СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган шөгель конспекты.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бәйрәм кунагы булып армия сафларында хезмәт иткән бер балалның әтисе килә. Ул балаларны үзенең армиядә ничек хезмәт итүе турында таныштыра. Һәм балалар белән бергә төрле төр ярышларда катнаша.

Просмотр содержимого документа
«23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган шөгель конспекты.»

Татарстан Республикасы
Биектау муниципаль районы
Ямаширмә «Йолдыз» балалар
бакчасы муниципаль
бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе





23 нче февраль – Ватанны саклаучылар

көненә багышланган физик ял сәгате.



Тәрбиячеләр: Асылгәрәева А.А.

Яруллина А.Р.

Муз.җитәкчесе:Гильмутдинова





Февраль 2018

Бурычлар:

  1. Балаларны Ватанны саклаучылар көне белән таныштыру;

  2. Балаларның игътибарын, аңга алуларын, диалогик, монологик сөйләмнәрен үстерү;

  3. Балаларда Туган илгә мәхәббәт, малайларда көчле, кыю, булырга омтылыш тәрбияләү;

  4. Хәрәкәт активлыгын үстерү.



Физик ял сәгатенең барышы.

А.Минһаҗев сүзләре, Ә. Һадиева музыкасына балалар шарлар тотып залга атлап керәләр. Бер шеренгага төзелеп басып Ура, ура, ура диеп кычкыралар.

Тәрбияче: Балалар, кәефләрегез ничек? Балалар без кайчан шарлар кабартабыз әле?

Балалар: Бәйрәм вакытында.

Тәрбияче: Ә безнең бүген нинди бәйрәм соң, кем әйтә?

Балалар: Ватанны саклаучылар көне- әтиләр, бабайлар, абыйларның бәйрәме. ( презентация кулланыла)

Тәрбияче: Кемнәр соң ул Ватанны саклаучылар?

Балалар: Салдатлар.

Тәрбияче: Балалар, хәзер мин сезне хәрби транспорт төрләре белән таныштырып китәм. (Презентация карау)

Тәрбияче: Балалар, бүген безгә бәйрәмгә бер кунак килгән. Әйдәгез аны бирегә чакырыйк әле.

(армия сафларында хезмәт иткән – бер баланың әтисе керә. Хәрби киемнән.)

(Әти кешенең чыгышы. Презентация карау)

Тәрбияче: Менә без сезең белән Руслан Әскәр улының чыгышын тыңладык. Сез ничек уйлйсыз, солдатлар нинди булырга тиеш?

Балалар: Кыю, батыр, җитез, өлгер.

Тәрбияче: Менә хәзер сезне тикшереп карыйк әле, сез солдатлар була аласыз микән? Безнең солдатлар әле тагын бик игътибарлы да булырга тиеш. Хәзер без сезнең белән “Сакта торучы” дигән уен уйнап алабыз.

Солдат абыебызны да бирегә чакырыйк әле. Ул безнең командир булыр.

1 уен: “Чик сакчысы”

4 төстәге түгәрәк – кызыл, кызгылт сары, яшел һәм зәңгәр.

Командир зәңгәр төсне күрсәтсә – балалар очучылар булалар;

Яшел төс – машина йөртүчеләр булалар;

Кызгылт сары – атта чабалар;

Кызыл төс – “Тукта, кем килә” – диеп әйтергә тиеш булалар.

Уен берничә тапкыр кабатлана.

Тәрбияче: Молодцы, балалар. Сез бик игътибарлы солдатлар булдыгыз. Безнең чикләрне бер дошман да үтеп керә алмады.

2 уен: “Яшь механиклар»

Безнең солдатлар әле укымышлы да булырга тиеш икән , балалар.

Хәзер сезнең белән машина быючылар булабыз.

(Төрле өлешләргә киселгән машина өлешләрен җыю:

тәгәрмәч, кабина, арба, йөк)( Транспорт төрләрен кабатлату.)



3 уен: “Төзүчеләр”

Безнең солдатларыбыз оста төзүчеләр дә булырга тиеш бит әле.

Кайсы команда иң бөек, матур, нык өй төзер икән, тикшереп карыйк әле.

2 командага бүленәләр. Алда ике кыршау. Шул кыршау эченә берәм берәм ташып, йорт төзиләр. Кемнеке иң нык, бөек йорт килеп чыга?

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Молодцы.



4 уен: Табышмакның җавабын тап.

  1. Туган илнең нуры булып,

Зәңгәр күктә җилферди.

Яшел, кызыл, ак төсләре

Күз карашын иркәли. (Татарстан флагы)

  1. Күлләре бар – суы юк,

Чүлләре бар – комы юк.

Таулары бар- кар ятмый,

Аны белгән адашмый. (Карта)

  1. Ат түгел, кешнәми,

Йөз аттан ким эшләми.

Үзе тр да тыр.

Йә бу нәрсә, кем әйтер (Трактор)

  1. Ул үзе шундый көчле,

Тешле – тешле чүмечле.

Берүзе эшли ала

Йөз кешелек эшне. (экскаватор)

  1. Аяклары түгәрәк,

Куышалар, тәгәрәп.

Үзем утырам, үзем чабам

Теләсә кая табан. ( велосипед)

  1. Маңгаенда мүгезе бар

Боргаласаң- үкерә.

Менеп атлансаң биленә,

Җилдән җитез йөгерә. (мотоцикл)

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Бөтен табышмакның да җавапларын белдегез. Балалар, безнең солдатларыбыз илебезнең төрле якларында хезмәт итәләр. Һәм алар туганнарыннан сәләм хатларын бик зарыгып көтеп торалар. Хат китерүче кеше кем була әле ул? (Почтальон) Менә без сезнең белән хәзер почтальоннар булабыз. Кем житезрәк икәнен тикшереп карыйбыз.

5 уен: “Почтальон»

Балалар санына караганда азрак санда хатларны идәнгә төзеп салабыз һәм күңелле көй куябыз. Балалар хатлар тирәли биеп йөриләр. Көй туктауга балалар тиз генә хатны алырга тиешләр. Кемгә хат җитми, ул бала уеннан чыга. Җиңүче билгеле булганчы уен дәвам итә.

6 уен: “Кем беренче”

Балалар тупларга утырып сикереп ярышалар.

Тәрбияче: Шеренгага төзелеп бастык. Булдырдыгыз, балалар. Сез бүген бит тату, дус булдыгыз. Бергә бергә бөтен эстафеталарны җиңеп чыктыгыз.

Ә хәзер солдат абыебызга сүз бирик әле. Руслан Әскәрович ничек уйлыйсыз, безнең балалар солдат була алалар микән?

( Балаларны мактап, медальләр эләшү)