СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

1 нче сыйныф өчен әдәби укудан белемнәрне тикшерү материаллары.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Работа содержит контрольно-измерительные материалы по литературному чтению на татарском языке для 1 класса для татарских школ.

Просмотр содержимого документа
«1 нче сыйныф өчен әдәби укудан белемнәрне тикшерү материаллары.»
















1 нче сыйныф өчен

әдәби укудан белемнәрне тикшерү материаллары































Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү.

1 нче сыйныф укучысы, эчтәлекне аңлау өчен, минутына 3- сүз укырга тиеш. 1 нче сыйныфта укучыларга билге куелмый, шуңа күрә сүзләр бәяләү тәкъдим ителә:

Бик яхшы укыйсың – укучы тулы сүзләр белән укый, иҗекләр саны өчтән артып киткән сүзләрне генә бүлеп укый, авазларны һәм сүзләрне ачык әйтә, хаталар ясамый, эчтәлек буенча куелган сорауларга җавап бирә.

Яхшы укыйсың, ләкин хаталарың булды – укучы сүзләрне тулы һәм иҗекләп укый, авазларны һәм сүзләрне ачык әйтә, 1-2 хатасы була, эчтәлек буенча куелган сорауларның берсенә генә җавап бирә алмый.

Әлегә акрын укыйсың һәм хаталар ясыйсың – укучы иҗекләп укый, хаталары өчтән артык була, эчтәлек буенча куелган 2-3 сорауга җавап бирә алмый..
































Текстны аңлап уку дәрәҗәсен тикшерү



Амбар астындагы тычкан

Амбар астында бер тычкан яшәгән. Амбарның идәнендә бер ярык булган. Шул ярыктан ашлык коелып торган. Тычканның тормышы яхшы икән. Һәм ул үз тормышы белән мактанырга теләгән. Ярыкны кимереп зурайткан да бүтән тычканнарны кунакка чакырган. “Әйдәгез миңа, - дигән, - сыйлыйм үзегезне. Азык барыгызга да җитәр.” Башка тычканнарны алып килгәч, ул ярыкның бөтенәй юкка чыкканын күргән. Чөнки мужик идәндәге зур ярыкны күреп алган да аны томалап куйган.


(67 сүз) Лев Толстой



Текстны аңлап уку дәрәҗәсен тикшерү өчен сораулар:

  1. Амбар астында нәрсә яшәгән?

  2. Ярыктан нәрсә коелып торган?

  3. Тычканның тормышы нинди булган?

  4. Тычкан нәрсә белән мактанырга теләгән?

  5. Ул нәрсәләрне кунакка чакырган?

  6. Тычкан ничек мактанган?

  7. Ни өчен кунаклар амбар астына керә алмаган?

  8. Аны кем томалап куйган?

  9. Ни өчен мужик элек ярыкны күрмәгән?

  10. Тычкан ни өчен ашлыктан мәхрүм калган?

















Тестлар.


Тест № 1.

1 вариант

Г.Ибраһимов “Кар ява”

  1. Кар ява башлаган:

а) төнлә ә) таңнан


  1. Кар ничек төште?

а) яуды да яуды ә) яуды


  1. Яланнар нинди?

а) ачык ә) киң


  1. Таулар нинди?

а) биек ә) текә


  1. Болытлар салына башладылар:

а) җиргә таба ә) түбәнгә таба


  1. Юллар, сукмаклар:

а) күмелделәр, ә) югалдылар


7. Карга күмелде:

а) кибәннәрнең түбәләре ә) ындырларның түбәләре



2 вариант

Ф.Яруллин “Әгәр инде өч өрсә”.

1. Җил әкияттәге:

а) пәри төсле ә) җен төсле


2. Бер өрсә:

а) буран куба ә) давыл куба


  1. Ике өрсә:

а) шәһәр куба ә) мәхшәр куба


  1. Җен туе күпме вакыт була?

а) көн буе ә) төн буе





Тест № 2

Л.Зөлкарнәй “Бичуралар һәм бичаралар”

1. Татар халкы өчен урман иясе кем?

а) гном ә) шүрәле б) тролль


2. Су анасының тарагын кем урлый?

а) су иясе ә) малай б) җен


  1. Хәзер урманнар нинди хәлдә?

а) киселеп бара ә) шаулап үсә б) үзеннән-үзе үсә


  1. Кешелек нинди хәлдә?

а) хуҗа ә) бичара


  1. Авыллар нинди хәлдә калган?

а) хуҗасыз ә) күлсез











Әдәбият.

Уку дәресләре. 1-4 сыйныфлар: методик кулланма / Р.Х.Ягъфәрова. – Казан: Тат ар. кит. нәшр., 2015.