Просмотр содержимого документа
«Чыршыларны саклыйк. Мәрзия Фәйзуллинаның иҗатын өйрәнү.»
Чыршыларны саклыйк. Мәрзия Фәйзуллина иҗаты белән танышу
- Та тарстан Республикасы Буа муниципаль районы Зур Фролово төп гомуми белем мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хәерле көн
- Матур булсын көнебез!
- Көләч булсын йөзебез!
- Булыйк һәрчак әдәпле,
- Отыйк матур гадәтне
- Дөрес, матур утырыйк,
- Дәрестә җавап бирик.
- Яныгыздагы иптәшегезгә Кояшлы көн теләгез. - Каршыдагы иптәшегезгә хәерле көн теләгез.
Дежур укучы белән әңгәмә.
- - Бүген сыйныфта кем дежур? - Укучылар, бүген көн нинди? - Тагын нинди көннәр була? - Бүген ничәсе? - Декабрь ае елның кайсы фасылына керә?
Өй эшләрен тикшерү
Кышкы табигать турында шигырь яки сочинение язу.
“ Кошлар – безнең дусларыбыз” темасына диалог төзү.
Чаңгыда шуучы аю баласының рәсемен ясарга
Тау башыннан түбән таба
Рәхәт чана шуарга.
Тик тауга менүе авыр,
Бик арыла шуңарга
Мин зур үскәч бу чанага
Мотор куярмын әле.
Рәхәтләнеп тауга каршы.
Чана шуармын әле.
Мәзия Фәйзуллина
Мәрзия Фәйзуллина
Чана шуганда
Ап-ак карның өсләреннән,
Балалар чана шуа.
Рәсим дә чыкты урамга
Аның күңеле шунда.
Менә Рәсим тауга менә
Чанасын өстерәгән.
Үзе менә, үзе көлә
Ә үзе әлсерәгән.
Авырмы әллә чанаң, дисәң
Бер дә авыр түгел, ди.
Төшәсе бик җиңел дә
Менәсе бик авыр, ди.
Үсеп җиткәч мин чананы
Алтын төскә буярмын.
Тауга үзе менсен өчен
Аңа матор куярмын.
Исеңдә калдыр
Табигать Шагыйрь
Шигырь Мәсьәлә
Язучы Әсәрләр
Шагыйрә Тәрҗемә ителгән
Без ничәү?
Әтием бар
Әнием бар
Ике апам
Әниемнең
Әнисен дә
Бик яратам,
Ә без аның
Оныклары
Өчәү инде
Шулай булгач,
Без барыбыз
Ничәү инде?
Чиясез калмыйммы?
Егерме чиянең
Өчесе энемә,
Бишесен ашатсам
Бәләкәй сеңлемә,
Дусларга өләшсәм
Әгәр дә сигезен,
Чиясез калмыйммы
Шуннан соң мин үзем? Мәрзия Фәйзуллина
Сез нинди шагыйрәләрне беләсез?
Максатларны билгелик
- Без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
- Бүгенге дәресебезнең темасын аңлау өчен безгә нәрсә ярдәм итәр?
- Шигырьләрне безгә кемнәр яза?
Мәрзия Фәйзуллина 1930 нчы елда туган
Родилась 11 июня 1930 года в деревне Шушмабаш Арского района .
1946—56 годы - после окончания средней школы работает в Казане секретарём народного суда, инспектором по делам несовершеннолетних ОВД, бухгалтером .
1950-е годы - начинает творческую деятельность.
1956-62 годы - воспитатель детского сада.
1958—64 годы - учится на заочном отделении Московского литературного института им. А.М.Горького.
С 1965 года - член Союза писателей
.
Иҗаты
На татарском и руском языках вышло более пятнадцати поэтических сборников. Её стихи переведены на узбекский, чувашский и украинский языки.
Сборники стихов:
- «САЛАВАТ КҮПЕРЕ» (1955) «ЧӘЧӘКЛӘР СӘГАТЕ» «ИКЕ КӨРӘК» «ЗУР ДУЛКЫННАР» «ГӨЛНАР МӘКТӘПКӘ БАРА»
- «САЛАВАТ КҮПЕРЕ» (1955)
- «ЧӘЧӘКЛӘР СӘГАТЕ»
- «ИКЕ КӨРӘК»
- «ЗУР ДУЛКЫННАР»
- «ГӨЛНАР МӘКТӘПКӘ БАРА»
Сборники стихов на русском языке
«Малыш» (1963—65):
- «ЦВЕТОЧНЫЕ ЧАСЫ» «СТИХИ» «ПРОПАЛА КОШКА»
- «ЦВЕТОЧНЫЕ ЧАСЫ»
- «СТИХИ»
- «ПРОПАЛА КОШКА»
- «ТОЛЬКО ДЛЯ ТЕБЯ» (1978)
- «ПЫЛЬ ВОЕННЫХ ДОРОГ» (1985)
- «РАДУГА» ( 1988-89)
- «ВЫШИТЫЙ ПЛАТОЧЕК» (1990)
- «МИЯУБИКЭ» (1991)
- «СЕМЕЙНАЯ АЛИФБА» (1999)
Биографияне дәфтәрләргә язабыз.
Эй АР ГАЙД
Кадәр (до)
Раслаулар (Утверждения)
Соңрак
(после)
Чыршыларның итәкләре киң
Чыршы – матур агач
Чыршылар ел саен энәләрен алыштыра
Ял минуты
Яңа сүзләр белән танышу
- Итәк – здесь: подол
- Соклану – любоваться
- Шуклану – здесь: баловаться
- Гадәт- привычка
- Алыша – меняют
- Йолкысак – если будем вырывать
Дәреслек белән эш
“ Чыршының күлмәкләре” шигыре
Эй АР ГАЙД
Кадәр (до)
Раслаулар (Утверждения)
Соңрак
(после)
Чыршыларның итәкләре киң
Чыршы – матур агач
Чыршылар ел саен энәләрен алыштыра
Сораулар һәм биремнәр
ТИК-ТЭК-ТОУ
яшел мәһабәт сылу
зур юан карлы
матур нәфис киң итәкле
Чыршы һәрберебезгә дә кечкенәдән таныш.Чөнки чыршыдан башка бер генә Яңа ел да үтми бит. Чыршы урманында караңгырак. Ә менә эссе җәйге көнне чыршы урманында шундый рәхәт! Чыршы агачы биек, төз кәүсәле булып үсә, шуңа да аның тамырлары вертикаль рәвештә бик тирәнгә китәргә тиеш кебек. Бу — нәкъ шулай, тик агач 10 — 15 яшькә җиткәнче генә. Аннары вертикаль тамыр корый, бары ян тамырлары гына кала. Бу агач акрын үсә: ун ел эчендә аның буе ни-бары 1,5 м га җитәргә мөмкин. Мәңге яшел агач, әмма чәнечкеле ылыслары агачында 5 — 7 ел гына тора, аннары коела. Республикабызның Алабуга һәм Биектау районнарында бу агач исемнәрен йөрткән авыллар бар.
ТАЙМД ПЭА ШЭА
- Җ илкә партнёрлары белән (по плечу) фикер алышабыз. (20 сек)
- Равил нинди малай?
- Равилгә нинди киңәшләр бирер идегез?
Диалогик сөйләмне камилләштерү
а) дустың Яңа елга чыршы алып кайтулары турында әйтә, сез аңа чыршының файдасы турында әйтегез
ә) диалогта катнашучылар-
ның берсе чыршыны кайдан алу турында киңәш сорый, сез аңа аңлатып бирегез.
Өйгә эш
- 1.Шигырьне сәнгатьле укырга.
- 2. “Шигырьдә чыршы күңелсез, чөнки...” җөмләсе белән башлап, чыршылар турында сөйләргә.
- 3.Чыршы турында хикәя яки шигырь язарга.
- Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы. "Җирдәге бөтен матурлык – Кояштан, ә яхшылык – кешедән... Без – табигать хуҗалары һәм ул безнең өчен бөек тормыш хәзинәсе”, - дип яза М. Пришвин. Яшел дусларны саклагыз, шул чакта гына сез дә алардан файда алырсыз.
“ Чыршыларны саклыйк!” дигән темага проект эше
Рефлексия
Үзбәя, бәя
Аңлатып, билгеләр куела.
– Кемгә бүгенге дәрес ошады, ул яшел түгәрәк күтәрә.
– Кемгә ошады, ләкин кыенсынулар булды, ул сары түгәрәк күтәрә.
– Кемгә дәрес ошамады, ул кызыл түгәрәк күтәрә.