
Сәхнә бизәлеше: Язгы елга күренеше .Зәңгәр су,бозлар,кояш, болытлар, үрдәк-казлар .Пәрдә алдында бүкән. (тал песие, чигүле калфак,уенчык балык.)
Алия ”Умырзая” җырын җырлап керә.
Залга әби керә.
Әби: Исәнмесез, кадерле кунаклар!Исән-имин килеп җиттегезме?Бүген бездә бәйрәм булуын кайдан белдегез? Менә без дә Алия кызым белән су буена килдек әле. Оныгым шәһәрдән кунакка кайтты. Нәкъ менә табигать кочагында үткәрелә торган бәйрәмгә туры килде. Күрсен әле “Боз озату” бәйрәмен.
Татар халык көе яңгырый (“Алмагачлары”.)
-Чү, ишетәсезме, әнә балалар да киләләр бугай.(Кулларына чәчәкләр тотып балалар керәләр.”Яз килә” кассетасына чәчәкләр белән бииләр.)
1енче кыз: Исәнмесез, менә без дә килеп җиттек.
2енче кыз: Сезнең белән күрешергә матур сүзләр эзлибез.
3енче кыз : Тормышыгыз гүзәл булсын, җан тынычлыгы телибез.
Әби: Елга буена килдегез,
Исәнләшә белдегез.
Мәкнең алсу чәчәге күк,
Күземә күрендегез.
Кыз: Яз килә,яз килә,
Балалар белән көлә.
Тәрәзәләрне ачтырып,
Өйләргә кадәр керә.
Әби: Яз бәйрәме мөбәрәк булсын!
Күңелләргә шатлык тулсын!
(“Тал песие” исемле җырлы бию.Р.Әхмәтов сүз. Ф.Әхмәтов муз.)
Алия: Биюләре шундый матур!
Ничек көйлиләр икән?
Бигрәк матур калфаклары,
Каян алганнар микән?
Әби: Кулымдагы йөзегемнең
Исеме булыр Сабир.
Тукта, тукта, хәзер бирәм,
Сиңа да калфак булыр.
(Әби Алиягә чигелгән калфак бүләк итә.Кызлар Алия белән бергә татар халык көенә күңелле бию башкаралар.)(“Кәләпүшем-калфагым” көенә.)
Әби: Сезгә карап балачагым искә төште.Нәкъ шушы вакытта без “Боз озату” бәйрәмен каршылый идек.Андагы биюләр,андагы уеннар! Ул бик күңелле бәйрәм.Без аны каршыларга берничә көн алдан әзерләнеп тора идек. Иң матур киемнәребезне киеп, ул көннәрдә боз акканны карарга су буена төшә идек.Бу бәйрәм атна буена сузыла иде.Анда кызлар,егетләр уеннар оештыралар иде.Менә шунда сынала инде яшьләр. Олылар боз агымына карап, җәйнең нинди буласын юрый иделәр. Яз көне бөтен тереклек уяна,шуңа да бөтен кешегә күңелле, бәйрәмчә була. Менә без дә бүген “Боз озату” бәйрәменә җыелдык. Күңелле итеп үткәрик әле бәйрәмне.
Кыз: Челтәрле күпер астында
Ак чиләгем күмелде.
Без дә уйныйк күл буенда,
Су буйлары күңелле.
Әби: Уйнагыз да, җырлагыз да,
Рәхәт чакларыгызда.
Алсу гөлләр чәчәк атсын
Йөргән юлларыгызда.
-Я,ярый ,балалар,мин өйгә кайтыйм инде.Матур гына күңел ачыгыз, уйнагыз, җырлагыз, биегез! Тик дөньягызны онытып йөрмәгез!
(Әби залдан чыга.Дәртле көй астында малайлар керәләр.Г.Сафин кассетасы.Бию.)
1 енче малай: Кайда бәлеш, май, каймак,
Анда барсак, без кунак.
2енче малай: Ачуланма безләргә,
Әйтик чынын сезләргә:
Без килдек күңел ачарга,
Котлы булсын, яз!
Кыз: Безгә килгән егетләр,
Нигә килгәннәр икән?
Егетләрне уйнатыйк,
Уңан –җитезләр микән?
Малай: Асыл кошлар ояда,
Оялары пыяла.
Уйнамыйча,шаярмыйча,
Кем яшәгән дөньяда?
5) ”Челтәр элдем читәнгә”җырлы уены.
Кыз: Дуслар ,килегез тизрәк,
Ясыйк матур түгәрәк.
Безгә егетләр килгән,
Биик,җырлыйк бергәләп!
6) ”Уфа-Чиләбе” көенә ”Сакта “ уены.
Алай да бергә (2)
Болай да бергә (2)
Безнең белән бергә булсаң,
Түгәрәккә кер әйдә.
Б. Айкалыр кар сулары ла,
Чайкалыр кар сулары.
Агып китсен,агып китсен,
Безнең елга бозлары.
Б. Су иясе кил безгә,
Бәйрәм итәрбез бергә.
Су белән без уйнарбыз,
Таза,матур булырбыз.
Су иясе : (күренмичә):
Җитми көчем,җитми көчем
Бозны ватып чыгарга...
Сез миңа булышыгыз,
Матур җырлар җырлагыз.
Тирә-яклар ямьләнсен,
Бозылар кузгалып китсен.
7) (“Чуер ташлы”җырлы-биюле уен башкарыла.Балалар урыннарына утыралар.Язгы тамчылар,чишмә чылтравын хәтерләткән көй яңгырый.Залга су иясе керә,түргә чыгып бию башкара.)
Су иясе: Яз көнендә рәхәт була,
Боз киткәнен карарга,
Сез бит мине чакырдыгыз,
Ничек килми калырга?
- Исәнмесез,балалар!Мин-Су иясе,су чисталыгын саклыйм.Мин яз көне уянам.Елгалардагы балыкларга да,яз килгәне турында ,шигырь укып,хәбәр итегез әле.
(Яз турында шигырләр:)
Су иясе: Боз озату күңелле,
Бүген бездә зур бәйрәм.
Күңелле булсын безгә,
Уйныйбыз бергә-бергә.
(Малайлар белән шаян татар биюе)
Шигырь . “Яз килә”.
Су иясе: Тамчы тама,тамчы тама,
Тамчы тама түгелме?
Тамчы тамса,матур язлар
Килеп җитә түгелме?
”Яз җитә “ җыры.- 2 класс.
Там,там,тамчы там,
Тамганыңны яратам.
Тамган тамчыларга карап,
Күңелемне юатам.
“Ләйсән ява”җырына зонтиклар белән бию.)
Су иясе: Балыкка –су,кошка-һава,кешегә-Туган ил кирәк.Сез киләчәктә дә Туган илне,аның табигатен саклагыз,яратыгыз. Ә хәзергә сау булыгыз!Җәйге эссе көннәрдә су буенда очрашырбыз.
(Су иясе музыка астында чыгып китә.)