СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

“Без спорт яратабыз” циклын кабатлау дәресе.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«“Без спорт яратабыз” циклын кабатлау дәресе.»

“Без спорт яратабыз” циклын кабатлау дәресе.

Дәреснең тибы: ЛГКК, диалогик сөйләмгә чыгу.

Дәреснең максаты:

Белем бирү максаты: алдагы дәресләрдә өйрәнелгән сөйләм үрнәкләрен диалогик сөйләмдә куллана, тәрҗемә итә белү күнекмәләрен камилләштерү.

Үсеш максаты: балаларда иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү, логик фикер йөртә белергә өйрәтү.

Тәрбия максаты; үз сәламәтлегеңә уңай караш тәрбияләү, спорт белән шөгыльләнергә омтылыш уяту.

Җиһазлау: дәрес лексикасына туры килә торган рәсемнәр, видеоролик, презентация.

Материал: 1. Ачык дәрес. Мәктәп / 2011. - №1.

2. Ачык дәрес. Мәктәп / 2011. - №2.

3. Көч һәм рух тамырлары: Әдәплелек дәресләре: 5-11 нче с-флар өчен хрестоматия. – К.: Мәгариф, 2000. – Б. 203-207.

4. Сәлимов Х.Х. Татар теленең орфографик-орфоэпик сүзлеге. – К.: “Яңалиф” нәшр., - 2004. – 192 б.

5. Хәйдәрова Р.З. Татар теле дәресләре: 5 нче сыйныф: Рус телендә эшләүче укытучылар өчен кулланма. – К.: Мәгариф, 2006. – Б. 43.

6. Хәйдәрова Р.З. Татар теле: 5 нче сыйныф өчен дәреслек. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен. – К.: Мәгариф, 2006. – Б. 148-150.

7. Салехова Н.Х. Интенсивное обучение татарскому языку. (Практический курс.) – К.: Магариф. – С. 67-73.



Дәрес барышы

1. Оештыру.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, укытучы апа!

- Кәефләрегез ничек? Бер-берегезгә карап елмаегыз! Елмаю – яхшы кәеф нигезе.

- Бүген класста кем дежур? Дәрестә кем юк?

- Бүген ничәнче апрель? Хәзер кайсы ел вакыты? Яз айларын сана.

2. Актуальләштерү.

- Без узган дәресдә нинди тема өйрәндек?

- Спорт, сәламәтлек.

- Укучылар, без бүген дәрестә “Без спорт яратабыз” темасын кабатлыйбыз. Ә сез үзегез спорт белән шөгыльләнәсезме? (Укучыларның җаваплары)

3. Фонетик зарядка.

- Спорт, сәламәтлек турында сөйләшкәнче, без фонетик күнегү эшләп алырбыз.

1) Бил, керфек, үкчә, йөрәк, күз, сәламәтлек, авырта, сызлый, тамак, кан басымы, йөзү, йөгерү, спорт түгәрәге, чаңгы, тимераяк.

2) Сүзләрне тыңлыйбыз һәм артык сүзне табабыз. Находим лишнее слово в логическом ряду.

Аяк, колак, кул, чәч, күз, дус, баш, арка, бил.

3) Сүзләрне тыңлыйбыз һәм (Р) авазы кергән сүзне әйтәбез. Прослушайте и укажите слово со звуком (Р).

Авырта, колак, салкын, дару, күз, арка, бил, йөрәк, керфек, тез.

4. Белемнәрне ныгыту, системага салу.

1) - Тактага карыйбыз. Мәкальне укыйбыз. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл. Тәрҗемә итәбез. В здоровом теле – здоровый дух. Ничек аңлыйсыз? Дәрес ахырында без тагын бу мәкальгә әйләнеп кайтырбыз.

2) - Мин татарча әйтәм, сез русча әйтегез. (Телдән)

Минем күзем зәңгәр. Маратның тамагы кызыл.

Аның чәче озын. Надяның теше сызлый.

Минем эчем авырта. Мин спорт түгәрәгенә йөрим.

3) Мин русча әйтәм, сез дәфтәрегезгә татарча тәрҗемәсен язасыз.

У тебя болит голова. У Алсу горло болит.

У меня болят зубы. У меня длинные ресницы.

Я порезал руку.

4) Ә хәзер видеоролик карап үтик. Игътибар белән тыңлагыз, нәрсә турында сүз бара.

Сораулар:

  • Диалогта кемнәр катнаша?

  • Диалог кайда бара?

  • Малайның кайсы җире авырта?

  • Малай нәрсәгә зарлана (жалуется)?

  • Врач нәрсә эшләргә куша?

5) Ситуатив күнегү.

149 нчы бит 3 нче күнегү.

Скажем, твои друзья пришли на приём к врачу. Костя кашляет, у Коли болит зуб, у Саши болит горло, а у Антона опух палец. Кто к какому врачу пойдёт на приём?

Үрнәк: Коляның теше авырта. Аңа теш табибына керергә кирәк.

Костя ютәлли. Аңа терапевтка керергә кирәк.

Сашаның тамагы авырта. Аңа лорга (отоларинголог) керергә кирәк.

Антонның бармагы шешкән. Аңа хирургка керергә кирәк.

6) Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Авырмас өчен нишләргә кирәк?

  • Зарядка ясарга кирәк.

  • Бассейнда йөзәргә кирәк.

  • Йөгерергә кирәк.

  • Урамда уйнарга кирәк.

Тактада:

АВЫРМАС ӨЧЕН...

ЧТОБЫ НЕ БОЛЕТЬ...


спорт белән шөгыльләнергә кирәк.



- Укучылар, сез нинди спорт түгәрәгенә йөрисез? (Укучыларның җавабы.)

7) Сүзлек диктанты.

  1. Тиешле хәрефне куеп языгыз.

К...рф...к, арк..., к...л...к, ...пкә, к...ш, й...р...к, б...рм...к, т...з, б...р...н, б...л.

2) Рәсемнәрдә күрсәтелгән спорт төрләрен ике баганага бүлеп языгыз.

Җәй көне

Кыш көне

  1. Көрәш

1. Фристайл

  1. Йөзү

2. Чаңгыда трамплиннан сикерү

  1. Баскетбол

3. Таулы чаңгы спорты

  1. Җиңел атлетика

4. Фигуралы шуу

  1. Җәядән ату

5. биатлон



- Ә хәзер дәфтәрләрне алыштык, бер-беребезнең эшләребезне тикшерәбез. (Проверяем)

1 хатасы да булмаса, - “5”;

2 хатасы булса – “4”;

3 хатасы булса, - “3” куябыз.

Кемнәр “5”гә эшләде? Кемнәрнең – “4”? “3”ләр бармы?



3. Йомгаклау һәм кире информация.

Без бүген нәрсә турында сөйләштек?

  • Тән әгъзаларын кабатладык;

  • Ситуатив күнегүләр чиштек;

  • Спорт турында сөйләштек.

  • Сәламәт тәндә – сәламәт акыл, мәкален ничек аңлыйбыз.

Димәк, сәламәт булыр өчен нишләргә кирәк?

Спорт белән шөгыльләнергә кирәк. (хор белән кабатлау)

  1. Өй эшен бирү һәм аны үтәүгә күрсәтмәләр.

  1. 149нчы бит 4нче күнегү (диалог төзергә)

  2. Билгеләр кую.