1. Үткән дәрес материалын ныгыту. Ә хәзер әйдәгез әле бер уен уйнап алыйк ул “ Акыл штурмы” дип атала.Ә сез сорауларда очраган саннарны истә калдырырга тырышыгыз. 1.Бер атнада ничә көн? 2.Парлы предмет икәү була. Бу фикер дөресме? 3.Өчпочмакның ничә ягы бар? 4. Ике песи, бер каз. Ничә аяк? 5.7 дән соң 5 саны килә дип әйтү дөресме? 6.6 саны 5 тән зуррак. Минем белән килешәсезме? 2.Телдән исәпләү - телдән мәсьәлә чишү (слаид3) -мисаллар чишү (слаид 4) 1+1=2 3+1=4 2+1=3 5+1=6 4+1=5 3+2=5 2+2=4 1+2=3 3.Практик бирем. Геометрик фигуралардан кеше фигурасын җый. -Кешк фигурасы нинди геометрик фигуралардан тора? -Барысы ничә фигура? 4.Табышмак әйтү. Бу агайлар төгәл җиде, Алар Сезгә билгеле инде. Озын атна буена Бер-бер артлы йөриләр. -Ничек уйлыйсыз ,безбүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез? -Бүген атнаның нинди көне? -Елның, айның,барлык көннәрен кайда күрергә була? (5нче слаид) -Дәреслекнең 74 битен ачыгыз.Әминә һәм Әмир белән бергәләп календарьны карыйбыз . -Кем белә, атнаның көннәре ничек атала. -Кайсыгызның исендә калды,1 атнада ничә көн? -Календарьдан атнаның теләсә нинди бер көнен күрсәтегез. -Әмир Әминәдән :”Ни өчен календарьда көннәрнең кайберсе кызыл, кайберсе кара төстә?”-дип сорый. -Ә сез ,балалар, ничек уйлыйсыз? -Атнаның ничә төсе кара төстә? -Ә кызыл көннәр ничәү? -Атнада барысы ничә көн? -Җавапны ничек сумма рәвешендә язарга? (Слаид 6) Ничә яшел чыршы Иеләбез шул чаклы Ничәү монда агач төбе Сикерәбез шул тикле Дәфтәргә язып кую өчен безгә нинди яңа цифр кирәк булачак? Дәреслек 74 битне карыйбыз.№2 Билгеләр арасыннан 7 цифрасын табыгыз. -Санагыз , 7 цифрасы ничәү. Саннар җилпәзәсеннән 7 санын күрсәтегез (Слаид 7) Нинди сан югалган? -7 саны саннар рәтендә ничәнче булып тора? -7 санының күршеләрен әйтегез? -7санын ничек табып була? -7 саны кайсы әкиятләрдә очрый? 7 санын тагын кайларда очратырга мөмкин? Салават күперенең җиденче төсе нинди төс? -Салават күперендә ничә төс бар? -7 саны нәрсәгә ошаган? -7санын нинди цифра белән язарбыз? Физкультминутка(Слаид12) Баш бармак бау ишә Имән бармак имән кисә Урта бармак утын яра Атсыз бармак ат җигә Чәнти бармак чәй эчә. 7 санын язу. -7цифрасы ничә элементтан тора? 7 цифрасы өч элементтан тора. -өске ,дулкынлы горизонталь сызыктан -зур авыш сызыктан - зур авыш сызыкны уртасыннан кисүче кечкенә сызыктан. 7 санын һавада язу. Дәфтәрнең 80 битен ачып №1не эшлибез. Үрнәк буенча 7 санын язу. Үзегез язган иң матур .иң дөрес язылган цифраны табыгыз һәм астына сызыгыз. Дәфтәрдә эш 81 битен ачып №3 -Укучылар сез бүген нинди цифра белән таныштыгыз? Җиде әби ,җиде көндә Ураган җиде йомгак. Җиде мәче ,җиде сәгать Сүткәннәр җиде йомгак. -укучылар нәрсәләр җидәү булган? -Дәрестә үзегезнең эшчәнлекне бәяләгез. -Бүгенге дәрестә классның эшчәнлеген бәяләгез. -Кәефләрегез ничек?төсле түгәрәкләр белән күрсәтегез. Слаид14 81 бит.№4 | Укытучының соравына җавап биреп уку эшчәнлегенә фикерләү сәләтләрен әзерлиләр. 7 әйе 3 10 Юк Әйе Телдән исәплиләр.Һәр укучы үз җавабын әйтә.Дәлилли. Конверттагы геометрик фигуралардан кеше фигурасын төзи. Иҗади-практик эш эшләнә. Һәр укучы үз җавабын,фикерен әйтә. Атна көннәре. 7 саны турында. Җомга Календарьда(Диалог) Белгән укучы атнаның көннәрен саный. 7 көн Күрсәтәләр (Кызыл төс ял көннәре, кара төс эш көннәре.) (2) (5) (7) 5+2=7 2+5=7 (7) Дәреслек белән эшлиләр. (3) Саннар җилпәзәсеннән 7 санын күрсәтәләр. 7 Җиденче 6,8 Слаид 8 Слаид 9 Слаид 10 Көрән (фиолетовый) 7 чалгыга (Слаид 11) Саннар җилпәзәсеннән күрсәтәләр Слаид 13 Дәфтәрдә эш 7 санын язалар. Мөстәкыйль эш. Үрнәк буенча 7 санын язу. Иң матур .иң дөрес язылган цифраны табалар һәм астына сызалар. Дәфтәрдә эшлиләр 81 битен ачып №3 7 Укучыларның җавапларын тыңлау. Һәр укучының фикерен тыңлау. |