Дәрес план – конспекты.
Интегральләштерелгән дәрес 5 сыйныф.
Тма: “Табигать һәм кеше”.
Максат:
укучыларның “Табигать һәм кеше” темасы буенча алган белемнәрен системалаштыру ;
Үстереш максаты: укучыларның бәйләнешле сөйләмен,укучыларның иҗади активлыгын,фикерләү сәләтен үстерү,чит телләр өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Тәрбияви максат:укучыларны табигатьне яратырга, табигатьнең чын дуслары булып калырга өндәү,табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Дәрес тибы:
Йомгаклау дәресе
Җиһазлау:
Табигать күренеше рәсемнәре, слайд шоу,компьютер,микрофон,дәреслек,тест.
Дәрес барышы:
I Оештыру
Тынычлык булдыру. ( Урман тавышын тыңлау)
Исәнләшү.
|
1.Барыгызга да хәерле көн! Укучылар тактага хәрефләр эленгән, шул хәрефләрдән бер сүз җыярга кирәк. Сүзне дөрес җыйсак без бүгенге уен-дәресебезнең темасын да белербез. ( Т,А, Б, И, Г, А, Т, Ь). Бик дөрес бу табигать сүзе. Дәресебезнең темасы да табигать һәм кеше дип атала. |
|
2.Бүген без сезнең белән туган ягыбызның табигате турында сөйләшербез. |
3.Дәүләтебез табигатьне саклау турында закон кабул итте.Һәр завод һәм фабрикалар торбаларына махсус җайланмалар куярга тиешләр. |
4.Шуңа карамастан табигатебез елдан –ел пычрана бара. |
|
5.Ә хәзер без сезнең белемнәрегезне тикшерербез. “Табигать һәм кеше” темасына караган сүзләр белән сүзтезмәләр төзеп карыйк әле. |
II. Актуальләштерү.
Фонетик күнегү һәм сүзлек өстендә эш.
Укучының сүзләрне дөрес әйтүенә ирешү,шул ук вакытта сүзлек өстендә дә эш алып бару. Сүзтезмәләрне тәрҗемә итү. Укытучы җавапларны тикшереп бара.
.......табигать ........белү
.......кеше .......бурычы
.......казылмалар ........бирә
.......саклау ........сакларга кирәк
.......бизи ........бәйләнеш
........үсә ........пычрата
........файдалану ........сайрый
........байлыклары ........ага
Яхшы үзләштергән укучылардан җөмләләр төзеттерү.
Алып баручылар:
Афәрин! Молодцы!
I тур. Сорау-җавап (Экранда призентация)
Табигатьтә хәзер нинди ел фасылы?( Табигатьтә хәзер яз.)
Яз кайсы айдан башлана?( Яз март аеннан башлана.)
Табигатьтә ничә ел фасылы бар?( Табигатьтә 4 ел фасылы бар.Яз,җәй, көз,кыш.)
Яз көне җылы яктан нинди кошлар кайталар?(Яз көне җылы яктан сыерчык,карлыгач,кара карга һ.б. кошлар кайталар.)
Татарстанда нинди елгалар бар?(Татарстанда Ык,Агыйдел,Казансу,Зөя,Идел,Нократ һ.б. елгалар бар.)
Яз көне кошлар кайдан кайталар?(Яз көне кошлар җылы яклардан кайталар.)
Борынсыз чыпчык боз тишә?(Боз.)
Яз көне көннәр нинди була?(Яз көне көннәр озын,җылы,кояшлы була.)
II тур. Мәкальләр (Укытучы мәкальнең башын укый, укучылар дәвам итәргә тиеш.Мәкальләр өй эше итеп бирелгән иде.)
Апрель кергәч эт биеклеге кар ява.
Тамчы тама-тама, күл була.
Язгы көн ел туйдыра.
Болытсыз яңгыр булмас.
Кар күп булса иген уңар.
Яңгыр көтсән кар ява.
Кыш үги ана, яз үз ана.
Көз бай булма, яз бай бул.
Апрель туса, яз була.
Көзге яңгер, майлы яңгыр.
Карга килсә, кар китәр.
Шаулы яңгыр тиз үтәр.
Тамчы тамып таш тишәр.
Җил кайдан – болыт шуннан.
III тур. Җөмләдәге сүзләр тәртибен дөрес урнаштырырга.
Җир, зарарлана, нык.
Кирәк, табигатьне, яратырга.
Татарстанның, суларга, бай, урманнарга, табигате.
Чыганагы, сәламәтлек, табигать.
Табигатьне, яратырга, кеше, тиеш.
V тур. Рәсемгә туры килгән җөмләләрне табарга.
Урман – cәламәтлек чыганагы.
Кошлар - табигать санитарлары.
Табигатьнең чисталыгы – кеше кулында.
Алар табигатьне тәртиптә тота, чистарта, зарарлы бөҗәкләрдән саклыйлар.
Кошлар җылы яктан кайталар.
Кошларга карап, һава торышын билгеләп була.
VI тур. Рәсемгә карап хикәя язарга (Ике командага табигать темасына ике төрле рәсем бирелә).
Укытучының йомгаклау сүзе.
Укытучы:
-Барыгыз да актив катнаштыгыз,дөрес сүзтезмәләр төзедегез,булдырдыгыз.
Укытучы:
- Безнең укучылар “Табигать һәм кеше “турында презентация.
Физкултьминут:
(Кизү (дежур) укучы үткәрә.)
Текст буенча эш.
Укытучы:
-Ә хәзер дәреслектәге текст белән танышыйк әле.
“Табигать һәм кеше” текстын укытучы үзе укый.Укылган текст буенча эш.
Аңлаганны тикшерү өчен сораулар:
-Табигать безгә нәрсә бирә?
-Табигатьне сакларга кирәкме?
-Табигать безнең тормышыбызны бизиме?
-Табигать байлыклары чиксезме?
Рәсем буенча хикәя төзү.
Укытучы:
-Укучылар, интерактив тактага игътибар итик әле. Анда без бик матур рәсем күрәбез.
Шул рәсем буенча кечкенә күләмле хикәя төзергә кирәк. Рәсемне игътибар белән карыйк әле.Рәсемгә исем кушыйк .(Һәр укучы җөмлә төзеп әйтә).
“Без – табигать балалары”.
Кояшлы матур көн.Балалар табигать кочагында.Алар табигатьне ямьләндерергә уйлыйлар.Агачлар утырталар,җәнлекләр белән уйныйлар.Малай белән кызның кулларында җир шары рәсеме.Табигать һәм кеше тыгыз бәйләнештә.
Табигатьне яратыгыз һәм саклагыз!Табигатьсез кеше яши алмый!
(Бер бала скрипкада моңсу көй уйный.)
Укытучы:
-Рәхмәт укучылар, сезнең белән бик матур хикәя төзедек.Ә хәзер бөтен тема буенча белемнәрегезне тикшереп алыйк әле.
Тест үткәрү.
Татарстандагы тыюлык:
а) Ильмен тыюлыгы
б) Раиф тыюлыгы
в) Тәтеш тыюлыгы
Кеше белән табигатьнең тыгыз бәйләнешен өйрәнә торган фән.
а) экология
б)астрономия
в)география
Табигатьнең тияргә ярамаган өлешләре ничек дип атала?
а)парк
б)бакча
в)тыюлык
Табигать белән кеше арасында нинди бәйләнеш бар?
а) салкын
б)җылы
в) тыгыз
Һаваны нәрсә чистарта?
а)газлар
б)үсемлекләр
в)заводлар
Тест җавапларын бергәләп тикшерү.
IV. Йомгаклау.
Ә хәзер дәресебезне йомгаклар вакыт та килеп җитте. Димәк, без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?Фикерләр тыңланыла.(Авырсынган укучылар рус телендә әйтә алалар).
Укытучы:
-Укучылар, табигатебезне кыерсытмагыз!Табигать - безнең йортыбыз! Табигатьне саклау – һәр кешенең изге бурычы. (Слайдта рәсем күрсәтелә).
Интервью вакыты.
Алып баручылар сорауларны килгән кунакларга бирәләр.
Джон, сездә табигатьне саклыйлармы?
Табигать белән кеше тыгыз бәйләнгәнме?
Сезнең яраткан ел фасылы?
Табигать безгә нәрсә бирә?
Яраткан чәчәгегез?
Нинди дару үләннәрен кулланасыз?
Табигать турында нинди шигырьләр,җырлар беләсез?
Билгеләр кую.
V. Өй эше.
I төркемгә- “ Табигатьне саклау” темасына диалог төзергә.
II төркемгә- “Безнең табигать” темасына рәсем ясап,сөйләргә әзерләнергә.
III төркемгә -“Табигать һәм мин “ темасына кечкенә күләмле инша язарга.