Системалы эшчәнлек кысаларында укучыларны фәнни-гамәли конференцияләргә һәм олимпиадаларга әзерләү.
(шәхси эш тәҗрибәмнән)
Якупова Венера Бәдертдиновна
Түбән Кама муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
«29 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе»
Мәгариф өлкәсендәге һәр яңа технология җентекле өйрәнүләр, махсус тәҗрибәләр, сабырлык һәм оптимизм таләп итә. ФГОС шартларын өйрәнеп, тәкъдим ителгән эшчәнлек төрләренә күнегеп киләбез. Яңа таләпләр укытучыдан да, укучыдан да заманча эшләү һәм иҗади фикерләүне сорый.
Уку-укытуда һәм гомумпедагогикада элек-электән килгән мөһим традицион шарт бар, ул – системалылык. Һәр эшне бербөтен системага, тәртипкә салып эшләгәндә генә нәтиҗәле итеп тормышка ашырып була. Кыска гына вакыт эчендә, ФГОС шартларында да системалы эшчәнлекнең “иң көчле звено” икәнлеге дә дәлилләнде. Укучыларны фәнни-гамәли конференцияләргә һәм олимпиадаларга әзерләүдә дә үзем булдырган махсус системам бар. Ул 4 принципка нигезләнә:
1.5 нче сыйныфтан башлаган эзлекле эш
2.Укучыларны сайлап алу
3.Узган олимпиада биремнәре базасы белән эшләү
4.Җиңүгә омтылыш булдыру
Фәнни-гамәли конференцияләргә һәм олимпиадаларга әзерлек эше берничә ай эчендә генә тормышка ашырылмый. Ул - еллар буе алып барылган җентекле эшчәнлек таләп итә торган хезмәт. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мин укучыларыма грамматик материалны нык белү максаты куям. Бу эштә модельләштерү ысулыннан файдаланам. 5-6нчы сыйныфлардагы модельләребез бик гади булса, 8-9нчы сыйныфларда төзегән модельләр катлаулы грамматик күренешләрне дә үз эченә ала.
Сүзнең мәгънәле кисәкләре
тамыр кушымча нигез
бер берничә сүз бәйләгеч тамыр ясалма
ясагыч модальлек
Модельләштерү - өйрәнү объектын шартлы кысаларга кертеп, система итеп күзаллауны формалаштыру, ягъни белем-күнекмәләрне билгеле бер тәртипкә салу ысулы. Модельләштерү барышында теоретик белемнәр тәртипкә салынып кына калмый, автоматлаштыру дәрәҗәсенә дә җиткерелә, шуның белән бергә иҗади эшләү һәм актив булу да сорала.
Яңа теманы өйрәнгәч, тактада модельләштерүне фронталь эш итеп оештырам. Бу эштә сыйныфтагы һәр укучы катнашырга, иң мөһиме эш барышын аңлап истә калдырырга тиеш.
Төркемнәрдә оештырганда һәр төркем үз моделен төзи. Алар чагыштырыла, анализлана, тизлеккә эшләү, ярыш элементларын да кулланам.
Мөстәкыйль эш биреме буларак, модельләштерүдән укучының белем-күнекмәләрен тикшерү өчен файдаланам. Кабатлау-ныгыту дәресләрендә модельләштерүне рефлексиядә кулланам. Мисалга, сыйфатлар өйрәнүнең икенче дәресендә рефлексия өлешендәге традицион нәрсә эшләргә тиеш идек? ничек эшләдек? нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларның өченчесенә җавап биргәндә, модельләштерү дә өстәлә.
Дәресләрдә даими башкара торган тагын бер чара - олимпиада минутлары. Ул балалар өчен белемнәрне тәртипкә салырга, истә калдыру җаваплылыгын тоярга зур этәргеч. Моннан тыш тел олимпиадаларына бар кешегә бару мәҗбүри түгел, әмма һәрберегез көчен сынап карасын, шуңа әзерләник! дигән стимул баланы сизелерлек активлаштыра. Олимпиада минутларына тема буенча махсус сораулар әзерләнә. Гадәттә, аларның икесе җиңел, икесе катлаулырак була. Әзер җаваплар тыңлана, ситуациягә карап җаваплар раслана, яисә яңадан аңлатылып үтелә. Ел саен үткәрелгән олимпиада сорауларын туплап бару нәтиҗәсендә бик күп материаллар җыелды. Сорауларны шул материаллардан алып әзерлим. Мисалга 6 нчы сыйныфта сыйфатларны кабатлау дәресендә олимпиада минутларында түбәндәге сораулары тәкъдим итәм:
Сыйфат нинди сүз төркеме?
а) бәйләгеч
б) мөстәкыйль
в) модаль
2.Тезмә сыйфатларга 5 мисал китерегез.
3. Нисби сыйфатлар асыл сыйфатлардан нәрсә белән аерыла? Мисал белән дәлилләгез.
4.Сыйфатлар кергән 2 мәкаль әйтергә.
Бу эшләр 5нчедән алып, югары сыйныфларга кадәр минем дәресләремдә системалы башкарыла, берничә генә минут сарыф ителсә дә, нәтиҗәле һәм файдалы булуын тоям.
Укучыларны бәйгеләргә сайлап алу да системалы эшчәнлек белән тыгыз бәйле. Түбәнрәк сыйныф укучыларының олимпиадаларга катнашу теләге зур була. Баланың мөмкинлекләре чикле булган очракта да, ул теләкне бетермәскә кирәк. Укучыларны активлаштыруда лидерлык сыйфатларыннан файдалану отышлы. Әмма “олимпиадага катнашасым килә” дигән бала табигате белән лидер ук булмаска да мөмкин. Минем дәресләрдә берничә юнәлештәге өстенлек хуплана: төркемнәрдә эш вакытында “иҗади лидерлар”, “теоретик лидерлар”, “ярдәмче лидерлар” аерыла. Дәрестәге уңышлары белән үзенчә хозурлана алган бала дәрестән соң калып шөгыльләнергә әзер, өйдә эшләргә махсус күнегүләр дә алып китә, чөнки аның эшләргә теләге уяна. Тора-бара системалы әзерлек эшенә күнегә. Мондый укучылар белән еллар буе әзерләнеп, уңышларга ирешү – табигый хәл.
ФГОС буенча эшли башлагач, өй эшен өч дәрәҗәгә бүлеп бирү укытучы өчен гаять зур мәшәкать, әзерлек һәм вакыт таләп итүче дәрес этабы булып кабул ителде. Ә бит без бу төр өй эшләрен ФГОС ка кадәр дә куллана идек. Хәзер исә иҗади биремнәрне яңача таләпләргә яраклаштырып тәкъдим итәбез. Системалы эшләп, анализ ясау, сыйныфташларының иҗади эшләрен укып күрсәтү нәтиҗәсендә балалар кызыксына башлады. Бу төр күнегүләр баладан теорияне практикада куллану, өзлексез иҗат һәм предметка яраткан фән буларак җылы караш таләп итә.
Яңалыкны кабул итү, аны тормышка ашыру бервакытта да җиңел генә бармый, әлбәттә. Һәр яңа технологиянең традицион эш алымнары белән чагыштырганда, өстенлекле яклары була. Үз эшемдә мин бу мөмкинлектән бик теләп файдаланам.