КАРАЛДЫ МБ җитәкчесе _____/Л.М.Бәдретдинова/ Беркетмә № ___ “___”_______ 2017 ел | КИЛЕШЕНДЕ Уку эшләре буенча директор урынбасары _____ /Э.Х.Вәлиәхмәтова/ “___”_______ 2017 ел | РАСЛЫЙМ Директор _______/А.Ю.Огородова/ Боерык № _______ “___”_______ 2017 ел |
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы
“Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Татар әдәбиятыннан эш программасы
7 нче А сыйныфының рус төркеме
Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Харисова Чулпан Сәгыйть кызы
Педагогик киңәшмә утырышында каралды
Беркетмә № ____
“___”_______ 2017 ел
Түбән Кама шәһәре
2017-2018 нче уку елы
Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр
Укучының төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаганда, сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге нәтиҗәләргә ия булуы планлаштырыла:
Тыңлап аңлау.
Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүмати характердагы текстларны тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикер әйтү, аралашуга чыгу.
Тыңлап аңлау күнегүләренең вакыт ягыннан яңгырау озынлыгы: 1 минут
Диалогик сөйләм
Программа кысаларындагы тематикада диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү: диалог – сораштыру, диалог – тәкъдим, диалог – фикер алышу, катнаш диалоглар. Диалог күләме: һәр катнашучы ягыннан кимендә 7-8 реплика.
Монологик сөйләм
Программада тәкъдим ителгән темалар кысасында сөйләмнең коммуникатив типлары буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү, эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, персонажларны характерлау, хәбәр итү. Монологик сөйләм күләме: кимендә 8-10 фраза.
Уку
Программаның предмет эчтәлегенә туры килгән әдәби, фәнни-популяр, рәсми характердагы текстлар белән танышу барышында, мәгълүмат белән эшләү күнекмәләренә ия булу.
Мәгълүматны танып белү, үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү.
Күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияле, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләренә ия булу.
Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләү һәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерү.
Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау.
Татар әдипләренең иҗаты турында белгәннәрне әйтеп бирү. Шигырьләрне яттан сөйләү. Уку өчен текстның күләме: 70-80 сүз.
Уку предметының эчтәлеге
1. Халык әйтсә — хак әйтә.
Йола фольклоры. Йола фольклоры турында төшенчә. Йолаларның төрләре. Аларның көнкүреш һәм дини гореф-гадәтләр белән бәйләнеше, төрләре, үзенчәлекләре. Гаилә йолалары. “Бәби туе”, “Туй” йолалары турында белешмә. Аларны үткәрү тәртибе.
Халык авыз иҗаты. Бәетләр. Бәетләрнең лиро-эпик жанр булуы. “Сак-Сок” бәете. Кошларга әйләнгән ике бала язмышының фаҗигасе, бәетнең фантастик сюжетка корылган булуы.
Габдулла Тукай. Шагыйрь иҗаты турында белешмә.“Милли моңнар” шигыре. Шагыйрь һәм милләт язмышы мәсьәләсе.
2. Аталар сүзе — акылның үзе.
Галимҗан Ибраһимов. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Алмачуар” хикәясе. Хайваннарга карата миһербанлылык хисләре тәрбияләү.
Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре. Түбәтәй (кәләпүш), калфак, читек, чулпы, беләзек, изү турында мәгълүмат. Милли киемнәрнең үзенчәлеге, халкыбыз үткән зур тормыш юлын, аның үткәнен һәм бүгенгесен чагылдыруы.
3. Ил язмышы — ир язмышы.
Гадел Кутуй. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Сагыну” нәсере. Сугыштагы кешенең кичерешләрендә туган ил образы.
Сибгат Хәким. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Бакчачылар” поэмасы. Әсәрләрдә лиризм, сәнгатьчә гадилек һәм осталык, ватанпәрвәрлек хисләре чагылышы.
Мөхәммәт Мәһдиев. Язучы турында белешмә. “Без — кырык беренче ел балалары” повесте (өзек). Бөек Ватан сугышы авырлыкларының әсәрдә чагылышы. Яшүсмерләр образы.
4. Һәр чорның үз герое.
Һади Такташ. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Алсу” поэмасы. Яшәү шатлыгы, оптимизм, үзеңне бәхетле тою хисләре чагылышы.
Хәсән Туфан. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Агыла да болыт агыла”, “Тамчылар ни диләр?” шигырьләре. Чор белән бәйле шәхес фаҗигасе, хаксызга рәнҗетелгән кешеләр язмышы.
5. Туган җир ул була бер генә, туган җирнең кадерен бел генә!
Марсель Галиев. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Нигез” повесте (өзек). Әсәрдә Бөек Ватан сугышы елларындагы вакыйгалар. Повестьта гореф-гадәтләрнең, йолаларның бирелеше. Туган җирнең, туган нигезнең кадерле, изге булуы, образларның бирелеше.
6. Актыктан хаклык җиңә.
Фатих Хөсни. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Сөйләнмәгән хикәя” әсәре. Баланың күңел дөньясын сурәтләүдә язучының осталыгы. Мавыгу төшенчәсенә салынган мәгънәне ачыклау, үзеңә-үзең хуҗа булуның мөһимлеге.
Фәнис Яруллин. “Ак төнбоек” хикәясе. Кешегә яхшылык эшләүнең күркәм гадәт икәнен, әмма аны һәрчак искә төшереп торуның кире тәэсир ясавын оста күрсәтү.
7. Табигатькә дә табиб кирәк!
Мөдәррис Әгъләмов. Шагыйрь турында белешмә. “Сөйли ак каен...” шигыре. Җанландырылган табигать образлары. Экологик тәрбия.
.
Тематик планлаштыру
Төп темалар | Укучыларның төп эшчәнлегенә характеристика | Сәгать саны |
Халык әйтсә — хак әйтә | Йола фольклоры турында теорияне белү, йола фольклоры турында белешмә бирү; йолаларның төрләрен өйрәнү, башка милләт йолалары белән чагыштыру, фикер алышу, нәтиҗә ясау. Бәетләр турында белешмә белән танышу, «Сак-Сок» бәетен өйрәнү, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә әйтергә теләгән фикерне табу, бәеткә карата иҗади эшләр башкару. Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында өстәмә мәгълүмат туплау, «Милли моңнар» әсәрен өйрәнү. Бүлектә яттан өйрәнелергә тиеш шигырьләрне сәнгатьле итеп яттан сөйләү. Укыган әсәрләргә карата үз фикереңне белдерү, иптәшләреңнең фикерен тыңлый белү. | 4 |
Аталар сүзе — акылның үзе | Г. Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Алмачуар» әсәрен өйрәнү, әсәрне сәнгатьле уку, тәрҗемә итү, эчтәлек буенча фикер алышу, сораулар төзү, өлешләргә бүлү, план төзү, кыска формада эчтәлек сөйләү. Презентацияләр, өстәмә материаллар кулланып, хикәягә җиңелчә әдәби анализ ясау. Г.Ибраһимовның «Алмачуар» әсәре буенча эшләнгән иҗади эш башкару (презентация), чыгыш ясау. Татар халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре белән танышу, презентация ярдәмендә, дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша мәгълүмат туплау. Проект ясау өчен, төркемнәрдә эшне бүлешү, әзерләнү. | 4 |
Ил язмышы — ир язмышы | Бөек Ватан сугышы турында өстәмә материаллар белән танышу, презентация ярдәмендә, дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша сугышта катнашкан әдипләрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, аларның проза һәм лирик әсәрләрен өйрәнү. Гражданлык лирикасы, пафос, нәсер һәм инверсия күренеше турында турындагы төшенчәләрне үзләштерү. Бүлектәге проза һәм лирик әсәрләрне өйрәнү, сораулар һәм биремнәр аша әсәрләрнең эчтәлегенә өлешчә анализ ясау. Рафаил Төхфәтуллин иҗаты белән танышу, «Җиләкле аланнар» әсәрен уку. Әсәрне рольләргә бүлеп уку, рәсемгә карап сайлап уку, өлешләргә бүлү, план төзү, план буенча кыскача эчтәлекне сөйләү. Язучы М. Мәһдиев тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау, хронологик таблица тутыру; сүзлекчә белән эш, өзекләрне сәнгатьле итеп уку, тәрҗемә итү. Сугыш елларының әдәбиятта сурәтләнүен аңлау, аны бүгенге күзлектән тасвирлау. Иҗади эш өчен өстәмә мәгълүмат туплау, эшне башкару, яклау. | 9 |
Һәр чорның үз герое | 1920 — 1930 еллар турында тарихи мәгълүмат бирү. Презентация ярдәмендә, дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша язучыларның һәм шагыйрьләрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, әсәрләрен өйрәнү. Лирик әсәр теориясе буенча өйрәнгәннәрне искә төшерү, яңа төшенчәләр белән танышу, поэманы өлешләргә бүлү, анализ ясау. Х. Туфанның тормышы турында сораулар төзү, җавап бирү. Аудиоязмада җыр тыңлау, шигырьгә анализ ясау. Шәхес культының фаҗигасен ачу; гаделсезлекләрне күрә, аңлый һәм дөрес бәяли белергә өйрәнү. | 4 |
Туган җир ул була бер генә, Туган җирнең кадерен бел генә! | Туган җир турында мәкальләрне истә калдыру, сөйләм телен үстерү. Марсель Галиев иҗаты белән танышу, «Нигез» әсәрен уку, аңлау, әсәрдән өйрәнгән тропларны, символик образларны табу белү. Повесть турында төшенчә бирү. Туган җирне ярату, туган як кадере, милләт язмышы турында аңлап калу. Проект ясау өчен, төркемнәрдә эшне бүлешү, әзерләнү. | 4 |
Актыктан хаклык җиңә | Фатих Хөснинең тормышы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Сөйләнмәгән хикәя» әсәрен өйрәнү, тема, идея турында төшенчә формалаштыру. Фәнис Яруллин иҗаты турында кыскача белешмә, «Ак төнбоек» хикәясен укып нәтиҗә ясау, тәкәбберлекнең, дуслык кадерен белмәүнең нинди куркыныч нәтиҗәләргә китергәнен аңлау. Эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, план буенча гади җөмләләр белән сөйләү. Укылган әсәрләрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллау, үз фикереңне белдерү, иптәшләреңнең фикерен тыңлый белү. | 5 |
Табигатькә дә табиб кирәк | Презентация ярдәмендә, дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша язучыларның һәм шагыйрьләрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, табигать турында төрле әсәрләрен өйрәнү. Әсәрләрнең эчтәлеге буенча фикер алышу, анализ ясау, экологик проблемалар турында сөйләшү. «Көмеш кыңгырау» газетасы белән таныштыру, газета тарихына, аның Интернеттагы сайтына күзәтү ясау, газетадагы мәкаләләр белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу. | 4 |
35
Календарь-тематик план
№ | Дәреснең темасы | Сәг. саны | Үткәрелү вакыты |
план | фактик |
Халык әйтсә — хак әйтә (5 с.) |
-
| Йола фольклоры турында төшенчә. Йолаларның төрләре. | 1 | | |
-
| Гаилә йолалары. “Бәби туе. “Туй” йолаcы турында белешмә. | 1 | | |
-
| Халык авыз иҗаты. “Сак-Сок” бәете. Кошларга әйләнгән ике бала язмышының фаҗигасе. | 1 | | |
-
| Габдулла Тукай. Шагыйрь иҗаты турында белешмә. “Милли моңнар” шигыре. | 1 | | |
-
| “Милли моңнар” шигырендә шагыйрь һәм милләт язмышы мәсьәләсе. Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау. | 1 | | |
Аталар сүзе — акылның үзе (4 с.) |
-
| Галимҗан Ибраһимов. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. | 1 | | |
-
| Галимҗан Ибраһимов “Алмачуар” хикәясе. | 1 | | |
-
| “Алмачуар” хикәясе. Хайваннарга карата миһербанлылык хисләре тәрбияләү. Контроль эш№1 | 1 | | |
-
| Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре. Түбәтәй (кәләпүш), калфак, читек, чулпы, беләзек, изү турында мәгълүмат. Проект эше. Татар милли колориты. | 1 | | |
Ил язмышы — ир язмышы (9 с.) |
-
| Гадел Кутуй. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. | 1 | | |
-
| Гадел Кутуй. “Сагыну” нәсере. | 1 | | |
-
| “Сагыну” нәсере. Сугыштагы кешенең кичерешләрендә туган ил образы. | 1 | | |
-
| Сибгат Хәким. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. | 1 | | |
-
| Сибгат Хәким. “Бакчачылар” поэмасы. | 1 | | |
-
| Әсәрләрдә лиризм, сәнгатьчә гадилек һәм осталык, ватанпәрвәрлек хисләре чагылышы. Контроль эш№2 | 1 | | |
-
| Мөхәммәт Мәһдиев. Язучы турында белешмә. | 1 | | |
-
| Мөхәммәт Мәһдиев. “Без — кырык беренче ел балалары” повесте (өзек). | 1 | | |
-
| Бөек Ватан сугышы авырлыкларының әсәрдә чагылышы. Яшүсмерләр образы. | 1 | | |
Һәр чорның үз герое (4 с.) |
-
| Һади Такташ. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. | 1 | | |
-
| Һади Такташ. “Алсу” поэмасы. | 1 | | |
-
| Хәсән Туфан. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. | 1 | | |
-
| Хәсән Туфан. “Агыла да болыт агыла”, “Тамчылар ни диләр?” шигырьләре. | 1 | | |
Туган җир ул була бер генә, Туган җирнең кадерен бел генә! (4 с.) |
-
| Марсель Галиев. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. | 1 | | |
-
| Марсель Галиев.“Нигез” повесте (өзек). | 1 | | |
-
| Повестьта гореф-гадәтләрнең, йолаларның бирелеше. Туган җирнең, туган нигезнең кадерле, изге булуы, образларның бирелеше. Контроль эш №3 | 1 | | |
-
| “Туган ягым” темасына проет эше. | 1 | | |
Актыктан хаклык җиңә (5 с.) |
-
| Фатих Хөсни. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. | 1 | | |
-
| Фатих Хөсни. “Сөйләнмәгән хикәя” әсәре. | 1 | | |
-
| “Сөйләнмәгән хикәя” әсәрендә баланың күңел дөньясын сурәтләүдә язучының осталыгы. | 1 | | |
-
| Фәнис Яруллин. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Ак төнбоек” хикәясе | 1 | | |
-
| “Ак төнбоек” хикәясендә кешегә яхшылык эшләүнең күркәм гадәт икәнен күрсәтү. | 1 | | |
Табигатькә дә табиб кирәк (9 с.) |
-
| Мөдәррис Әгъләмов. Шагыйрь турында белешмә. | 1 | | |
-
| Мөдәррис Әгъләмов. “Сөйли ак каен...” шигыре. | 1 | | |
-
| “Сөйли ак каен...” шигырендә җанландырылган табигать образлары. Контроль эш №4 | 1 | | |
-
| Экологик тәрбия. Йомгаклау дәресе. | 1 | | |