тутыру Слайд 12.
Шагыйрь | Әхмәд Йүгнәки | Әхмәд Ясәви | Сөләйман Бакыргани |
Туган | | | |
Үлгән | | | |
Туган җире | | | |
Билгеле әсәре | | | |
Тикшерәбез Слайд 13.
Шагыйрь | Әхмәд Йүгнәки | Әхмәд Ясәви | Сөләйман Бакыргани |
Туган | Якынча XII гасыр | XI гасырның икенче яртысы | 1091 ел |
Үлгән | Мәгълүм түгел | 1166 ел | 1186 ел |
Туган җире | Йүгнәк төбәге | Сыгнак төбәге | Бакырган төбәге |
Билгеле әсәре | Һибәтел-хәкаик | Диване хикмәт | Бакырган китабы |
2.Укучылар шагыйрьләрнең тормышы һәм иҗатына бәйле җөмләләрне татар теленә тәрҗемә итәләр. Слайд 14.
Ахмед Ясави родился в городе Сыгнак. Был главой суфиев. Его произведение неоднократно переиздавалось в Казани
Годы рождения и смерти поэта Ахмада Югнаки неизвестны. Его произведение считается выдающимся памятником общетюркской литературы. Произведение Ахмада Югнаки совершенно без сюжета.
Сулейман Бакыргани был учеником Ахмеда Ясави. Произведения поэта объединили в один сборник под названием «Бакырган китабы». Книга написана на легко понятном общетюркском языке.
Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.Слайд 15. Бүген өйрәнгән бер шагыйрьнең иҗаты буенча презентация ясарга яки реферат язарга. Түбәндәге сылтамалар аша үзегезгә кирәкле мәгьлъматны ала аласыз.( google.диск) Слайд 16. Әхмәд Югнәки https://docs.google.com/document/d/189Gm9JOdAPHq1RivLl4OfEZoDah6W9vDyPGbEYPRu1s/edit?usp=sharing Әхмәд Ясәви https://docs.google.com/document/d/1j9NbhZJC-ZJMZnltbYLWJHYaenue7Gjg5l53tfrjByU/edit?usp=sharing Сөләйман Бакыргани https://docs.google.com/document/d/1O6OUBRrY4Yk6fP7bddaxHh9wWLPz3Ur2KcLObWgvXGY/edit?usp=sharing Шагыйрьләр турында мәгълүмәт https://docs.google.com/document/d/1K9LX5m9c7RFCkvP0TAH3wwJmRTkTBK0hlAbAogVz5qw/edit?usp=sharing Рефлексия |
Сорауларга җавап бирү. Слайд 17.
Әхмәт Йүгнәки турында ниләр билгеле?
Мөселман Көнчыгышы һәм төрки-татар сүз сәнгате тарихындагы сукыр шагыйрьләрдән кемнәрне атарга мөмкин?
Суфи шагыйрь Әхмәд Ясәвинең тормышы турында ниләр билгеле?
Әхмәд Ясәвинең эшен кем дәвам итә?
Сөләйман Бакыргани турында нәрсә әйтә аласыз?
Тест эшләү.(Гугл формада.)Слайд 18
https://docs.google.com/document/d/1K9LX5m9c7RFCkvP0TAH3wwJmRTkTBK0hlAbAogVz5qw/edit?usp=sharing
1.Әхмәд Ясәвинең эшен кем дәвам итә?
А) Сөләйман Бакыргани
Б) Әхмәд Ясәви
В) Сөләйман Баласагуни
2 Тумыштан сукыр шагыйрь?
А) Сөләйман Бакыргани
Б) Әхмәд Ясәви
В) Әхмәд Йүгнәки
3.«Һибәтел-хәкаик» әсәре ничә өлештән тора?
А) 4
Б) 3
В)5
4.Сөләйман Бакырганиның шигырьләре нинди жанрга карый?
А) Эпик
Б) Лирик
В)Лиро –эпик
5. Татарларның әдәби телен бүгенге формасына үстерерлек нигез салучы шагыйрьләр?
А) Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакыргани
Б) Әхмәд Ясәви һәм Әхмәд Йүгнәки
В) Сөләйман Бакыргани һәм Әхмәд Йүгнәки
Дәрескә йомгак.
Әйе,кешеләр дөньяга килгән-киткән,киләчәк һәм китдчәк. Әмма элекке дәвернең әдипләре дөньялыктан китсәләр дә аларның бәялəп бетермәслек эше hаманда яши,безне сокландыра,гаделлеккә өнди.
Димәк.кеше китсә,җыры кала,борынгы әдипләребез дөньялыктан китсәләр дә, аларның иҗатлары безнең куңелебезне гел сафландырып торыр.