«Брейн – ринг»
Максатлар:
1. Татар телен аңлавын күрсәтү.
2. Татар теленә кызыксыну тәрбияләү.
Күргәзмәләр:
1. Ярыш экраны.
2. “Зирәкләр” һәм “Тапкырлар” эмблемалары.
3. Мультимедия экраны.
Уенның барышы.
Укытучы: Хәерле көн кунаклар һәм укучылар. Без бүген “Брейн-ринг” уенына җыелдык. Уенда рус төркеме укучылары татар теле буенча үзләренең белемнәрен күрсәтәчәкләр.
1 укучы.
Татарча да яхшы бел
Русча да яхшы бел
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле, затлы тел.
Укытучы: “Брейн- ринг” уенында 2 команда катнаша. (командалар бер-берсе белән таныштыра).
1 команда – “Тапкырлар”
Девиз: - “Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә”.
2 команда – “Зирәкләр”
Девиз: - “Безнең тормыш – уен, зирәкләр кирәк көн саен”.
1 гейм. Кайсыгыз белә?
“Тапкырлар”
Татарстанда дәүләт телләре? ( рус, татар)
Татарстанның беренче президенты кем? (М.Ш.Шәймиев)
Казан Кремле нинди төстә? (ак)
Казан шәһәрендәге иң зур мәчет? (Кол Шәриф)
Муса Җәлил кем ул? (герой- шагыйрь)
“День мамы” татарча бу бәйрәм ничек атала? (әниләр көне)
Татарстанның дәүләт гербында нәрсә сурәтләнгән? (ак барс)
“Зирәкләр”
“Су анасы” әкиятенең авторы кем? (Г. Тукай)
Татарстанның башкаласы нинди шәһәр? (Казан)
Татарстанның президенты кем? (Р. Миннеханов)
Сөембикә манарасы нинди төстә? (кызыл)
Татарстанның дәүләт флагында нинди тәсләр бар? (яшел, ак, кызыл)
“Новый год” татарча бу бәйрәм ничек атала? ( Яңа ел)
Без кайсы шәһәрдә яшибез? (Әлмәт)
2 гейм. Бер сүз белән әйт.
Рәсемнәргә карап әйтү( хайваннар, кошлар, яшелчәләр, җиләк-җимеш)
3 гейм. Артык сүзне тап.
“Тапкырлар”
Бара
Барган
Бармады
Барды
“Зирәкләр”
4 гейм Бер сүз белән җавап бир
“Тапкырлар”
“Зирәкләр”
Җәй көне нәрсә ява?
Атнаның икенче көне?
Кешедә ничә күз бар?
Алмагачта нәрсә үсә?
“Шүрәле”не кем язган?
5 гейм. Җөмлә төзү.
“Тапкырлар”
көне, коя, яфракларын, көз, агачлар.
“Зирәкләр”
бакчасында, үсә, яшелчәләр, күп, алар.
6 гейм. Ике яртыны ябыштыр.
“Тапкырлар”
Хайваннар исеме була
Тыч – бү – пе – ян – кан – төл – а – ти – ку – ре – ю – ке – ен – по – кер – ши.
Тиен, бүре, тычкан, керпе, аю, төлке, куян, поши.
“Зирәкләр”
Йорт хайваннары була.
Сы – ат – пе - ә - каз – та – ер – тәч – кә - дәк – үр – си – вык – җә.
Сыер, ат, песи, каз, тавык, әтәч, кәҗә, үрдәк.
7 гейм. Пантомима.
Һәр командага 4 хәрәкәт (фигыльләр)бирелгән. Бер команда күрсәтә, ә икенчесе җавап бирә.
“Тапкырлар”
идет-бара
прыгает-сикерә
поет-җырлый
сидит-утыра
“Зирәкләр”
думает- уйлый
пишет-яза
танцует-бии
кушает- ашый
8 гейм.
“Хәрефләр төшеп калган”
“Тапкырлар”
К...тап, м...ктәп, җ...млә, ...кбур, ук...чы, к...ләм, д...фтәр, т...кта, с...йныф.
“Зирәкләр”
Р...хмәт, күн...гү, к...ңелле, бүг...н, к...н, д...рес, с...рау, ...хшы, дөр...с
9 гейм
Шигырь сөйләгез.
Һәр командадан бер шигырь.
Укытучы. Командалар ярышы
Калдыра безне хәйран.
Тик, кадерле балалар,
Иртәгә түгел бәйрәм.
Шуңа күрә шушы җирдә
Туктатабыз уенны.
Жюри әйтер: кемнәр алды
Иң беренче уенны.
Йомгаклау өчен сүз хөкемдарларга бирелә.
1 укучы.
Хушыгыз, дуслар, хушыгыз,
Тәмамланды Брейн-ринг.
Киләсе уега кадәр
Без саубуллашып торыйк.