Бөтен хикмәт тәрбиядәдер.
Ата-аналар катнашында Каюм Насыйри иҗатына багышланган практик конференция.
Катнашалар: мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре, тәрбиячеләр, балалар бакчасы мөдире һәм методисты.
Максат: ата-аналарда үз балаларын тәрбияләүгә кызыксыну уяту, аларны тәрбия эшенә педагогик яктан әзерләү.
Алдан әзерләнгән эш:
балаларны Каюм Насыйри иҗаты белән таныштыру;
Ильфар Замалиев белән Р. Сайфетдиновның “Каюм бабай” шигырен өйрәнү.
Биктаһировлар гаиләсенә индивидуаль чыгыш әзерләргә тәкъдим итү.
Гимадиевлар гаиләсе белән татар халык җыры “Әнисә”не өйрәнү.
Ата-аналарга уку өчен тәкъдим ителгән әдәбият исемлеге:
Сайланма әсәрләр. 4 томда, Каюм Насыйри, Казан 2003
Сайланма әсәрләр. 2нче басмасы, К.Насыйри, 1956
“Сабыйга” журналларыннан К.Насыйриның “Әхлак тәрбиясе” цикллары
Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре. Казан, 1960
Балалар фольклоры .
Татар халык иҗаты. Табышмаклар.
“Әллүки” газетасы. Ноябрь, 1997
“Ватаным Татарстан” газетасы. Февраль, 2000
“Мәдәни җомга” газетасы. Февраль, 2005
“Татарстан хәбәрләре” газетасы. Февраль, 1995
Күрсәтмә материал: К.Насыйри яшәгән йортның рәсеме; ул эшләгән глобус рәсеме; Татарстан картасы.
I этап
(залның алгы стенасында галимнең портреты, китапларыннан оештырылган күргәзмә, әхлак тәрбиясе цикллары рәсемнәрдә)
Тәрбияче. Балалар, әйтегез әле, кем ул Каюм Насыйри?
Балалар. Татар галиме, педагог, әдип, журналист.
Тәрбияче. Ул кайда туган?
Балалар. Яшел Үзән районының Олы Шырдан авылында туган. (картада күрсәтү)
Тәрбияче. Ул кайда яшәгән?
Балалар. Казан шәһәрендә яшәгән.
Тәрбияче. Безнең әти-әниләребез К.Насыйри турында нәрсә беләләр икән?
Әти-әниләрдән көтелгән җаваплар. Каюм Насыйри Казанда ике катлы агач йортның беренче катында яши. (йортның рәсеме күрсәтелә) Хәзер ул яшәгән йортта К.Насыйри музее эшләп килә. Ул Париж Коммунасы урамы, 35нче йортта урнашкан. Каюм бабай гарәп, фарсы, төрек, татар һәм рус телләрен яхшы белгән. Рус балаларына татар телен укыта, ә татар балаларына рус теленең бөтен нечкәлекләрен өйрәтә. Мәгърифәтче-галим яшь буында туган җиргә, туган илгә, табигатькә мәхәббәт хисе тәрбияләүгә игътибар бирә. Күрше чуваш, мари, рус, удмурт, мордва халыклары белән дус яши, аларга ихтирам белән карый.
Тәрбияче балаларга. Ул нинди һөнәрләр белгән?
Балалар. Рәсемнәр ясарга оста булган, китаплар теккән, көзгеләрне бизәп ясаган, карталар сызган, курай һәм кубызда уйнаган.
Тәрбияче. Иң яраткан шөгыле нинди?
Балалар. Иң яраткан эше – агач белән эшләү булган, ул һәр көн ике-өч сәгать вакытын агачтан төрле жиһазлар ясарга багышлаган.
Тәрбияче әти-әниләргә. Сез К.Насыйри һөнәрләре турында нәрсә әйтә аласыз?
Әти-әниләр. Ул календарьлар эшләгән, һөнәрләр турында дәреслек-өйрәткечләр чыгарган. Русча-татарча, татарча-русча сүзлекләр эшли. Аш-су әзерләргә бик оста булган.
Тәрбияченең беренче этапны йомгаклау сүзе.
Шулай итеп К.Насыйриның кайда туганын, белгән һөнәрләрен, мәгърифәтче галим, тарихчы, журналист икәнен искәртеп үттек. Ул күп һөнәрләрне белү дә кешеләр өчен тәрбия икәнен раслый.
Бөек шәхесебез үзе яшәгән чорда ук төрле милләт кешеләре арасындагы уңай мөнәсәбәтләрне саклау юнәлешендә тирән уйлап эш итүне сорый. Бу проблема хәзерге вакытта бик актуаль. Без мәктәпкәчә яшьтән үк балаларда толерантлык тәрбияләү өстендә эшлибез.
II этап
Тәрбияче балаларга. Каюм бабайны ни өчен фольклорчы дибез?
Балалардан көтелгән җаваплар. Ул әкиятләр, табышмаклар, мәкальләр, әйтемнәр, бәетләр, җырларны халыктан җыйган.
Тәрбияче. Ә сез К.Насыйринең игътибарын алган нинди мәкаль һәм әйтемнәрен беләсез?
Әйдәгез уен уйнап алыйк “Мин башын әйтәм – ә сез ахырын әйтегез”. Галимҗановлар гаиләсенә: “Әйткән сүз – аткан ук”, бу мәкальгә Гөлназ әти-әниләре белән җавап бирә: “Сабанда сайрашмасаң – ындырда ыңгырашырсың”.
Бу әйтемне Задиналар гаиләсе дәвам итә: “Ни чәчсәң – шуны урырсың”. Бу мәкальне Сибгатуллиннар гаиләсе дәвам итә: “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”.
Табышмакларны да искә төшереп китик. Бу табышмак Булатовлар гаиләсенә: Үзе бара – эзе юк. (көймә)
Бу табышмакка Азалия әти-әниләре белән җавап бирә: Ишектән керер – түргә менәр. (салкын)
Барабыз да җавап бирәбез: Диңгезе бар, суы юк
Каласы бар, кешесе юк
Урманы бар, агачы юк. (карта)
Гыймадиевалар гаиләсе башкаруында татар халык җыры “Әнисә”не тыңлыйк.
Тәрбияче. Татар халык иҗаты “Өч кыз” әкиятеннән өзек карарга тәкъдим итәбез.
“Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерү.
Тәрбияче әти-әниләргә. Хөрмәтле әти-әниләр, сез ничек уйлыйсыз, ни өчен К.Насыйри фольклор әсәрләрен туплаган?
Бу әсәрләр халыкны нәрсәгә өйрәтә?
Әти-әниләрдән көтелгән җаваплар. Фольклор әсәрләре тәрбия чарасы булып торалар. К.Насыйри халык авыз иҗатына зур байлык итеп карый. Әйтем-мәкальләрнең балаларның акыл-зиһен үсешенә, хәтер үстерүгә, фикерләү сәләтен формалаштыруда зур роль уйнавын ассызыклый, табышмаклар балаларның фикер байлыгын, зирәклеген, хәтерен үстерүдә файдалы кулланма булуын күрсәтә.
Тәрбияченең беренче этапны йомгаклау сүзе. Бу бүлекне йомгаклап шуны әйтәсе килә. Халык авыз иҗаты поэтик һәм педагогик мирас ул, тормыш тәҗрибәсен туплаган акыл хәзинәсе. Боларны К.Насыйри балаларга бай, гыйбрәтле, тирән мәгънәле акыл-зиһен сәләтен, эшчәнлеген үстерүче әхлакый сафлыкка өндәүче чаралар итеп бирә. Фольклор әсәрләрен балалар тәрбиясендә куллану бик мөһим дигән фикердә калабыз.
III этап
Тәрбияче әти-әниләргә. Сез К.Насыйриның әхлак тәрбиясе турында язылган нинди әсәрен беләсез?
Әти-әниләрдән көтелгән җавап. Ул “Тәрбия” китабы.
Тәрбияче. Бу китаптагы әхлакый тәрбия сыйфатлары белән килешәсезме?
К.Насыйри иң беренче чиратта әхлакый тәрбия бирүдә нәрсәне атый?
Әти-әниләрдән көтелгән җавап. Әти-әниләр, олыларның үрнәкләре. Ул тәрбия юлларын яхшы белүне шарт итеп куя.
Тәрбияче әти-әниләргә. Сез К.Насыйриның нинди әхлак тәрбиясе кагыйдәләрен әйтә аласыз?
Әти-әниләрдән көтелгән җаваплар.
Битең кызарырлык гаепләр эшләмә.
Ашауны чама белән аша.
Явыз кешегә яхшылык эшләсәң, ул йомшара.
Һөнәр белгән югалмас.
Кешене сөйләгәндә бүлдермә.
Күп сорама, азга канәгать бул.
Ялганың тотылса, башка ышанмаслар.
Бер бала Р.Сайфетдиновның “Каюм бабай” шигырен сөйли.
Бик борыңгы безнең тарихыбыз
Юк, югалмас безнең хәтерләр
Каюм бабай Насыйриның рухын
Саклый Шырдан – саклый кадерләп.
Тәрбияче. Бу фикерләрне йомгаклау сүзнен Биктаһировлар гаиләсенә бирәбез.
Биктаһировлар гаиләсе чыгышы. Халыкның тарихи үсешендә тирән эз калдырган бөек галимнәре һәм әдипләре була. К.Насыйри – татар халкының олы хөрмәтенә лаек, күренекле педагог-галим. Шундый бөек галимебез иҗатын өйрәнү безнең балаларны тәрбияләгәндә уңай нәтиҗәләр бирә. Туган халкыбызның бөек шәхесләре К.Насыйри, Р.Фәхретдинов белән танышып бару, иҗатларын өйрәнүгә без бик шатбыз. Аларның әсәрләрен үзебез балалар тәрбияләгәндә куллансак, балаларыбыз тагын да тәрбиялерәк, әхлаклырак булыр дигән фикердә калабыз. Бөек шәхесебезгә карап без дә балаларыбызны шундый образ мисалында тәрбияләргә тырышабыз.
Менә мондый матур эчтәлекле тәрбияви дәресләрне хәзерге болганчык заманда кирәкле дип исәплибез. Балалар бакчасы педагогларына иң мөһим проблемаларны күтәргәне, тирәнтен тәрбия бирүләре өчен зур рәхмәт, яңа иҗат уңышлары телибез.
110