Актуальлеге: Хәзерге көндә күпчелек балалар уз фикерләрен туган тел аша матур итеп,төгәл итеп аңлатып бирә алмыйлар.Тәрбиячеләр алдына шундый сорау куела: “Ничек итеп баланың сүз байлыгын арттырырга,аны төгәл итеп сөйләргә өйрәтергә,туган телгә мәхәббәт уятырга?”
Без мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүдә төрле ысуллар кулланабыз. Бармак уеннары – балаларның сөйләмнәрен һәм фикерләүләрен үстерүче иң яхшы ысулларның берсе. Алар балаларны шатландыра, ә шатлык, психологлар әйтүенчә, балаларның сөйләмнәрен, мөстәкыйльлекләрен үстерә.
Бармак уеннарының төп максаты – хәрәкәт координациясен, вак моториканы яхшырту, ә алар турыдан туры балаларның акыл үсүенә йогынты ясый.
Бармак уеннарын уйнаганда бик күп нәрсәне истә калдырырга кирәк: бармаклар торышын, хәрәкәтләрнең эзлеклелеген һәм, әлбәттә, уен сүзләрен.
Бармак уеннары балаларның хыялларын үстерергә ярдәм итә, чөнки куллар белән төрле хикәяләр сөйләргә мөмкин. Гадәттә, башта тәрбияче үрнәк күрсәтә, ә инде аннары бала үзенең «бармак тарихларын» иҗат итәргә өйрәнә.
Шундый күнегүләрдән соң балаларның бармаклары көчле, сыгылмалы була. Ә бу, үз чиратында, балаларга мәктәптә язу күнекмәләрен үзләшетерергә ярдәм итә.
Үз эшебездә без бармак уеннарын бик актив кулланабыз, балалар бу уеннарны рәхәтләнеп, кызыксынып уйныйлар. Ләкин татарча бармак уеннары, кызганычка каршы, бик әз, шуңа күрә күп уеннарны үзебезгә уйлап чыгарырга туры килә.
Максат: Хәрәкәт координациясен, вак моториканы яхшырту, бармак уены аша сөйләм телен үстерү.
Бурычлар:
Язгы үзенчәлекләрне санау
язгы эшләрне ачыклау
өлкәннәргә ярдәм итү теләген уяту.
Җиһазлау:Бармакларга кияр өчен фетрдан ясалган яшелчәләр һәм гаилә .
Лексика:Нур,түтәл,көрәк,тырма,орлык,туфрак,чәчәбез,казыйбыз,тырмалыйбыз,сибәбез,
сыйпады,сыйлады.
Бармак уены: “ Язгы эшләр”
Менә яз җитте.(учларын ачалар)
Кояш елмайды.(кул учына елмаю рәсеме ясыйлар)
Нурларын чәчте,(бармакларны селкетү)
Тамчылар тамды(учларга сугу)
Карлар эреде
Җирләр җылынды.(кулны сыпыру)
Үләннәр чыкты,чәчәкләр чыкты.(бармакларны ачу)
Җылы яклардан
Кошлар да кайтты.(ике кулны кисештерү)
Әйдәгез балалар,(чакыру хәрәкәте)
Бакчага чыгабыз(бармакларны атлату)
Көрәк алабыз,җирне казыйбыз(казу хәрәкәте)
Һәм тырмалыйбыз.
Түтәл ясыйбыз,орлык чәчәбез.
Туфрак белән күмеп,
Сулар сибәбез.
Менә тырышкач,түтәл дә булды.
Кишер түтәле(яшелчәләрне бармакларга кидертәләр)
Кәбестә түтәле,суган түтәле,
Кыяр түтәле,помидор түтәле....
Сез,яшелчәләр,тизрәк үсегез!(бармакларны тарталар)
Без сезгә һәр көн ,сулар сибәрбез.(су сибү хәрәкәте)
Без бик тә ардык(бармаклардан яшелчәләрне салалар)
Бабайга булыштык,әбигә булыштык,
Әтигә булыштык,әнигә булыштык(гаиләне бармакларга кияләр)
Без бик тырыштык!
Бабай мактады баштан сыйпады.(чәнти бармакны сыйпау)
Әби тәмле коймак белән сыйлады.
Әти дә,әни дә :”Үскән сон бит дип”(чәнти бармакны кочаклау)
Кочаклап алды:”Бик аргансың” дип
Йокыга салды.
Сорау-җавап:
-Нинди язгы үзенчәлекләрне санадык,яз килгәч тирә-юньдә нәрсәләр була?
(Кояш нурларын чәчә,тамчылар тама,карлар эри,җир җылына,үләннәр чыга,кошлар кайта)
-Бакчада нинди язгы эшләр эшләнә?
(Казу,тырмалау,чәчү,утырту,су сибү,түтәл ясау...)
-Нинди яшелчәләр утырттык?
-Ни өчен сезне олылар мактады.
(Без аларга булыштык)
-Без кемнәргә булыштык?
-Ничек булыштыгыз? (балалар җавабы.)
-Балалар яздан сон нинди ай килә?(Җәй)
-Балалар,җәй аенда да бакчаны карарга,олыларга ярдәм итәргә кирәк.
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының “Коркачык”Черемушка” балалар бакчасы”мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Методик ярдәмлек
Бармак уены: “Язгы эшләр”
Тәрбияче:Ибраһимова Лилия
Әсхәт кызы
2020нче ел