СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Буш вакытны файдалы уздыр!

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Конспект урока по татарской литературе в 7 классе (для русскоязычных учащихся). Урок развития речи, тема урока "Буш вакытыңны файдалы уздыр!" (Свободное время проводи с пользой!)

Просмотр содержимого документа
«Буш вакытны файдалы уздыр!»

Дәреснең темасы: Буш вакытны файдалы уздыр!

Дәреснең максаты.

1. Укучыларның темага караган белемнәрен барлау, ныгыту.

2) Диалогик-монологик сөйләмгә чыгу күнекмәләрен камилләштерү.

3) Буш вакытны файдалы куллана белү, сәламәт яшәүгә омтылыш тәрбияләү.

Материал. Дәреслек Татар теле 7 сыйныф (рус телле укучылар өчен).

Җиһазлау: мультимедиа җиһазлары, проектор, экран, ноутбук, презентация материалы /Алабуга шәһәренең балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре рәсемнәре, фотолары; Алабугада ял итү урыннары; укучыларның фотолары; "Өйрәтәләр мәктәпләрдә" җырының көе (караокэ) язмасы./

МРК. Алабуга шәһәренең балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре, Алабугада ял итү урыннары.

Дәрес планы.

I. Оештыру моменты:

  • исәнләшү;

  • укучыларны барлау;

  • уңай психологик халәт булдыру.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

- Лексик гимнастика.

- Дәреслектәге "Буш вакыт" текстын искә төшерү.

III. Дәрес материалын аңлату.

  • Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.

  • Дәреслектәге күнегүләрне эшләү.

  • "Сәламәт яшәү серләре" темасына “телерепортаж карау”.

  • Мәктәбебез укучыларының түгәрәкләргә, секцияләргә йөрүе турында, шәһәребездәге өстәмә белем бирү үзәкләре турында мәгълүматлар.

  • "Минем буш вакытым" темасына укучыларның чыгьшлары.

  • "Өйрәтәләр мәктәпләрдә" җырын башкару.

IV. Дәрес материалын кабатлау, дәрескә йомгак ясау.

V. Өй эшен аңлату: "Сәламәт булу өчен нишләргә?" темасына хикәя төзеп язарга.

VI. Укучыларның җавапларын бәяләү, билгеләр кую.


Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты:

- Исәнмесез. Хәерле көн, укучылар һәм кунакларыбыз.

- Хәерле көн, апа, хәерле көн, кадерле кунаклар!

- Сыйныфта кем дежур? /Дежур доклады/

- Бүген көн нинди?

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы. - Үткән дәрестә нинди теманы өйрәнә башладык?

/Без ничек ял итәбез?/

- Әйдәгез әле, темага караган сүзләрне искә төшереп китик.

1. Лексик гимнастика. Сүзләрнең тәрҗемәләрен искә төшерү:

Буш вакыт - ирекле вакыт -

ял итәм - тик ятам -

берни эшләмим - телевизор карыйм -

файдалы - файдасыз -

урамда йөрим - өй эшләрен әзерлим -

әти-әниемә булышам - компьютерда уйныйм -

түгәрәккә йөрим - шөгыльләнәм -

бик теләп - күңелле -

күңелсез - барыр урын юк -.

кызыклы - кызык түгел -

2. Дәреслектәге "Буш вакыт" текстын искә төшерү, сорауларга җаваплар бирү.

- Бу нинди текст? Ул кайдан алынган?

- Балалар өчен чыга торган татарча нинди басмаларны (газета, журналларны) беләсез? /"Салават күпере ", "Сыбызгы ", "Ялкын " журналлары,"Сабантуй ", "Көмеш кыңгырау " газеталары./

- Текстта сүз нәрсә турында бара?

III. Дәрес материалын аңлату.

1. Балалар, сезгә өйгә нинди эш бирелгән иде?

/9 нчы күнегү, 112 нче бит. Синең буш вакытың бармы? Синеңчә, буш вакыт нәрсә ул, син аны ничек үткәрәсең? Сөйләргә өйрәнеп кил./

2. Дәреснең темасын, максатын укучылар белән берлектә билгеләү:

- Презентация материалыннан рәсемнәр карау (Ә.Бакиров исемендәге музыка мәктәбе, И.И. Шишкин исемендәге сәнгать мәктәбе, Спорт сарае, Боз сарае, Мәдәният йорты, футбол кыры... )

- Укучылар, бу биналарны, урыннарны таныйсызмы? Анда нишлиләр? Кемнәрнең анда булганы бар?

- Балалар, ничек уйлыйсыз, бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр? /укучыларның җаваплары тыңлана./

- Әйе, без сезнең белән теманы өйрәнүне дәвам итәрбез. Бүгенге темабыз "Буш вакытны файдалы уздыр!" дип атала. Дәрескә нинди максат куярбыз, бергәләп уйлашыйк әле /укучыларның җаваплары тыңлана/. Дәресебездә сезнең буш вакытыгызны ничек уздыруыгыз турында сөйләшербез, Алабуга шәһәренең балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре белән танышырбыз, шәһәребезнең ял итү урыннарында читтән торып "экскурсиядә булып кайтырбыз".

3. Ә хәзер дәреслекләрегезне ачыгыз, андагы күнегүләрне эшләрбез.

4 нче күнегү. Үрнәк буенча бирелгән җөмләләрне киңәйтеп әйт. Икенче төрле без бу төр күнегүне ничек дип атыйбыз? /"Серпаптин" уены./

а) Буш вакыт,

ә) Тиз йөрү.

6 нчы күнегү. Буш вакытны файдалы һәм файдасыз үткәрергә мөмкин. Фикереңне таблицага яз.


Буш вакытны файдалы үткәрү

Буш вакытны файдасыз үткәрү

1.

1.

2.

2.

7 нче күнегү. Син бу раслаулар белән килешәсеңме? Буш вакыт - дәресләрдән тыш вакыт. Буш вакыт - барлык эшләр беткәннән соң була. Буш вакыт - ирекле вакыт, аңа өлкәннәр катнашырга тиеш түгел. Буш вакытны файдасыз үткәрергә дә ярый, чөнки ул буш вакыт. Буш вакыт ул урамда йөрер өчен, бары тик ял итү өчен генә. Буш вакыт ул дискотекаларга йөрер өчен. Буш вакыт ул бертуктаусыз төрле кызыклы тапшырулар карар өчен. /Балаларның фикерләре тыңланыла/.

8 нче күнегү. Җөмләләрне дәвам ит.

а) Минем буш вакытым аз, чөнки...

ә) Буш вакытым күп, шуңа күрә...

б) Буш вакытта нишләргә дә белмим, чөнки...

в) Буш вакытны файдалы үткәрәм, ләкин...

4. Өй эшен тикшерү.

4.а. Әңгәмә. Шәһәребез белән танышу:

-Ул нинди шәһәр. /Тарихи, борынгы.../

- Шәһәребездә сезнеңчә кемнәр күбрәк: яшьләрме, әллә олы яшьтәге кешеләрме? /яшьләр/

- Икенче төрле шәһәребезне кемнәр шәһәре дип атыйлар? /студентлар шәһәре/

- Ә сез кемнәр?

- Укучылар, безнең шәһәребез нинди? /тарихи, борынгы, матур.../

Әйе. Ә шәһәребез турында башка кешеләр дә беләме икән? Нинди чаралар ярдәмендә белеп була? Менә сез үзегез Алабуга турындагы яңалыкларны кайдан белә аласыз? /укучылар җавабы тыңланыла/ Дөрес, "Алабуга" телеканалыннан, интернеттан карап белеп була. Безнең мәктәп укучысы Бениваленский Артур хәтта үзенең "Алабуга" дигән сайтын да ачкан иде. Ул аны үзенең буш вакытында материаллар туплап эшләгән.

Безнең мәктәптә дә "Алабуга -1000" телевизион каналы “эшләп килә”. Ә хәзер без сезнең белән бу каналның 1 тапшыруы белән танышып китәрбез.

/Алдан әзерләнгән укучылар чыгышы/

Диктор-журналист. Исәнмесез, кадерле телевизор караучылар! Хәерле көн!

Без сезнең белән "Сәламәт яшәү серләре" тапшыруында. Тапшыруыбызның беренче сәхифәсе "Безнең йолдызлар" дип атала. Бүген бездә кунакта шәһәребездәге 6 нчы мәктәпнең 7 А сыйныфы укучысы Балобанова Ирина.

- Хәерле көн, Ирина!

Ирина. - Хәерле көн!

Д. - Ирина, үзегез белән якыннанрак таныштырып китегез әле.

И. - Бик теләп. Мин Алабуга шәһәрендә тудым. Кечкенәдән спортны бик яраттым. Миңа йөгерергә, сикерергә, төрле күнегүләр эшләргә бик ошый иде, тиктормас бала идем.

Д. - Ә спортка сез ничек килдегез? Кем булышты?

И. - Әйтәм бит, бик тиктормас бала идем дип. Әтием дә, әнием дә минем бу характерымны белеп, мине Спорткомплекска йөзү секциясенә алып килделәр.

Д. - Ә ни өчен менә йөзү төрен сайладыгыз, ә башка спортны түгел?

И. - Чөнки без Чулман елгасы буенда яшибез, тәрәзәбездән карасаң, зур елга күренеп тора. Кечкенәдән үк бу елга буенда гаиләбез белән ял итәбез: кызынабыз, суда йөзәбез, чумабыз. Мине йөзәргә әтием өйрәтте.

Д. - Димәк, сезнең йөзүгә мәхәббәтегез күптәннән килә.

И. - Әйе.

Д. - Ә нинди уңышларга ирештегез? Шулар белән дә таныштырыгыз әле.

И. - Бик теләп. Мин шәһәребез, регион һәм Республика күләмендә уздырылган төтле ярышларда катнаштым. Мәсәлән, "Көзге йөзү", "Мәктәп рекорды", "Күңелле дельфин", "Кыш бабай призына", "Тренер Антонян Н.С. истәлегенә" исемле бәйгеләрдә 1, 2, 3 нче урыннарны яуладым.

Д. - Бу төр ярышлар еш уздырыламы?

И. - Әйе, һәр елны.

Д. - Димәк, сезнең бүләкләрегез дә бик күптер инде?

И. - Әйе, ярышларда җиңгән өчен минем инде 12 Дипломым һәм Грамоталарым, кыйммәтле бүләкләрем бар, аларны сезгә дә күрсәтәм. Мин аларны истәлеккә саклыйм.

Д. - Ирина, әйтегез әле, Сез моңа ничек ирештегез?

И. - Мин көндәлек режимны нык тотам, вакытны бушка уздырмыйм, һәр минутымны файдалы уздырырга тырышам. Спорт шөгыльләрен (занятиеләрен) калдырмыйм.

Д. - Безнең телевизор караучыларга нинди теләкләр теләр идегез?

И. - Барыбыз да сау-сәламәт булыйк, авырмыйк, спортның бар төрен дә яратыйк.

Д. - Бик зур рәхмәт Сезгә. Киләчәктә дә Сезгә зур уңышлар теләп калабыз. Сезне Олимпия уеннарында күрәсебез килә. Кабат очрашканга кадәр.

И. - Рәхмәт. Сау булыгыз!

Д. - Шуның белән тапшыруыбыз тәмам. Бу мәктәптә, бу сыйныфта йолдызлар бик күп. Киләсе очрашуларда кемнәр белән очрашасыгыз килә? Языгыз, хәбәр итегез. Сездән хатлар көтәбез. Сәламәт булыгыз. Кабат очрашканга кадәр!


5. Балалар, безнең мәктәптә 649 укучы укый, шуларның 596–сы дәресләрдән тыш төрле түгәрәкләрдә, секцияләрдә шөгыльләнә, төрле курсларда белем ала. Сезнең сыйныфта 25укучы бар, шуларның ничәсе түгәрәкләргә, секцияләргә йөри?

/20 укучы/

Әйтегез әле, шәһәребездә нинди өстәмә белем бирү учреждениеләре бар?

/2 музыка мәктәбе (Әнвәр Бакиров исемендәге Алабуганың 1 нче номерлы музыка мәктәбе һәм 2 нче санлы балалар музыка мәктәбе "Тынлы эстрада оркестры), 2 сәнгать мәктәбе (И.И.Шишкин исемендәге 1 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе, 2 нче номерлы сәнгать мәктәбе), спорт мәктәпләре ("Кентавр, "Восток, Олимп”, "Юлдаш" һ.б), Спорткомплекс, Боз Сарае, Манхеттен, Боулинг заллары төрле күңел ачу урыннары, кафелар ("Ял, "Шишка...), "Иллюзион кинотеатры, "Кама Яшьләр Үзәге, Техник иҗат Үзәге, Сәнгать салоны, төрле күргәзмәләр, "Чебурашкаял итү мәйданчыгы. Стадион..һ.б.

- Иң кызыклы урыннар кайда дип уйлыйсыз? /Балаларның җаваплары/

- Дөрес, табигатьнең үзендә. Җәен Чулман буенда кызынабыз, йөзәбез чумабыз, ә кышын үзебезнең урманнарыбызда, болыннарда чаңгыда шуабыз. /һәр укучы үзенең буш вакытын ничек уздыруы турында сөйли, җаваплар тыңланыла; рәсемнәр, фотолар күрсәтелә, хаталары төзәтелә, сораулар бирелә/

Ковычева Тамара - "Багира" исемле көнчыгыш биюләре түгәрәгенә йөрим. Ул шәһәр Мәдәният сараенда урнашкан. /Экранда Мәдәният сарае рәсеме, бию фотолары күрсәтелә./

Хәсәнов Руслан - И.И.Шишкин исемендәге 1 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнәм. 3 сыйныфта. Мин натютмортлар, портретлар, пейзаж ясарга яратам.

Багрий Евгения - Әнвәр Бакиров исемендәге 1 нче музыка мәктәбендә) укыйм, быел ул музыка мәктәбен тәмамлыйм (пианино классын), гитарада да уйныйм, матур җырлыйм.

Черницын Николай - 3 нче ел радиотехника түгәрәгенә йөрим, төрле радиотехника белән кызыксынам, төрле программалар төзим, ярышларда да катнашам. Чаллыда уздырылган Республика фәнни-конференциясендә "Рационализатор" темасына чыгыш ясап, 2 нче урынга лаек булдым. Компьютерны да яхшы беләм.

Әмиров Ленар - картинг секциясенә 2 ел йөрим, бу - экстремаль, куркыныч, ләкин кызыклы спорт төре.

Кусяпкулов Руслан - Спорткомплекска футбол түгәрәгенә инде 6 ел йөрим. Мин анда футболны дөрес уйнарга, тиз, җитез булырга өйрәнәм.

Щепкина Аня - Спроткомплекска йөзү секциясенә 5 ел йөрим. Брасс төре белән йөзәргә яратам. Төрле ярышларда катнашып, бик күп грамоталар, бүләкләр иясе булырга да өлгердем.

Горшунов Алексей - Спорткомплекска бокс секциясенә йөрим. Боксчы көчле, җитез булырга тиеш, дип уйлыйм. Минем кумирларым - бертуган Кличколар.

Никитина Мария - зур теннис секциясенә йөрим. Минем иң якын дусларым - теннис тубы, ракетка һәм йомшак тунлы, йонлач мәчеләр. Ниндиләре генә юк мәчеләремнең: сорысы да, аклы-каралысы да, буйлысы да!..

- Ни өчен күбегез спорт төрен сайлады икән? /Җаваплар тыңланыла/ Балалар башкаруында "Өйрәтәләр мәктәпләрдә" көенә җыр башкарыла.


"Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры

1. Иртән ничек ашарга,

Кичен ничек йокларга.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Исәнлекнең, саулыкның,

Кадерләрен белергә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

2. Яшелчәләр ашарга, Витаминнар җыярга.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Спортны бик дус итәргә.

Ялкаулыкны җиңәргә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

3. Иртә белән һәркемгә,

Хәерле көн теләргә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Дус һәм тату яшәргә,

һәм сәламәт булырга.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

4. Исәнлекнең, саулыкның,

Кадерләрен белергә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Дус һәм тату яшәргә,

һәм сәламәт булырга.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

IV. Дәрес материалын кабатлау.

- Без дәрестә нинди яңалыклар белдек?

- Шәһәребездә ял итү өчен нинди урыннар бар?

  • Ни өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк?

  • Без сезнең белән ничәнче гасырда яшибез?

  • Дәүләтебезгә нинди кешеләр кирәк?

  • Җәмгыятьтә сәламәт булу өчен шартлар бармы, илебез бу турыда уйлыймы?

  • Сезгә дәрес ошадымы?

  • -Дәрестә алган белемнәрегез сезгә булыштымы?

  • Дәрескә куйган максатыбызга ирештекме?

  • Кеше ничә яшькә кадәр яшәргә мөмкин? Озак яшәү өчен нинди булырга кирәк?

- Укучылар, киләчәк сезнең кулларда, яшьләр кулында. Сез буш вакытыгызны дөрес уздырасыз икән. Алабуга үзенең 2 нче меңъеллыгын сау-сәламәт балалар белән каршы ала, киләчәктә дә сау-сәламәт булыйк. Сәламәт тәндә, сәламәт акыл, диләр.

V. Өй эшен аңлату. 1. Сүзләрне хәтерләргә.

2. "Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?" темасына хикәя төзеп язарга.

3.“Безнең гаиләдә спорт” темасына репортаж әзерләргә

VI. Укучыларның җавапларын бәяләү, билгеләр кую.