Нәрсә? Кайда? Кайчан?
(Технология фәне буенча дәрестән тыш чара)
Максат: укучыларның белемнәрен үстерү, танып белү эшчәнлеген киңәйтү, команда белән эшләү алымнарын формалаштыру.
Җиһазлау: секторларга бүленгән түгәрәк өстәл, бөтерчек (волчок), компьютер, презентация, сораулар салынган һәм сектор номеры язылган конвертлар.
Уен барышы.
Музыка яңгырый.
Алып баручы. Хәерле көн хөрмәтле укучылар һәм килгән кунаклар. Сезнең барыгызны да бүгенге интеллектуаль уенда сәламли алуыма шатмын.
Безнең бүгенге уенда 8-9 нчы сыйныфларның җыелма командасы катнаша. Хәзер уенчыларны уен өстәле янына чакырабыз. Менә алар.
(Алып баручы тамашачыларны уенчылар белән таныштыра)
Алып баручы. Иң беренче эш итеп уен кагыйдәләре белән танышып китик.
Өстәлдәге 11 секторның һәрберсендә сорау язылган конвертлар ята.
Уенның һәр раундында бөтерчек тукталган сектордагы сорауга җавап бирергә кирәк.
Сораулар компьютер мониторында язылган.
Бер минут вакыт узуын компьютердан яңгыраучы музыка билгели. Шуннан соң капитан җавап бирәчәк уенчыны атый.
Җавап дөрес булса, командага 1 очко бирелә.
Уенчылар сорауга шулвакытта ук җавап бирсә, 1 минут вакытны башка раундта кулланырга мөмкин.
Уен барышында 2 музыкаль пауза үткәрелә. Аны команда соравы буенча уенның төрле стадияләрендә кулланырга да мөмкин.
Уен 6 җиңүгә кадәр бара.
(Уен 6:5 исәбенә дә бетәргә мөмкин. Шуның өчен 11 сорау әзерләнә)
Әйдәгез, хәзер уенның төп өлешенә күчик.
Сектор № 1.
Тыгыз итеп җәелгән идән такталары арасында, күпмедер вакыт үткәч, ярыклар барлыкка килгән. Сез ничек уйлыйсыз, балта осталары нинди хата җибәргән?
(Балта осталары тиешенчә киптерелмәгән, дымлылыгы югары булган такта кулланганнар)
Сектор № 2.
Ни өчен лобзик пычкысын рамга беркеткәндә тешләрен тоткага каратып куялар.
(Чөнки лобзик пычкысы тар һәм озын, эткән вакытта бөгелә.)
Сектор № 3.
Әзерләнмәдәге тигез ара калдырып билгеләнгән 5 ноктаның кырый нокталары арасы 40 см. Янәшәдәге нокталар арасы күпмегә тигез?
(10 см)
Сектор № 4.
Фанер стенага кадак кагу авыр, суккан вакытта ул бөгелә. Әгәр дә стенаның икенче ягыннан балта түтәсе куйсаң, кадакны кагып кертеп булачак. Моны ничек аңлатырга?
(Фанер җиңел булу сәбәпле кадак белән бер юнәлештә хәрәкәткә килә һәм чүкечнең тәэсирен киметә.)
Сектор № 5.
Агачның аркылы кисеменә карап аның коры җирдә үскәнме, әллә дымлы җирдәме икәнен белеп буламы?
(Әйе. Еллык боҗралар киң булса, ул дымлы җирдә үскән була)
Сектор № 6.
Ни өчен идәнгә паркетны имән һәм каеннан, ә карандашны юкәдән ясыйлар.
(Идәнгә паркет өчен каты токымлы агач, ә карандашны очлау җиңелрәк булсын өчен йомшак агач төре кулланыла.)
Сектор № 7.
Квартираларда, гадәттә, электр приборларын параллель, ә гирлянда лампаларын бер-бер артлы тоташтыралар. Ни өчен?
(Электр приборлары 220 В (127 В) ка исәпләнгән, параллель тоташтырганда чылбырдагы көчәнеш даими. Ә бер-бер артлы тоташтырганда гомуми көчәнеш гирлянда лампаларындагы көчәнешләр суммасына тигез.)
Сектор № 8.
Ике пар агач детальне клей белән ябыштыралар. Ябыштырылучы детальләрнең бер пары «ялтыраганчы», ә икенчесе эре шкурка белән генә шомартылган. Кайсы очракта детальләр ныграк ябышыр?
(Эре шкурка белән генә шомартылганы.)
Сектор № 9.
Бер хуҗабикә остаханәгә электр кыңгыравын төзәтүләрен сорап мөрәҗәгать итә. Көтеп тә килүче кеше булмагач, ул тагын бер тапкыр хәбәр сала. Аңа остаханәдә болай дип җавап бирәләр:
- Сезгә барган оста озак кына шалтыратып торса да, аңа ишек ачучы булмаган.
Игътибар, сорау! Сез гаеп кемдә дип уйлыйсыз?
(Остада, чөнки ул шул электр кыңгыравын төзәтергә барган.)
Сектор № 10.
Киңлеге һәм биеклеге 20 см, ә буе 4 м булган брусның күләмен табыгыз.
(V=0,16 м3)
Сектор № 11. Кара ящик.
Аларның гаиләсе чыгышы буенча Германиядән. Менә алар - Зензубель, Фальцгобель, Цинубель, Шерхебель. Кара ящикта бу гаиләнең бездәге туганы ята. Аның исемен атагыз.
(Кара ящикта Ышкы (струг). Ә Зензубель, Фальцгобель, Цинубель, Шерхебель – аның махсус төрләре. Бу исемнәр безгә немец теленнән күчкән )
Алып баручы. Шуның белән безнең уеныбыз тәмам. Уенның нәтиҗәсе... (Команда яки аерым яхшы уйнаучы укучылар котлана.)
Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!