СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Чама саны" темасы буенча дәрес

Нажмите, чтобы узнать подробности

Рус мәктәбенең 6 нчы сыйныф( татар төркеме) өчен

татар теленнэн дәрес үрнәге.

Просмотр содержимого документа
«"Чама саны" темасы буенча дәрес»


Рус мәктәбенең 6 нчы сыйныф( татар төркеме) өчен

татар теленнэн дэрес үрнәге.


Сыйныф

6 нчы сыйныф

Бүлек темасы

Морфология. Cан

Дәрес темасы


Чама саны

Максатлар

  1. Сан темасын өйрәнүне дәвам итү;

  2. укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыру;

  3. кошларга карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәлелек

Шәхескә кагылышлы

Кошлар- безнең дусларыбыз. Аларны саклау, аларга ярдәм итү кирәклеген аңлау

Предмет: сан төркемчәләрен өйрәнүне дәвам итү

Метапредмет нәтиҗәлелек:

РУУГ: проблеманы аңлый белү.

ТБУУГ: санны белдергән сүзләрне билгеләү, саннарның грамматик билгеләрен дөрес куллана белү; үз фикереңне раслау өчен, дәлилләр сайларга өйрәнү;

КУУГ: бер фикер кабул иткәнче, төрле җавапларны тыңлый,чагыштыра, нәтиҗә ясый белү


Җиһазлау

Дәреслек , проектор, ноутбук, экран, тест сораулары, карточкалар, презентация.

Кулланылган структуралар

СИМАЛТИНИУС РЭЛЛИ ТЕЙБЛ


Дәрес этабы һәм башкарылырга тиешле адымнар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

УУГ

Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.(

1 минут

Исәнләшү.

-Хәерле көн,укучылар. Хәлләрегез ничек?

Уңай психологик халәт тудыру.



Әдәп- әхлак нормаларын үзләштерү.

Актуальләштерү.

5 минут

  • Бүгенге дәресебезнең темасын белү өчен бер уен уйнап алыйк. Слайдта бирелгән сүзләр эчендә яңа сүзләр яшеренгән. Бу нинди сүзләр?

1 слайдка карау, тыңлау.

Фикер, тун, бишек, алтын, әйбер, көчле.

2 слайдта (Ике, ун, биш, алты, бер, өч)

КУУГ: тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу


Укучы нинди авыр-

лык белән очраша?


  • Димәк, без бүген нинди тема өйрәнүне дәвам итәбез?

  • Узганнарны тест ярдәмендә кабатлап китик әле.


-Сан (3 слайд)

Тест эшләү.

  1. Нәрсә ул саналмыш?

А) исем ачыклап килгән сүз;

Б) сыйфат ачыклап килгән сүз;

В) сан белән ачыкланган исем?

2. Төп санга –нчы, -нче, -ынчы, -енче кушымчалары кушылса:

А) тәртип саны;

Б) җыю саны;

В) бүлем саны ясала

3. Саннарның ничә төркемчәсе бар?

А) 3;

Б) 4;

В)5

4. Рим цифрларыннан соң кушымчалар:

А) языла;

Б) язылмый

В) дөрес җавап юк

5. Ясалышы ягыннан саннар:

А) 4;

Б) 5;

В) 6 төрле була

6. Сан нинди сорауларга җавап бирә?

А) кем?нәрсә?ни?

Б) ничә?күпме?ничәү?ничәнче?

В)нинди?кайсы?

      


Проблеманы тудыру.


Төрле җавапларны тыңлый,чагыштыра, нәтиҗә ясый белү

Авырлыктан

чыгу юллары

4 минут

  • Карточкаларыгызны партадашыгыз белән алыштырыгыз. (СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ структурасы)Дөрес җавапларны билгеләгез, билге куегыз. Дөрес җаваплар экранда.









  • Бу эшне без нинди максат белән эшләдек?


4 слайдка карау.

Җаваплар:

  1. В

  2. А

  3. В

  4. Б

  5. А

  6. Б

Билге кую:

“5”-0

“4”-1

“3”-2-3 хата.

Хаталар өстендә эш. Бу хаталар булмасын өчен нишләргә кирәк? соравына җавап бирү.


  • Сан турында үткән белемнәрне искә төшерү өчен.

Төрле җавапларны тыңлый, нәтиҗә ясый белү.

Уку мәс-н кую. Дәреснең темасын, максатын билгели белү.

5 минут

  • Экранга карагыз әле. Бүгенге теманы белер өчен ребус чишәргә кирәк.

  • Дәресебезнең темасы?

  • Дәрескә нинди максат куябыз?

  • Дәфтәрләрегезгә бүгенге числоны, теманы язып куябыз.

5 слайдка карау. Ребус чишү.

- Чама саны.

- Чама санын өйрәнү. Сорауларын, кушымчаларын белү.


проблема кую.

проблемалы сорауга җавап эзләү.

Уку мәс-н чишү

5 минут

  • Экранга карыйбыз.

  • Саннарны табыгыз. Бу саннар нинди сорауга җавап бирә?

  • Нинди кушымчалар ялганып ясала?

  • Русчага тәрҗемә итегез.

  • Димәк, бу саннар исәпне якынча белдерә.Бу нинди саннар? (чама)

  • Хэзер дәреслектәге кагыйдә белән танышып чыгыйк әле (114 бит)

  • Димәк, чама саны нәрсәне белдерә? Нинди сорауларга җавап бирә? Нинди кушымчалар ялганып ясала?

  • Тагын нинди саннар Чама саны була?(парлы)


6 слайдка карау.

Бу күл шундый тылсымлы:

Һәр елны, җиткәчтен яз,

Күлгә төшеп югала

Йөзләп үрдәк, йөзләп каз. (Н. Гайсин)




Проблеманы аңлый белү, үз фикереңне раслау өчен, дәлилләр сайларга өйрәнү


Төрле җавапларны тыңлый,чагыштыра, нәтиҗә ясый белү

Ял минуты




Яңа белемнәрне мөст. куллану

Мөст.эш.(төркем-нәрдә эшләү)

20 минут








- Ә хәзер 166 нчы күнегүне вариантлап эшлибез. 1 вариант : 2, 4 нче җөмләләрдән чама саннарын саналмышлары белән язып ала; 2 вариант- 3, 5 нче җөмләләрдән

- 4, 5 нче җөмләләрдәге хаталы сүзләрне төзәтеп, күчереп языгыз.

-Бу эш нинди максат белән эшләнде? Нәтиҗә ясыйбыз.

1 нче вариант: унбишләп кеше, унбиш-егерме минут;

2 нче вариант: ике йөзләп елга, унбер-унике яшьлек



- Чама саннарын ныгыту өчен.

Төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позицияңне нигезләү.











Ныгыту.

  • 168 нче күнегү өстендә эшләү.

  • Текст нәрсә турында?

  • Текстка исем куегыз

  • Сез нинди кошларны беләсез?

  • Кошлар ни очен кирэк?

  • Кошларга ярдәм итәргә кирәкме?

  • Сез кошларга ничек ярдәм итәсез?

Сайланма диктант.

-Чама саннарын язып алыгыз.

  1. Сыерчыклар читлектә 20-25 ел яши.

  2. Чыпчыклар көн саен меңләгән бөҗәкне юк итә.

  3. Көзен һәм кышын 10-15 песнәк, бер өергә җыелып, кеше яшәгән җиргә күченеп килә.

  4. Сыерчыклар бер сәгатькэ 60-80км, кыр казлары - 65-70 км тизлек белән очалар.

  5. Бөркетләр читлектә 80 ләп ел яши.

-Бу эш нинди максат белән эшләнде? Нәтиҗә ясыйбыз.

Карточкалар белән эш (резерв)

Бирем: җөмләне укырга, чама санын табарга.

  1. Җир йөзендә 8500 ләп кош бар.

  2. Тургай бер елда 8-10 млн бөҗәкне юк итә.

  3. Песнәк көн саен 18-20 сәгать эчендә 332-469 тапкыр очып барып, баласына ашарга алып кайта.

  4. Укучылар кошларга унбишләп җимлек ясадылар.

  5. Кара карга бер көндә 400 ләп бөҗәкне ашый.

  6. Бер сыерчык гаиләсе белән 1 көндә 400 ләп корткычны бетерә.

  7. Һавада унлап кош оча.

  8. Әбиемнең егермеләп тавыгы бар.

  9. Күлдә йөзләп каз йөзә.

  10. Күршеләр 500 ләп каз бәбкәсен сатып алды.

  11. Кышкы салкында азык җитмәүдән 10 лап песнәкнең 9 ы һәлак була.

-Бу эш нинди максат белән эшләнде? Нәтиҗә ясыйбыз.

  • Кошлар турында.

  • Кошлар- безнең дусларыбыз.

  • Чыпчык, тукран, аккош, песнәк һ.б.

  • Кирәк.

  • Җимлекләр ясыйбыз, җимлекләргә орлыклар, ипи салабыз.

Сайланма диктант язу.

7 слайдка карап тикшерү

(СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ структурасы)

20-25, меңләгән, 10-15, 60-80, 65-70, 80 ләп.

Билге кую:

“5”-0

“4”-1

“3”-2-3 хата.











Карточкалар белән эш.


Төрле җавапларны тыңлый,чагыштыра, нәтиҗә ясый белү

Рефлексия.

5 минут

.


- Дәрес башында нинди максат

куйган идек?

- Максатыбызга ирештекме?

- Нинди нәтиҗә ясадык ?

-Дәрес ошадымы?

-Дәрестә сан белән беррәттән нәрсә турында сөйләштек?



УМ искә төшерелә;




Бер фикер кабул иткәнче, төрле җавапларны тыңлый, чагыштыра, нәтиҗә ясый белү.

Үзбәя бирү.

3. Өйгә эш алу.

Дәрескә йомгак.

Билгеләр кую.

  1. 168 нче күнегүдән чама саннарын саналмышлары белән язып алыгыз. Саннарны сүзләр белән языгыз.

  2. “Кошлар- безнең дусларыбыз” темасына чама саннарын кулланып кечкенә хикәя языгыз

  3. 169 нчы күнегү.


Укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү.

Үзбәя.